Баш бит
Татарча котлаулар
Татарча мульфильмнар
Табышмаклар
Мәзәкләр
Татар исемнәре
Сочинения / Иншалар
Табышмаклар
Татар халык табышмаклары
Татар халык табышмаклары
Уйла, эзлә, тап!
Барысы да
Кеше (тән төзелеше, гаилә, туганлык һ.б.) 1) Кырык бармак, кырык тырнак, Бер агачта ике яфрак. Ике җанга бер сулыш. (Ана һәм карындагы бала) 2) Асты диңгез, өсте нур. (Бәби) 3) Кунак килде, чыгып алыгыз: Аягы бар - йөрми, Күтәрмичә өйгә керми. (Бәби) 4) Ак җимеш, Өстәлгә куелмый, Үзен һәркем ашый. (Имчәк сөте имү) 5) Берәүләр үз ашларын эскәтер җәйми генә ашыйлар. (Имчәк сөте имү) 6) Төшә-төшә, җиргә җитми, Менә-менә, күккә җитми. (Бишек) 7) Югары менәр һү-һү, Түбән төшәр һү-һү, Уртасында былбыл кош Сайрыйдыр ла һү-һү. (Бишектәге бала) 8) Үзе бер, ябе дүрт, Ьәр япьтә бишәр ботак. (Кеше гәүдәсе) 9) Ике багана, Ике багана өстендә мичкә, Мичкә өстендә бөке, Бөке өстендә йомры туп, Туп өстендә куаклык, Куаклык эчендә хайванлык. (Кеше гәүдәсе) 10) Өлкән өй, Өлкән өй эчендә кече өй, Кече өй эчендә балван бии. (Гәүдә, авыз, тел) 11) Бер бүкәндә җиде тишек. (Баш) 12) Тал башына кара җылан асылган. (Чәч толымы) 13) Урман ботаксыз, Җәнлеге сөяксез. (Чәч, бет) 14) Тимер тәкә тау яра. (Чәч алу) 15) Карурманны бер балта белән кырып салдым. (Чәч алу) 16) Иң әүвәле кара урман, Аннан ары шома тау, Аннан ары кече урман, Аннан ары елтыравык, Аннан ары мышлыпый, Аннан ары тәтелдек, Аннан ары очлыкый. (Чәч, маңгай, каш, күз, борын, тел, ияк) 17) Кара урман, Кара урман артыннан кире урман, Кире урман артыннан җелкелдек, Җелкелдек артыннан мыркылдык, Мыркылдык артыннан шаркылдык, Шаркылдык артыннан селкенчәк, Селкенчәк артыннан тәртешкә, Тәртешкә артыннан тырма. (Чәч, каш, күз, борын, авыз, ияк, кул, бармаклар) 18) Олы урман да кече урман,- Берсен кыралар, Берсен саклап торалар. (Чәч, каш) 19) Ике батыр, Аяк юлы ятыр. (Каш) 20) Йөзлек астында йөз энә. Ялт-йолт ябыла, Йозаксыз бикләнә. (Керфекләр) 21) Кыл-кыл, кыл сарай, Кыл сарайның эчләрендә Кылыклы атларым уйныйдыр. (Керфекләр һәм күзләр) 22) Туз чиләк эчендә тырантай уйный. (Күз) 23) Тирән күл - суы акмый. (Күз) 24) Бер яланда ике күл. (Ике күз) 25) Ике агай рәттән торсалар да, Бер-берсен күрмиләр. (Ике күз) 26) Ике туган бер-берсен күрмәсәләр дә, Гомер буе, бергә ятып, бергә торалар. (Ике күз) 27) Ике туган һәрвакытны Аерылып тормыйлар, Юл аркылы торсалар да, Бер-берене күрмиләр. (Ике күз һәм борын) 28) Ике туган янәшә Чыгалмыйлар тау аша. (Ике күз һәм борын) 29) Икәү карап тора, Икәү тыңлап тора, Берәү сайрап тора. (Күзләр, колаклар, тел) 30) Ишек башы уратма, Аны эзләрсез бер атна. (Күз һәм каш) 31) Мин итекне кигәнче, Агаем айда була. (Күз карашы яки уй) 32) Түгәрәк күлгә су тулган, Көянтәләп алыгыз. (Күз яше) 33) Бер күчәрдә ике көпчәк. Тәртәсе бар, аты юк, Күзләре бар, башы юк. (Күзлек) 34) Бик күп укый, бер дә белеме юк. (Күзлек) 35) Яр буенда ярты алачык. (Колак) 36) Бер тау тирәли ике тишек чүмеч эленгән. (Колак) 37) Ишетмешнең ишек төбендә ике туры ат бәйләдем. (Колак һәм алка) 38) Тау битендә бер амбар, Аның ике ишеге бар,- Бервакытта ябылмый, Көне-төне җил уйный. (Борын) 39) Ишек ябылган, Кече морҗадан җил уйный. (Борын белән сулау) 40) Баглы улакта, Койрыгы колакта. (Мыек) 41) Карт атаем урманында Ат кермәгә юлы юк. (Сакал) 42) Алдан - малай, Арттан - бабай. (Күсә) 43) Кечкенә генә җил капка Ачыла да ябыла. (Авыз, иреннәр) 44) «Ти»,-дисәң, тими, «Тимә»,- дисәң, тия. (Авыз, иреннәр) 45) Ишек, Ишек артында тишек; Аны белмәгән кешенең Тамак асты тишек. (Авыз һәм бугаз) 46) Кап-кап, мыш-мыш, елт-елт, челт-челт, каләм, урман, җанвар. (Авыз, борын, күз, керфек, каш, чәч, бет) 47) Йөзлек астында юеш бозау. (Авыз һәм тел) 48) Кызыл сандык эчендә күкеле сәгать кычкыра. (Авыз һәм тел) 49) Оясыннан чыгып өрә дә кереп кача. (Авыз һәм тел) 50) Ти-ти итә, Тау астына керә дә китә, Бәласе иясен көтә. (Авыз һәм тел) 51) Үзе сөяксез, Сөйләгән сүзе хисапсыз. (Тел) 52) Сөйдергән дә шул, Биздергән дә шул, Иң татлы да шул, Иң ачы да шул. (Тел) 53) Бикләнмәгән сандыкта Утыз ике энҗем бар. (Авыз һәм тешләр) 54) Түгәрәк күлдә алтын таш, Ау салсаң да алынмас. (Авыз һәм тешләр) 55) Бер өйгә керсәм, Эче тулы күкәй, имеш. (Авыз һәм тешләр) 56) Кабык абзар, Кабык абзар эчендә сөяк абзар, Сөяк абзар эчендә җизнәң аты кешни. (Авыз, тешләр, тел) 57) Ит сарай, Ит сарай эчендә ак калай, Ак калай эчендә йөгерек малай. (Авыз, тешләр, тел) 58) Ак тавыклар кунаклаган Кызыл киртә өстенә. (Урт һәм тешләр) 59) Кечкенә генә кунача, Утыз ике кодача Утыралар кунакта. (Урт һәм тешләр) 60) Сөяк келәт, ит бастырык. (Тешләр һәм тел) 61) Утыз ике ак ат, Бер чыгымчы җирән ат. (Тешләр һәм тел) 62) Көмеш сарай эчендә Чаптар айгырым кешнидер. (Тешләр һәм тел) 63) Сөяк абзар, кабык ишек. (Тешләр, иреннәр) 64) Койма коелган, Каплап куелган, Әмма җил тормый. (Тешләр, иреннәр, сөйләшү) 65) Олы юлдан берәү бара, Ак капчыгы төшеп кала. (Төкерек) 66) Чарлактан ак чалма төште. (Төкерек) 67) Бер ананың биш баласы, Кайсын тешләсәң, шунысы авырта. (Кул һәм бармаклар) 68) Биш анага биш туган, Бишесе дә иш туган; Арада берсе баш туган, Буйлары гына тиң түгел. (Кул һәм бармаклар) 69) Уклау, Уклау баглы чуклау, Чуклау башы биш тармак. (Кул һәм бармаклар) 70) Өй эчендә биш бала, Бишесендә биш тана. (Кул, бармаклар, тырнаклар) 71) Мәгъри, мәгъри, мәгъри тал, Мәгъри талда биш ботак, Биш ботакка кар яуган, Кар өстенә кан тамган. (Кул, бармаклар, тырнаклар, кына ягу) 72) Ике анада бишәр бала, Һәркайсына бер исем. (Ике кул һәм бармаклар) 73) Ак каенда сары билбау. (Беләк һәм беләзек) 74) Таралгач - биш, Җыелгач - бер. (Бармаклар, йодрык) 75) Күзсез, телсез, Барысын да өйрәтә. (Имән бармак) 76) Ит бүкән, тимер кыршау. (Бармаклар һәм йөзек) 77) Ун казыкка бер көмеш кыршау. (Бармаклар һәм йөзек) 78) Биш малай керә чоланга, Һәрберсе бер чоланга. (Бармаклар һәм перчатка) 79) Дүрт таяк, Бишәр тармак. (Аяк, кул, бармаклар) 80) Җирдә тора ике агай, Тарбагай да тарбагай. (Аяклар) 81) Бишәве качып бара, Биктимер куып бара. (Аяк бармаклары, үкчә) 82) Җәрәхәте юк - авырта, Төтене юк - яна. (Йөрәк) 83) Әйләнәсе алты кат, Акылың булса, аны тап; Кына кебек кызыл кат, Кылыклы булсаң, аны тап; Беләү кебек бөп-бөтен, Белекле булсаң, аны тап. (Үпкә, бавыр) 84) Бер чокыр бар - тулмас, Беркөнне дә буш тормас; Буш торса, тынмас, Ансыз кеше тормас. (Ашказаны) 85) Авызын бөргән капчык, Эче тулы балчык. (Эч) 86) Ялан җирдә сыңар гына тай эзе. (Кендек) 87) Үз буеңда - бер уймак. (Кендек) 88) Сөяк сарай эчендә Исләй агай утыра: Ай да дими, көн дә дими, Исәп биреп утыра. (Ми, акыл) 89) Төймә төйдем, төпкә салдым. (Хәтергә беркетү) 90) Сандык төбемнән төенчек алдым, Чишеп карап, яңадан салдым. (Искә төшерү) 91) Бер секунд эчендә бөтен җир шарын әйләнеп чыга. (Уй-фикер, күңел) 92) Үзе бара - урында тора, Үзе бөтен дөньяны әйләнә. (Уй-фикер, күңел) 93) Сөрмәгән җир өстендә, Үсмәгән каен астында Тумаган куян йөгерә. (Хыял) 94) Аршинлы түгел, потлы түгел, Нәркемдә бар. (Акыл) 95) Үлчәүләрдә үлчәнми, Базарларда табылмый. Үзеңнеке булмаса, Кешедән сатып алынмый. (Бәхет) 96) Тоз түгел - ачы, Кылыч түгел - үткер, Ут түгел - яндыра. (Кайгы) 97) Базарда сатылмый, Бизмәнгә салынмый, Мамыктан йомшак, Балдан татлы. (Йокы) 98) Сатучы да сатмый, Алучы да алмый, Вакыты җиткәч, Берәү дә алмыйча калмый. (Йокы) 99) Баш астында баллы кашык. (Йокы) 100) Ялт итмәс, йолт итмәс, Кеше сизмәс, эт өрмәс, Үзе килер. (Йокы) 101) Мүкәй килә, мүкәй килә, Халыкларны кыра килә. (Йокы) 102) Уф-уф итәр, Үлгән кортлар кыймылдар, Газраил муенын сузар, Алтын табак ярылыр. (Уяну, әтәч кычкыру, кояш чыгу) 103) Җанлыга да ябышкан, Җансызга да ябышкан, Ябышканга да ябышкан. (Исем) 104) Иртән дүрт аяк, Төштә ике аяк, Кич өч аяк, Өстендә була маяк. (Кеше гомере) 105) Бушка килә, акчага китә. Потлап керә, мыскаллап чыга. (Чир) 106) Бер арбада - биш баш, дүрт җан, Үзе минем әтинең улы, Бишәү барып, дүртәү кайткан. Үзе миңа туган түгел. (Кеше үзе) 107) Әй, углан, углан, Без икебез бертуган, Бар кер дә әйт анаңа: Анаңның ире килгән. (Ата) 108) Бер кыздан: «Бер көннәрдә бакчада бер кеше белән йөридер идең. Ул нинди кеше иде?»- дип сораганнар иде, кыз аларга: «Аның анасы минем әнкәемнең каенанасы буладыр»,- дип җавап бирде. Сораучылар: «Ул кеше белән бу кыз ничек карендәш буладыр инде?»- дип тикшерә калдылар. Кыз үзләреннән көлеп китте. Җавабын инде сез бирегез. (Ата һәм кыз) 109) Булган, ди, бер карт белән карчык: аларның бер кызы, бер малайлары булган; шул малайларның - карт белән карчыклары, шул карт белән карчыкның бер кызы, бер малайлары булган. Бу ничек? (Ата, ана, кыз, ул) 110) Менә сезгә табасы, Кызы белән анасы, Күмәк йортның чамасы: Кайнатасы, кайнанасы, Атасы белән кызы, Аларның берәр баласы - Хатыны белән ире, Ничәү болар барысы? (Ата, ана, кыз, кияү) 111) Ике ата, ике угыл, бакчада йөргәндә дүрт алма өзеп, һәр-берсе берәрдән ашасалар да, Кулларында янә бер алма артып калган. Ул ничек була? (Бабай, ата, ул) 112) Ике ана һәм ике кыз бергә утыз баш каз үстергәннәр. Көз көне шул казларны баш исәбеннән бүлеп, һәрберсе унар баш каз алган. Шул ничек була? (Әби, ана, кыз) 113) Бер кеше урамнан үтеп барганда кечкенә генә өй янында басып торучыны күреп: - Нигә биредә торасың?- дип сораган. Теге кеше: - Мин әтинең өен саклыйм, ләкин мин аның улы түгел,- дип җавап биргән. Сезнеңчә бу кем булыр? (Кыз бала) 114) Бер кешенең алты улы булган. Аларның һәрберсенең берәр сеңлесе булган. Бу кешенең ничә баласы булган? (Җиде бала) Хайваннар (бөҗәкләр, сөйрәлүчеләр, җир-су, йорт хайваннары, кош-корт, һ.б.) 1) Җәйнең буе бал җыя, Кышның буе хәл җыя. (Бал корты) 2) Чи-чи итәр, Читлегенә кереп китәр; Алтын башлы, йомры кашлы, Моны белгән йөз яшьле. (Бал корты) 3) Или-или иләктән, Или чыкты келәттән, Бер битемнән суырып үпте, Әле дә китми йөрәктән. (Бал корты) 4) Тызлый да бызлый, Үпкән җире сызлый. (Бал корты) 5) Алпавытның бакчасы, Бакчасында мунчасы; Мунчасына су китерә Нечкә билле тутасы. (Бал кортының бал ташуы) 6) Бигрәк матур бакчасы бар, Бакчасында кысасы бар; Тәмле ризык ашыйлар, Бик авыр йөк ташыйлар. (Бал кортының бал ташуы) 7) Безли дә безли, Бигрәк җаны түзми, Гел тәмлене эзли. (Бал кортының бал ташуы) 8) Озын-озын колгалар, Анда кошлар оялар; Ите хәрам, өресе хәләл, Аны белер муллалар. (Бал кортының бал ташуы) 9) Очалар, очалар һавадагы каргалар; Ите хәрамга китә, Сөте хәләлгә китә. (Бал кортының бал ташуы) 10) Кап-караңгы бүлмәдә Ашъяулык бәйли кыз бала. (Бал кортының кәрәзгә бал җыюы) 11) Чит-читләп менәр, Чит-читләп төшәр, Вәл бәдри, вәл челтәр. (Бал кортының кәрәзгә бал җыюы) 12) Чи-чи итәр, читәнгә кунар, Аны тоткан уңар. (Күч аерылу) 13) Чалма-чалма чәчәккә, Чалып алдым беләккә; Туксан егет йөгерә, Тугыз кучкар менгерә. (Күч аерылу) 14) Ялгыз өйдә кыз елый. (Умартада яшь корт анасы) 15) Почмаксыз аранга койрыксыз сарыклар яптым. (Умартага бал кортлары ябу) 16) Кечкенә генә келәт, Эче тулы кеше, Берсенең дә юк теше. (Умарта һәм бал кортлары) 17) Аршин ярым бүзем бар, Бөдрә чәчле кызым бар; Күтәрергә хәлем юк, Кеше алыр дип гамем юк. (Умарта һәм бал кортлары) 18) Чәйдә - чәйдәш, Майга иптәш, Аңа юк тиңдәш. (Бал) 19) Инәемнең иләге, Иләгендә чиләге, Чиләгендә сары җиләге. (Кәрәзле бал) 20) Пичкә салсаң җеби, Суга салсаң корый. (Балавыз) 21) Дул-дул итә, Дугага куна, Әфәфи җонлы, Алтын канатлы. (Төклетура) 22) Чик-чик итә - читкә сикерә. «Тоттым» дигәндә тора да китә. (Чикерткә) 23) Ат башлы, Болан мөгезле, Бүре гәүдәле, Бүкән сынлы, Кош канатлы, Кырмыска аяклы. (Чикерткә) 24) Аягы кулдан югары, Сикерә талдан югары; Ни кош түгел, ни корт түгел, Тезе билдән югары. (Чикерткә) 25) Җилт-җилт итәр, Җилпеп китәр, Гөлгә кунар, Чәчкә үбәр. Бик күп төрле, Алтын сырлы. (Күбәләк) 26) Зелф-зелф итәр, зелфәргә кунар, Әлиф-лям сырлы, алтын кырлы. (Күбәләк) 27) Аллы-гөлле очкалак, Оча гөлләр кочкалап. (Күбәләк) 28) Кечкенә генә бер корт, Ашаганы - тут, Адәмне киендерә, Кызларны сөендерә. (Ефәк корты) 29) Бәла-бәла-бәла килә, Ике җиңен сала килә, Ион-тирене җия килә, Йортка зыян кыла килә. (Көя корты) 30) Үзе кара - карга түгел, Мөгезе бар - үгез түгел, Алты аягы бар - тояксыз. (Коңгыз) 31) Чем кара - елан түгел, Мөгезле - сөзгәк түгел, Канатлы - песнәк түгел, Очканда мыш-мыш килә, Туфракка яшеренә, Бу нәрсә, йә, кем белә? (Ат коңгызы) 32) Кара - карга шикелле, Мыеклы - маймыл шикелле. (Кырмыска) 33) Билле-билле җирән ат, Биле нечкә көрән ат, Тауга менеп таймас ат, Хәстә тиеп үлмәс ат. (Кырмыска) 34) Үзе базык, Биле нәзек, Шәһәргә ташый Бүрәнә дә азык. (Кырмыска оясы) 35) Иләк-иләк тарым бар, Күтәралсаң барын да ал. (Кырмыска оясы) 36) Урманда утсыз казан кайный. (Кырмыска оясы) 37) Кечкенә генә кешеләр тау өяләр. (Кигәвен) 38) Чи-чи итә, читәнгә куна, Ду-ду итә, дугага куна, Моны белмәгән кеше. Караңгы мунчада куна. (Кигәвен) 39) Үзе бер дә армас, Ат артыннан калмас, Дугадан да узмас. (Үрмәкүч) 40) Кулсыз-аяксыз җәтмә кора. (Үрмәкүч) 41) Алты аягы бар - Алып түгел, Дүрт күзе бар - Дию түгел; Аркасында кылдан җебе, Эрләп суккан җебе түгел. (Үрмәкүч) 42) Күрер-күрмәс күзләре, Челтәр бәйли үзләре, Челтәрләре түгәрәк, Эшли алар үрмәләп. (Чебен) 43) Җизни аты егылган, Йөз мең халык җыелган. (Түшәмдәге чебен) 44) Безз-безз, без түбән, Безнең өстә - йөзтүбән. (Черки яки озынборын) 45) Кем аны үтерсә, шул үзенең канын коя. (Черки яки озынборын) 46) Безз-безз, безелди, «Борынымда бар безем»,- ди, Үзеннән зурга: «Энемм»,- ди. (Черки яки озынборын) 47) Борыны озын - фил түгел, Үзе шаулый - җил түгел. (Кандала) 48) Асты такта, өсте такта, Кызыл егет карап ята. (Кандала) 49) Кызыл корсаклы бала Кеше таларга бара. (Кандала) 50) Киштә буйлап кызыл йомгак тәгәри. (Таракан) 51) Морҗа төбем - җиз кадак. (Таракан) 52) Мич башында - тархан туе. (Таракан) 53) Ап-ак тауның башында Кара өер утлыйдыр. (Кыргаяк) 54) Юештә йөрер хәле бар, Кырык төрле тәне бар, Исеме белән җисеме бар. (Борча) 55) Ары да очар карачай, Бире дә очар карачай, Тал төбендә тонык су, Тондырып эчәр карачай. (Борча) 56) Караңгы өем эчендә Кара тәкә сикерә. (Борча) 57) Сәке астында чирү йөри. (Бет) 58) Яссыдыр, йомрыдыр, Итең-тәнең тырмалар, Кан имәргә бик әвәс, Анда-монда юргалар. (Бет) 59) Адәмне сөя, Әмма ләкин азаплый; Адәм аны сөйми, Әмма ләкин эзли. (Балык) 60) Канаты бар, очалмый, Күккә таба карамый, Йолдызларны санамый, Коры җирдә торалмый. (Балык) 61) Суда йөзә - кош түгел, Канаты да юк түгел, Ай-һай, аның күлмәге, Кемнәрнең бар күргәне? (Балык) 62) Башы бар, чәче юк, Күзе бар, кашы юк, Авызы бар, теле юк, Гәүдәсе бар, муены юк; Суыкта туңмый. Эсседә көйми, Аягы юк, үзе йөри. (Балык) 63) Көмеш тәнле, Ите тәмле. (Балык) 64) Аяксыз тай чуптырдый, Койрыгын миңа тоттырмый. (Җылым белән балык тоту) 65) Аучылар килделәр, Хуҗаларын тоттылар, Өе чыгып качты. (Җылым) 66) Ямавы юк - тишек-тишек, Чыгып булмый - юк ишек. (Җылым) 67) Сараемның эргәсе- аркан, тәрәзәсе мең, берсенең дә пыяласы юк. (Кысла) 68) Мунчага керәм кара булып, Мунчадан чыгам кызыл булып. (Бака) 69) Баткаклыкта җылый, үзе чыкмый. (Бака) 70) Үз күлендә үзе патша. (Бака) 71) Аралга да ул хуҗа Тугайга да ул хуҗа, Көн җылынса, кычкыра. (Бака) 72) Җәй буе акыл сата, Кышын боз булып ката. (Ташбака) 73) Аягын-башын яшерә Таш күлмәге эченә. (Ташбака) 74) И таш капка, таш капка, Аслы-өсле куш капка. Аны беркем ачалмый, Хуҗасы да чыгалмый. Муенын сузып караса да, Капкасыннан узалмый. (Ташбака) 75) Суда-Сөләйман. (Сөлек) 76) Пыяла чардак эчендә Кара кызлар эшендә. (Сөлек) 77) Ите бар - сөяге юк, Авызы бар - теле юк. (Сөлек) 78) Арслан батыр калышмый, Юл йөрүгә карышмый, Барыр юлын буе белән карышлый. (Карышлавык) 79) Ганбәр ана, Үз буе белән җир үлчәп, хаҗга бара. (Әкәм-төкәм) 80) Борма-борма бормадыр, Шул торбада торадыр. (Елан) 81) Урманнан чыгар, Түше белән шуар, Кешене күрсә - куар. Әфәләм төрле, Көмеш сырлы, Төймә башлы, Тоз күзле. (Елан) 82) Тауга менә таяксыз, Таудан төшә аяксыз. (Елан) 83) Озын эчәк, Бер очы төенчәк. (Елан) 84) Юл өстендә майлы каеш. (Елан) 85) Суда йөзә, Җирдә шуа, Койрыгы очлы, Җиз башлы. (Тузбаш елан) 86) Җир астында - җирән атым, Боз астында - бүз атым. (Елан һәм балык) 87) Җиз камчысын тотып булмый, Җиз атына утырып булмый. (Елан һәм бүре) 88) Югары менә чылбырсыз, Түбән төшә баскычсыз, Өйләр сала балтасыз. (Кош) 89) Күтәреп була, өй аркылы ыргытып булмый. (Кош мамыгы) 90) Колга башында бер өй, Кунагым тәрәзәсеннән йөри. (Сыерчык оясы һәм сыерчык) 91) Коймада - өй, өйдә - җырчы. (Сыерчык оясы һәм сыерчык) 92) Ары да чут, бире дә чут, Иһи лә, миһи лә, Ул нәрсә, йә, сөйлә? (Сандугач) 93) Ерактан килгән кунак булса да, тәрәзә артында тора. (Карлыгач) 94) Кулы юк, балчык ташый, Балтасы юк, өй ясый. (Карлыгач) 95) Гөлдер-гөлдер гөл итекле, Гөлкәй кызыл читекле. (Күгәрчен) 96) Көләч түтәй гөлдерәк, Кызыл читек, күк күлмәк. (Күгәрчен) 97) Урмый, чәчми, Ил өстендә көн итә. (Чыпчык) 98) Көлтәсеннән бастырыгы озын. (Саескан) 99) Кечкенә генә берәү, Артында озын терәү. (Саескан) 100) Өй башында саплы чүмеч. (Саескан) 101) Койрыгын алса - башы ябыша, Башын алса - койрыгы ябыша. (Саескан) 102) Казаннан кара, Кардан ак; Урактан кәкре, Уктан төз. (Саесканның кунган, очкан вакыты) 103) Ак келәтне ватып керә, Сары майны чөмерә. (Саесканның йомырка эчүе) 104) Ак уймагым суга төште, Балдаклары уела төште. (Акчарлак) 105) Бер кошым бар: тынмый, Агачка оя кормый; Өе - җирдә, Җыры - күктә. (Тургай) 106) Үзе йомырка басмый, Баласын да бакмый. (Кәккүк) 107) Кара урманның эчендә Агач кыңгырау шалтырый. (Тукран) 108) Җәй шакылдый бу чүкеч, Кыш шакылдый бу чүкеч, Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран) 109) Син әйтәсең, ул кабатлый. (Тутый кош) 110) Мәче башлы ябалак (Тутый кош) 111) Көндез йоклый, төнлә җылый. (Бөркет) 112) Кара атым җилә килә, Юл уңае тибә килә. (Торна) 113) Үзе озын, чабуы кыска. (Боҗыр) 114) Урманнан чыгар, үзе чуар. (Боҗыр аулап, утта өтү) 115) Урманнан чыгар Өсте-башы чуар, Тимербай куар, Биктимер суяр, Хуҗасы өтәр, Исе дөньяга тулыр. (Көртлек) 116) Биек каен түбәсендә ах-ух итәдер. (Көртлек) 117) Ханның кызын алыр идем, Каптым кызыл булмаса. (Көртлек аулау) 118) Урманнан чыгар, Түше чуар, Бикәнәе куар, Бикмәмәте тотар, Биктимере суяр; Солтан башлы, Кызыл кашлы, Аны белгән йөз яшьле. (Күркә) 119) Кабара, кабара, кабара күк, Кабарып пешкән икмәк күк; Шыгай улы кунак күк, Киенеп чыккан кияү күк. (Күркә) 120) Ясана, ясана, ясана күк, Ясана килгән кияү күк; Кызара, кызара, кызара күк, Кызарып пешкән чия күк. (Күркә) 121) Кытай бара юлдан, Каткан-поскан туннан; Кызыл чугы муйнында, Тәсбихләре кулында. (Күркә) 122) Гөбер-гөбер гөбара, Кызыл күрсә кабара. (Каз) 123) Суда юынып алды, Өсте коры калды. (Каз) 124) Кыйкан-муйкан атлаган, Ак чикмәнен каплаган. (Каз) 125) Суда йөзә, Күктә оча, Җирдә йөри, Ит белән сыйлый. (Каз бәбкәсе) 126) Су өстендә сары күбек. (Каз бәбкәсе) 127) Яшел палас өстендә Сары йомгак тәгәри. (Үрдәк) 128) Ука-ука тыш кына, Су коена инештә; Очалса да җирдә йөри, Ите яхшы бәлешкә. (Үрдәк) 129) Соскы борын бакылдык, Күп сөйләшә такылдык. (Үрдәк) 130) Көрәге - алдан, Әрҗәсе - арттан. (Үрдәк) 131) Су төбенә төшә, Чыланмыйча чыга. (Үрдәк бәбкәсе) 132) Җон җомгагым - бөдрә, Су күрдеме - йөгерә. (Әтәч) 133) Башы тарак, Койрыгы урак, Кычкыртып быргысын, Уята барысын. (Әтәч) 134) Укталы да чукталы, Муены яшел нукталы, Түбәсендә тарагы, Койрыгында урагы, Тәпиендә сәнәге, Шул ни булыр, йә әле? (Әтәчнең кикриге һәм койрыгы) 135) Нинди тарак тарарга ярамый? Нинди урак урырга ярамый? (Әтәч, таң ату) 136) Базда бака кычкыра, Тауда такта ярыла. (Тавык) 137) Кечкенә генә кодача, Аның артын җил ача. (Тавык) 138) Тавыкның йомырка салуы (Тавык) 139) Кыт-кытыйк, кайда салам - анда юк. (Тавыкның ояда утыруы) 140) Ак тау өстендә ак мулла утыра, Үлекләрнең терелүен көтә. (Йомырка, чеби) 141) Җанлыдан җансыз туар, Җансыздан җанлы туар. (Йомырка, чеби) 142) Ике туа, бер үлә. (Йомырка) 143) Кисмәк таптым кыршаусыз, Ул да булды капкачсыз. (Йомырка) 144) Бер кисмәктә ике төрле бал. (Йомырка) 145) Бәләкәй генә ак келәт,- Эче тулы сары май. (Йомырка) 146) Кечкенә генә таш пулат,- Эче тулы алтын да көмеш. (Йомырка) 147) Таш пулат, Көмеш пулат, Эчендә сары балавыз. (Йомырка) 148) Бозын ватсаң, көмеш чыгар, Көмешен ватсаң, алтын чыгар. Ак күл, Ак күл эчендә сары күл. (Йомырка) 149) Пыяла түгел - ватыла. Гәүһәр түгел - сатыла. (Йомырка) 150) Ак гөмбәзле бер таш мәчет бар,- Керергә ишеге юк, Гөмбәзен ватып керәләр. (Йомырка) 151) Ак толып җөйсез генә тегелгән. (Йомырка пешереп ашау) 152) Ак табагымның ашы татлы. (Йомырка пешереп ашау) 153) Тоз боткасында кайнатсаң да, Тозсыз ашап булмый. (Йомырка пешереп ашау) 154) Тумаган тавыкны ашыйлар. (Аю) 155) Җәен урманга патша, Кышын кардан да аста. (Аю) 156) Килә бер батыр атлап, Аягы баса лап-лап; Урманда йөри, Умартадан бал көри. (Аю, балык, әтәч, баклажан, сабын) 157) Тауда Талайман күрдем, Суда Сөләйман күрдем, Ит сакаллы ир күрдем, Кояшка пешкән аш күрдем, Күбек коскан таш күрдем. (Аю һәм елан) 158) Җизни атын менеп булмый, Җиз камчысын тотып булмый. (Бүре) 159) Әнә бара Алып, Колакларын салып; Киңдер күкрәге, Тимердер йөрәге. (Бүре) 160) Әнә бара хан, Авызы-борыны кан. (Бүре) 161) Сорыдыр төсе, Үткендер теше, Урманда йөри, Бозаулар эзли. (Төлке) 162) Әдәпле генә кодача Тавыкларны ярата. (Төлке) 163) Нечкә билле, Көлтә койрыклы. (Куян) 164) Әйтим бер йомак: Җәен соры, кышын ак, Төймә койрык, шеш колак. (Куян) 165) Кечкенә генә Батыш, Куак астында ятыш. (Куян) 166) Курыкканнан да курыккан, Курыкмаганнан да курыккан, Күләгәсеннән дә курыккан. (Куян) 167) Колаклары сөңге-сөңге, Аяклары дөңге-дөңге; Базарга чыгарып сатар идем, Унике тиен деньге, деньге. (Куян, көзге) 168) Чал тәкәдә мөгез юк, Чалт аязда болыт юк. (Ас) 169) Бән, бән, бән икән, Бармаклары ун икән; Шомырт кара күзе бар, Ак өстендә миңе бар. (Йомран) 170) Чут-чут чунлы, Өсте җылы тунлы, Ефәк ыштанлы. (Йомран) 171) Кәкре егет алтын казый. (Йомран, бака) 172) Җир астында җизнәм аты кешни, Су астында бабам аты кешни. (Керпе) 173) Яланда энәле йомгак ятыр. (Керпе) 174) Энәләре үзе белән йөри, Үзе тегә белми. (Керпе) 175) Өстенә шау энәле күлмәк кия, Шулай да аны әнисе «йомшагым» дип сөя. (Тиен) 176) Кош түгел, оча, Ябалактан курка, Чикләвекне ярата, Сызгырса, урманны яңгырата. (Тычкан, күсе) 177) Сәке астыннан туй уза, Сөңгеле дә мылтыклы. (Тычкан, күсе) 178) Идән астында печмәгән тәкә йөри. (Тычкан, күсе) 179) Җир астыннан җек чыгар, Ике колагы тек чыгар. (Тычкан, күсе) 180) Койрыгы озын, Үзе кыска, Мәчедән курка. (Тычкан, күсе) 181) Эргәдәдер өйләре, Бал-май ангар үзләре, Елт-елт итәр күзләре. (Тычкан, мәче) 182) Урманнан чыгар, Койрыгы чуар; Әйтегез Исхакка, Кереп китте почмакка. (Ялман (кушаяк)) 183) Керт-керт тауга менә, Керт-керт таудан төшә; И аяулы, аяулы, Койрык очы бу яулы. (Маймыл) 184) Чылт-чылт күзле, Адәм төсле йөзле, Үчекләшер үзе, Ходайның бойрыгы, Бардыр койрыгы. (Капкын, тозак) 185) Юаш ятар, Дәшми тотар. (Ат) 186) Тимерче дә түгел, Балта остасы да түгел, Үзе авылда беренче эшче. (Ат) 187) Калын арка, Тарта да тарта, Ул тарткан саен табыш арта. (Ат бәкәлләре) 188) Дүрт карый, Дүртесенең дә сакалы артка карый. (Ат аяклары һәм койрыгы (чапкан вакытта)) 189) Дүртәве көшел тарта, Берәве җилгерә. (Дага һәм кадаклары) 190) Дүрт яңа туган ай, Егерме дүрт йолдыз. (Ат, арба, күпер) 191) Дөбер-дөбер дүртәү, Дөбердәүче бишәү, Иван агай алтау, Шыбан агай шып ялгыз. (Ат, сыер, эт) 192) Безнең өч дустыбыз бар: Берсе ашата, Икенчесе эчертә, Өченчесе йорт саклый. (Ишәк) 193) Бүре түгел - көрән, Куян түгел - озын колаклы, Ат түгел - тояклы. (Сыер) 194) Үлән ашый, май ташый. (Сыер, аның койрыгы һәм мөгезләре) 195) Ишегалдында чүмәлә; Артында - себерке, Алдында - сәнәк. (Сыерның аяклары, мөгезләре, койрыгы) 196) Дүрт терәвеч, Ике кылыч, Бер болгавыч. (Сыерның аяклары, мөгезләре, койрыгы) 197) Ике сөзгеч, Дүрт йөргеч, Бер селтәвеч. (Сыерның аяклары, койрыгы, мөгезләре, күзләре) 198) Дүрт терәвеч, Бер болгавыч, Кәкре кубыз, Якты йолдыз. (Сыер мөгезләре) 199) Бөтен батыр йокласа да, Ике батыр йокламый. (Сыер мөгезләре) 200) Бер җирдә бар куш агач, Буран сырмас, кар тимәс. (Сыер мөгезләре) 201) Коры ботакка кыйгыр кунмас. (Сыерның теле белән борынын ялавы) 202) Ике өйгә бер кисәү. (Сыер җилене) 203) Турсыкта сөтем оемый. (Сыер имчәкләре) 204) Идән астында дүрт көпшә, Дүртәве дә бер төштә. (Сыер имчәкләре) 205) Агыйделдә дүрт тал: Берсе - Сәрви, берсе - Гыйльми, Берсе - Ишнәр, берсе - бал. (Сыер имчәкләре) 206) Гөбер-гөбер, гөбертау, Гөбертауныкы дүртәү, Илемәйнеке икәү. (Сыер һәм кәҗә имчәкләре) 207) Дүрт татар, Дүртесе дә бер чиләк төбенә атар. (Сыер саву) 208) Дүрт килендәш бер кияүгә ук атар. (Сыер саву) 209) Сыек булса да су түгел, Ак булса да кар түгел, Йомшак булса да йон түгел. (Сөт) 210) Үзе актай, Корсагы каптай, Кәкре таягы шактай. (Кәҗә) 211) Сакаллы килеш туа, Берәү дә гаҗәпләнми. (Кәҗә) 212) Сакалы бар, акылы юк. (Кәҗә) 213) Юк үзенең әдәбе, Маңгаенда сәнәге, Коелып йөри сәдәбе. (Кәҗә) 214) Тиресе иләнмәгән, Туны тегелмәгән, Тутай шуны киеп йөри. (Сарык) 215) Ашата, туендыра, Җылыта, киендерә, Кешене сөендерә. (Сарык) 216) Кара җиңги суга бара, Шомыртларын коя бара. (Сарык) 217) Урманны кыркалар, йомычкасы төшми. (Сарык йонын алу) 218) Мич янында ак итек. (Сарык бәрәне) 219) Коры җирнең кимәсе. Ияре дә, дугасы да үзендә. (Дөя) 220) Төрән танау җир сөрә. (Дуңгыз) 221) Кешенең дусты, йортның сакчысы. (Эт) 222) Сакбаем теле салынып төшсә дә, койрыгы югары. (Эт) 223) Дүрт тал-агач төбендә Кәкре кое сиртмәсе. (Этнең аяклары һәм койрыгы) 224) Мыегы бар, сакалы юк, Туны бар, чапаны юк; Файдасы өйдә булгач, Яланга сәфәре юк. (Мәче) 225) Үзе суфый, үзе урлаша, Әле тотсаң тырнаша. (Мәче) 226) Бәләкәй генә җиңгинең Артына уклау тагылган. (Мәче) 227) Үзе мич башында, Үзе тун ябынып йоклый. (Мәче) 228) Мич башында комган, Колакларын йомган. (Мәче) 229) Берсе өйне саклый, Берсе тышны саклый, Үзләре бер-берсенә кан дошман. (Мәче һәм эт) 230) Берәүләрнең өстендә Тегелгән җылы тун,- Теләсәң кайда ятып кун. (Хайван өстендәге тире) 231) Ямау салам, җөе юк, Паласымның кыры юк. (Ала тире) Табигать күренешләре (йолдыз, кояш, ай, күк, болыт, яңгыр, яшен, җир, суык, боз, кар, ел-фасыллар, һ.б.) 1) Терәмәгән, нитмәгән, Басып тора - китмәгән. (Күк) 2) Зәңгәр ашъяулык бөтен дөньяны каплаган. (Күк) 3) Төпсез дәрьяларда бер алтын көймә йөзә. (Күк һәм ай) 4) Зур палас, төбендә йомры калач. (Күк һәм ай) 5) Күк келәмгә төн йокламый энҗе сиптем. (Күк һәм йолдызлар) 6) Без, без, без идек, Без унике кыз идек, Такта өстенә тезелдек, Таң атканчы юк булдык. (Күк һәм йолдызлар) 7) Болын тулы сарыкка тик бер генә көтүче. (Күк, йолдызлар, ай) 8) Мич тулы пәрәмәч, Уртасында бер калач. (Күк, йолдызлар, ай) 9) Кирәгәсез күк тирмәнең Төнлегендә ике ак таш, Киезендә мең-мең вак таш. (Күк, йолдызлар, ай) 10) Зәңгәр диңгездә аккошлар йөзә. (Күк һәм болыт) 11) Ул булса, көн була, Ул булмаса, кем була? (Кояш) 12) Тау башында алтын тәңкә ялтырый. (Кояш) 13) Тәрәзә аша алтын таяк керә. (Кояш нуры) 14) Тәрәзәдән сыя, Ишектән сыймый, Сандыкка сыя, Салып бикләп булмый. (Кояш нуры) 15) Алтын кылыч җиргә төште,- Тавышын беркем ишетмәде. (Кояш нуры) 16) Ак сандыгым ачылды, Эченнән ефәк чәчелде. (Кояш чыгу, таң ату) 17) Алтын капка ачыла, Көмеш капка ябыла, Мәрди бабай кычкыра, Үлгән кешеләр терелә. (Кояш чыгу, ай бату, әтәч кычкыру, кешеләр йокыдан тору) 18) Ике туган: Берсе ак булган, Берсе кара булган. (Көн һәм төн) 19) Кара сыер килде,- Бөтен дөньяны җиңде; Ак сыер килде,- Бөтенесен дә күтәрде. (Көн һәм төн) 20) Кояшлы көндә артыңнан калмый, Болытлы көндә эзләп тә табып булмый. (Күләгә) 21) Иртә белән абый, Төш турында энем, Кичкә таба агай. (Күләгә) 22) Апасы энесенә кунакка бара, Энесе апасыннан кача. (Кояш һәм ай) 23) Алтын китте, Көмеш килде. (Кояш һәм ай) 24) Агач башында алтын йөзек, Аның да бер яртысы өзек. (Ай) 25) Әй түбәсендә ярты ипи. (Ай) 26) Бер атасы, бер анасы, Ничә йөз мең баласы. (Кояш, ай, йолдызлар) 27) Бер көтүче мең сарык көтә. (Ай һәм йолдызлар) 28) Өй түбәсендә вак таш, Алар янында бер зур бант. (Ай һәм йолдызлар) 29) Йолдызлар (Йолдызлар) 30) Вак кынадыр үзләре, Ялтырыйдыр күзләре. (Йолдызлар) 31) Төнлә баксам - күк тулган, Иртән баксам - юк булган. (Йолдызлар) 32) Өй башына тары сиптем. (Көянтә йолдыз) 33) Биш кыз бер көянтә күтәргән,- Төн буена су ташый. (Җидегән йолдыз) 34) Өй башында саплы чүмеч. (Тимер казык, акбүзат, күкбүзат йолдызлары) 35) Казыкка бәйләнгән ике атым дулый, Дуласа да бер тирәдән китә алмый. (Йолдыз атылу) 36) Тау аркылы ук аттым, Аткан угым югалттым. (Җир) 37) Ята торган ястыгым, Шунда тарым, ясмыгым. (Чокыр казу) 38) Миннән ни чаклы алсалар, Шулкадәр зурая барам. (Тау һәм юл) 39) Олы казанны күтәреп булмый, Озын бауны җыеп булмый. (Туфрак) 40) Өй артында дарым бар, Күтәрә алсаң, барын да ал. (Ком) 41) Саз төбендә сары энҗе. (Ташкүмер) 42) Кодыкка төштем, таш чыгардым,- Таш дигәнем ут булды. (Нефть) 43) Коем төбе - кара май. (Су) 44) Булмаган җире сирәк, Үзе һәрвакыт кирәк. (Су) 45) Илле грамм герне күтәралмый, өстендә меңәр тонна йөкләр йөртә. (Су) 46) Нәрсә йөгерә аяксыз? Нәрчә оча канатсыз? Нәрсә үсә тамырсыз? (Су өсте) 47) Җир иңгән җирдә шома пыяла. (Су өсте) 48) Ярты ел ат белән йөриләр, ярты ел йөзәләр. (Чишмә) 49) Таудан туа, диңгезгә куа. (Елга) 50) Үзе чаба да чаба, койрыгы күренми. (Елга) 51) Кыш буена тик тора, Яз җиттеме - котыра. (Елга һәм аның ярлары) 52) Аты бара, тәртәсе кала. (Елга, ут, җир, җил) 53) Бу дөньяда бар дүрт агай: Берсе һаман йөгерә, бер дә армый, Икенчесе гел ашый, бер дә туймый, Өченчесе гел эчә, бер дә канмый, Дүртенчесе гел көйли, Тавышы бер дә килми. (Күл) 54) Тустак тулы су, Суның өсте бу. (Елның дүрт фасылы) 55) Бер картның унике улы бар: Өчесе сары көпе кия, Өчесе яшел күлмәк кия, Өчесе сары чикмән кия, Өчесе ак тун кия. (Кыш килү) 56) Бабай килгән сагынып, Ак чикмәнен ябынып. (Кыш килү) 57) Кара сыерым ятып калды, Ак киезем ябып калды. (Кыш үтеп, яз килүе) 58) Ак сыер: «Торып китик»,- ди, Кара сыер: «Ятып торыйк»,- ди. (Кыш үтеп, яз килүе) 59) Ак юрганымны алып куйдым, Яшел юрганымны җәеп куйдым. (Яз) 60) Үзе тук кебек, Кайгысы юк кебек, Җылый башласа - туктамый. (Көз) 61) Бер күркә, унике аккош, Кырык сигез ана каз, Өч йөз алтмыш биш бала каз. (Ел,, айлар, атналар, тәүлекләр) 62) Дөньяда бер агач бар: өч йөз алтмыш алты яфрагы бар: бер ягы ак, бер ягы кара. (Ел, көн-төн) 63) Дыгыр-дыгыр дыгырчык, Кырык сигез тыгырчык, Унике каз, ике аккош,- Аны тапкан тутый кош. (Атналар, айлар, бәйрәмнәр) 64) Өянке, өянке, Ботак саны унике, Нәр ботакның җиде яфрагы, Кара булыр бер ягы, Ак булыр бер ягы. (Ел, айлар, айдагы тәүлекләр, төн, көн) 65) Бер авылда унике өй, Һәр өйдә утыз кыз, Һәр кызның бер бите ак, бер бите кара. (Ел, айлар, айдагы тәүлекләр, төн, көн) 66) Бер тирәк, Унике ботак, Һәр ботакка дүрт чыпчык, Һәр чыпчыкка җиде яфрак, Һәр яфракның бер ягы кара, Бер ягы ак. (Ел, айлар, айдагы атналар, атнадагы тәүлекләр, көн, төн) 67) Унике йолдызга бер ай. (Ел, унике ай) 68) Унике чүлмәк, Чүлмәк саен утыз йөзем, Утыз йөземгә бер исем. (Ай, тәүлекләр) 69) Бер ояда - җиде күкәй. (Атна һәм тәүлекләр) 70) Бер тавык астында алтмыш йомырка. (Сәгать һәм минутлар) 71) Ипи түгел, су түгел, Авыр түгел, аз түгел, Ансыз яшәү мөмкин түгел. (Һава) 72) Тәнсез тора, Телсез сөйләшә, Һичкем аны күрми, Һәркем аны ишетә. (Яңгырау, кайтаваз) 73) Кем барлык телләрдә дә сөйли ала? (Яңгырау, кайтаваз) 74) Кулсыз-аяксыз тәрәзәне кага, Тавышсыз җырлый, Өйгә керергә сорый. (Җил-давыл) 75) Үзе аяксыз-кулсыз, Үзе агач сындыра. (Җил-давыл) 76) Иртә килә, чиртә килә, Ике канатын сирпә килә, Камышлыктан үтә килә, Камыш башын селкә килә. (Җил-давыл) 77) Өй түбәсендә бүре улый. (Җил-давыл) 78) Уты юк, төтене бар. (Томан) 79) Ак чыбылдык эчендә Айны ничек табаем? Күк чыбылдык эчендә Көнне ничек табаем? (Томан) 80) Җем-җем иткән нидер ул? Ялмап алган нидер ул? Биле бөкре нидер ул? Яуны кырган нидер ул? (Чык һәм чалгы) 81) Аягы юк - ил гизә, Күзе юк - яшь түгә. (Болыт) 82) Онгыл-чонгыл манара, Кат-кат булып кабара, Суы барда карала, Суы бетсә тазара. (Болыт) 83) Зәңгәр күктә бөркет оча,- Канаты белән кояшны каплый. (Болыт) 84) Сыерымның җилене тулган, сөте юк. (Яңгырсыз болыт) 85) Түбә аркылы казлар үтте, Бөтен җирне сазлар итте. (Болыт, яңгыр) 86) Кара төенем чишелде, Эченнән җәүһәр чәчелде. (Болыт, яңгыр) 87) Җәйге эссе көннәрдә Мине сагынып көтәләр, Мин аз гына күренсәм, Качып-посып бетәләр. (Яңгыр) 88) Берсе чәчә, Берсе эчә, Берсе үсә. (Яңгыр, җир, үлән) 89) Юл тулы борчак чәчелде, җыючы юк. (Боз яву) 90) Борынсыз чыпчык боз тишә. (Тамчы) 91) Өй артында дөп-дөп кое казый. (Тамчы) 92) Өй артында дөп-дөп тары төяләр. (Тамчы) 93) Өй артында тәңкә сикерә. (Тамчы) 94) Урал таудан кылыч орсам Иделдә чабагым уйный. (Яшен) 95) Ялан җирдә ялт та йолт. (Яшен) 96) Тәрәзәне елык итте, Йөрәгем чырык итте. (Яшен) 97) Ялт итәр дә йолт итәр, Тигән җирен ут итәр. (Яшен) 98) Ала казы калтыр-колтыр, Канат очы ялтыр-йолтыр; Инәсе елый вәр-вәри, Кызы көлә шар-шарый. (Яшен) 99) Атасы чарык әйләндерә, Угылы пычагын яный. (Күк күкрәү, яшен) 100) Падишаның күркәләре Галдыр-галдыр итәдер; Муенындагы мәрҗәннәре Ялтыр-йолтыр итәдер. (Күк күкрәү, яшен) 101) Болгаерда ялт итте, Килдуразда шалт итте, Борындыкта кисмәк ярылды. (Күк күкрәү, яшен) 102) Ялт-йолт ялтырый, Җирнең өсте калтырый, Энҗе кебек тезелә, Ефәк кебек сузыла. (Яшен яшьнәү, яңгыр яву) 103) Селки арыш камчысы, Алтын нурлар тамчысы. (Аҗаган) 104) Ялман ялап ала, Ялаган җире янмый кала. (Аҗаган) 105) Идел аркылы алтын дуга ташладым. (Салават күпере) 106) Сыр-сыр сыры бар, Алты төрле нуры бар, Җиде кат күккә юлы бар. (Салават күпере) 107) Шундый матур бер күпер - Кеше йөрми, ат керми. (Салават күпере) 108) Ишектән керер, Түреңә менеп утырыр. (Суык) 109) Байны кочаклый, Ярлының куенына керә. (Суык) 110) Килделәр агайлар балтасыз, Ясадылар күпер тактасыз. (Елгада боз кату) 111) Акты-акты да тәрәзә астына ятты. (Елгада боз кату) 112) Төнлә тәрәзәсе бикләнә, Көндез ачыла. (Бәке) 113) Сыр-сыр сыргалак, Уртасында бер табак. (Бәке) 114) Аккошым очып китте, Кара төлке ятып калды. (Боз китү, елга ачылу) 115) Кышын ята таштай, Язын чаба аттай. (Боз китү, елга ачылу) 116) Утта янмый, Суда батмый. (Боз) 117) Әндри күзен ак алган. (Тәрәзә бозы) 118) Аягы юк, кулы юк, Тәрәзәгә гөл ясый. (Тәрәзә бозы (Суык)) 119) Үзе туңа, үзе керми, Үзе елый да елый. (Түбәгә каткан боз) 120) Өй артында ак тана Мөгезем бар дип мактана. (Түбәгә каткан боз) 121) Ак ябалак ак киезгә ятыр. (Кар) 122) Мамык юрган, Кат-кат сырган, Үзе суп-суык. (Кар) 123) Кара җирнең өстенә Каз мамыгын кем түккән? Ак юрганын кем теккән? Ап-ак онны кем сипкән? (Кар) 124) Ак ашъяулык таптык, Җир өстенә яптык. (Кар) 125) Менә ята җәүһәр таш, Алыйм дисәң, юк була. (Кар җемелдеге) 126) Яшь килен суга бара, Тәңкәләре коелып кала. (Кар яву) 127) Йон түшәгем ертылды, Бөтен дөнья йон булды. (Буран, өермә) 128) Аю бабай йон тетә, Балакларын селкетә. (Буран, өермә) 129) Котыра да үкерә, Бөтен җирне тутыра. (Буран, өермә) Авыл, өй (тегермән, мунча, өй, мич, түшәм, идән, шәм, ут һ.б.) 1) Кыек-мыек, ни эшлисең? - Яшел әфәнде, сине саклыйм. (Авыл тирәли тотылган читән һәм иген кыры) 2) Йөз дә бер брат, Барысы да бер рәт, Куйганнар терәп. (Утыртма читән) 3) Ике егеткә бер шарф. (Киртә казыклары) 4) Ике солдат бер каеш буган. (Киртә казыклары) 5) Тирән күлдә балык юк. (Кое) 6) Кара җирнең төбеннән, Казы дисәң, кан чыга. (Кое) 7) Мөгри-мөгри мөгрәгән, Мөгезен күккә терәгән. (Кое сиртмәсе) 8) Озын агай кармак саплый. (Кое сиртмәсе) 9) Ак дөямнең муены озын. (Кое сиртмәсе) 10) Сыңар аяк бер торна, Коега сузылып, су эчә. (Коедан су алу) 11) Түбән төшә ләй-ләй, Югары менә ләй-ләй, Тонык суны тондырып эчә ләй-ләй. (Коедан су алу) 12) Бер бүректә кырык ямау. (Мунча миче) 13) Кызыл үгезнең кырык тишеге, Кырык беренчесе үз тишеге. (Мунча миче) 14) Алып кайттым яшел каз, Яшел казның башы таз. (Мунча себеркесе) 15) Яшел чапан кигән, билен буган, Үзе кешене кыйный да кыйный. (Мунча себеркесе) 16) Урманда үсә, Мунчада пешә. Үзе чук-чук, Бер шәһәргә керсә, Кыйнаудан башка эше юк. (Мунча себеркесе) 17) Якты вакытта караңгы була, Суык вакытта җылы була, Җылы вакытта суык була. (Кар базы) 18) Озын-озын йөрмәләр Аннан кеше үрмәләр. (Баскыч) 19) Алтмыш өйгә бер сарык, Ул да булса бик арык. (Утын кузласы) 20) Кала тавы башында Котырган аю шашына. (Тегермән) 21) Тиз ашый, вак чәйни, Бөтен илне туйдырса да, үзе туймый. (Тегермән) 22) Мин үзем су белән дә, Җил белән дә торам, Бөтен халыкны туйдырам,- Үзем чәйним, башкалар йота. (Тегермән) 23) Утыра әби елгада, Аякларын асып елгага. (Су тегермәне) 24) Армас, талмас, Аягын судан алмас. (Чарык) 25) Бере керә, бере чыга, Ардым-талдым дияләр. (Чарык калаклары) 26) Мөгри-мөгри мөгрәгән, Мөгезен күккә терәгән; Аш та ашаган, туймаган, Таш та ашаган, туймаган, Җилсез күңел куймаган. (Җил тегермәне) 27) Дүрт канат, алты аяк, Аны белмәгән кешенең Аркасына тал таяк. (Җил тегермәне) 28) Дүрт ага тау менешә, Берсе менә, берсе төшә, Ардым-талдым, диешә. (Тегермән канатлары) 29) Олы агайның бүреге Кече агайга ярамый. (Тегермән мешкәсе) 30) Аю акыра, йонын коя, Аның йонын кем җыя? (Тегермән тарту, он) 31) Үгез үкерә тора, Йонын төкерә тора. (Тегермән тарту, он) 32) Тәрәзәсе юк, түбәсе тишек, Яңгыр үтми, җил өрми. (Киез өй, тирмә) 33) Аркычак, торкычак, Җыеп алсаң, бер кочак. (Тирмәнең кирәгәләре) 34) Агач пулат, Таш пулат, Тимер пулат, Камыр пулат, Тамыр пулат. (Өй, мич, таба, бәлеш) 35) Агач өй, Агач өй эчендә таш өй, Таш өй эчендә тимер өй, Тимер өй эчендә күл, Күл эчендә үрдәкләр йөзеп йөри. (Өй, мич, таба, май, коймак) 36) Дәү әтидән калган иске казан. (Өй базы) 37) Базда батман тарым бар, Күтәралсаң, барын да ал. (Баздагы чүп-чар) 38) Кунак саен бер түшәк. (Өй нигезе) 39) Өй артында карават, Сузылып яткан Салават. (Өй нигезе) 40) Өй багалый үгез күз. (Стенадагы ботак эзе) 41) Өй әйләнәсе кыл дилбегә. (Өй стеналары арасындагы мүк) 42) Кырык кунак, кырык буй, Каян ястык җиткерим. (Өй стеналары арасындагы мүк) 43) Өй тирәли кызыл билбау, Уртасында бер егет. (Стена мүге һәм морҗа) 44) Тышта санадым - сигез, Өйдә санадым - дүрт. (Өй почмаклары) 45) Өй башында телем-телем икмәк. (Түбә такталары) 46) Өй башында дранча, Дранча саен бер акча. (Түбә такталары) 47) Сыерым аранда, Койрыгы аран башында. (Салам түбәдәге бастырык) 48) Ае бар, шәүләсе юк. (Күзләвек) 49) Атасы өстендә балалары. (Өрлек һәм идән такталары) 50) Ишектән кергән дә сузылып яткан. (Идән тактасы) 51) Өстәл астында яшь килен көлә. (Идән ярыгы) 52) Фатыйма белән Хәдичә Бер-берсенә караша, Кил алмыйлар янәшә. (Идән һәм түшәм) 53) Әндри өйдә, Башта тышта. (Матча) 54) Алтмыш татар Аяк очлаш ятар. (Түшәм такталары) 55) Озын агай сузылып ята, Балалары тезелеп ята. (Матча һәм түшәм такталары) 56) Бер мендәрдә алтмыш солдат йоклый. (Матча һәм түшәм такталары) 57) Ишек, Ишек өстендә бишек. (Сәндерә) 58) Буй-буй күлмәк кигән, Аягы җиргә тигән. (Сәке) 59) Ике солдат мең солдатны күтәрә. (Киштә) 60) Киттем дип китә, кире килә. (Ишек) 61) Ике егет буй үлчәшә. (Ишек яңаклары) 62) Ике килен тик утыра, Кайнанасы эшләп йөри. (Ишек яңаклары һәм ишек) 63) Бер җирдә бар биш агай: Икесе ята, Икесе тора, Берсе арлы-бирле йөри. (Ишек өсте һәм бусага, ишек яңаклары, ишек) 64) Аю сыртына алма ябышкан. (Ишек һәм йозак) 65) Ишек ача, Ишек артына кача. (Ишек күгәне) 66) Кечкенә генә таем бар,- Кергән-чыккан атлана. (Бусага) 67) Көненә мең кеше белән күрешә. (Ишек тоткасы) 68) Кергән белән керә, Чыккан белән чыга. (Ишек бавы) 69) Бер сыер койрыгына мең кеше ябышкан. (Ишек бавы) 70) Караңгы өйдә карт агай Кармак салып утыра. (Ишек элгече) 71) Кечкенә генә эт Өрми дә, җибәрми дә. (Йозак) 72) Тимер чыпчык өй саклый. (Йозакны бикләү-ачу) 73) Келт-келт итә, Өенә кереп китә. (Тәрәзә) 74) Җире пыяла, межасы агач, Алтын яңак, җиз тупса. (Тәрәзә һәм ишек яңаклары) 75) Түрдә дүртәү утыра - түрәмен дип, Ишек төбендә икәү утыра - үләмен дип. (Кием элгеч, чөй-кадак) 76) Бабай бармагы тун күтәрә, Күтәреп төн үткәрә. (Шкаф) 77) Йорт түгел - үзе биш этажлы, Кеше яшәми - кешенең тормышы яши. (Этажерка) 78) Дүрт аягы баскан, Бер аягы яткан. (Эскәмия) 79) Дүрт татар хатыны бер шәл бөркәнгән. (Өстәл) 80) Дүрт туган бер түбә астында яшиләр. (Өстәл) 81) Бер абзарда дүрт килен сыер сава. (Өстәл) 82) Йолкындым, талкындым, Сузылдым, тартылдым, Чирәмдә җәйләдем, Сандыкта кышладым, Өстәлгә җәелдем. (Өстәл җәймәсе) 83) Ары тәки, бире тәки, Кунак килсә, йөгрер тәки. (Урындык) 84) Аягы бар, кулы юк, Аркасы бар, түше юк. (Урындык) 85) Бар бер матур агач сарай, Әйләнәсе суккан калай. (Сандык) 86) Дүрт мөеш, ике теш, Түр башыннан төш. (Сандык) 87) Аяксыз-кулсыз - мал җыя. (Сандык) 88) Дүрт аяклы, ике башлы, бер корсаклы. (Карават) 89) Дүрт аяклы - мал түгел, Мамыгы бар - кош түгел. (Карават, түшәк) 90) Дүрт колаклы, Ике корсаклы, Идәнгә төшмәс, Түрдән китмәс. (Мендәр-ястык) 91) Кеше түгел, яңа күлмәк сорый. (Мендәр-ястык) 92) Иртә белән тау була, Кич белән болын була. (Мендәр-ястык) 93) Көндез - хөрмәттә, Кич - хезмәттә. (Юрган) 94) Торса дөядәй, ятса куяндай. (Чыбылдык) 95) Ак өем бар - ишексез, Чебен кермәсә дә, кеше керә. (Чыбылдык) 96) Балтасыз чолан куйдым. (Чыбылдык) 97) Озын-озын озарган, Ике башы кызарган. (Сөлге) 98) Ак тавыкның койрыгына кан тигән. (Сөлге) 99) Кечкенә генә түгәрәк күл, Тирәк аның эчендә, Чатма кигән, камка кигән Кызлар аның эчендә, Биленә кылыч бәйләгән Егетләр аның эчендә. (Көзге) 100) Син артыңны әйләнсәң, Ул да артын әйләнә. (Көзге) 101) Алды - хуш, арты - буш. (Көзге) 102) Башы бер, күзе унике. (Сәгать) 103) Көн-тен йөри, Урыныннан китә алмый. (Сәгать) 104) Йөзе ак, күзләре кара, Көне-төне алга бара, Үзе бер урында кала. (Сәгать) 105) Көн үткәнне кем белә? Мин онытсам, ул белә. (Сәгать) 106) Челт-челт итә, Читлегенә кереп китә. (Күкеле сәгать) 107) Мәскәүдән килгән былбыл, Аягында чылбыр. (Күкеле сәгать) 108) Йөк салсаң йөри, Йөкне алсаң туктый. (Күкеле сәгать) 109) Җансыз җанлыны уята. (Будильник) 110) Тауга менә - таелмый, Таелса да егылмый. (Сәгать маятнигы) 111) Олы киленем эшлекле, Кече киленем кешелекле; Үзем бай остабикәсе, Эшемне кем эшлисе? (Сәгать һәм аның ике теле) 112) Ике агай-эне: берсе торганчы, икенчесе урам әйләнеп кайта. (Сәгать телләре) 113) Урманда туа, Идәндә шуа, Кулда елый. (Идән мунчаласы) 114) Бәләкәй генә бичура Билен буып утыра. (Себерке) 115) Ишек артында биле бәйләүле кол ятыр. (Себерке) 116) Йөз агай бер билбау бәйләгән. (Себерке) 117) Билен буган Биктимер Ишектән түргә сикерер. (Себерке) 118) Ишекле-түрле яшь килен йөри, Эләккәнне сөйри. (Чырак) 119) Су өстендә чыжлап тора бер елан, Төннәрендә утлар чәчә авызыннан. (Шәм) 120) Багана яна, күмере-көле юк. (Шәм) 121) Күлмәге эчендә, Гәүдәсе тышында. (Шәм) 122) Тешсез әби май ашый. (Шәм) 123) Казаннан килгән бер гөлем бар, Бөресез, ботаксыз; Аны ашаган бер кошым бар, Борынсыз, тамаксыз. (Шәмдәл һәм шәм) 124) Тәне тышта, Күлмәге эчтә, Мәлихәсе башында, Ул синең дә каршыңда. (Шәмдәл, шәм, ут) 125) Табак, Табак өстендә таяк, Таяк өстендә эл тери, Әлтери өстендә бәлтери, Бәлтери өстендә калтырый, Калтырый өстендә ялтырый. (Керосин лампасы) 126) Пыяла сарай эчендә Сары тавыгым утыра. (Керосин лампасы) 127) Өе дә пыяла, Тәрәзәсе дә пыяла, Кәрнизе челтәр, Тәрәзәсе мең. (Абажурлы лампа) 128) Атасы улын күтәргән, Улы бүреген күтәргән. (Асылмалы лампа) 129) Катлау-катлау катланган, Кече матчага атланган. (Филтә) 130) Бер башы - суда, Бер башы - утта. (Филтә күмерен алу) 131) Бармагыңны төрт, Борыныңны сөрт. (Электр лампасы) 132) Безнең өйдә ут яна, Аның мае елгада. (Электр лампасы) 133) Җем-җем итә, Җемелдәп китә, Шырпысыз үрләп китә. (Өстәл лампасы) 134) Өстәлемдә бер гөмбә, Яктыртып тора төнлә. (Мич) 135) Үзе ак күлмәк кигән, Башы түшәмгә тигән, Аягы җиргә тигән. (Мич) 136) Иртә тор да кара: Әбинең күлмәге ак, Изүе кара. (Мич) 137) Аяксыз-кулсыз кершән ягына. (Мич) 138) Кыш көне күп ашый, Җәй көне күп йоклый. (Мич һәм морҗа) 139) Гәүдәсе өйдә, муены тышта. (Мич һәм морҗа) 140) Җизни кигән ак күлмәк, Башында балчык чүлмәк. (Мич һәм морҗа) 141) Аслы-өсле ак келәт, Кулым кысты карт үләт. (Мич, ялкын) 142) Таш өйдә сары төлке сикерә. (Мичтәге утлы күмер) 143) Әрҗәм тулы чын ахак,- Кулым тыгып ал алмыйм, (Мич, төтен) 144) Үзе өйдә, чәче урамда. (Мич, ут, төтен) 145) Анасы юан, кызы чибәр, Улы җитез икән - Күккә җиткән. (Мич, ут, төтен, кисәү агачы) 146) Анасы юан, кызы кызыл, Улы уңган, атасы бөкере. (Мич, утын, күмер алу) 147) Бер кечкенә таш пулат бар, Эче киң дә авызы тар,- Акны салалар, Караны алалар. (Тимер мич) 148) Дүрт аяклы кара куй,- Төрепкәсе артында. (Морҗа) 149) Өй түбәсендә киле, Аны белмәгән тиле. (Морҗа, төтен) 150) Өй кыегында бер карт Челем тартып утыра. (Морҗа, төтен) 151) Сыерым аранда, Койрыгы яланда. (Морҗа япкычлары) 152) Кече киленнең калфагы Уртанчы киленгә ярамый, Уртанчы килен калфагы Кече киленгә ярамый. (Чыра телү) 153) Тимер балык тау шуа. (Утынны алып кайту, мичтә яндыру) 154) Сикереп торды, Атка утырды, Куышны тутырды, Ачысын очырды, Җылысын калдырды. (Мичкә утын ягу) 155) Ак әбинең тамагына Кырык чыра кадалган. (Мичкә утын ягу) 156) Ишектән керә, тишектән чыга. (Утынның яна башлавы һәм төтен) 157) Атасы аягын киенгәнче, Улы базарга барып кайта. (Чакма таш, ут) 158) Таш тирмәнең эчендә Сары чәчле кыз ята. (Чакма чагып ут кабызу) 159) Заман ахыры булганда, Таш өстенә таш кубар, Ике ташның эченнән Бөдрә чәчле кыз чыгар. (Каплы шырпы) 160) Бәләкәй генә оя, Җитмеш биш кеше сыя. (Каплы шырпы) 161) Кара башлы ак тутайлар Төялгәннәр вагонга. (Шырпы кабызу) 162) Бер бәләкәй генә малайның башы каный. (Ут) 163) Күрергә күркәм, Тотарга куркам. (Ут) 164) Зәңгәр-зәңгәр, зәңгәр чәчәк, Күк-күк, күк чәчәк; Күрер күзгә матур чәчәк, Күтәрергә авыр чәчәк. (Ут, утын яну) 165) Кызыл гына мәче баласы агач өстендә уйный. (Янгын) 166) Өй түбәсендә кызыл әтәч кычкыра. (Ут һәм казан) 167) Кызыл сыер кара сыерны ялый. (Учак яккан урын) 168) Кызыл үгез яткан җиргә Кырык елсыз үлән чыкмас. (Очкын) 169) Әстерханда утын кисә, Йомычкасы монда төшә. (Төтен) 170) Кара аю кикерә, Күккә карап сикерә. (Төтен) Аш-су (савыт-саба, ризык, ашарга әзерләү, тәм-томнар һ.б.) 1) Үзе йомры, үзендә су тора. (Чиләк) 2) Су аркылы тимер күпер. (Чиләк тоткасы) 3) Киермә кашлы, Киртек башлы. (Көянтә) 4) Ике туган суга бара, Берсен-берсе уза бара. (Ике чиләк белән суга бару) 5) Кола атым суга төште, Колаклары салпая төште. (Чиләк белән су алу) 6) Бәләкәй генә чәчле пуп Морҗа юллыгын тазарта. (Пумала) 7) Бер ялбыр эт абзардан бөтен сарыкны куа. (Пумала, төтен) 8) Гармун кебек сырлы ул, Мич шикелле җылы ул. (Җылыткыч батарея) 9) Тирән базда тимер эчәк. (Су, газ торбалары) 10) Барганда җырлый-җырлый бара, Кайтканда җылый-җылый кайта. (Сусыз һәм сулы чиләкләр) 11) Өч туган су керергә барган, Икесе кергән, Өченчесе ярда калган. (Көянтәләп суга бару) 12) Бер дугада ике күл эленеп тора. Бер ботакта ике кош сайрый. (Көянтәләп суга бару) 13) Кырык төштән билен буган, Утыз чиләк аш ашый. (Кисмәк) 14) Кара сыерның кабыргасы тишек. (Мичкә) 15) Бер өй, Өй битендә чөй; Чөен күзенә тыгар, Суырып алыр, су чыгар. (Мичкәдән су агызу) 16) Ике колаклы, Өч аяклы, Олы корсаклы. (Лакан) 17) Аркасы бар - эче юк. (Ялгаш, тагарак) 18) Борыны бортас, Карыны картас, Атка менмәс, Җәяү йөрмәс, Тик тормас. (Комган) 19) Өй артында җиз тәкә, Җитәкләтә, күтәртә. Үзе бармас, Ияртсәң калмас. (Комган) 20) Бохарадан килгән сары торна Башын сузып су эчә. (Комган) 21) Төртсәң су чыга, Су чыкмаса, сүз чыга. (Юынгыч) 22) Кап корсак, Эче кара бавырсак. (Күмер савыты) 23) Өй эчендә түгәрәк күл. (Тәлинкә) 24) Эче куыш, тышы таш, Әләлекәй орчык баш. (Чүлмәк) 25) Колагы бар, башы юк, Ашамаган ашы юк. (Миски) 26) Колагы бар - ишетми, Тигез җиргә утырмый. (Казан) 27) Кара сыер астында кызыл бозау. (Казан астында ут яну) 28) Кара сыерым карап тора, Кызыл сыерым ялап тора. (Казан астында ут яну) 29) Сыңар аяк саескан, Суга төшеп, су эчкән. (Чүмеч) 30) Үрдәкнең койрыгы тау башында, Башы Кама елгасында. (Чүмеч) 31) Үзе бер дә ашамый, Ашаганда бушамый. (Кашык) 32) Биш туганга баш булам, Ашатсам да ач булам. (Кашык) 33) Табышмак әйтәм, таба төш, Табалмасаң утка төш, Кайнанаң биргән ак яулыкны Сары майга мана төш. (Май канаты) 34) Алама тай, Эче тулы май. (Май канаты) 35) Мөгез саплы, Тимер кашлы, Күн каплы, Аны белгән мең яшьле. (Пычак) 36) Черт-черт итә үзе, Өч аягы, бер күзе. (Өчаяк) 37) Кара койрык куем бар, Өйдән өйгә йөридер. (Таба) 38) Бәләкәй генә тай, Төбе чеп-чи май. (Таба) 39) Кайнар күлдә каек уйный. (Таба, кабартма) 40) Тимер ындыр табагында Сырлы кибән утыра. (Таба, бәлеш) 41) Кара чегән кызы мичтән коймак урлый. (Табагач) 42) Эләктергеч, каптыргыч, Мичтән бәлеш тарттыргыч. (Табагач) 43) Аты - агач, Арбасы - тимер. (Табагач, таба) 44) Эләктергеч, каптыргыч, Хатыннарга тарттыргыч; Чыж-ж иттереп салалар, Кып иттереп алалар. (Табагач, таба, коймак) 45) Кечкенә генә кыз бала Йөрәгенә ут сала. (Самавыр) 46) Башы да тишек, Төбе дә тишек, Уртасында ут, Читендә су. (Самавыр) 47) Ике чите су булыр, Уртасында ут булыр; Байларны көлдерер, Ярлыларны бөлдерер. (Самавыр) 48) Бохарадан килгән кунак Ут ашый да су эчә. (Самавыр) 49) Кечерәк кенә күл эчендә Дөрли-дөрли ут яна, Уты суны киптерми, Суы утны сүндерми. (Самавыр) 50) Килде бер төркем халык, Утырдылар уфтанып; Уты сүнде - янмады, Суы кипте - калмады. (Самавыр) 51) Гөбер-гөбер гөбердән, Яккан уты күмердән; Көмештән дә җиздән, Табында күрербез тиздән. (Самавыр) 52) И Туйбикә, Туйбикә, Кунак килсә - куй, бикә; Салпы колак, киң битле, Сөйләшергә бик ипле. (Самавыр) 53) Мич алдында төпсез итек. (Самавыр морҗасы) 54) Алтын багана өстендә Күк күгәрчен утыра. (Самавыр, чәйнек) 55) Кытайдан килгән бер аккош; Шул кош алтын багана башына кунса, Кунакның күңеле бик хуш. (Самавыр, чәйнек) 56) Җиз багана, таш чыпчык, Очып төшә, косып менә. (Самавыр, чәйнек, чәй ясау) 57) Менә кызык, менә кызык, Менә китте кодалар кызып, Берсе менә, берсе төшә, Берсе тора сызгырып. (Самавыр, чәйнек, чынаяклар) 58) Аталары - җиз күкрәк, Аналары - киң күкрәк, Балалары - чәлдер-чөлдер. (Самавыр, поднос, чынаяклар) 59) Өстәлемдә ак үгез, Маңгаенда бер мөгез. (Чәйнек) 60) Тәнендә - мунча, Борынында - рәшәткә, Аркасында - бер кул. (Чәйнек) 61) Кечкенә генә кызым бар, Кергән-чыккан үбәдер. (Чынаяк) 62) Урманга барган да бөккән, Урманнан кайткан да теккән, Чит-чите тырт-тыртлы, Уртасы иһа-һайлы. (Иләк) 63) Урманда бөгелгән, Өйдә тегелгән, Өр-яңа савыт,- Төбе тишелгән. (Иләк) 64) Нечкә билле чибәр килен Кое авызында бии. (Киле һәм кисап, орлык төю) 65) Дөп-дөп, дөпәләп кимәләнки, Көш-көш, кәшәләп кимәләнки; Алачыкка керсәнә, Алача күлмәгеңне салсана, Ходай биргән товарыңны Ялтыратып салсана. (Киле һәм кисап, орлык төю) 66) Ач булса - ята, Тук булса - торып утыра. (Капчык) 67) Келәте сүс, Ишеге мунчала. (Капчык һәм капчык бавы) 68) Өй эчендә базым бар, Баз эчендә бозым бар; Керер идем, сыялмыйм, Бозларында шуалмыйм. (Суыткыч) 69) Куй көтүем суга төште, Сөләйман аксак куа төште, Карагай калпак каплый төште, Торымтай эзли төште. (Ботка пешерү) 70) Читтән карасам - аклы, Татып карасам - татлы. (Кабыклап пешерелгән бәрәңге) 71) Тәбәнәк күктән кар ява. (Он иләү) 72) Келәт астында буран уйный. (Он иләү) 73) Болытсыз көнне яңгыр ява. (Он иләү) 74) Уңнан да чалт чигәмә, Сулдан да чалт чигәмә; Бу җиңгидән йөдәп беттем, Ни дип миңа кизәнә? (Он иләү) 75) Мич башында бичура Билен буып утыра; Башы ләмгә тыгылган, Алалмыйча утыра. (Күәстә камыр әчетү) 76) Аяксыз-кулсыз агачка менә. (Күәстә камыр әчетү) 77) Ары да лап-лап, Бире дә лап-лап, Киндер каплап, Көрәк саплап, Мендәр каплап, Әтү-ти! (Ипи әвәләү) 78) Эче куыш, тышы таш, Юеш салдым, коры алдым, Аннан яхшы табылмас. (Мичтә икмәк пешерү) 79) Үзе түгәрәк, Урыны түрдәрәк, Эче тулы күзәнәк; Әчкелтем дә төчкелтем, Бар нәрсәдән дә кадерлерәк. (Икмәк) 80) Мине таяк белән кыйныйлар, Таш белән кысалар, Пычак белән кисәләр; Ни өчен болай җәзалыйлар?- Чөнки мине бары да ярата. (Икмәк) 81) Өсте такта, асты такта, Уртасында майлы турта. (Якмыш (кыстыбый)) 82) Ахактан, бохактан, Тар - авыздан, киң - төптән, Эче өрелгән, Якасы бәрелгән, Сырлы кәпәчен кигән, Табын түренә үрелгән. (Бәлеш) 83) Әгәри, Әгәри дә тәгәри, Тәгәри дә суга төшә, Күңелем шуны ярата. (Токмач) 84) Минем ялгызымны ашамыйлар, Әмма миннән башка татарга аш булмый. (Токмач) 85) Түгәрәк кенә күлгә яфрак ява. (Токмач яки салма салу) 86) Йөз елкы суга төште, Сөләйман куа төште. (Токмач яки салма салу) 87) Каптык өстендә аягын салындырып утыра. (Токмач ашау) 88) Бер бәкегә кырык тәкә сикерә. (Чумар салу) 89) Кайчысыз киселә, Җепсез тегелә. (Пилмән ясау) 90) Ак алаша батты, Колаклары калыкты. (Пилмән пешерү) 91) Сары куйлар суга батты, Шешенде дә өскә калыкты. (Бавырсак) 92) Шапылт итеп суга чума, Күзе әйләнеп, су өстенә чыга. (Шулпага салынган май) 93) Ашасаң, тешкә керә, Ашамасаң, төшкә керә. (Шулпага салынган май) 94) Зур ук башын ярдым, Солтан кызын алдым. (Сөяктән җилек чыгару) 95) Җир астында тун тышладым, Өстәлгә мендем - туным ташладым. (Казылык) 96) Кызыл камыт эчендә Кыз ризыгы ятадыр. (Казылык) 97) Суда туа, Суга керсә үлә. (Тоз) 98) Ак көчегем анттан калмый. (Тоз) 99) Мине тотып ашамыйлар, Миннән башка туй да ясамыйлар. (Тоз) 100) Идел төбенә таш салдым. (Ашка тоз салу) 101) Зер-зер, зертеки, Зертеки дә пертеки, Әпечтеки-печтеки, Аннан туган кечтеки. (Борыч тарту) 102) Ашка салсаң - тәм кертә, Борынга салсаң - төчкертә. (Борыч) 103) Пешермәсәң - ашарга ярамый, Пешерсәң - ташларга туры килә. (Лавр яфрагы) 104) Кар түгел - ак, Боз түгел - каты, Тоз түгел - эри. (Шикәр) Сүз: аваз-хәреф (метаграмма, шарада һ.б. ) 1) Синдә бар, миндә бар - кешедә юк, Казанда бар, өйдә юк; Урманда бар - бер генә, Җирдә-суда бер дә юк. («Н» хәрефе) 2) Мәскәү илә Казанда юк, Питербур илә Оренбурда бар; Ташкент илә Уфада юк, Әстерхан илә Самарда бар. («Р» хәрефе) 3) Мәскәүдә бер дә юк, Казанда икәү. («А» хәрефе) 4) Әбидә бер, бабайда ике. («Б» хәрефе) 5) Диңгездә бар, суда юк, Абзарда бар, өйдә юк. («3» хәрефе) 6) Бездә бар, Сездә бар, Илдә юк. («3» хәрефе) 7) Яз белән көз нәрсә белән тәмамлана? («3» хәрефе) 8) Казанның уртасында ни бар? («3» хәрефе) 9) Сыерда бар, атта юк, Сарыкта бар, эттә юк. («С» хәрефе) 10) Тыкрык башында ни бар? («Т» хәрефе) 11) Чигәдә бар, кашта юк, Чирәмдә бар, ташта юк. («Ч» хәрефе) 12) Кое төбендә нәрсә бар? («Е» хәрефе) 13) Җирнең уртасында ни бар? («И» хәрефе) 14) Кәҗәнең башында нәрсә бар? («К» хәрефе) 15) Шәһәрдә бар, авылда юк, Кешедә бар, адәмдә юк. («Ш» хәрефе) 16) Барда юк, юкта бар. («Ю» хәрефе) 17) Балда бар, нанда юк, Алмада бар, ханда юк. («Л» хәрефе) 18) Урманда бар, кырда юк, Мунчада бар, өйдә юк. («М» хәрефе) 19) Тәрәзә төбендә нәрсә бар? Шуны тап. («Ә» хәрефе) 20) Көн белән төн уртасында нәрсә бар? («Ө» хәрефе) 21) Күлдә бар, елгада юк, Үрдәктә бар, казда юк. («Ү» хәрефе) 22) Беренче кисәге - җирнең иярчене; Икенче кисәге - җәзалау урыны; Кушып укыганда - кеше исеме. (Айдар («ай» һәм «дар»)) 23) Бер иҗегем - төс минем; Икенчесе - сыеклык; Өченчесе бөл ай ди: - Безнең авыл бик бай,- ди. (Аксубай («ак», «су» һәм «бай»)) 24) Нинди шәһәр суда йөзә? (Алабуга (шәһәр һәм балык исеме)) 25) Алма дисәң дә алалар, Нәрсә соң ул, балалар? (Алма (боерык фигыль һәм җимеш)) 26) Чарлак кайчан кош була? (Акка буягач (акчарлак)) 27) Азиядәге бер тауның исемен алам: беренче иҗеге - әйбернең төсен белдерә, икенче иҗеге - йорт хайванының исеме. (Алтай («ал» һәм «тай»)) 28) Нинди сүздә алты «н» бар? (Алтын) 29) Беренче иҗеге - боерык фигыль; Икенче иҗеге - атау җөмлә; Икесе бергә - кыйммәтле металл исеме. (Алтын («ал» һәм «тын»)) 30) Ансыз миңа бу киң дөнья булды тар, Насыйп микән миңа аны күрергә? Аның хәрефе бу язылган җирдә бар, Миңа кирәк шул кемлеген белергә. (Анам (юл башы хәрефләреннән укыла)) 31) Һәр хәрефе бер иҗек, Исеме була ничек? (Аю («а» һәм «ю»)) 32) «Б» белән башласаң - бик тәмле әйбер; «С» белән башласаң - бүрәнәләр бәйләме; «К» белән башласаң - боерык фигыль. (Бал, сал, кал) 33) Бер иҗеген ал умартадан, Икенчесен эзлә партадан; Бергә кушкач, кем була дисәң? - Уйлап кара: мин ярам, кисәм. (Балта («бал» һәм «та»)) 34) Бабай урманга барган, Бабай балтасын алган. Бабай урманда бал тапкан, Аны кая салып кайткан? (Бал тасына («балтасына»)) 35) Берсе иген игүчеләргә, икенчесе печән җыючыларга кирәкле ике нәрсәнең исемен бергә кушсак, җиңгиләргә кирәкле бер нәрсәнең исеме килеп чыгар. (Каптырма («кап» һәм «тырма»)) 36) Үзе биш хәрефтән тора торган сүз. Баштагы өч хәрефен генә укысаң - татлы әйбер исеме килеп чыга, соңгы ике хәрефе - Татарстандагы елга исеме. Барысы бергә - суда яшәүче, бик тиз йөзүче. (Балык («бал» һәм «Ык»)) 37) Без безгә без дибез, Сез безгә ни дисез? (Без (алмашлык һәм тегү коралы)) 38) «Й» белән башласаң - әйберләрне саклый, «Т» белән башласаң - җәнлек ауларга ярый. (Йозак, тозак) 39) Кара дисәң, карамый, Ак дияргә ярамый. (Кара (кара төс һәм боерык фигыль)) 40) Кыш көнендә күп була торган ике нәрсәнең исемен бергә тезеп языгыз да, җәй көне күп була торган бер җимеш: исеме чыксын. (Карбыз («кар» һәм «боз»)) 41) «К»дан башлап укысагыз, Җир ашларга китә, «Г»дан башлап укысагыз, Чәчәк атып үсә. (Көл, гөл) 42) Күлмәкне икегә аерсаң, нәрсә килеп чыга? (Күл һәм мәк) 43) Минем белән ул адаш: Мин - яз ае, ә ул - аш. (Май) 44) Урман белән тау арасында нәрсә бар? («Белән» бәйлеге) 45) Ат бер елга өч таз суны эчеп бетерә аламы? (Елга суын эчеп бетереп булмый (юнәлеш килештәге «ел» сүзе һәм «елга»)) 46) «3» белән башлап - Татарстандагы елга; «X» белән башлап - кеше исеме; «Ч» белән башлап - үсемлек; «Җ» белән башлап - елның бер вакыты. (Зәй, Хәй, чәй, җәй) 47) Бөтен татар өендә бар, Үзе дөньяда бер генә. (Казан (шәһәр һәм савыт)) 48) Күл буенда шаулармын, «Ш» белән мине язсаң; Ат муенында булырмын, «Т» белән алыштырсаң; Ул урынга «Р» куйсаң, Кисә аласың токмач; «Л» белән кырда калам, Игенне урып-җыйгач. (Камыш, камыт, камыр, камыл) 49) Беренче кисәге - сыеклык, икенче кисәге - Татарстандагы елга, кушып укыганда - табигать күренеше. (Суык («су» һәм «Ык»)) 50) Беренче иҗеге - хайван, Икенче иҗеге - боерык фигыль, Икесе бергә - кош исеме. (Сыерчык («сыер» һәм «чык»)) 51) Беренче кисәге - боерык фигыль, икенче кисәге - иген үсә торган җир, кушып укыганда - зирәк кеше. (Тапкыр («тап» һәм «кыр»)) 52) Исеме ике сүздән кушылган. Беренчесе - җир йөзендә иң күп бер нәрсә, икенчесе - кечкенә бер хайван; икесен бергә җыйганда, өен үзе белән йөртә торган бер хайванның исеме чыксын. (Ташбака («таш» һәм «бака»)) 53) Тугай кайчан сайрый? («Р» хәрефе өстәгәч («тургай»)) 54) Атлар аңлый торган ике сүзнең ахырына «к» хәрефен кушсаң, адәмнең киссәң дә авыртмый торган бер әгъзасының исеме чыгар. Ул нәрсә? (Тырнак («тыр-р» һәм «на-а»)) 55) Башы - «т», койрыгы - «н», дошманы - «м». Ул нәрсә? (Тычкан) 56) Көн белән төн бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар? (Беренче хәрефләре белән) 57) «У» белән язсаң, тау була, «А» белән язсаң, диңгез була. (Урал, Арал) 58) Өч дигәндә - ике була, «Ике» дигәндә - өч була. («Өч» һәм «ике» сүзләрендәге хәрефләр саны) 59) Түтәлдә нинди ике нота үсә? (Фасоль («фа» һәм «соль»)) 60) Ике көн рәттән яңгыр явамы? (Рәттән ике көн булмый (арада төн бар)) Төрлесеннән (дөнья, акча, үлчәү, транспорт, сәнәгать, сугыш кораллары һ.б.) 1) Алдаштыра чытырман, Адаштыра чытырман, Юл таптыра чытырман. (Дөнья) 2) Һәркем кичкән бер күпер: Берәүләргә киң күпер, Берәүләргә тар күпер. (Дөнья) 3) Ике уникегә җитми, Унике утыз икегә җитми. (Дөнья көтүнең авырлыгы) 4) Чакырсаң да килми, Кусаң да китми. Берсе - бер айлык, Берсе - саклап тотсаң гомерлек. (Байлык һәм фәкыйрьлек) 5) Ансыз дөнья сансыз. (Акча) 6) Син аны тота барасың, Ул синнән кача бара. (Акча) 7) Үзе шәпле, Үзе пичәтле, Үзе синнән тоттырмаска исәпли. (Акча) 8) Табышмагым тавышлы, Таба белсәң табышлы, Тапмаганнар сагышлы. (Акча) 9) Янчыкка салсаң - чыга, Кесәгә салсаң - шуа. (Акча) 10) Түгәрәк кенә ак нәрсә,- Халык сөюе хак нәрсә. (Көмеш акча) 11) Сары-сары, сап-сары, Сагышла да тап аны. (Алтын акча) 12) Җир астында тилмертә, Җиргә чыккач тилертә. (Алтын акча) 13) Чибәр кызыйның авызы бөрешкән. (Янчык) 14) Күрергә күзе юк, Сөйләргә теле юк, Үзе саный. (Үлчәү) 15) Алты аяк, ике тояк, бер тел; Тел тибрәнми аяк йөрми, Ул ни нәрсә, аны бел. (Ике табаклы үлчәү) 16) Алты аягы бар, Талдан таягы бар, Аркасыннан койрыгы бар, Хөкемнән бойрыгы бар. (Ике табаклы үлчәү) 17) Ике таба талаша, Берсе: «Менәм»,- ди, Берсе: «Төшәм»,- ди; Телләре сөйли, Үзләре күрми. (Ике табаклы үлчәү) 18) Күр, Ходайның бойрыгы,- Түбәсендә койрыгы; Өч аягы бар, Сыңар табаны бар. (Сыңар табаклы үлчәү) 19) Бер байның кырык баласы, Һәр баласының туксан алты баласы. (Гер (пот, кадак, мыскал)) 20) Җирдә киң тасма ята. (Юл) 21) Юзи абый дилбегәсен Йөз кеше дә җыялмый. (Юл) 22) Барасың, барасың, Башына чыгалмыйсың. (Юл) 23) Үзе аранда, Койрыгы яланда. (Юл) 24) Озын-озын очкалак, Очына-башына кем чыгар? Чуар-ала кигәннең Йомыркасын кем табар? (Юл, күбәләк) 25) И уламы, уламы, Очына җитеп буламы; Юлда яткан табакны Алып китеп буламы? (Юл, тояк эзе) 26) Озын арканны җыялмадым, Зур казанны аударалмадым. (Юл, чокыр) 27) Үзе сукыр, кешегә юл күрсәтергә оста. (Компас) 28) Үзе бара бикәдәй, Эзе кала тәңкәдәй. (Таяк) 29) Күзе дә юк, колагы да юк, Үзе сукырны җитәкли. (Таяк) 30) Ике тәкә тек итәр, Этәреп җибәрсәң, китәр. (Чаңгы) 31) Чаба килдем, чаба килдем, Аягыма чана кидем. (Чаңгы) 32) Җәй буе ял итәрләр, Кыш тәпиләп китәрләр. (Чаңгы) 33) Иң килә, зиң килә, Ике тәкә тиң килә; Берсен-берсе куа килә, Тояклары шуа килә. (Тимераяк) 34) Ит казанда тимер кайный. (Авызлык) 35) Аттан биек, Эттән тәбәнәк. (Ияр, ыңгырчак) 36) Утырган җирем - уй чокыр, Баскан җирем - бай чокыр, Бер кулымда - каптырым, Бер кулымда - сыптырым. (Ияр, өзәңге, тезген, камчы) 37) Типтем - тимер, Утырдым - уек. (Өзәңге, ияр) 38) Беләгемә елан ябышкан, Койрыгы белән атымны чага. (Камчы) 39) Алты аяклы, ике куллы, Ике башлы, бер койрыклы. (Атка атланган кеше) 40) Чөй-чөй, чөйдем кош, Чөй башына кунды кош. (Камыт) 41) Ат башында кара көянтә. (Дуга) 42) Җиз сарайның эчендә Җизнәм аты кешнидер. (Кыңгырау) 43) Тиллим-тиллим көйлимен, Җиз сарайда биимен. (Кыңгырау) 44) Атым аранда, Тавышы яланда. (Кыңгырау) 45) Җыен-сабан туенда Көйли киртә буенда. (Кыңгырау) 46) Ике күчәр - Дөнья кичәр. (Арба) 47) Армый, талмый, Ат артыннан калмый. (Арба) 48) Очырмада өч кошым бар, Берсе: «Җәйне яратам»,- ди, Берсе: «Кышны яратам»,- ди, Берсенә җәй дә бер, кыш та бер. (Арба, чана, ат) 49) Җәен май эчәр, Җирне-суны кичәр, Кышын ял итәр. (Арба күчәре) 50) Дүрт туган ике юлда, Берсен-берсе куып җиталмыйлар. (Арба тәгәрмәчләре) 51) Дөбер-дөбер дүртәү, Агай-Эне икәү, Шабан агай шып-ялгыз. (Арба тәгәрмәчләре) 52) «На!» -дисәң, бармый, «Тпру!» - дисәң, туктамый, Печән салсаң, ашамый. (Чана) 53) Арбасы бар, аты юк, Тәртә-мазар заты юк; Тоткасына кулың тисә, Атны да узып китә. (Чана) 54) Ике аяклы үгез, Маңгаенда куш мөгез. (Велосипед) 55) Үзе атта бара, Үзе атлап бара. (Велосипедта бару) 56) Хәйран аның йөрүе, Бик ерактан килүе, Ай-һай, аның кешнәве, Аягында тимере, Тамагында күмере, Җирне ярып килүе. (Паровоз, поезд) 57) Айгыр җиктем камытсыз, Дилбегәсез, каешсыз; Шәмәрдәннән киләбез, Мәскәүгә дә керәбез. (Пароход) 58) Кара казанны күтәралмадым, Тимер дилбегәне җыялмадым. (Паровоз, рельслар) 59) Кылга асылына, Тимергә таяна. Утыртып чаба Теләсәң кая. (Трамвай) 60) Сукыр дөя суда йөзә. (Көймә) 61) Үзе бара, эзе юк, Маңгаенда күзе юк. (Көймә) 62) Бара-бара, эзе юк, Кисә-кисә, каны юк. (Көймә, ишкәк, ишү) 63) Чабам-чабам, йомычкасы юк. (Көймә, ишкәк, ишү) 64) Җил өрә - үзе бара. (Җилкәнле көймә) 65) Кирәк чакта ташлыйлар, Кирәкмәгәндә алалар. (Якорь) 66) Канаты бар, йоны юк, Үзе бара, юлы юк. (Самолет) 67) Үзе җансыз булса да, Сәмер кошны җиткерми. (Самолет) 68) Баш очымда чатырым, Очтым алты чакырым, Очып төшкәч кайтырым. (Парашют) 69) Җаны юк, каны юк, Үзе тимерне тарта. (Магнит) 70) Абыйсы булмаса - апасы да юк. Апасы булмаса - абыйсы да юк, Икесе бергә - була яшен, ут. (Электр агымы, ток) 71) Нечкә-нечкә баулардан Бик күп атлар чабыша. (Электр агымы, ток) 72) Күрер күзгә күренми, Капшыйм дисәң, беленми; Тузан хәтле үзе юк; Гайрәтенең чиге юк, Куәтенең тиңе юк. (Атом энергиясе) 73) Киереп торган нисе икән? Очып киткән нисе икән? Барып тигән нисе икән? Кан чыгарган нисе икән? (Җәя, ук) 74) Аккош оча, Аны күргән поса, Тигәне кара кан коса. (Ук) 75) Яртысының яртысы - Каен агач яртысы; Яртысының яртысы - Туң тимернең яртысы; Яртысының яртысы - Очкан кошның яртысы. (Ук) 76) Озын-озын, очлыдыр, Очлы тимер башлыдыр. (Сөңге) 77) Ашаганы - тимер, Төкергәне - ут. (Мылтык, пуля) 78) Тимер келәт эчендә Бер котырган эт ята. (Мылтык, пуля) 79) Астында беләк була, Кабыргасында ияк була, Өстендә күз була, Үзе төз була. (Мылтык төзәү) 80) Күк көянтәм күкрәде, Бөтен халык тетрәде. (Мылтык ату) 81) Алты егет төкерә, Төкереге саен кеше үтерә. (Мылтык ату) 82) Иртән уемда, Көндез муенда, Төнлә куенда. (Автомат) 83) Дөбер-дөбер, дөбермән, Яккан уты күмердән; Йомыркасы тимердән, Күкәй сала мөгездән. (Туп-пушка) 84) Бер мөгери, Мөгезен күккә тери. (Зенитка)
Популяр яңалыклар
Татарча сочинение "Табигатьнең тылсымлы вакыты – алтын көз"
августа 17, 2026
Татарча сочинение "Мин гаиләмне яратам"
февраля 25, 2026
Татарча инша: Мәктәбем – киләчәккә якты юл (Кем булырга хыялланам)
августа 17, 2026
"1 сентябрь - Белем коне" татарча сочинение (инша)
августа 21, 2026
Татарча инша "Бөек Җиңү көннәре безнең хәтердә"
февраля 20, 2026
Санагыч