Илсөя Бәдретдинованың әтисе үлгән


Илсөя Бәдретдинова гаиләсенең ишеген кайгы шакыган. Җычының әтисе вафат булган. Бу хакта Илсөя Инстаграмында: "Әти... Әтиюшкам... Әтиемкам... Хуш кадерлебез... Тыныч йокла" дип яза.
Тулысынча укырга

Алсу – Азат Фазлыевлар эстраданың төп проблемасын атады


Дуэт белән шаккатырып булмаса да, кабатланмас икәнеңне раслап була. Алсу – Азат Фазлыевларның чыгышларын тыңлагач, әнә шундый фикер туа.
Тулысынча укырга

Казанны янәдән су басты (Видео)


Көчле яңгырлар явып үтү сәбәпле Казаныбызны янә су басты. Шәһәрдә ливневкалар санын артыруга карамастан, әле хаман кайбер урыннарда алар гомүмән юк. Булганнары тиешлечә эшләми дип зарлана халык. Кичә кич интернет челтәрләре халыкның моң зарлары, видеоязмалар, фотосүрәтләр белән шыгрым тулган иде инде.


Берәүләр Метшинны гаепләсә, икенчеләре күрә торып суга кергән автобус йөртүчеләрен сүкте. Сезнең якын-тирәне су бастымы? Фикерләрегезне бу язманың астында калдыра аласыз.



Кузеңне Ач - Дөнья Бу!
Тулысынча укырга

Элвин Грейның пистолеттан атуы интернетта гауга чыгарды (ВИДЕО)

Популяр татар-башкорт эстрадасы җырчысы Элвин Грей халыкны "аяктан екты": интернетта травматик пистолеттан ату видеосын элеп куйган.
Видеода җырчы дуслары янәшәсендә «Бүген егетләрнең бәйрәме!» дип кычкырып, һавага утлы коралдан ата.


Бу күренеш интернетта чын гауга чыгарды. Җырчының социаль челтәрендә видеоны караган дистәләгән мең кеше үзара талашып беткән. Аңлашылганча, кемдер җырчыны яклап, кемдер киресенчә сүгеп, Радик пистолеттан аткан кебек комментарийлар "ата".

Кайберәүләр җырчы аек булмаган дигән фикерне алга сөрә. Ә сез ни диярсез?

Тулысынча укырга

Балаларны мәктәпкә әзерләү ничә сумга төшә? Йолдызлар тәҗрибәсе.



Август – балаларны мәктәпкә әзерләү вакыты. Форма, эш дәфтәрләре, аяк киеме, канцтоварлар, рюкзак алу... мәктәпкә әзерләнү мәшәкатьләре ата-аналарның баш бәласенә әйләнә. Мәктәпкә әзерләнү җиңел үтсен өчен нишләргә? 

Тулысынча укырга

Баласының гомере кыл өстендә калганны аңламаган

Эштән кайтып барам. Өй каршыбызда Гөлия басып тора. Янында, бала арбасында, кечкенә кызы йоклый. Үзе бик бирелеп телефоннан сөйләшә. Мин баш кагып кына сәлам бирдем дә, якындагы кибеткә кереп киттем. Кирәкле әйберләремне сатып алып чыксам, Гөлия һаман телефоннан сөйләшә. 

Тулысынча укырга

Диңгездә хезмәт итмәгәч нинди матрос инде син?

 Ел саен, июль аеның соңгы якшәмбе көнендә безнең илдә хәрби-диңгез флоты көне билгеләп утелә. Мин дә бу бәйрәм белән тыгыз бәйләнгән, чөнки 2015-2016 елларда хәрби хезмәтне матрос буларак үтәдем.
Тулысынча укырга

Хәниясез бер ел: «Узган гомеремне кызганмыйм»


Хәния Фәрхи безнең арадан китеп барганга 27 июльдә 1 ел тулды. Миллионлаган тамашачының күңелендә мәңгелек урын алган җырчының моңнарын хәзер бары тик радио-телевизорлардан гына тыңлыйбыз...
Тулысынча укырга

Челны-мясо сатуга хәләл этикеткасы белән дуңгыз ите чыгарган


"Челны-мясо" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте "Челны-мясо" "хәләл" этикеткасы белән “Пятёрочка” кибет челтәрләрендә сатуга дуңгыз ите чыгарган.
Тулысынча укырга

Илсөя Бәдретдинова: «Ул мине хәзер алдына алып сөя»


Соңгы арада Илсөя Бәдретдинованы Инстаграм аккаунтына романтик рух керде: ниндидер ир-ат белән төшкән фотолар, һәрчак чәчәк гөлләмәләре... Илсөябез үзе дә чәчәк кебек: көннән-көн матурлана.
Тулысынча укырга

Фирдүс белән Резидә кемне көтә: кызмы, малаймы? (ФОТО)


Фирдүс Тямаев белән Резидә Әхмәтвәлиеваның икенчегә бәби алып кайтырга җыенганлыклары сер түгел инде. Ә менә кемне көтәләр - әлегә билгесез. Фотоларга күз салыгыз әле, сез ничек уйлыйсыз: кызмы, малаймы?




Тулысынча укырга

Ләйсән Гыймаева: Булат артымнан озак чапты. Мин аны кудым да кудым гына


Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева… Ике уңган, ике тырыш, ике талант… Әле аларга гына хас күркәм сыйфатларны тагын тагын да санарга була, һичюгы шуларның берсен генә өстик: икесе дә милли рухта тәрбияләнгән чын татар баласы! Чүлмәк эче тышыннан беленә, дигәндәй, кызларының исеме үк шул хакта сөйли: Таңсылу һәм Зифа… Әллә хикмәт төп-тамырда микән?
Булат тарихи мәдрәсәсе, шунда укыткан һәм укыган шәхесләре белән танылган Иж-Бубый авылы егете. Бәлки аңа шул чордагы миллилек ата-бабалардан «йогып» калгандыр? Әнә бит абыйсы, иганәче Искәндәр Җиһангәрәев бүген Бубийлар мирасын барлап-туплап яшь буынга җиткерү юнәлешендә нинди зур эшләр башкара! Ә Ләйсән Зөлфәт, Наис Гамбәров кебек шигърият патшаларын тудырган, җырларда җырланган гүзәл табигатьле Мөслим кызы! Серле камышларга төренеп аккан Ык елгасының сагыш-моңнары аның да тавышына күчкәндер, мөгаен. 2003 елда кыз «Яшьлегем чишмәләре» җыры белән шаккатырган иде. Халык арасында яшен тизлеге белән таралды ул, һәм дистә-дистә еллардан соң да без аны яратып тыңлыйбыз әле. «Ул хитка әйләнгәннән соң борын чөймәдегезме соң?» – дигәч, Ләйсән тыйнак кына: «Юк, моны бары тик киләчәк иҗатыма аванс дип кенә кабул иттем», – ди. Ул бар булмышы белән эстрада җырчысы, ә менә Булат турында «фәлән» дип кистереп кенә әйтүе кыен. Егет диджей, концертларда сүз остасы, телевидениедә төрле-төрле тапшырулар алып баручы… Тикмәгә генә үзенә Бәйрәмов тәхәллүсе сайламаган икән, кайда Булат – анда чынлап та бәйрәм рухы сизелә. Гитара уйнавын, җырны күңел халәтем дип санавын да искәртсәк – күпкырлы иҗат кешесе!



Кем уйлаган?
 
Адәм баласының эчке халәте күзендә чагыла. Гыймаева-Бәйрәмовлар (Җиһангәрәев) гомер сукмагыннан унбишенче ел бергә атлый, әгәр без бу икәүнең мәхәббәт учагы әүвәлгечә дөрләп, ялкыны күк йөзен өтә дисәк, төче тоелыр, моңа берәү дә ышанмас иде. Ә күз –көзге… Алар әүвәлгечә бер-берсенә яратып, назлап карый… Шулай күреник дип кыланмый. Билгеле, Ләйсәндә әз-мәз ару-талу сизелә. Кыз бала канаты да ныгымаган килеш бик иртә оясыннан оча шул: Лениногорск музыка училищесын тәмамлагач Казан гуманитар-педагогика университетының музыка факультетына укырга килә. Максат зур – җыр! Хыял канатлары биектә: тамашачыга күренү, конкурсларда катнашу. Остазы Мингол Галиев кызның сәләтен бәяләп Рөстәм Закиров төркеме белән гастрольләргә чыгарып җибәрә. Сәхнә генә диясе дә түгел бит, укуны да өзмәскә, имтиханнарда да сынатмаска кирәк.
 
Аның кебек үк «бал корты» Булатка да Казанда әзерләп тормаганнар. Гаиләдә ике студент (әтисе вафат), олы абыйларының яңа гына гаилә корган чагы. Егет эшләп укый, бер ара төнлә Бауман урамы подвалларын чистарта.
 
– Факультет кырыендагы киосктан гел гәҗит ала идем, – ди ул. – Беркөнне сатучы апа: «Киоскның төсе уңды, буярга иде», – дигәч: «Күпме түлисез?» – дип сорадым. «Илле тәңкә», – ди. Ризалаштым. Акча кирәк! Мин буйыйм, ә төркемдәшләр елмаеп-көлеп янымнан уза! Аннары 27 нче гимназиядә музыка дәресләре дә укыттым. Эштән чирканмадым мин.
 
Егет белән кыз икесе ике тарафта тормыш атының ялына ябышып көн итсә дә, аларны, билгеле, университет берләштерә. Арча педагогия көллиятенең кичәге студенты керү имтиханнары биреп йөргәндә үк Ләйсәнгә күз сала! Аһ, аның йөрәкне яндырып каршыдан гына үтеп китүләре! Башын горур гына чөеп, исәнләшмичә генә! Ә бүтән кыз-кыркын егетләр тирәсендә чыпчыклар кебек чыркылдаша. Хәер, укулар башлангач «төнбоек чәчәге» ачылып, төркемдәшләре белән дуслаша.1
 
– Ничек инде мин ят кешеләр белән шунда ук аралашыйм ди! – Ләйсән бүген ул көннәрне көлеп кенә искә төшерә. – Әле Булатка карата миндә бер хис тә юк иде. Һәммәбез дә тулай торакта яшибез. Ул иптәшләре белән безнең бүлмәгә чәй эчәргә керә иде. Гитарада шәп уйный. Бүлмәдәш кызым аңа мөкиббән, гел күзенә карап утыра иде. Бу моны ошата инде, егет тә аның өчен генә безгә ешлады дип нәтиҗә ясадым. Аның күңеле миндә икән дип кем уйлаган! Миндә егетләр кайгысы идемени: беренче чиратта – уку һәм иҗат. Остазым Миңгол абый да: «Сиңа егетләр турында уйларга иртәрәк», – дип кисәтте. Ә Булат артымнан озак чапты. Мин аны кудым да кудым гына.
 

 
Яратыгыз гына, яратыгыз!
 
Ә Булат чигенми. Хәтта ки Миңгол абыйның: «Ләйсән артыннан йөрмә инде, ул шәһәрдә калачак», – дигән киңәшен дә колагына «элми». Уку йорты белән тулай торак арасы – кул сузымында гына. Көндез лекцияләрдән соң тиз генә тамак ялгыйлар да, яңадан баян дәресләренә ашыгалар. Бер класста Ләйсән, икенчесендә Булат уен серләренә өйрәнә-өйрәнә шәһәргә караңгы иңә. Шуны сәбәп итеп егет кызны озатып кайта. Кайчакта Бауман урамын урыйлар, паркта һава сулыйлар.
 
– Мин Булатның акыллы, тәртипле, тәрбияле кеше икәненә инандым, – ди Ләйсән. – Әмма уку теләге көчлерәк иде. Ул университеттан соң үзебезнең авылга кайтам диде, бу нәрсә мине сагайтты. Зур сәхнәләр турында хыялланган мин, әгәр аңа иярсәм, иҗат белән хушлашыр идем.
 
Булатның авылга ашкынуы аңлашыла. Әнисе – ялгыз, аннары ул үзен мәрхүм директор әтисенең дәвамчысы итеп саный. Мәктәп коллектив да аны дүрт күз белән көтә. «Рөстәм малайлары тырыш», – дигән даннары бар. Ләкин язмыш барысын да үзе көйли. Соңгы курста телгә оста егетне «Татар радиосы»на эшкә чакыралар. Әлбәттә, ул, әнисенең хәер-фатихасы белән Казанда төпләнеп кала. Ничек кенә яраткан кешемнең йөрәген яулыйм икән диясе түгел, кыз хәзер аны кумый инде, очрашу-күрешүләр ешая. 2003 елда нигезенә мәхәббәт түшәлгән гаилә ярала.
 
– Без 9 майда никах укыттык, – ди Ләйсән. – «Кыз озату» бәйрәмен дә авылда уздырдык. Булат икесендә дә соңга калды. Аларның юлда машинасы ватылган икән, кесә телефоны тотмый. Күңел шомланды, әллә мәйтәм өйләнми микән, кире уйлады микән? Шөкер, 3 сәгатьтән соң кайттылар. Унбиш ел без бергә, бу еллар күз ачып йомган арада узды. Беренче мәлләрдә әзрәк әрләшсәк, мин елый идем. Булат болай тыштан гына гади күренә, ул беркайчан да үз фикереннән ваз кичми. Яши-яши бер хакыйкатькә төшендем: Булатны үзгәртергә маташу файдасыз, аны ничек бар, шул килеш кабул итәргә кирәк.
 


Булат та үз фәлсәфәсен куәтли:
 
– Хатын-кыз ирләр кабыргасыннан ясалган, турайтам дисәң – сындырасың, ә сынык әйбер нәрсәгә» – дигән бит. 
 
Гыймаева-Бәйрәмовларның чираттагы тамашасы «Хатын + Ир 2» дип атала. Талантлы яшь артистларыбыз аңа да «Яратыгыз!» дигән мәгънә салган кебек.
 
Яратыгыз!


Нәбирә Гыйматдинова, Сәхнә
Тулысынча укырга