Татарча сочинение "Нәрсә ул батырлык?| Нэрсэ ул батырлык?"

Батырлык... Бу сүзгә нинди мәгънә салынган? Аны һәркем үзенең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, үзенчә аңлый. Кемнәрдер батырлар дигәндә илне дошманнан саклаучыларны гына күз алдына китерә, ә кайберәүләр батыр кешеләрнең көндәлек тормышта булуын да аңлый.  Минем фикеремчә, батырлык ул – кешенең эчке дөньясының матурлыгы, аның үзенең тормышына зыян килү куркынычына карамастан кыю гамәлләр башкару сәләте. Батыр кешеләр дип тормышның җитди сорауларын чишәргә сәләтле, рухи яктан көчле затларны атыйлар. Бу сыйфат кешеләрдән тәвәкәллек, чиксез зур ихтыяр көченә ия булуны таләп итә.

Батырлык безгә электән үк билгеле, чөнки илебез тарихы бик күп аяусыз сугышлар, афәтләр кичергән. Тарихыбызда кара эз калдырган Бөек Ватан сугышы еллары һәрбер гаиләгә авырлык китерде, күпме кеше язмышлары белән уйнады. Ул дәһшәтле еллар күпме сабыйны тилмертте, аларның балачакларын урлады, ныгып бетмәгән күпме язмышны утка тотты... Әлеге рәхимсез сугышта безнең илебез солдатларыбызның патриотик рухлы, батыр һәм чыдам булуы нәтиҗәсендә генә җиңеп чыкты.

Бу вакыйгаларга бик күп еллар үтсә дә, алар безнең хәтеребездән бер дә җуелмый. Без кыю солдатларыбызны һәм алар эшләгән батырлыкларны һич кенә дә онытмыйбыз. Шуңа да, һәр елны ямьле язлар җиткәч, Бөек Җиңү бәйрәме көнендә батырларның фотосурәтләре “Үлемсез полк” акциясендә урын ала.

Күп кенә кешеләр фикеренчә, батырлык сыйфатына коткаручылар яки солдатлар гына ия. Әмма ныклап уйлап карасаң, һәр кеше билгеле бер тормыш ситуацияләрендә кыюлыгын күрсәтергә сәләтле. Батырлык сыйфаты күпмедер дәрәҗәдә һәр кешедә дә була. Күп кенә һөнәр ияләренең көндәлек хезмәтләре читтән караганда чын мәгънәсендә батырлык эшләү белән тиң. Мисал итеп, теге яки бу ситуацияләрдә кыюлык күрсәткән полиция хезмәткәрләрен, ут сүндерүчеләрне, тәрбиячеләрне китерә алабыз. Алар эш вазифаларының каһарманлык һәм батырлык булып күренүе турында уйламыйча көн саен үз вазифаларын гадәти эш буларак үти. Шундый очракка тормыштан мисал китерәсем килә. Сүзем безнең милләттәшебез герой-очучы Дамир Йосыпов турында.

2019 елның 15 нче августы Россия авиациясе тарихында мәңгегә уелып калачак, чөнки нәкъ шул көнне очучы Дамир Йосыпов бортында 233 пассажиры булган самолетны кукуруз кырына утырта алды.

Бу көнне Жуков самолеты аэропорттан күтәрелүгә бер төркем акчарлаклар белән бәрелешә. Двигательгә кошлар эләгү сәбәпле ул сафтан чыга. Бортның төзек булмавын аңлап, пилотлар аэропортка кайтырга рөхсәт сорыйлар. Әмма шунда ук икенче двигатель дә эшләүдән туктый һәм шуның аркасында экипажга ашыгыч рәвештә самолетны кукуруз кырына утыртырга туры килә.

Экипаж командиры әлеге ситуациядә югары профессионализмын гына түгел, ә шәхси кыюлыкка, тәвәккәллеккә хәм батырлыкка ия булуын да дәлилли, шуның нәтиҗәсендә бортта булган барлык кешенең гомере дә сакланып кала. Бу вакыйгадан соң самолет командиры Дамир Йосыповка Россия Президенты Владимир Путин карары белән илебезнең иң югары бүләге – Россия Герое исеме бирелә.

Батырлыкның матур үрнәкләре әдәбият әсәрләрендә дә зур урын алып тора. Мисалга Әмирхан Еникинең "Бала" хикәясен китерәсем килә. Бу әсәр кешенең үз-үзен аямавы, көче, рухи ныклыгы идеяләре белән тирән сугарылган. Хикәядә солдат Зарифның зур батырлык эшләве – сугыш дәһшәте белән дөньяның асты-өскә килгән вакытта анасыннан аерылып калган баланы коткаруы сурәтләнә. Әдип Зариф образын кешелекле, тәвәккәл, олы җанлы итеп сурәтли. Шундый кешеләрнең батырлыгы нәтиҗәсендә генә бөек җиңүгә ирешеп булганын әсәрендә гади генә вакыйга белән күрсәтеп ассызыклый.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә: батырлык – теләсә кайсы очракта кеше булып калу, югалып калмау, ярдәм итү, коткару мөмкинлеге бирә торган кыйммәтле сыйфат. Ул кешеләргә дөрес юл сайларга, үзеңнең эш-гамәлләрең өчен җаваплылык хисе тоярга ярдәм итә. Бу сыйфат сугыш яки критик ситуацияләр вакытында гына түгел, ә гади тормышта да әһәмиятле санала. Шуңа да батырлыкны үзеңдә үстерергә, ә башкаларда бу сыйфатны хөрмәт итәргә кирәк.

Әлфинә Ганиева