Әтиләрне туган көннәре белән котлау.

Кадерле әтиебез, ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә!

***

Яхшы атаның хакы йөз яхшы остазның хакыннан да олырак. Үземне яратырга, кешеләргә ихтирам белән карарга һәм тормышта үз урынымны табарга өйрәткәне һәм өйрәтеп кенә түгел, үзе дә нәкъ шулай яшәгәне өчен мин әткәемә зур рәхмәтле.
Мин әтинең озын гомерле булуын, сәламәт һәм бәхетле, безнең янәшәдә яшәвен, эшләгән изгелекләре меңе белән кире кайтуын телим.

***

Кадерле әтиебез! Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Сине ... яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Һәрвакыт ягымлы,   йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең.
Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Әти, син балалабызга да ягымлы дәү әти. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа!
Әти! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!
Иң изге теләкләр белән ...

***

Газиз кешебез, кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләрбезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч тормышта гомер ит!

Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр эшләмәдең
Кешеләргә гомер буена!
Шуңа Сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри кергәләп.
Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән
Яшик әле, әткәй, бергәләп!

Юллама: Сәмига Сәүбанова “Бәйрәмнәр, туйлар өчен” – “Раннур” нәшрияте, Казан, 1999.

***


Без бит сине яратабыз
Бар өй эчебез белән.
Горурланып куябыз
Газиз кешебез белән.
Ярый, әткәй, син бар әле—
Таяныч син, терәк син.
Жиңел чакта без дә батыр,
Авыр чакта кирәк син.
Үзеңә дә авыр чаклар
Буладыр — түзәсеңдер.
«Бала күңеле — далаларда»,
— диләр бит, беләсеңдер…
Без ялгышсак, кичерәсең —
Күңелең киң, беләбез.
Кичер, әткәй, сиңа күбрәк
Ярдәм сорап киләбез.
Каушабрак калсак кайчак,
Киртәләр тирәсендә,
Житә бер жылы сүзең дә,
Житә бер киңәшең дә.
Сүзең түгел, шелтәле бер
Карашың житә, кайчак,
Гомер юлыннан барганда
Салулый-нитә калсак.
Рәхмәт, әткәй. Бу дөньяда
Булганың өчен рәхмәт.
Безне саклап-яклап торган
Кулларың өчен рәхмәт.
Ходай сиңа озын гомер,
Гомерлек шатлык бирсен.
Кайгы-хәсрәтсез тормыш,
Бәхетле картлык бирсен.
Көн дә бәйрәм булмаса да,
Көннәрең бәйрәм булсын.
Теләгебездән дә уң син,
Үзебездән дә уң син.

***

Котлы булсын, әти, туган көнең,
Гөлчәчәктәй үтсен һәр көнең.
Корычныкы булсын тазалыгың,
Кояшныкы булсын гомерең.

***

Төрле чакны күргәнсеңдер,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез булып, әти бәгърем,
(Олы шатлык, нык исәнлек белән),
Озак яшә безнең арада.

***

Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Без теләгән шатлык, бәхет, әти,
Юлдаш булсын сиңа картлыкта.

***

Сәламәтлек ташламасын сине,
Һәрбер көнең үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сиңа картлыкта.

***

Котлы булсын, әти, туган көнең,
Бәхетләрең килсен күренеп.
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.

***

... яшь ул әллә ни күп түгел,
Тырыш әйдә, йөзгә җитәргә.
Язсын йөзгә җитеп шатлык белән
Бергә-бергә гомер итәргә.

***

Рәхмәт, әткәй, барысы өчен дә,
Без бәхетле синең яныңда.
Син зур терәк безгә авыр чакта,
Тормыш ямьле тик син барында.

***

Котлап сине туган көнең белән,
Ниләр теләсәк тә аз сыман.
Гомерең озын булсын, шатлык белән
Гөрләп яшә матур җәй сыман.

***

Сиңа һич тә җиңел булмагандыр
Үтүләре тормыш юлларын.
Озын гомер, саулык, тыныч картлык
Тели сиңа кыз һәм улларың.

***

Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.

***

Тырыш синең оста кулларың,
Матур эзле үткән юлларың.
Барча туганнарга, якыннарга
Һәрчак изге булды уйларың.

***

Син булганда без бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Сиңа озын-озак гомер телибез.

***

Торасың да чал чәчеңне сыйпап,
Картаелган инде, иясең.
Килә безнең шулчак чәчләреңнең
Һәрберсенә башны иясе.

***

Әтиебез, йөзгә җиткәндә дә
Дәртле булсын йөрәк тибешең.
Матурлардан матуррак булсын
Гомереңнең калган өлеше!

***

Әтиебез - безнен кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга,
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә.
Туган көнең белән котларга.
Яшә әле бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.

***

Күрдеңме, әти. Сиздеңме
... кә җиткәнеңне.
Күрми дә кал, сизми дә кал
Йөзгә дә җиткәнеңне.

***

Котлы булсын, әти, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына
Табып була олы бәхетне.

***

Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып
Озак яшә безнен арада.

***

Без бәхетле, әткәй, син булганга,
Балам диеп өзелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп, баш иябез сиңа,
Бүген 50 (60,70, 80) яшен тулганда.

Эш-гамәлең синең маяк кебек
Киңәш-сүзең булды таманга.
Мәрхәмәтле үзең, сокландыра
Кулларыңнан гөлләр тамганда

***

Гаилә нигезе нык син булганга гына,
Рәхмәт синең төпле сүзеңә.
Безгә булган изгелегең, игътибарың
Савап булып булып кайтсын үзеңә!

Шатлык-куанычлар, сәламәтлек,
Сине ташламасын, әти, гомергә,
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә!

***

Яшә әле, Әти, бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә якты гөлләр булып,
Терәк булып килер көннәрдә.
Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,
Кунагы бул якты дөньяның.
Озак яшә утын сүндермичә
Балаларың үскән ояның.
Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.

***

Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә.

***

Утлар, сулар кичтең, батмадың,
Авыр юллар буйлап атладың.
Бирешмәдең җилгә-буранга,
Чын мәгънәсендә Кеше булганга!

***

Газиз Әткәй!
Көткән сабыеңны
Учларыңда күккә чөйдең Син.
Шул мизгелдән
Ирлек хисе белән
Бар дөньяны янып сөйдең Син!
“Балакаем канатлана!” – диеп,
Бөркет кебек очып йөрдең Син.
Сабыйларга кирәк кадәр Җылы,
Кирәк кадәр Акыл бирдең Син!
Тормыш бураннарын, давылларын
Ераклардан күрә килдең Син.
Гомер буе безгә һәм Әнкәйгә
Зур бәйрәмнәр бирә белдең Син!
Ныклы тазалык, озын гомер сиңа
Бирсен Ходай, газиз Әткәебез!

***

Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сиңа бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын килә әйтәсе.
Чәчләреңне, әти, чал басса да,
Күңелең көр, һаман яшь әле.
Җаның тыныч, тәнең таза булсын,
Кайгы-хәсрәт күрми яшә әле.

***

Менә тагын бер кыш үтеп бара,
Якынайтып гомер көзләрен.
Тыныч көзләр килсен, әти,
Котлы булсын туган көннәрең.

***

Безнең өчен күпме тырыштың син,
Уйландың син гомер эчендә.
Онытмабыз, әти, һичбер вакыт,
Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.

***

Аяз булсын туар таңнарың,
Шатлык нуры чәчсен күзләрең.
Күкрәмәсен аяз күңелең.
Боекмасын һич тә йөзләрең!

***

Сәламәтлек ташламасын сине,
Һәрбер көнең үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сиңа картлыкта.

***

Кояш сиңа назлап нурын сипсен,
Таң җилләре назлап сөйсеннәр.
Бәхет, шатлык сиңа юлдаш булсын,
Кайгы-хәсрәт ерак йөрсеннәр.

***

Авырлыклар туса тормышта,
Киңәш сорап сиңа киләбез.
Дөрес юлга бастырырдай сүзләр
Әйтәсеңне алдан беләбез.

***

Маңдаеңда сырлар – үткән еллар,
Борчуларың эзе – ак чәчең.
Барлык балаң, әти, рәхмәт әйтә,
Котлы булсын ... яшең.

***

Сәламәт бул, гел елмаеп яшә,
Бәхет кунсын күңелең түренә.
Барыбызга канат, терәк булып,
Талмый атла гомер үренә.

***

Котлы булсын, әти, туган көнең,
Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.
Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән
Үтсен синең язың, көзләрең.

***

Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,
Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,
Кадергә, хөрмәткә төренеп,
Яшә син мәңгелек нур булып.

***

Котлы булсын туган көнең,
Юлларыңа гөлләр сибелсен.
Ак, саф хисләр синең күңелеңә
Бәхет үзе булып түгелсен!

***

Акрын гына чәчләреңә чаллар төшә,
Ак юл булып гомер шулай алга дәшә.
Картаям дип ялгыш кына уйлый күрмә,
Әле тагын бер иллене берүк яшә.

***

Минем өчен һәрвакыт үрнәк,
Минем өчен һәрвакыт кирәк.
Гомер юлларымда тик син генә
Таянырдай ныклы тал-ти

***

Кешелекле бит син, изге җанлы,
Ярдәмчел син дуска, туганга.
Синнән газиз кеше бармы икән,
Без бәхетле тик син булганга.

***

Котлы булсын, әти, туган көнең,
Без барыбыз шушы теләктә,
Бүгенгедәй шат елмайган йөзең
Шатлык өсти безнең йөрәккә.

***