Татарча сочинение "Казан. Татарстан"

 


Бик бай, бик матур, бик гүзәл республика ул Татарстан. Татарстан Идел буенда урнашкан һәм аның мәйданы 68000 кв.м. дип исәпләнә.

Республикабызның иң зур байлыгы, олы горурлыгы — Татарстан халкы. Ул инде дүрт миллионга якынлашып килә. Татарстан җире — татар халкының борынгы, тарихи туган иле. Безнең халкыбыз киң күңелле. Монда күп кенә башка милләтләр үзләренең икенче туган илләрен тапканнар. Татар халкы гасырлар дәвамында рус, чуаш, мари, башкорт, мордва, удмурт һәм башка халыклар белән туган җиребезне тагын да матурлау өчен хезмәт иткәннәр.

Татарстан Республикасы составына 43 район, 19 шәһәр, 21 шәһәр типындагы авыл һәм 3000 якын авыллар карый. Иң зур шәһәрләргә - Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Чистай, Буа, Баулы, Зәй, Әгерҗе, Арча, Минзәлә Алабуга, Яшел Үзән керә.

Татарстан аша дүрт зур елга ага: Идел, Чулман, Агыйдел, Нократ. Шулай ук республикабыз кечкенә елгалар һәм күлләргә дә бай.

Татарстан – эре промышленность үзәге. Республикада бөтен дөньяга танылган бик күп театрлар, музейлар, югары белем алу йортлары бар.

Татарстан Республикасы 1990 нчы елда барлыкка килә, һәм шул ук елда аңа рәсми исеме – Татарстан Республикасы бирелә. Татарстанның флагы, гербы һәм гимны бар.

Татарстанның Дәүләт флагы өч өлештән тора: өске өлеше – яшел, туган җиребезнең һәм табигатьнең матурлыгы төсе; аскы өлеше – кызыл, кояш һәм ут төсе; ә уртада ак тасма сузылган – намус, тынычлык-иминлек билгесе. Ул 1991 елда кабул ителә. Аның авторы – халык рәссамы Тавил Хаҗиәхмәтов.

Татарстанның Дәүләт гербына канатлы, җитез, кодрәтле ак барс сүрәтләнгән. Барс халыкның көчен белдерә. Барсның ян-ягына калкан – иминлек билгесе, һәм кашкарый чәчәге – озын гомер билгесе сүрәтләнгән. Барс артындагы кояш аяз күкне, яктылыкны аңлата. Герб 1992 елда кабул ителде. Аның авторы – рәссам Риф Фәхретдинов һәм галим Назыйм Ханзафаров.

Татарстанның Дәүләт гимны 1993 нче елда кабул ителде. Ул күренекле композитор Рөстәм Яхин музыкасына язылган.

Татарстанның иң югары органы – Дәүләт Советы. Ул биш елга сайлана. Татарстанның ил башлыгы – Президент. Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев.

2010 елның 25 мартында Татарстанның президенты булып Минниханов Рөстәм Нургали улы сайланды.

Татарстанның конституциясе төп закон булып санала. Татарстанның конституциясендә телләр турындагы 4 статьясы бар. Анда татар теле һәм рус теле – Дәүләт теле дип игълан ителгән. Бу статья 1992 елда кабул ителә.

Республиканың иң зур шәһәре, башкаласы - Казан. Казан Татарстанның иң зур икътисад, фән һәм мәдәният үзәге. Республиканың төп транспорт магистральләре Казан аша уза һәм башкаланы Россиянең барлык башка республикалары, өлкәләре һәм икътисади районнары белән тоташтыра.

Казан – бик борынгы шәһәр. Шәһәр үзәгендә, Казансу елгасы ярында тарихи һәйкәл – Кремль басып тора. Биредә Президент Сарае, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Благовещение соборы, Кол Шәриф мәчете һәм башка биналар бар. Кремль каршында матур мәйдан бар. Анда герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл куелган.

Республикада нефть, химия, нефть химиясе, металл эшкәртү, электр энергетикасы, машиналар төзү, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате, заманча авыл хуҗалыгы алга киткән.

Республикабызда дөньякүләм танылган 11 югары уку йорты, 7 профессиональ театр, филармония, дәүләт оркестрлары, цирк, спорт сарае, Татарстан Республикасының дәүләт музее, күргәзмәләр комплексы, Республика стадионы, китапханәләр, музейлар һәм башка мәдәният йортлары бар.

Татарстан Республикасы — зыялылар, талантлар иле. Монда әсәрләре бөтендөнья әдәбият хәзинәсен баеткан Кол Гали, Мөхәммәдьяр, К.Насыйри, Г.Тукай, М.Җәлил, Л.Толстой, И.Шишкин, С.Сәйдәшев яшәгән һәм иҗат

иткән. Галимнәр А.Бутлеров, Н.Зинин кебек бөек кешеләребезнең ачышлары фән үсешенә зур өлеш кертте. Композиторлар Н.Җиһанов, С.Садыйкова., Р.Яхин һәм дә Б.Урманче, Х.Якупов кебек күренекле рәссамнар белән халкыбыз горурланып яши.

Казаныбызга мең яшь булуга карамастан, ул яшәрә генә бара. Башкалабызда яңа зур төзелеш эшләре бер дә туктап тормый. Торак йортлар төзелә, яңа урамнар барлыкка килә, яңа күперләр һәм дамбалар салына, метрополитен төзелә. Казан һаман да иҗат дәрте белән рухланып яши, киләчәккә ачык йөз белән карый.