“Ник китте? Кая китте” кебек сорауларга нокта куелды: Андрей Малахов “Россия 1” (ВГТРК) каналында “Андрей Малахов. Прямой эфир” дигән тапшыруны алып барачак.
“Мин Беренче каналда сезонны намуслы төстә эшләп бетердем. Миңа “Россия 1” каналыннан чылтыратып, үз программамны булдырырга, үземә үк аның продюсеры булырга тәкъдим иттеләр. Нишләргә, ничек алып барырга, нинди темалар күтәрергә – барысын да үзем хәл итә торган кеше ягъни”, – диде танылган алып баручы.
Малахов сүзләренә караганда, аның күптәннән мөстәкыйль эш итәсе, тыгыз кысалардан чыгасы килгән һәм бу адымга ныклап торып барырга “Пусть говорят” студиясенең алы-шынуы этәргеч биргән.
“Мин өйсез, күнегелгән мохитсез калдым. Үзебезнең ике йөз метрлы урыныбызга мең метрлы яңа урынны күргәч, моның соңгы нокта икәнен, бу ишекне ябып, яңа чор башларга вакыт җиткәнен аңыштым”, – диде ул.
Яңа программа тулысынча аныкы булачак икән: ул аны үзе эфирга эшләп чыгара, үзе алып бара, хезмәткәрләргә акчаны үзе түли һәм табышны да үзе алачак. А.Малахов “Россия 1” каналында шулай ук шимбә көнне дә, Беренче каналдагы “Сегодня вечером” кебек, аерым программа эшләячәк. Аның яңа тапшырулары август азагында эфирга чыга башларга тиеш.

Андрей Малахов: "Мин өйсез калдым..."

Тулысынча укырга




Уңнан беренче — Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның улы Искәндәр.
 
«Яңа Гасыр» каналында «Хәбәрләр» тапшыруын алып баручы Гөлназ Гыйниятованың улы Аяз 7нче сыйныфка китте.
 
 
 
Җырчы Ландыш Нигьмәтҗанованың улы Әнвәр 1 сыйныфка китте.
 
 
К.Тинчурин театры артисты Харис Хөснетдинов та кызы Алинәне беренче сыйныфка озатты.
 
 
Җырчы пар Динә һәм Рафаэль Латыйповларның оныклары Хәлил 1 нче сыйныфка китте.
 
 
 
Раяз Фасыйховның кызы Венера 2нче сыйныфка китте.
 
 
Алсу һәм Азат Фазлыевларның уллары Аяз 2 сыйныфка китте.
 
 
Юмор остасы Азат Зариповның улы Аяз шулай ук беренче сыйныфка китте.
 
 
Җырчы, композитор Ринас Әхмәтовның кызы Самира 2 сыйныфка бара.
 
 
Г.Камал театры директоры Илфир Якуповның кызы 3енчегә бара.
 
 
Ә калган балаларны таныйсызмы?
 
 
 
 
 

Танылган шәхесләр балаларын мәктәпкә озата: берсеннән-берсе матур ФОТОЛАР карыйбыз

Тулысынча укырга

Хастаханәдән кайткан чагым. Җәйнең матурлыгына сокланып, саф һава сулармын дип җәяүләп йөрергә чыктым. Барлык тереклек ияләре уянган, агачлар ямь-яшел яфракта утыра. Табигатьнең матурлыгын әллә күрә белмибез, әллә бу вакытлар бик тиз узып китә. Колакларны ярып-ярып сандугачларның сайравы гына да ни тора?!
Шул бәләкәй генә кошчыклардан нинди матур табигый көйләр тезмәсе ишетелә. Уйлап карасаң ышанырлык түгел.
Ә мин тәрәзәдән күзәтәм. Юлдан машиналар узгалап йөри. Кемнәрдер өйләренә кайта, кемдер балалары белән очрашуга ашыгадыр, бәлки. Руль артындагы әтиләрен, ирләрен өйдә түземсезлек белән көтүчеләр күп. Тик менә аны гына көтүче дә, сагынучы да юк инде. Бу егетнең исеме Илнар. Без аның белән хастаханәдә бер бүлмәдә дәваландык. Егет көчле аварияга юлыгып, култык таяклары белән дә көчкә йөри иде.
 
Илнар үзе район үзәгеннән бер унбиш чакрымнар читтәге авылдан. Инде тормышка, яшәешкә карашы тискәре булса да, кайбер вакытларда ачылып үзе турында сөйләп куя иде ул. Хәлле гаиләдә яшәгәннәр. Бер генә малай булганлыктан, яшьтән нәрсә сораса да, шуны әти-әнисе сатып алып, табып биреп торганнар. Дөресен әйткәндә, Илнар үз сүзен сүз итүчән бала булып үскән. Аның кирелекләрен яшь вакытта әти-әнисе бик исәпкә дә алмагандыр. Үсәр, тормышка яраклашыр, үзләренә картлык көнендә караучы булыр дип уйлаганнардыр.
 
Урта мәктәпне тәмамлагач, Илнар алга таба укуын дәвам иттерергә теләмәгән. Тормышта кирәк шул дип машина йөртү таныклыгы гына алган. Армия хезмәтендә дә гади солдат булып хезмәт итүдән ары китмәгән. Яшь вакытында “кыланганнары” эссез узмаган, билгеле.
 
Улларын туры юлдан баручы, ярдәмчел итеп тәрбияләп үстерергә тырышсалар да, барып чыкмаган шул. Үзләренә иң зур терәк, булышчы итеп күрергә теләсәләр дә, Илнарның үз дөньясы булган. “Улым-улым” дип кенә торган Илнарлары ялкау, ярдәм итүнең, эшләүнең нәрсә икәнен дә белмичә үскән. Малайларына нервыланып, аның өчен генә борчылып сәламәтлекләре бик таушала әти-әнисенең, еш авырый башлыйлар.
 
Илнар армиядан кайтып ярты ел беркайда эшләмичә кәеф-сафа гына корып йөргәч, болай да йөрәк чирле әтисе үлеп китә. Ә әнисе “Тәртипкә утырыр, акылына килер” дип улын өйләндерергә уйлый. Килен кеше тиз табыла. Күршеләренә башкалабыздан кайтып йөрүче, үзе белән бер яшьтәге Әминәгә өйләнә ул. Илнарның хатыны да үзе төсле - эш сөймәүчән, күпчелек вакытын телевизор каршында утырып, тырнак буяп, чәч ясатып яшәүче булып чыга.
 
Гомер буена хезмәт белән яшәгән, эш сөйгән әни кешегә боларны күрү бик авыр була. Баштарак улын дөрес юлга чыгарырга бик тырышып карый ул. Шунда гына аңлый әнисе: алар тормыш иптәше белән улларын яшьтән үк дөрес тәрбияләмәгәннәр. Дөрес, моны тану аның үзенә дә бик авыр була. Тик ничек кенә кыен булмасын, кырыс чынбарлык белән килешәсе генә кала.
 
Илнарның сөйләве буенча, соңрак ул эш эзләп Казанга китә. Озакламый бик җиңел кәсепкә керешә - акчага уйный башлый. Шуның өчен көн саен шәһәргә йөри ул. Таксист булып Казанга кеше ташып акча эшләрмен дип, әнисенең җыйган кадәр акчасына машина сатып алырга теләвен белдерә. Улы эшләсен генә - әни кеше барына да әзер. Җыйган акча гына җитмәгәч, анасы пенсионерларга бирелә торган кредит ала.
 
Дөрес, баштарак кеше ташып акча эшли Илнар. Кайбер көннәрдә өйгә күчтәнәчләрен дә күтәреп кайта. Әнисе моңа чиксез куана инде. Ана кешегә улының җылы сүзе белән күчтәнәчкә кыстырып кайткан ярты килограмм конфеты да җитә бит. Ләкин болар барысы да вакытлыча гына була шул.
 
Илнарның хатыны һаман да, эш юклыгын сылтау итеп, беркайда эшләми. Бераздан балага уза һәм бала ялына чыккач, акча алып тору өчен шәһәр тирәсендә берәр эш булмасмы дип, Казанга китеп, шунда югалгалап тора башлый. Әнисе:
 
- Хатыныңа корырак бул! - дип әйткәләсә дә, Илнар бу сүзләргә артык игътибар итми.
 
Үз борчулары хәттин ашкан була чөнки. Акчага уйный торгач, муеннан бурычка чума Илнар. Кайбер көннәрдә өенә кайтыр өчен машинасына ягулык салырга да акчасы калмый. Акрынлап, үзе дә сизмәстән, әҗәт чокырына бата ул. Акчаны тотканда гына җиңел шул.
 
Бурычларын түләр өчен Илнарга кайда да булса эшләргә - акча табарга кирәк була. Ә кайбер кешеләр әҗәтен вакытында кайтармаса, өстәтеп түләтәләр.
 
Хатыны да беркайда эшләмәгәч, өйдә тавыш, гауга чыгып кына тора. Әнисе көннән-көн хәлсезләнә бара, тыныч тормыш бетә аңа.
 
Инде өйгә сирәк кайтып күренгән хатыны, көннәрнең берендә, кыз бала таба. Бу баланы карау мәшәкате дә тулысынча Илнарның әнисе өстенә төшә. Чөнки хатыны бала үстерергә әзер булмаганлыгын белдерә. Кайбер вакытларда хәтта сәгатьләр буена баласы янына килеп тә карамый ул. Инде Илнар шикләнә башлый - ул бала әллә аныкы, әллә чит кешенеке...
 
Берсендә, Илнар шәһәрдә “эштә” вакытта, хатыны шылтыратып үзенең шәһәргә китәчәген, ә баланы аның әнисендә калдыраячагын әйтә. Ни дип әйтергә дә, кая барып хатынын эзләргә дә белми ир, ә телефонын гомумән сүндереп үк куйган була. Җитмәсә әнисе дә бик еш авырый бит.
 
Шулай авырлык белән булса да өч ай уза. Әҗәтләрен сорап газаплый башлагач, Илнар акчага уйнавын туктата да бит, тик бик соңга калып кына ясый бу адымны.
 
Берсендә, соңлап кына Казаннан кайтып килгәндә, руль артында йокыга китеп, машинасы белән аварияга юлыга да инде Илнар. Чөнки төнлә йокламыйча бала караган була. Ярый машинада үзе генә була әле. Үзенең ике аягы да сына. Машинасын сафка бастыру өчен бик күп акча кирәк булачак.
 
Хәзер Илнарның бер яшьлек кызын әнисе тәрбияли икән, хатыны шул китүеннән бүтән күренмәгән.
 
Сүз ахырында, Илнар миңа текәлеп болай дип сорап куйды:
 
- Менә сез олы яшьтәге кеше, тормыш юлы узып, күп авырлыклар да күргәнсез. Әйтегез әле, миңа алга таба нишләргә? Ничек яшәргә?
 
Бу егетнең сорау тулы күзләренә карап, аптырап калдым - нәрсә дип тә җавап бирергә белмәдем. Әйе, тормыш туктап тормый, алга бара.
 
Илнарның яшьлек еллары узган инде. Ләкин ул үз юлын акларлык, үзен яхшы яктан искә алып сөйләрлек берни дә эшләмәгән. Тик аның бит әле яхшы әти булып кызын үстереп, тормыш юлына чыгару мөмкинлеге бар! Шулай ук үзен үстергән әнисенә булышып, аны тәрбияләп, аның сүзен тыңлап яшәргә дә соң түгел бит!

Муса АБДУЛЛИН 
Себерке

Алга таба ничек яшәргә: хатыны баласын калдырып китә, үзе ике аягын сындыра

Тулысынча укырга


Мөхтәрәм дин кардәшләрем!
Үземнең һәм 116tat.ru сайты админитраторлары исеменнән, сезне иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме белән котлыйм.
Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар илә ихтирам күрсәтергә чакыра. Тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә. Корбан чалу — кешеләр өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган вә безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе. Әлеге бәйрәм көннәрендә Аллаһы Тәгаләнең бөеклегенә, Исламның хак дин булуына тагын бер кат инанабыз. Мөселманнар, Ибраһим пәйгамбәребезнең (г.с.) юлын дәвам итеп, рухи-әхлакый камиллеккә, бер-берсенә хәерхаһлы булуга ирешә. Ихластан  сезне Корбан гаете белән тәбрик итәм. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә һәрбарчабызга да күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәрәкәтле озын гомерләр насыйп әйләсә иде. Кылган догаларыбызны, изгелекләребезне, биргән сәдакаларыбызны һәм дә инде чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылып, калебләребезне бәйләп, мөселман өммәтен берләштерсә иде.  

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Тулысынча укырга



Иремә бик яратып кияүгә чыксам да, инде хәзер ничек аерылышырга белми яшәгән чакларым. Аның белән бер уку йортында укыдык. Лекцияләр арасында миңа игътибар күрсәтеп, гел янымда бөтерелде. Чибәр дә, акыллы да тоелган егеткә мин шундук гашыйк булдым. Йөреп киттек инде шуннан.
Бер еллап йөрдек тә, өйләнештек. Югыйсә эшкә икебезне ике якка җибәрәселәр иде. Их-х, шул чагында ук юллар аерылган булса. Бөтенләй икенче булыр иде тормышым.
 
Гөрләтеп туй үткәрдек. Үзебезгә аерым фатирда яши башладык. Яшь гаиләгә бәхет өчен тагын ни кирәк?! Әмма һәр бәхетнең кителгән ягы була икән. Бик акыллы, төпле дип уйлаган ирем, яши башлаган беренче көннәрдә үк: “Берүк бала тапмыйсың!” - дип әйтеп куймасынмы. Тәнемә кайнар су койдылармыни шул чакта. Әмма үземне шундук кулга алдым. Яшьләр, гадәттә, бер-ике ел шулай үзләре өчен яши бит.
 
Без дә яшәп киттек шулай. Көн аралаш кинога, концерт-тамашаларга йөрдек, икебез эшләп торгач, җаебыз булды. Мондый көннәр, кайнар хисләргә уралган, ләззәтле төннәр белән тәмамланды. Ир дигәнем дә минем көйгә генә торды, теләкләремнең һәркайсын үтәргә тырышты.
Әмма тормышымдагы иң зур хыялымны ашырырга ирек кенә бирмәде. Беренче көннәрдә әйткән сүзләре вакытлыча көязлеге түгел, чын-чынлап әмере булып чыкты. Ирем бөтенләй балага каршы булды. Моны беренче тапкыр балага узгач аңладым.
 
“Сөенче - нәниебез була”, - дип аның белән шатлыгымны уртаклашкан көнне беренче тапкыр кыйнады мине. Янәсе, миңа алдан ук әйтелде, саклану чараларын күрергә тиеш булганмын! Төне буе азаплап чыкты, мәхшәргә тиң ул төннең узганын минутлап көттем. Ә иртән ул мине табибка алып барды, балабызны төшерттерде. Бик авыр булды шул чакта, рухи яктан гына да түгел, бу операция сәламәтлегемне какшатты, үз хәлемә кайтырга озак вакыт кирәк булды...
 
Икенче тапкыр балага узуымны белгәч, иремә әйтмәскә булдым. Үземчә хәйлә уйлап таптым - бала төшертү вакыты узып, ничарадан таптырачак, имеш.
 
Әкренләп эчем үсә башлады. Ирем миндәге үзгәрешләрне сизеп алды. Ул көнне мәңге онытмыйм - тәнемдә бер “тере” җир калдырмады. Балам үзеннән-үзе төште...

 
Бу юлы беренчесеннән дә авыр булды. Озак вакыт хәлемә керә алмыйча йөрдем. Ирем белән якынлык кылу турында сүз дә була алмый иде. Ул исә көннән-көн котыра барды, имеш, болай буласын белгән, җенси яктан канәгатьләндермәгәнем өчен көн саен кыен “өстәп” торды.
 
Шулай итеп, ирем читкә йөри башлады. Минем янга бүтән килмәде. Көенәсе урында моңа сөенә генә идем, чөнки аңа булган хисләрем, хөрмәтем көннән-көн кими генә барды. Үзен хуҗам итеп хис иткән ирем дә мине яратмагандыр, милке итеп кенә карагандыр дип уйлыйм.
 
Шулай итеп икебез ике бүлмәдә гомер кичерәбез, ул кич саен сөяркәләре, дус-ишләре янына чыгып китә, мин дүрт дивар арасында калып, төннәремне елап үткәрәм. Аның йөргәненә гарьләнеп елавым түгел, баштан ук чын йөзен күрмичә, яшь гомеремне аның ише кеше белән заяга уздыруым ярсыта. Аерылышырга кирәк, дигән карарга килсәм дә, моны ничек хәл итәрмен дип аптырап яшәвем. Әти-әниләремә ничек әйтермен, кешеләрдән нинди сүз ишетермен дип уйланам. Алар бит мине бик бәхетле тормышта, үз җаема, рәхәтләнеп яшим дип уйлыйлар.
 
Исемемне күрсәтмәгез

Ирем тәнемдә бер “тере” җир калдырмады, җенси яктан канәгатьләндермәгәнем өчен көн саен кыен “өстәп” торды

Тулысынча укырга


Хәния Фәрхи – татар эстрадасының йөзек кашы. Башка җырчыларга охшатып, аларның тавышына ияреп җырлаучылар сәхнәдә әледән-әле пәйда булып торса, Хәния – берәү генә, аның тембрына туры китереп, аны кабатлаучы кеше булмады. Әйе, ул шундый иде... Кабатланмас, ихлас, мөлаем, ачык һәм кешелекле... Сәнгатебез авыр югалту кичерде. 27 июль көнне 57 яшендә яраткан җырчыбыз вафат булды. Сәхифәбез аның истәлегенә багышлана. 

Башкалардан ул артык гадилеге белән аерылды. Кайчан гына шалтыратма – сөйләшергә вакытын таба иде. Һәркемнең сөйләргә ярата торган темасы була. Хәния ханымныкы – туган авылы Салаюа. Авылы бетүгә, бүген анда кеше яшәмәүгә йөрәге әрнеде. Еш кына туган төбәгенә берникадәр җан өрү өчен, зур бәйрәмнәр саен анда кайтып, өй алдында самавырда чәй кайнатып, җәен җиләк җыеп вакыт уздырырды. Авылда кеше калмагач, Тәтешледә йорт алып, әнисен район үзәгенә күчерде.

“Башкортстанга концертлар белән килеп, Тәтешлегә керми китү кыен. Бик кыен! – дип сөйләгән иде бервакыт Хәния ханым. – Туган якны сагынуның чиге юк. Әмма нишләтәсең?.. Хатын-кызның язмышы: ире кайда, ул да шунда, кабере дә аның янында... Салаюа – бер генә урамлы авыл булса да, бик ямьле. Барлык туганнарыбызның каберләре шунда. Авылга кайтыр җиребез булсын дип, йортны яңартып кордык... Әй, авылым! Бөтен балачак хатирәләрем аның белән бәйле. “Үскәч, халык артисткасы булгач, озын-озын толымнарымны туздырып, авыл урамыннан бер җырлап узарга иде”, – дип хыяллана идем. Озын толымнан башка бар хыялым да тормышка ашты... Мөмкинлек туган саен Тәтешлегә кайтып торабыз. Районда мине кадерлиләр. Сабантуйларда олы кунак мин. Үз илеңдә солтан булу бик авыр, мин моның кадерен белеп яшим”.

             DSC05489.JPG

Әнисенең олы яшьтә булуына карамастан, үзе генә яшәве һәм үз-үзен тәрбияләве турында горурланып сөйли иде ул: “Әнинең хәле – Аллага шөкер! Күптән түгел йортыбызның икенче катыннан егылып төшеп, бик каты сызланып яттым: аяксыз калдым, кулым бернәрсә тотмады. Шулчак яныма әнием килде. Бер ай буена мине 84 яшьлек әнием карады. 17 яшьтә чыгып киткәннән бирле әни белән бу кадәр озак вакыт бергә уздырган юк иде”. 

Хәния ханымның әнисе Фәния әби белән дә аралашырга туры килде. Кечкенә генә буйлы, оялчан, үтә итагатьле, уңган татар әбие. Сиксән яшьне үткәнмен дип тормый: өе ямьле итеп җыештырылган, үзе пешергән тәм-томнардан табыны сыгылып тора. Кайгысын – кичерә, шатлыгына түзә алган олы йөрәкле ана ул. “Бәхетем – балаларым. Аларның кайгысын да, шатлыгын да күрдем. Кайгысы булмаса, шатлыгының да кадере булмый”, – дигән иде берничә баласын җирләгән ана.
  • Сеңлесе һәм әнисе
“Хәния кечкенәдән өйдә концертлар оештыра иде, – дип сөйләгән иде Фәния әби. – Йорт түренә чыршы куйсак, күрше-тирәдә яшәгән балаларны җыеп алып керә дә, аларны бер рәткә бастырып, шигырь сөйләтеп җырлата. Ахырдан Карсылу булып киенеп, аларга кәнфит-перәннек таратып, күңелләрен күрә. “Сәнгать институтына керәм, җырчы булам”, – дигәч, әтисе аңа: “Кызым, йөрмә, бик авыр эш ул. Бухгалтерлыкка гына укы”, – диде. Хәния сүзендә торды, ләкин юллары шундук уңмады. Кабул итү комиссиясендә аңа: “Син әле яшь, тавышың үзгәрәчәк”, – дигәннәр. Күңеле төшеп, авылга кайты. Җәй буе сыер савып эшләгән хезмәт хакы белән документларын кулына тотып, Мәскәүгә, туганым Зөлкәбирә янына китте. Хәния турында: “Тиз генә йолдыз булды”, – дип уйлаучылар бик ялгыша. Кызым өчен тормыш урау юллар, катлаулы сынаулар әзерләп куйган иде”. 

Фәния апаның Габделхәйне озак мактаганы хәтердә калган. Хәниянең олы кызы Алияне үз баласыдай кабул иткәне өчен ул аңа бик рәхмәле булды. Хәния Фәрхи дә ире белән һәрчак горуранып сөйли иде: “Габделхәй кебек ирләр юк. Ул минем иҗатымны тамашачыга җиткерергә ярдәм итә”, – дип сөйли иде ул. Ирегез турында 5 кызыклы фактны әйтегез әле дигәч, озак уйламыйча, болай дигән иде:

“Беренче: тыштан усал һәм кырыс булып күренсә дә, бик нечкә күңелле. Күңеле тулса, мөлдерәмә күзләреннән яшьләр ага башлый. Икенче: бик көнчел. Өченче: акча саный белә. Гаиләдә акчаны ул тота, бюджет алып бару аның өстендә. Дүртенче: юмарт һәм ярдәмчел. Бишенче: яхшы җитәкче. Хатын-кыз өчен 30 ел буе эстрадада җырлау – батырлык. Габделхәйсез сәхнәдә бу кадәр озак була алмас идем. Һөнәре буенча төзүче булуына карамастан, эстрада дөньясына тиз кереп китте. Хатын-кызны шаккатыру җиңел эш түгел. Әмма Габделхәй моны эшли белә. Гадәттә, бүләкләрне бергә алабыз. Бәйрәм иртәсендә ул миңа һәрвакыт ак розалар алып кайта. Табын әзерли. Шашлык пешерә, күмердә балыкны тәмле итеп кыздыра. Моның өчен авылда махсус мич ясап куйды. Учак ягып, шәмнәр куеп, еш кына матур кичләр уздырабыз...” 

             Изображение 032.jpg

 Балам баласы балдан татлы, диләр бит. Оныкларының фотосурәтләрен “Вконтакте”, “Инстаграм” челтәрләрендә һәрдаим урнаштырып барды. Фото астындагы язманы күреп, җырчының тормыш мәгънәсе нәкъ менә алар икәнен аңларга була иде: “Оныкларым белән елый-елый очрашам, елый-елый саубуллашам. Кызганыч, сирәк күрешәбез. Зур оныгым – Әминәм бар яклап та булган, җитез. Хәрәкәтләре сыгылмалы, биюгә, җырга сәләте көчле. Ә Ясминәбез, күз тимәсен, елый белми торган бала, тыныч холыклы. Туган көнен ресторанда уздырган идек, бер генә дә көйсезләнеп күрсәтмәде, киресенчә, килгән кунакларга елмаеп, күз кысып утырды”.

Ә быел җәй җырчының өченче оныгы туды. Ул шатлыгы белән дә уртаклашкан иде Хәния ханым: “Үзем малай таба алмаган идем, Алиям безне уллы итте. Əле дә ышанып бетә алмыйм. Бәхетнең бәхете бит бу! Уйлап кына карагыз әле, өч оныгым бар! 

Башта минем туган көндә – 30 майда туар дигән идек, ашыкмады... Аннары, 1 июнь – Габделхәйнең туган көнендә туар дип көттек. Ə ул 31е туды һәм хәзер бездә 3 көн рәттән бәйрәм. Изге Рамазан аенда тугач, Рамазан исемен куштырдык. Матур мөселман исеме. Балакайларыбыз исән-сау гына булсын!” 


                                         Изображение 033.jpg



Узган елгы концерт программасында сәхнәдән кечкенә кызы Алсуга багышланган шигырь укып, бөтен тамашачыны елатты Хәния ханым. Алсу – Тәтешле килене. 18 яшендә кияүгә чыгам дигән кызга әти-әнисе каршы булмый. “Мәхәббәткә ничек каршы торасың инде?” – дигән иде җырчы. Юлдашы итеп Тәтешле егетен сайлауга да әни кеше сөенеп бетә алмады.
  • Кода-кодагыйлары белән
Тәтешледә җырчының берутуган сеңлесе – Фирүзә дә яши. Аларның тавышлары да, йөз-кыяфәтләре дә бик охшаш. 

“Хәния Фәрхинең сеңлесе” дигән исемне йөртү зур җаваплылык, – дигән иде бервакыт Фирүзә ханым. – Һәрвакыт матур, акыллы булырга кирәк. Алай булмасаң, апаңның йөзенә кызыллык килә дигән сүз. Тәтешледә 1988 елдан бирле яшим, мине бар да белә, бар да таный. 

Апабыз белән еш күрешеп торабыз. Вакыты булган саен кайтып йөри. Көненә 10-15 тапкыр шалтыратышабыз. Хәния апаның Тәтешлегә һәр кайтуы – зур бәйрәм. Апам белән охшашбыз, икебез дә киң күңелле. Мин әзрәк таләпчәнрәк әле, ә ул артык йомшак. Тормышны ничек бар – шулай кабул итәбез. Беркайчан беркемне дә кире какмыйбыз. Әмма бу тормышта бераз катырак булу да кирәктер”.

Җырчы сәхнәдә үзенә генә хас стиле белән дә аерылып тоды. Чылбырлар асылган, рок стилендәге костюмнар да, озын милли рухта тегелгән күлмәкләр дә аңа бик килешле иде. Бизәнүе дә матур һәм тыйнак, ничә еллар буена үзгәрмәгән прическасы аңа элегантлык кына өстәде.
“Бизәнү өчен миңа 6-7 минут та җитә, – дип сөйләгән иде ул бервакыт. – Юлда, машинада да шул вакыт эчендә бизәнә алам. Әлбәттә, сүз сәхнә макияжы хакында бармый. Аның өчен профессиональ куллар һәм озак вакыт таләп ителә. Аеруча прическага. Бит төзелеше үзенчәлекле булгач, башка прическа миңа килешми. Кыйммәтле париклар да алып карадым. Парикны салгач, хатын-кыз бөтенләй ямьсезләнә икән. Иң яхшысы – табигый кыяфәтеңә канәгать булып, үз чәчең белән йөрү...”

Кызганыч, тормыш үкенечләрсез булмый. Сәхнәдән һәрчак елмаеп тамашачысын сәламләгән җырчының да күңелен кыра торган нәрсәсе бар иде. Һәм аны ул яшермәде: “Үкенечем – Габделхәйгә малай табып бирә алмавым. Биктаһиров фамилиясе анда туктап кала. Иремнең калган туганнары хатын-кызлар, аның 5 сеңлесе бар...”

Татар илендә ул үз исемен зур хәрефләр белән язып калдырды, моңлы җырлары белән һәрберебезең күңелендә урын алды. Кеше китә – җыры кала, диләр. Хәния Фәрхи башкарган “Сагынам сине, Питрәч”, “Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә”, “Онытылыр димә”, “Кайтам әле Әлдермешкә”, “Утыр әле, әни, яннарыма” җырлары мәңгелек хит булып халык күңелендә урын калды инде.


Хәния Фәрхи: "Бер ай буе мине 84 яшьлек әнием карады"

Тулысынча укырга

“Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт (Илнар хәзрәт күптән түгел исемен үзгәртте) Зиннәтулин белән әңгәмә. 

– Нурулла хәзрәт, Салават концертында тәнәфес вакытында хатын-кызлар буфетта коньяк эчә. Бу инде татар хатыннарының төпкә төшүен күрсәтәме?

– Бу хатын-кызларның коньяк эчүендә Салават Фәтхетдиновның гаебе юк. Үзе сыйлап тормый бит. Әмма Салават концертында хәмер эчүче хатыннарны күрү (алар бит берәү генә түгел, хәйран) бу мәдәният үзенең вазыйфасын башкара алмый дигәнне күрсәтә. Концерт мәдәни, күңелне тәрбияли торган чара. Дин булмаган җирдә күңелне мәдәният, әдәбият, җыр, юмор тәрбияли, әмма акча җыяр өчен генә эшләнгән чаралар да бихисап. Татар хатын-кызына хәмер эчү килешми. Татарның мәдәнияте Ислам дине белән тыгыз бәйле. Ислам дине күзлегеннән караганда коньяк эчү – вәхшилек. Бу татар халкының баткаклыкка төшеп баруын күрсәтә. Моны үзгәртерлек тагын да яманрак күренешләр белән очрашырга мәмкинбез. Татар хатыннарының бозылуы күзгә күренә, дини мәҗлестә дә алар яулык бәйләми, гәүдәләрен капламый. Яулык бәйләсәләр дә Коръән укып бетергәч салып аталар. Башында яулык тоту аларга авыр йөк күтәреп барган кебек. Кеше алдында ирләрен санга сукмауларын күрергә туры килә. Хатын-кызлар әниләр бит, яңа буын тәрбиялиләр. Яңа буында татарлыкны күрә алырбызмы?

– Салават концертында Әлфия Авзалованы басып искә алдылар. Мин басмадым. Хәния Фәрхине гүргә иңдергәндә дә бер хатын: “Лә иләһә иллалла” дип әйтеп торыгыз”, – диде. Кычкырып әйтеп тора башладым, тик миңа кушылучы булмады. Ни өчен дини әйберләргә безнең халык битараф, ә кул чабу, торып басуга кушыла?

– Сез, Габдерәхим әфәнде, дингә якын кеше, дин турында белемегез бар. Мондый очракларда дингә таянасыз. Төп халыкның тормышында Ислам дине хәлиткеч роль уйнамый. Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи алар җырчылар, үзләрен дини яктан күрсәтмәделәр. Җирләргә килгән халык арасыннан да дини кешене эзләү дөрес булмас иде. Салават та Әлфия апаны искә алганда берәр хәзрәтне чакырып аннан дога кылдырса күпкә күркәмрәк булыр иде.
Хәния Фәрхине җирләгән вакытта да халыкның аңа файда китерәсе килсә кул чабып кыланмас, дога кылыр иде. Кул чабу Индонезиядәге мәҗүсиләргә дә охшаган. Алар үлгән кеше янында бии-җырлыйлар.

– Салават чит илдә ял иткәндә диңгез буенда карта уйнап ятканын Инстаграм битенә куйган иде. Шуннан соң: “Карта уйнаганчы намаз укы”, – дип тә язучылар булды. Кешенең кемгәдер, намаз укы, дип әйтергә хакы бармы?

– Бу очракта бар. Кеше тормышын җәмәгатькә күрсәтә икән, җәмәгатьнең аның тормышына бәя бирергә хакы бар. Тормышын күрсәтмәсә, берәү дә аңа бер сүз әйтмәс иде. Ул бит кешегә чыгарып салган. Аның бу үзенә күрә, менә шулай ял итегез, дип әйтүе бит. Ә кеше төзәтмә кертергә мөмкин, юк болай ял итмәгез, намаз укысагыз әйбәтрәк була, дип.

ГАБДЕРӘХИМ
Матбугат.ру

“Концертта хатын-кызларның коньяк эчүендә Салаватның гаебе юк”

Тулысынча укырга


25 июньдә барча мөэмин-мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итәчәк. Рамазан ае безгә ризыкның, суның кадерен белергә, гайбәтләрдән, начар гамәлләрдән, нәфестән тыелырга, мөмкин кадәр күбрәк игелек кылырга өйрәтте, сабырлык, миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләде.

Ураза гаетен каршылыйбыз: фитыр сәдакасын мәчетләргә бирергә ярыймы һәм бу бәйрәмдә таба исе чыгару мәҗбүриме?

Тулысынча укырга

На сайте ведутся технические работы.