Әле кешеләр эштән кайтканда су буена төшеп коеналар, рәхәтләнеп йөзәләр, әле төннәрен тышта йоклыйлар иде.
Ләкин көз җитте, көз килде…
Көз сиздерми генә бер җәйге иртәдә килеп җитә, моны әле күп кеше сизми. Әле кояш та каты кыздыра, әле табигать тә яшел.
Ләкин җитте инде ул көз, тагын килде…
Аны бакчадагы тирәк агачлары сизде, алар да шомлырак шаулый башладылар. Алар шулай зарланалар, эч серләрен бушаталар. Әй дөнья, нигә болай соң син? Кай арада җәйләрең үтеп китә?
Бакчадагы шомырт та әкренләп берничә яфрагын саргайтып куйды, хәсрәтле җилфердәп, гомернең кыска булуыннан зарланды.
Көз – бик тиз килеп җиткән була һәм, олы җанлылык күрсәтеп, җәйгә үзенең эшләрен тәмамларга берәр атна мөмкинлек бирә. Ләкин инде боларның барысын да ашыктырып көз эшләтә. Урамнарда җил йөгерә башлый, ул җәйне куалый, көз патшалыгына урын әзерли. Урманнарга, кырларга, бакчаларга көзге моңсулык тула. Бу билгеләр август ахырында ук сизелә башлый. Кайбер чәчәкләрнең җәй уртасындагы матурлыгы югала, алар инде киләсе ел өчен орлык бирә. Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә.
Мәктәп каршысында төрле агачлар үсә. Мин аларга һәркөн иртән сәлам бирәм, күзәтәм… Җәйге киемнәрен беренчеләрдән булып каеннар сала. Тирәкләр дә кышка әзерләнәләр. Имәннәр әле ашыкмыйлар. Ә менә тәҗрибә бакчасындагы чияләр кар ныклап ятар алдыннан гына яфрак коеп бетерәләр.
Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш, бодай җирләре күптән бушап калды инде. Ул кырларны кара каргалар үз итә. Ерак юлга китәр өчен хәл җыясы, тукланасы бар. Алар шунда коелып калган бөртекләрдән рәхәтләнеп сыйланалар. Канатларын ныгытыр өчен, төркем-төркем очып йөриләр.
Бер генә кош та җәй аендагыча сайрамый. Һәммәсе ашыгыч ыгы-зыгыда. Кырларда чөгендер алалар. Машиналар да тыз да быз чабып тора: чөгендер ташыйлар. Мул уңыш зурайганнан зурая бара. Зәп-зәңгәр күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре, торналар, саубуллашып, ерак юлга кузгала. Кыр казлары да китү ягын карыйлар. Киек кошларга карап, тагын күңелсезләнергә сәбәп табасың. Аларның тавышларында Туган җир белән вакытлыча аерылышу сагышын тоясың! Көзнең иң дулкынландырганы – кошларны озату. Моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да ул көз башы. Җәй тәмамлану моңсулык тудырса, мул уңыш шатлык китерә.
Көздән дә бай ел фасылы юктыр ул? Капчык-капчык бәрәңге абзарларга кереп урнаша. Кишерне дә җыеп кына бетер. Чөгендере бигрәк уңган. Помидорлар да үзләренең уңышлары белән гел сөендереп кенә торалар. Кабаклар да инде өлгереп җиткән. Борычның да уңышы мулдан. Алсу, кызыл, сары төстәге алмалар әллә кайдан сәлам бирәләр. Миләш тә ут кебек янып тора. Балан да аннан калышмый. «Безне җыярга онытмагыз», - дип кисәтә сыман.
Табигатьтә үзгәрешләр берөзлексез булып тора. Октябрь башы гына булуга карамастан, беренче кар да яуды. Ул бик матур иде. Кар агачларга ак мамык сипте. Ул әле иртәрәк яуган. Агачларда нинди генә төс юк: яшел, сары, кызыл, көрән һәм ак. Алар ак кар арасыннан тагын да матуррак күренәләр.
Әллә кыш та җитәме? Юк, ашыкма. Бу әле ак көз. Карлы көз. Монда әле чаңгыда да шуып булмый. Бабайлар да чын кышны беренче кар яугач кырык көннән соң гына килә, диләр. Өлгеререр әле… Кыш та бик озын ич. Хәзергә көзге үзгәрешләр белән хозурланып калырга кирәк. Яфрак яңгырын да күрмичә калу килешмәс.
Табигать могҗизалар тудырырга сәләтле. Яратам мин елның шушы фасылын.
Царева Александра Викторовна
БУА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ЗУР ФРОЛОВО ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ