Татар исемнәре

Татар халкы элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Матур эчтәлекле, аһәңле, җиңел һәм анык әйтелешле исемнәр бирергә тырышкан. Исемнең җисеменә туры килүен теләгән һәм тәэмин иткән. Балага исем кушу – бик җаваплы зур һәм мөһим вакыйга. Менә шуңа кытай халык мәкалендә хаклы рәвештә: «Начар язмыш белән туу куркыныч түгел әле ул, ә менә начар исем алу – коточкыч», - диелә.

Дөньяга яңа туган сабыйга исем сайлаганда һәм кушканда, баланың матур, чибәр, якты-нурлы йөзле һәм якты күңелле булуын теләүне мотив итеп алып, аны чибәрлек-матурлыкны, пакьлек-сафлыкны, яктылык-матурлыкны белдерүче сүзләргә (антрополексемаларга) нигезләнеп ясалган исемнәр аша чагылдырганнар. Болгар-татарларда бу функцияне төрки чыгышлы күрекле, күркәм, чибәр, матур, сылу, гүзәл, чута («нур», «якты»), балкыш, ямь антрополексемалары; фарсы чыгышлы раушан («нурлы», «якты», «яктыртучы»), фруз ~ фруза («яктыртучы, нурландыручы, балкытучы»), зифа һ. б. исем компонентлары башкарганнар.
Болгар-татарларда сылу («гүзәл, матур, зифа») сүзе элек-электән хатын-кыз исеме (Сылу) булып йөргән һәм кушма төзелешле ир-ат һәм хатын-кыз исемнәре ясаучы исем компоненты булып кулланылган: Сылубай, Сылубәк, Сылухан ир-ат исемнәре; Айсылу, Сылугөл, Гөлсылу, Байсылу, Миңсылу, Таңсылу, Шәмсесылу (Щәмсылу), Сылуназ, Сылуниса, Сылуҗиһан һ. б. хатын-кыз исемнәре.
Урта гасырларда (X–XVII йөзләрдә) тарихи антропонимиконыбызны тәшкил иткән байтак кына кеше исемнәрен (башлыча болгар-татар исемнәрен) күрше фин-угыр халыклары (удмуртлар, марилар, мордвалар), славяннар (руслар, украиннар, белоруслар һ.б.) кулланышка алганнар. Төрки телләрнең күбесенең, шул исәптән татар теленең дә, башлыча Ислам дине йогынтысында гарәп исемнәре белән тулылануына урта гасырларда фарсы теле шактый нык булышлык-арадашлык иткән. Болгар дәүләтенең Урта Азия, Иран һәм башка Шәрык илләре белән борынгы заманнардан ук башланган дәвамлы сәүдә һәм культура багланышлары аркылы болгар-татар теленә, ә соңыннан исә, Алтын Урдада һәм Казан ханлыгы чорларында, татар теленә байтак кына фарсы сүзләре һәм кеше исемнәре (мәсәлән, Бану, Бәһрам, Гәүһәр, Гәүһәршат, Гөлзадә, Гөлнара, Гөлсинә, Гөлзифа, Гөлназ, Гөлшат, Гөлҗиһан, Гөлчирә, Диләрә, Дилә, Дилназ, Диләфруз, Дираз, Лалә, Маһи, Маһия, Наһар, Нияз, Пакизә, Раушан-Раушания, Рушат, Рәния, Рөстәм, Сәрвәр, Фәрһад, Фәйрүз-Фәйрүзә, Фирәзә, Хуҗи-Хуҗия, Шаһбаз, Шаһигардан, Шаһимәрдан, Әсфәнди­яр, Җиһангир, Җиһанша, Һәнүз, Һәнүзә һ.б.) кергән.
Татар исемнәре хәзинәсендә меңнән артык ел дәвамында саф төрки-татар исем компонентлары белән гарәп һәм фарсы телләреннән кергән исем компонентлары үзара кушылу аркасында кушма исемнәр барлыкка килгән. Әйтик, Айназар, Акназар, Илморат, Ишморат, Колгали, Колсәет, Колшәриф, Коләхмәт, Миңлегаян, Галимбәк, Гайшәбикә, Дәүләтбай, Дәүләткилде, Муллагол, Рахманкол, Мөхәммәтхан, Ханмөхәммәт, Нурсылу, Әсмабикә, Әмирхан, Әхмәтхан, Әхмәтҗан, Айгөл, Айназ, Илназ, Акхуҗа, Бикморза, Илморза, Ишморза, Иркәбану, Шаһнияз, Ишнияз, Миңлегөл, Гөлбикә, Гөлүсә, Дилүс, Маһисылу, Маһикамал, Маһибәдәр, Маһинур, Гаделҗан, Галимҗан, Закирҗан, Зәкиябану, Камербану, Нур­задә, Фаягөл, Хәсәнша, Бибинур, Бибиҗамал, Былбылниса, Ниязгали, Таҗетдин, Ширгали, Шәмсеҗиһан һ. б. исемнәр әнә шул юл белән ясалганнар.
Төрки телләрдәге ике компонентлы кушма төзелешле исемнәр модель-системасы кеше исемнәрен чиксез төрлеләндерергә мөмкинлек бирә һәм шәхесне хөрмәтләп, олылап, сурәтләп-тасвирлап әйтү-атау формаларын барлыкка китерә. Чагыштырыгыз: Сылу: Айсылу, Миңсылу, Нурсылу, Таңсылу, Байсылу, Сылубикә, Сылугөл, Сылуназ, Сылуниса, Сылуҗиһан; Әхмәт: Вәлиәхмәт, Галиәхмәт, Миңлеәхмәт, Нуриәхмәт, Зыяәхмәт, Саниәхмәт, Шаһиәхмәт, Әхмәтгәрәй, Әхмәтзакир, Әхмәтвафа, Әхмәтсафа, Әхмәтҗан, Әхмәтһади, Сәхипҗамал, Гарифҗан һ.б. Хәзерге яшь буынга мондый тасвирый сурәтле күркәм исемнәребезне кушмыйбыз диярлек...
Исламның Аллаһыны олылауга багышланган, илаһи сыйфатларын, атрибутларын белдерүче эпитетлардан гыйбарәт исемнәр бар. Мәсәлән, Азамат («бөек, шөһрәт, дан»), Басыйр («барсын да күреп торучы»), Барый («бар итүче, яратучы, тудыручы, иҗат итүче»), Вахит («бердәнбер»), Ваһап («тереклек бирүче, гомер бүләк итүче»), Вәли («хакимлек итүче һәм яхшы бәндәләрнең дусты»), Газиз («кодрәтле, көчле; кадерле»), Газим («бөек, югары дәрәҗәле»), Гали («һәрнәрсәдән өстен һәм бөек»), Гаффар («гөнаһ-хаталарны гафу итүче, кичерүче, ярлыкау­чы»), Даян («кылган эшләренә күрә җәзасын бирүче»), Заһир («күренек­ле»), Кави («көчле, куәтле, киң кодрәтле»), Кадыйр («кодрәтле, һәрнәрсәгә көче җитүче»), Касыйм («бүлеп бирүче, өлеш чыгаручы»), Каюм («бер дә үзгәрмәүчән, тотрыклы»), Кәбир («олы, бөек»), Кәрам («юмарт, киң күңелле»), Кәрим («юмарт, рәхимле»), Латыйф («шәфкатьле, игелекле, мөлаем»), Моталлип («җавапка тартучы»), Мәннан («чиксез рәхимле, нигъмәт бирүче»), Мәннаф («өстен, иң югары»), Мәҗит («данлы, мактаулы, вөҗданлы зат»), Насыйр (ярдәм бирүче, яклаучы»), Рахман («рәхимле, шәфкатьле, миһербанлы»), Рәхим («мәрхәмәтле, рәхимле, аяучан»), Рәззак («ризык бирүче, туен­дыручы”)), Рәкыйп («барын да күреп торучы»), Сабир («түзем, сабыр»), Самат («мәңге яшәүче»), Саттар («гафу итүче, кичерүче»), Сафи («саф, чын»), Сөббух («олы, данлы, мактаулы), Сөбхан ("дан, мактау»), Фәттах («ачучы»), Хак («барлыгына шик булмаган, чын зат»), Халикъ («яратучы, бар кылучы»), Харис («саклаучы, яклаучы»), Хәер («изгелек кылучы»), Шәкүр («шөкер итүче»), Җәббар («зур көч-куәт иясе», «кодрәтле»), Җәлил («олылык хуҗасы»), Җәмил («күркәм, матур, чибәр»), Һади («туры юл күрсәтүче»), Әхәт («бер генә, тиңдәше юк») һ. б.
Татарларда, XX гасырның 80 нче елларыннан башлап, кыз балаларга: Айсылу, Айгөл, Айназ, Алия, Галия, Гөлүсә, Гөлназ, Гөлйөзем, Гөлшат, Гөлзадә, Гөлнара, Гөлчәчәк, Гүзәл, Илсөяр, Иркә, Иркәгөл, Ләйсән, Лилия, Нурия, Зөлфия, Әлфия, Гөлфия, Таңсылу, Гөлсинә, Нурзадә, Фәния, Фәнзилә, Фәнзия, Ләйлә, Чулпан, Лалә, Сөмбел, Миләүшә, Фәридә, ир балаларга: Айнур, Айбулат, Айдар, Айрат, Булат, Нурбулат, Ирбулат, Алмаз, Ирек, Азат, Илгизәр, Илдар, Илшат, Илнур, Илсур, Илфат, Рөстәм, Фәнзил, Фәнис, Фәннур, Фәрит, Нуршат, Нурлан, Равил һ. б. кебек исемнәр кушу аерата ешайды, активлашты. Боларның күбесе – зәвыклы, җыйнак-җиңел әйтелешкә, матур мәгънәгә ия, заманча милли исемнәр. Әмма шәһәр һәм авылларыбызда бертөрле исемнәребезнең артык күбәеп-ишәеп китүе коллективта аралашу, шәхесләрне атау, аларга эндәшү процессында кыенлыклар китереп чыгара. Исем үзенең төп функциясен – шәхесне аерып, аныклап, индивидуальләштереп-конкретлаштырып атау-номинацияләү функциясен тиешенчә башкара алмый.
Татар теле – бөтендөнья күләмендә кеше исемнәренә иң бай, кеше исемнәре хәзинәсе иң мул булган телләрнең берсе. Татар исемнәре сүзлеге авторы Г.Ф. Саттаров кеше исеме турында болай ди: "Кеше исеме – шәхес турында вакыт чикләрен белми торган тарих хәбәрчесе, аның мәңгелек үлемсез ядкаре, хатирәсе”.
Исемнәребез мәгънәле, күркәм булсын!