Мәзәкләр/Кызык-Мызык




Татарча  мәзәкләр. Татарча юмор. Кызык-мызык. Татарча.

* * *

Кыш, урман, кар явып тора. Урман буйлап ачулы аю йөри. Әле чыршыны сындыра, әле агач төбенә китереп тибә, бүрегә акыра... Кыскасы, нык котырган бу. Шунда авыз эченнән: “Пычагыма дип сентябрьдә кофе эчтем инде!” – дип тә мыгырдап ала.

* * *

– Каһәр төшкән кыш! Машиналарның замоклары ката – ача алмыйм.
– Ә син кайнар су агызып кара.
– Җүләрме әллә син?! Машина урларга Казан урамнары буйлап кулыма чәйнек күтәреп баруымны күз алдыңа китерә аласыңмы?

* * *

– Кадерлем, туган көнеңә нәрсә бүләк итәргә?
– Әлбәттә инде, чәшке тун!
– Җәй көне нәрсәгә сиңа тун?
– Кышка бәлки без синең белән ачуланышып аерылышырбыз. Мондый җүләрне тагын кайчан табам әле.

* * *

Начальник бер хезмәткәрне чакыртып кертә.
– Син җылы сыра яратасыңмы?
– Юк, әлбәттә.
– Ә тирли торган хатын-кызларны?
– Юк инде!
– Димәк, отпускыга кышын чыгасың.

* * *

Кыш буе борыннан агып интектерде. Салкын тигән дип, аны халык ысулы – бал белән чәй эчеп дәваладым. Язга таба, һаман рәтләнмәгәч, табибларга мөрәҗәгать иттем. Баксаң, миндә балга аллергия икән.

* * *

Закон алдында бөтен кеше дә тигез: кыш буе теплотрассада яшәгән бомжга язын җылылык өчен түләргә квитанция китерделәр.

* * *

Гитрометүзәк вәгъдә иткән быелгы гадәттән тыш карлы һәм салкын кыш ике көн дәвам итте.

* * *

Бөтен кеше дә алдаша, әмма бу куркыныч түгел, чөнки беркем дә беркемне дә тыңламый.

* * *

Ирләр – ялган сөйләгәнне, хатыннар дөресен әйткәнне гафу итә алмый...

* * *

Эскәмиядә ике әби утыра. Берсе – икенчесенә:
- Бар иде безнең дә яшь һәм матур чаклар – бигрәк тә мин. Ә хәзер картайдык һәм ямьсезләндек – бигрәк тә син.

* * *

Мәчтүрә түти аяк очларына гына басып ишек төбенә килә, колагын куеп тыңлап тора, аннан җәһәт кенә кухняга чыга да, кайнап утырган ашка бер кап тоз тондырып, ялт кына бүлмәсенә кереп китә. Аның коммуналь торактан аерым фатирга күчүенә инде өч ел, ләкин кайчагында әнә шулай онытылып киткәли. Картлык галәмәтедер инде.

* * *

Ат каршына бүре килеп чыга:
- Менә бәхет! Туйганчы ит ашыйсы көн дә булыр икән!
- Ашыкма әле син, бүре, башта минем дагадагы язуны укып бак.
Бүре укырга дип иелүе була, ат моның маңгаена кушаяклап тибеп җибәрә. Ярты сәгатьтән бүре аңына килә:
- Пычагыма кирәк идеме инде миңа аның дагасындагы язу? Укый белсәм әле бер хәер иде...
* * *
Акыллы хатын иреннән һәрвакыт киңәш сорый, ләкин бу киңәшне ул беркайчан да тотмый, чөнки дивана түгел.

* * *

Ике ахирәт ресторанда утыра. Берсе – икенчесенә:
- Әнә теге ике карт өстерәлчекне күрәсеңме? Ун елдан без дә шулар төсле булачакбыз...
- Дивана, бу бит көзге!!!

* * *

Бер ирнең хатыны үлем түшәгенә яткан һәм үләр алдыннан җәмәгатенә эчен бушатырга булган.
– Кадерлем, үзем белән алып китмим инде, сиңа барысын да сөйлим. Мин бит синең абыең, иң яхшы дустың һәм әтиең белән йоклап, сиңа хыянәт иттем.
– Беләм, сөеклем... Шуңа күрә чәеңә агу салдым да инде.

* * *

Төн уртасы. Морг. Санитарлар подсобкада урлаган спиртларын эчеп утыралар. Шулвакыт алар янына бичара дежур студент йөгереп керә:
– Анда... Анда...
Санитарлар хәвефләнешеп:
– Нәрсә анда?!
– Анда бер мәет торып утырды!
– Фәләнеңне төгән итим! Без главврач тикшерергә килә дип уйлап куркыштык тагын.

* * *

География укытучысы табибка килә.
– Кай җирегез авырта? – дип сорый тегесе.
– Аягым.
– Кайсы төштән?
– Балтырдан төньяк-көнчыгышка таба...

* * *

– Сиңа нәрсә булды?
– Берьюлы ике тешне суырттым.
– Тукта, син әле бүген иртән генә бер тешем сызлый дигән идең. Нигә икене алдырдың?
– Врачның кайтарып бирергә акчасы булмады.

* * *

Гали абзый Көнбатыштагы бер клуб белән миллион долларлык килешү төзегән яшь футболчы турында мәкалә укыганнан соң, дәреслекләргә батып утырган малае янына килеп:
– Җыен юк-бар белән миеңне черетеп утырганчы, чыгып, туп тибеп керер идең!

* * *

Тулы гәүдәле хатын бер малайга мөрәҗәгать итә:
– Үскәнем, бу капка аша мин паркка үтә аламмы?
Малай, икеләнеп кенә:
– Белмим шул... Әле күптән түгел генә печән төягән машина үткән иде анысы...

* * *

Балерина перронда поезд көтә. Вакыт әрәмгә узмасын дип ул партиясендәге пируэтларны кабатлый. Бераз күзәтеп торгач, аның янына бер әби килә:
– Балам, интекмә, әйдә, мин сиңа якындагы бәдрәфне күрсәтәм...

* * *

Җитмеш сигез яшьлек Клавдия Петровна шырпы сызып, лифт төймәләрен яндырырга ярата. Ул моны тыныч күңел белән эшли, чөнки белә: аннан беркем дә шикләнмәячәк.

* * *

Бер колактан керә, икенчесеннән чыга – ул нәрсә?
– Лом.
– Бер колактан керә, икенчесеннән чыкмый – ул ни?
– Чаңгы таягы.

* * *

– Мәктәптә укыганда мин дөньяда иң авыр һәм эчпошыргыч эш дәрес хәзерләү дип уйлый идем.
– Ә хәзер?
– Ә хәзер иң авыр һәм эчпошыргыч эш балаң белән дәрес хәзерләү дип уйлыйм...

* * *

– Әни, мин уйнарга чыгам!
– Кем белән? Кайда уйныйсыз? Кайчан кайтасың?
– Ярар, бүтәнчәрәк эшләп карыйк... Әти, мин уйнарга чыгам!
– Чык.

* * *

Хатыны ирен кибеткә җибәрә:
– Ярты литр көнбагыш мае алып кайт.
Ире бераздан ләх исерек хәлдә кайтып керә.
– Йә, алдыңмы?
– Яртысын алдым, ә көнбагыш маена акча җитмәде.

* * *

– Бу йомырканы инде ярты сәгать буе пешерәм, ә ул һаман каты, – ди яшь хуҗабикә иренә.
Ире:
– Аны, мөгаен, бик карт тавык салгандыр.

* * *

Икәү телефоннан сөйләшә:
– Синең буең ничә сантиметр?
– 145
– Ә авырлыгың?
– Авырлыгым тагын да азрак – 120 кило.

* * *

– Хатын коткысына бирелеп, мин эчүне, тартуны һәм карта уйнауны ташладым.
– Тәбрик итәм! Димәк, хатының хәзер бәхетле?
– Һич юк! Авызын ача да, шул килеш катып кала, чөнки әйтер сүзе юк.

* * *

Кунак:
– И-и, озатырга чыгып мәшәкатьләнмәскә иде инде...
Хуҗа:
– Нинди мәшәкать ди! Килгән кешене озату күңелле генә ич ул!

* * *

– Нишләп сезнең помидорларыгыз яшел?
– Ошатмасагыз, әнә, сары кыярлар бар.

* * *

Әтисе, ачуланып:
– Вәли, нишләп синең географиядән кала бөтен фәннәрдән дә икеле?
Вәли, башын иеп:
– Чөнки географиядән әле сорамадылар.

* * *

– Ирләр иң зур тизлекне кайчан күрсәтә: аракыга йөгергәндәме, хатын-кыз артыннан чапкандамы?
– Аракы шешәсен эләктереп хатыныннан качканда.

* * *

Трамвайда:
– Мин инвалид, 43тә минем аягымны өзделәр.
– Ялганлама! Мин әле генә 43нче автобустан төшеп күчеп утырдым, анда сезнең аякны күрмәдем...

* * *

– Сәгать ничә?
– Биш минуттан тула.
– Ничә тула?
– Белмим, минем сәгатьнең кыска угы сынып төште.

* * *

Ике ахирәт сөйләшә:
– Минем белән алты ел йөргәннән соң Гали, ниһаять, гаилә тормышы турында сүз кузгалтты.
– Нәрсәләр әйтте?
– “Хатыным һәм ике балам бар”, – диде.

* * *

Вәли:
– Әни, мәктәптә мине барысы да ялган капчыгы дип үчеклиләр.
– Бөгештермә, син бит мәктәптә укымыйсың.

* * *

Зоопаркта:
– Әти, кара нинди матур маймыл утыра!
– Искә төшерүең яхшы булды әле, улым. Әниең төшке ашка соңга калмагыз дигән иде.

* * *

Яшь адвокат судта чыгыш ясый:
– Әфәнделәр! Гаепләнүченең мине адвокат итеп яллавы үзе генә дә аның акылга тулы түгеллеге турында сөйләмимени?

* * *

– Минем бер танышым өйләнгәнче бик басынкы, моңлы иде. Ә өйләнгәч бөтенләй үзгәрде: шарык-шырык көлә, җырлар җырлый.
– Нинди җырлар?
– Ә кем аңласын инде җүләр кешенең җырын.

* * *

Телефон чылтырый:
– Әлү, бу бер-бер-бер-берме?
– Юк, бу унбер-унбер.

* * *

Нимес:
– Мин һәр кич саен өч банка сыра эчәм.
Урыс:
– Өч банка? Ул тугыз литр килеп чыга түгелме соң?!

* * *

– Йөремсәк мәзәк сөйлимме?
– Йөремсәк? Ул ничек була? Сөйлә.
– Ә, юк... Син сораштырган арада ул китеп тә барган.

* * *

Горурлыгыннан нишләргә белмәгән ата кеше редакциягә чылтыратып, хатынының өч игезәк табуы турында хәбәр итә. Тегене башта ишетеп бетермиләр һәм кычкыралар:
– Тагын кабатлый алмассызмы?
– Юк инде! Болары да менә моннан җиткән!

* * *

Караңгыда бер мужик “КамАЗ”ы белән хәтәр егетләр утырган джипны төрттерә. Джип канауга төшеп каплана. Теге мужик канауга таба сузылып:
– Әй, сез исәнме анда, юкмы?
Тынлык. Ых иткән тавыш та юк.
Теге мужик җиңел сулап:
– Аллага шөкер инде алайса.

* * *

Белдерү: “Бик акыллы этебез югалды. Шарик! Әгәр бу белдерү синең күзеңә чалынса, зинһар өчен, өйгә чылтырат!”
* * *
Авызына сыр капкан карга агач башында утыра. Шулвакыт төлке йөгереп чыга һәм карганың башына таш ыргыта. Карга җиргә мәтәлеп төшә һәм, һушына килгәч, сүгенеп:
– Менә, кабәхәт, бөтен мәсәлне бозып ташлады.

* * *

Ире хатынына:
– Сиңа иртәгә 8 мартка нәрсә бүләк итәргә соң?
– Берни дә кирәкми. Эчә, исерә генә күрмә. Менә шул иң яхшы бүләк булыр.
– Юк инде... Мин анысын сиңа кичә бүләк иттем. Һаман-һаман бер төрле бүләк булмас...

* * *

8 март. Ире телевизор каршында диванда газета укып ята, хатыны савыт-саба юа. Менә ир бүген бәйрәм икәнен һәм бүләк алмаганын исенә төшерә дә, укуыннан аерылмыйча гына:
– Калдыр, кадерлем, бүген сигезенче март бит, иртәгә юып бетерерсең.

* * *

– Кадерлем, сиңа 8 мартка нәрсә бүләк итәргә?
– Белмим шул...
– Алайса сиңа яхшылап уйларга тагын бер ел вакыт бирәм.

* * *

– 8 мартны кем уйлап тапканын беләсеңме?
– Беләм. Чәчәк сатучылар!

* * *

– Нинди чәчәкләр яратасың?
– Розалар.
– Акмы, кызылмы?
– Кызыл.
– Аңлашылды. Ә шампан шәрабе белән шәмгә мөнәсәбәтең ничек?
– Уңай. Син нәрсә... миңа 8 мартка сюрприз әзерлисең?!
– Әйе. Сиңа “Вконтакте” аша җибәрергә открытка сайлап утырам.

* * *

– Кадерлем, син миңа 8 мартка бүләк алдыңмы?
– Әлбәттә!
– Ә ул миңа ошаячакмы?
– Ошамаса, миңа бирерсең, андый кармак турында күптән хыялланам инде.

* * *

Әби белән бабай үлгәннәр. Менә алар оҗмаһ буйлап баралар. Ничек рәхәт: тирә-якта яшеллек, кояш нурларын сибә, кошлар сайрый, җиләк-җимешләр үсеп утыра... Шулчак бабай йодрыгы белән әбинең баш чүмеченә биреп ала.
Әби:
– Нәрсә өчен?! Нинди гаебем бар?!
– Әгәр иртәләрен суга пешерелгән ботка ашатып диета тоттырмаган булсаң, без инде монда 20 ел буе шушылай яшәр идек!

* * *

Врач наркоздан айныган пациентка:
– Операцияне сез җиңел кичердегез, ә менә аның алдыннан үзегезне бик әшәке тоттыгыз: кычкырдыгыз, торып китәргә теләдегез.
– Шулай булмый ни! Мине бит больницага тәрәзә юарга гына җибәргәннәр иде!

* * *

Биш яшьлек малай циркта ялгызы гына кичке тамаша карап утыра. Янәшәсендәге бер хатын аңа сорау бирә:
– Син бит әле бик кечкенә, ничек циркка ялгызыңны гына җибәрделәр? Билетны да үзең алдыңмы?
– Юк, әти алды.
– Ә ул кайда?
– Өйдә билет эзләп калды.

* * *

Судья:
– Гаепләнүче, фатир басканда сез нишләп әйберләрне һәм акчаларны гына алдыгыз, ә бриллиант коллекциясенә тимәдегез?
– Күпме мыскылларга була кешене, судья әфәнде! Хатынымның канымны эчүе җитмәгән, инде сез тотындыгыз!

* * *

Винни-Пух – Пятачокка:
– Әй, чучка танау, кил әле монда, хәзер мин синең иманыңны өшкерәм! Кичә син миңа нәрсә бүләк иттең?
– Кәрәзле телефон.
– Нинди кәрәзле?! Кичә мин анда ике сәгать буе казындым, бернинди кәрәз дә, бал да юк!

* * *

– Нигә сөмсерең коелды?
– Әйтергә дә оят... Мин төнлә астыма пес итәм.
– Ә син психотерапевтка күрен, ул сине бик тиз дәвалаячак.
Бер айдан соң.
– Менә бит, хәзер кыяфәтең бөтенләй икенче! Сизеп торам, психотерапевт сине кеше иткән.
– Әйе. Хәзер мин астыма пес итүем белән горурланам!

* * *

Йокылы-уяулы ире – хатынына:
– Хатын, телевизорны сүндер әле.
– Шыпырт кына утыр, без кинотеатрда.

* * *

– Кичә минем паспортымны һәм ботинкамны урладылар.
– Полициягә бардыңмы соң?
– Бардым, алар булып чыкмады.

* * *

Түше орден планкалары белән капланган бер бабай собеста аяк терәп пенсиясен арттыруларын таләп итә. Аңа игътибар итүче кеше юк. Бабай тавышын күтәрә төшә:
– Бик беләсегез килсә, мин Куликово сугышында гына катнашмадым!
Бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенмәгән чиновник кәгазьләрдән башын күтәрмичә генә:
– Ә ник катнашмадыгыз?
Тынлык. Чират көтеп утыручыларның берсе:
– Дезертирдыр, мөгаен.

* * *

Урыс теле укытучысы сөйләшә торган тутый кош сатып ала һәм икенче көнне аны зоокибеткә кире алып килә:
– Сезнең бу тутыегыз коточкыч сүзләр сөйли!
– Булмас! Без беркайчан да аның сүгенгәнен ишетмәдек.
– Сез мине дөрес аңламадыгыз: ул кайбер фигыльләрне дөрес төрләндерми.

* * *

Ир белән хатын көне буе талашалар. Иң соңыннан әти кеше ишекне шапылдатып чыгып китә. Әнисе янына малае килә:
– Әни, синең кияүгә чыкканыңа күпме инде?
– Ун ел, улым.
– Ә тагын күпме торасың калды?

* * *

Тимер юл буйлап чеби бара. Кинәт, һич көтмәгәндә, аның тәпие рельслар арасына кысылып кала һәм ул поезд килгәнен күрә. Башта чеби аягын тартып чыгарырга әзерләнә, ләкин моның файдасыз икәнен аңлагач, күкрәген киереп, язмышка йөзе белән борыла:
– Чукынып китсен, бәрелешергә икән, бәрелешергә!

* * *

Ипи кибетендә бер бабай – сатучыга:
– Сеңлем, миңа игътибар белән кара әле. Мин бүген сездән ипи алдыммы?
– Алдыгыз.
– Бик зур рәхмәт! – ди бабай һәм чыгып китә.

* * *

Фотограф – ир белән хатынга:
– Нигә шулай ерак утырдыгыз, якынрак килегез.
– Юк, сез безнең уртада ара калдырып төшерегез.
– Ник?
– Аерылыша-нитә калсак, кисеп алырга уңайлы булсын өчен.

* * *

Хатыны озын баскычка басып, мышный-мышный түшәм агарта, ә ире телевизордан хоккей карап утыра. Күпмедер вакыттан хатыны түзми, иренә сүз ката:
– Кадерлем, мин егылып төшсәм, бик авыр булса да, тәнәфес башлангач “Ашыгыч ярдәм” чакыртырсың инде, яме?

* * *

Пассажир:
– Машинистка поездны бераз акрынрак алып бар дип әйтә алмассызмы?
Проводник:
– Нишләп?
– Минем малай юл буендагы баганаларны санап бетерергә өлгерми.

* * *

– Көтмәгәндә-уйламаганда командировкадан кайтып кердем. Керә-керешкә шкафны ачтым – буш, суыткычны ачтым – буш.
– Ә хатының нәрсә ди?
– Юк минем бернинди хатыным. Фатирны басып чыкканнар.

* * *

Урамнан канга баткан көнгерә йөгереп бара.
– Нәрсә булды? – дип сорыйлар аннан.
– Трамвайда сумкамны кискәннәр!..

* * *

– Ничек хәлләр?
– Турысын әйткәндәме?
– Әйе!
– Ә аты-юлы белән сүгенергә ярыймы?
– Юк.
– Алайса яхшы.

* * *

Секретарь кыз начальнигының кабинетына йөгереп керә:
– Гали Вәлиевич, әле хәзер генә сезнең машинагызны урлап киттеләр!
– Каракларны танып калдыңмы?
– Юк.
– Нишләп?
– Мин тизрәк машина номерын язып калырга ашыктым.

* * *

Ике ир сөйләшеп утыра.
– Хатыннан аерылган идем. Йортны, дачаны, машинаны, минем бөтен акцияләремне һәм 20 ел буе җыйган акчаларымны суд аша үзенә тартып алды. Череп баеды. Байлыгына кызыгып, тагын өйләнергә туры килде үзенә.

* * *

Автоинспектор коточкыч тизлек белән элдертүче автомобильне туктатып:
– Иң зур тизлек – алтмыш километр, ә сез йөз егерме белән чаптыгыз!
– Инспектор, без икәү бит!

* * *

Юлдан пычкы күтәргән әби бара.
– Әби, кая киттең?
– Теш врачына.
– Нәрсәгә?
– Менә пычкымның ике теше сынган.

* * *

Кибет. Чират. Кечкенә баласы шыңшыган яшь ана, куркытуга күчеп:
– Елаудан туктамасаң, сине менә бу апага бирәм!
Теге “апа”, артына борылып:
– Бик кирәге бар иде, үземнекеләрдән дә гарык!

* * *

Әтисе – улына:
– Йә, сөйләп җибәр, мәктәптә нинди уңышларга ирештең?
– Уңышлар искиткеч! Бишенче сыйныф белән төзегән контракт тагын бер елга озынайтылды!

* * *

Ишек ачыла һәм бүлмәгә хәрби киемнән бер егет йөгереп керә:
– Әти, исәнме!
Әтисе, компьютерыннан күзен алмыйча гына:
– Син кайда йөрдең?
– Ничек инде кайда? Армиядә хезмәт итеп кайттым бит!
– Икенче вакыт өйдән чыгып киткәндә кая киткәнеңне әйтеп йөрисе бул!

* * *

–Төрмәгә нәрсә өчен эләктең?
– Ришвәт алган өчен.
– Ә ник шулай тиз чыгардылар?
– Ришвәт бирдем.

* * *

Реанимациягә аркасына пычак кадалган кешене алып киләләр.
Врач:
– Авыртамы?
– Көлгән чакта гына.

* * *

– Нишләп сезнең ирегез безнең кафега керми башлады?
– Ул үлде.
– Аллага шөкер икән алайса! Без тагын әллә аны үпкәләттек микән дип борчылган идек.

* * *

– Әфәндем, сез скрипкада уйный беләсезме?
– Өздереп кенә әйтә алмыйм.
– Нишләп?
– Чөнки уйнап караганым юк.

* * *

Ире йоклап яткан җиреннән салкын тиргә батып, күзләрен акайтып сикереп тора. Хатыны:
– Нәрсә булды, кадерлем?
– Мәдинә суга батып үлде!
– Нинди Мәдинә тагын?

* * *

Миллионер вафат булгач, нотариус туганнарына һәм дусларына аның васыятен укый. Иң ахырда мондый юллар: “Дустым Вәлигә васыять язганда сине дә онытмамын дип вәгъдә биргән идем. Шуңа күрә аңа кайнар сәлам тапшырам”.

* * *

Исерек өенә кайтып керә. Кесәсендә бер шешә аракы. Чишенә башлагач абынып китә һәм шапылдап идәнгә егыла. Торыргамы, тормаскамы дип уйлап ятканда сизә: астында ниндидер юешлек. Исерек коты алынып: “И-и, Ходаем, кан булса гына ярар иде!”

* * *

Ике ир сөйләшә:
– Авызына мең долларга төшереп теш куйдыртканнан соң хатын минем белән бик әдәпле сөйләшә, бәхәскә керергә курка.

* * *

Өч ир-ат кәеф-сафа корып алырга уйлаганнар, әмма берсенең кичәге эчештән соң куллары калтырый икән.
– Ипи кис, – диләр аңа.
– Егетләр, булмый.
– Шешәне ач.
– Анысын да булдыра алмыйм.
– Ә нәрсә генә эшли аласың соң син?
– Тоз сибә алам.

* * *

Берәү төзелештәге эш киеменнән затлы автомобильләр салонына керә. Сатучы янына килә дә, ышанычлы тавыш белән:
– Бу “Бентли” күпме тора? – дип сорый.
– 250 мең евро.
– Ә бер елга кредитка алсаң?
– Ай саен 25 мең евро түлисе була.
– Күп икән. Ә ике елга алсаң?
– 12,5 мең.
– Анысы да күп. Ә өч елга?
– Бәлки сезгә арзанлырак машина алыргадыр?
– Шулаен шулай да бит, ләкин, анасын өшкерим, плитә нәкъ менә шундый машина өстенә төште шул.

* * *

Бер кыз – бер егеткә:
– Сез нишләп миңа минут саен күз кысасыз?
– Гафу итегез, авариягә эләккәннән соң минем күз кабагым шулай тартыша торган булып калды.
– Кабәхәт, ялганчы! Миндә инде хисләр туып килә башлаган иде!

* * *

Боярский телефоннан чылтырата:
– Мин бер сәгатьтән килермен, яме. “Нишләп?” дип... Әле генә душтан чыктым, эшләпәм бераз кипшерсен инде.

* * *

Мин иремә әйттем: әйдә, кешеләрчә, тавыш-тынсыз гына аерылышыйк дидем. Юк, ул лыгыр исереп, махсус гармунчы яллап һәм бер көтү дусларын ияртеп, акырып җырлап килеп керде.

* * *

Рим папасы беренче мәртәбә Парижга килә. Аны чолгап алган журналистларның берсе сорау бирә:
– Париждагы фәхишәләргә сезнең мөнәсәбәтегез?
Рим папасы уйлый: әйбәт дип әйтү миңа килешми, начар дисәң тыңлаучыларымны югалтуым бар. Әмма ул җаен таба һәм сорауга сорау белән җавап бирә:
– Нәрсә, Парижда фәхешханәләр бар мыни?
Икенче көнне Парижның бөтен газеталары болай дип язып чыга: “Рим папасы француз җиренә килеп төшүгә: “Парижда фәхешханәләр бармы?” – дип кызыксынды”.

* * *

– Мин мәктәпкә бармыйм, – дип киреләнә биш яшьлек малай. – Анда имтиханда балаларны батыралар икән.

* * *

Ике ахирәт очраша.
– Тормышларың ничек дип сорар идең ичмасам, Сания.
– Тормышлар ничек?
– Әй, сорама да!

* * *

Аяк киеме ремонтлау мастерскоенда кабул итүче хатын – клиентка:
– Ботинкагызны ремонтлаган өчен сездән 50 сум. Ләкин без сезнең бер ботинкагызны югалтканлыктан, 25 сум гына түләрсез.

* * *

– Чирегез озакка бармас, – ди доктор. – Көн саен ванна кабул итегез, ә аннан – бер рюмка коньяк.
Берничә көннән авыру тагын врач янына килә:
– Доктор, коньяк мәсьәләсендә бар да тәртиптә, тик менә ваннасын чукынсаң да эчеп бетереп булмый.

* * *
– Гали, синең хатыныңа ничә яшь?
– Аптыраган үзем дә. Аның сүзе буенча, ул безнең төпчек малайдан яшьрәк булып чыга.

* * *

Авыру, шөбһәләнеп:
– Доктор, сез миңа дөрес диагноз куйдыгыз микән? Ишетүемчә, кайбер врачлар бер диагноз куялар, ә кешеләр икенче төрле чирдән үләләр икән.
– Бер дә борчылмагыз. Минем авырулар мин нинди диагноз куйсам, шул чирдән үләләр.

* * *

– Сезнең иң курыккан нәрсәгез?
– Караңгылык һәм теш врачлары.
– Теш врачлары аңлашыла. Ә караңгылыктан нигә куркасыз?
– Ә сез беләсезме караңгылыкта күпме теш врачы качып торырга мөмкин?

* * *

Кызын тизрәк кияүгә бирергә теләгән анасы күкләргә чөеп аның булачак ирен мактый.
– Әни, ул бит карт, пеләш, чирканчык, – ди кызы.
– Син аның шикелле ике инфаркт кичереп кара әле, үзең нинди булырсың икән.

* * *

Җүләрләр йортында бер төркем авыру бик җитди рәвештә качарга әзерләнә. Биек койма аша чыгасы булганга бер атна күнекмәләр үткәрәләр. Иртәгә качасы дигән көнне җүләрләрнең берсе кайгылы хәбәр алып килә.
– Качу барып чыкмаячак.
– Ник?
– Койманы сүтеп атканнар.

* * *

– Вәли, чыраең калмаган, бер-бер хәл булдымы әллә?
– Булды шул, хатыным ташлап китте.
– Кайгыңны уртаклашам.
– Сөйләп бетергәнне көт: кичә төянеп кире кайтып керде.

* * *

Ресторанда:
– Искиткеч! Синең хатының бик шәп бии икән ләбаса!
– Бии ди, бар! Официант аның изүенә ялгыш боз кисәге төшереп җибәрде.

* * *

– Тоткын белән депутат арасында берәр төрле аерма бармы?
– Бар.
– Нинди?
– Тоткын срогы чыкканны – түземсезләнеп, ә депутат коты алынып көтә.

* * *

Хатыны – иренә:
– Без синең белән беркая да чыкмыйбыз...
– Ярар, иртәгә мин чүп чиләге түгәргә чыгам, шунда үзем белән сине дә ияртермен.

* * *

Врач кабинеты янында ике пенсионер сөйләшә:
– Бу врачларның язуы тавык тәпие белән җир тырнаган кебек. Рецептларыннан берни аңларлык түгел.
– Алай димә әле син! Мин врач биргән рецепт белән бер ел трамвайда бушлай йөрдем, ярты ел театрда спектакльләр карадым, ә хәзер шул кәгазь буенча пенсиямне арттырдылар.

* * *

– Өйдә тынычлыкмы соң?
– Кая инде ул! Хатын аерылышырга йөри!
– Нишләп?
– Синең төсең залдагы тәрәзә пәрдәләре төсе белән туры килми ди.

* * *

Үлемгә хөкем ителгән тоткын янына каравылчы килеп керә:
– Карагыз әле, – ди ул тоткынга. – Иртәгә сезне электр урындыгына утыртыр алдыннан: “Соңгы теләгегез нинди?” – дип сораячаклар. Сезгә бит инде барыбер. Шуңа күрә: “Каравылчының хезмәт хакын күтәрегез”, – дип әйтерсез әле.

* * *
Гаишник элеккеге укытучысын туктата:
– Исәнмесез, Сания Хәлимовна. Хәзер кәгазь белән ручка алыгыз да, 100 тапкыр “Мин бүтән беркайчан да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаячакмын!” дип языгыз.

* * *
Әтисе, әнисе һәм аларның кечкенә малайлары парк буйлап бара.
– Әти, бу нинди агач? – дип сорый малай.
Әтисе:
– Бу, улым, агач.
– Ә менә ул скульптура ничек дип атала?
– Бу, улым, скульптура.
– Ә монысы нинди кош?
– Бу, улым, кош.
Әнисе:
– Улым, җитте сиңа, юк белән атаңның башын катырма.
Әтисе:
– Сорасын, хатын, сорасын. Бала кечкенәдән үк барысын да белеп үсәргә тиеш.

* * *

Пессимист:
– Инде өченче көн күзгә йокы кергәне юк. Ничек түзәргә бу хәлгә?!
Оптимист:
– Теге дөньяда туйдырырбыз йокыны!
Пессимист:
– Һи-и, әле ул дөньяга эләккәнче!

* * *

Бер ир машинасын урамда калдыра, ә тәрәзәсенең эчке ягына мондый язу ябыштыра: “Бензины юк, моторы эшләми, радиатор ага, аккумулятор утырды, бардачок буш”. Икенче көнне иртән чыкса, машинаның “аякларын” салдырып, моңа да язу калдырып киткәннәр: “Шулай булгач пычагымамы сиңа көпчәкләр?!”

* * *

Беренче тапкыр парашюттан сикерүче егет инструкторга сорау бирә:
– Әгәр минем төп парашютым да, запас парашютым да ачылмаса, мин җиргә күпме вакыт очачакмын?
– Калган бөтен гомерең буе.

* * *

- Син ничек моңа өйләнергә булдың?
- Ничек дип... Сөйләшеп утырдык-утырдык та, әйтер сүз калмагач, үзеннән-үзе тәкъдим ясадым инде.

* * *

– Улым, синең шикелле вакытта минем әтием дә, әнием дә юк иде. Мин чит кешеләрдә үстем һәм еш кына ашау да эләкми иде.
– Аның каравы, син хәзер бездә яшисең, сиңа рәхәт, сине көненә өч тапкыр ашаталар.

* * *

“Ашыгыч ярдәм”гә чылтыраталар:
– Әлү! Минем иремнең хәле бик авыр!
– Ә кемгә хәзер җиңел инде?

* * *

Кияү кәләшне загстан күтәреп чыга. Кәләш аның колагына пышылдый:
– Вәли, без өйләнештекме инде?
– Әйе.
– Алайса муеныңа менеп атланыйм әле.

* * *

Ресторанда бер ир-ат бер кыз янына килеп утыра.
– Сәлам. Мин – Гали, халык депутаты, гадел һәм тәрбияле кеше.
– Мин Сания булам. Затлы фахишә һәм... саф кыз.

* * *

– Чыраең калмаган, ни булды?
– Беләсеңме нәрсә... Хатын инде бер атна буе бер төш күрә, имеш, аның президент белән мәхәббәт икән.
– Шуннан?
– Кичә кычкырдым үзенә, бетер аның белән очрашуларыңны дидем.
– Төш кенә бит инде ул!
– Алай димә! Бүген төнлә төшемдә ФСБ полковнигын күрдем һәм ул мине бу эшкә кысылма дип кисәтте.

* * *

– Әгәр син минем ирем булсаң, мин синең чәеңә агу салыр идем.
– Әгәр син минем хатын булсаң, мин ул чәйне эчәр идем.

***

- Айнур, минем компьютерым эшләми.
- Анда бер зур төймә бар, аңа басып карадыңмы?
- Әйе, барыбер эшләми.
- Розеткага тыкканмы?
- Белмим, хәзер шырпы кабызам да карыйм.
- Ә шырпы нигә?
- Бездә утны сүндерделәр :D

***

Выпускнойда хезмәт укытучысы белән физрук сугышты. Нәтиҗәдә хезмәт укытучысы җиңде. Чөнки, каратэ ул каратэ, ә чукеч чукеч инде ул.

***

Әнисе улын теш врачы кабинетыннан алып чыгып бара:
- Улым? Врач абыйга нәрсә дияргә кирәк?
Малай, яшь тулы күзләрен сөртеп:
- УТТА ЯН,КАБӘХӘТ!

***

Кибеткә бандит керә дә кибетчедән сорый:
-Исемен ничек?
-Әлфия.
-Минем әнинең дә исеме Әлфия, мин сиңа тимим. Аннан бер егеттән исемен сорый.
- Минем исемем Сәлим, ләкин дуслар Әлфия дип тә йөртәләр.

***

Автомәктәптә имтихан бара:
- Двигатель ничек эшли?
- Үз сүзләрем белән мөмкинме?
- Әлбәттә!
- Вжжжж! Вжжжж! Вжжжж!

***

Бер мужик кибеттә йөргәндә папугай күрә. Бу папугайның аягыннан ике җеп асылынып тора. Килә дә берсен тарта бу моның, папугай французча сөйләшә башлый. Әйләнеп килә дә икенчесен тарта, попугай инглизчә сөйләшә башлый, мужик аңламый. Икесен берьюлы тартсам нишләр икән дип уйлый бу.Килә дә тарта папугай татарчалатып:
- Анаңны, егасың бит инде, яптырный...

***

Бер егет су коенырга килә. Шәрә килеш елгада су коена.
Шул вакыт бер кыз килә дә китап укырга утыра. Егет бер иске чиләк таба да аның белән ниен каплап ярга чыга һәм кыздан сорый:
- Син нинди китап укыйсың?
- Философия.
- Димәк, син булачак философ?
- Әйе.
- Менә, әйт әле, мин хәзер нәрсә турында уйлыйм?
- Син чиләгеңнең төбе бар дип уйлыйсың.

***

Бер ир барга керә һәм виски заказать итә.
- Күпме миннән?
- Өч доллар.
Ир кесәсеннән өч тимер доллар ала да өстәлнең өч почмагына куеп чыга. Бармен ачулана-ачулана җыеп чыга. Икенче көнгә дә шул ук хәл кабатлана, аннан соң да, һәм берничә көн... Бервакыт ир керә дә шулай ук бер стакан виски заказать итә, ләкин кәгазь биш долларлык чыгара. Бармен астыртын елмаеп кына өстәлнең ике башына илтеп куя сдачаны. Ир бер стакна вискины эчеп бетерә дә, тагын бер стакан виски заказать итеп, бармен каршына бер доллар акча чыгарып сала...

***

Бер чи татар Мәскәүгә килә, татарчадан башка бер сүз дз белми. Кафега тамак ялгап алырга керә, барная стойка артында негр тора.
- Бер щащка щай, ун пещенье.
- Я не понимаю тебя.
- Ну бер щащка щай, ун пещенье.
- Не, не понимаю.
- Татар өстәлгә 100 доллар акча куя да:
- Бер щащка щай, ун пещенье!
-  Духовкада бәлеш тә бар, җылытыргамы?

***

Бер хатын сөяркәсе белән ята һәм шулвакыт ишектә кыңгырау тавышы ишетелә. Ире кайтканын белеп:
- Я, Ходаем, ирем бернәрсә дә сизмәслек итсәң иде...
Ходай җавап бирә:
- Ярар, ләкин сине судан үлә торган итеп ясыйм.
- Яхшы...
- Берничә ел үтә. Бу хатын су да  коенмый, душка гына керә, судан ерак йөрергә тырыша. Өч ел үткәч, бу хатын курортка путевка ота. Бик уйлый, ләкин барырга карар кыла. Шулай теплоходта йөзеп барганда, шторм башлана... Хатын тагын Ходайдан ярдәм сорый:
- Я, Ходаем, минем өчен күпме халыкның гомерен өзәсенмени?
- Мин сезне өч ел җыйдым....

***

Ире командировкадан кайтып кергән, бүлмәдә статуя тора ди.
- Нәрсә бу?
- Әй, кадерлем, мин аны распродаңадан алдым, Аполон статуясы, ошады, арзан да иде...
Кичке ашны ашап, йокларга яталар. Хатыны йоклап киткәч, ире тора да берничә бутерброд белән чәй ясап, статуя янына килә:
- Эй, Аполон, мә ашап ал. Алайса мин берконне сутка буе Геракл булып басып тордым, берәү дә хәтта су да китермәде.

***

Репортер урамда сораштыру үткәрә:
- Сез тартасызмы?
- Әйе.
- Ә сез беләсезме тартуның сәламәтлеккә зыянлы икәнен?
- Беләм.
- Ә сезгә ничә яшь?
- 50.
- Ничә ел тартасыз?
- 12.
 Ә сез беләсезме, әгәр тартмасагыз, шул акчагызга менә мондый машина ала алган булыр идегез. (Янәшәдә торган БЕТЛИ машинасына төртеп күрсәтә).
- Ә сез менә тартасызмы үзегез?
- Юк...
- Ә сезнең мондый машинагыз бармы?
- Юк...
- Менә күрәсезме? Ә мин тартамһәм бу минем машина.

***

Бер кызны кияүгә сорап урыс, грузин һәм әрмән килә. Кыз аларга чәчәк белән килергә куша.
Башта урыс килә, ромашка тотып. Кыз чәчәкне ашарга куша, ул ашый. Грузин килә, роза чәчәге тотып. Аңа да ашарга куша. Ашый, бер көлә, бер елый. Кыз:
-          Ник елыйсың?
-          Чәнечкеләре очлы...
-          Ник көләсең?
-          Әрмән кактус тотып килә...

***

Әбиләре кияүләренең кайсы яхшырак, кайсы ныграк ярата икәнен тикшерергә була. Беренче кияү узып барганда әби суга батып ята һәм ярдәм сорый. Олы кияү коткара. Өенә кайтса капка төбендә Волга машинасы тора һәм “Яраткан киявемә яраткан әбиеңнән” дип язылган.
Икенче көнне икенче кияү үтеп бара, әби тагын елгада батып ята. Кияү йөгреп килә һәм коткара. Өенә кайтса яңа мотоцикл “Яраткан киявемә әбиеңнән” дип язылган язу.
Өченч көнне өченче кияү үтеп бара, әби тагын елгада ярдәм сорый. Ә кияү “Беренч кияүгә - Волга, икенчесенә - мотоцикл, миңа велосипед булыр инде” дип уйлый да кайтып китә. Әби батып үлә. Кияү кайтса, капка төбендә өр яңа мерседес тора һәм “Яраткан киявемә яраткаң бабаңнан” дип язылган.

***

Ике хатын гольф уйный. Берсе тупка суга һәм ул янәшә уйнаган бер иргә килеп тия. Бу ир кулын бот арасына тыга да җиргә ава һәм авыртуга түзә алмый, ауный. Тупны суккан хатын йөгереп килә:
- Гафу итегез, мин ялгыш...
- Хәзер үтәргә тиеш, борчылмагыз, булгалый...
- Мин табиб, хәзер булышам.
Ирне аркасына яткыра, ширинкасын төшерә һәм кулын тыгып, массаж ясый башлый.
- Яхшыракмы хәзер?
- О-о-о, чыннан да яхшы.... ләкин минем баш бармак барыбер авырта.

***

Укытучы балаларны төзелешкәэкскурсиягә алып бара. Унынчы каттан бер ир егылып төшә йәм үлә. Экскурсиядә соң укытучы класста бу хәлне анализларга уйлый:
- Укучылар, ничк уйлыйсыз, ул кеше ник егылып төште?
Алсу:
-  Куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламаганга.
Вәли:
-  Бәлки, исерек булгандыр.
Гали:
- Ул минем әнине сүкте.
- Ничек инде ул алай?
***
 дип аптырый укытучы.
-          Анаңны, баскычны селкетмә дип кычкырды ул миңа.
Юлда запорожец ватылып кала. Бер мерседес туктый һәм тагып алып барырга риза була. Шунда запорожец йөрчесе болай ди: "Син артык каты чапма, әгәр дә артык булса мин сиңа мигать итәрмен, симн тизлегеңне киметерсең", - дигән. Киткән болар.
Боларны күреп торган бер кеше дустына сөйли икән: "Кара әле, бүген бер мерседес чаба сәгатенә 160 км белән, артыннан запорожец, әле юл бирергә сорап, мигать итеп бара..."

***

- Сезнең банк бары минем сүземә генә ышанып кредит бирәме?
-Бирә.
-Әгәр мин алдасам?
-Сезгә Ходай каршында оят булачак.
-Ии, әле ул кайчан була!
-Әгәр 5-ендә кайтарып бирмәсәгез, 6-сында ходай каршына басачаксыз.

***

-Дивана син.
-Аның каравы матур.
-Кем әйтте?
-Син әйттең
-Ышандыңмы?
-Әйе.
-Дивана икәнсең.
-Аның каравы матур.

***

Өлкән яштәге хатын табибка:
- Медицина гаҗәеп уңышларга иреште. Мин яшь чакта врачка кергәч чишенергә кирәк иде, ә хәзер телеңне күрсәтү дә җитә.

***

Табиб авыру хатынны карагач иренә:
-Хатыныгыз миңа ошамый.
Ир көрсенеп:
- Миңа да ошамый ул.

***

Ике сары чәчле кыз урамнан барганда көзге табалар. Табучысы көзгегә карый да:
-Мин бу кешене каядыр күргәнем бар.
- Бир әле үзем карыйм. Дивана! Бу бит мин.

***

Ир белән хатынның бер-берсен яратасы килә, ләкин өйдә уллары бар. Ир әйтә:
- Бар бозауны эзләп кайт әле.
Улларының бозауны эзлисе килми. мунчага кереп ләүкә астына кереп ята. Шулвакытны ир белән хатын да мунчага кереп ләүкәгә яталар. Яратыша башлагач, ир әйтә:
- Монда бөтен ил күренә...
Ләүкә астыннан уллары:
- Әти, анда минем бозау күренмиме?

***

Бер кеше кечкенә малайдан сорый:
- Эй, малай, синең исемең ничек була?
Малай дәшми.
- Үскәнем, син тормозмы әллә?
- Минем исемем Вәли.
- Син кайда яшисең?
- Мин тормоз түгел!

***

Чукча геологлар белән таныша, тегеләр аны пилмән белән сыйлыйлар.
Чукчага ошый, hәм ул рецептны сорап өенә кайтып китә. Берничә көннән ул геологларны үзе пешергән пилмән белән сыйланырга чакыра.
Бөтенесе ашый, ә чукча читтә басып карап тора.
- Чукча, син ник ашамыйсың?
- Эй, мясорубка авырта...

***

2010 елгы җәй көне Алла Бабай белән, Күкри бабай ил буенча йөриләр икән, кемгә яңгыр бирергә, кемгә юк икәнен ачыклап.
Бер төбәккә җитәләр. Күкри:
- Боларга бирикме?
- Әйдә...
Икенчесенә җитәләр.
- Боларга?
- Бирик...
Татарстанга җитәләр.
- Боларга бирикме?
- Юк, алар үзләре дә булдыра.

***

Арыслан урманда закон чыгара. Урманны пычратмаска, зур йомышны урманда эшләмәскәэ диеп. Шулай бервакыт куянның бик нык зур йомышын үтисе килә, ул түзә алмый һәм урманда "кәк" итеп. Шулчак янына арыслан килеп чыга, мескен куян куркып кулы белән каплап куя.
Арыслан:
-Нәрсә анда?
-Күбәләк.
-Күрсәт...
-Юк, ачсам ул очып китә..
Арыслан ачуланып:
-Тиз бул күрсәт дим!
Куян кулларын ачып җибәрә, өскә карап:
-Ой, очып китте, үзе шундый кечкенэ, үзе шулай зур "кәк" иткән...

***

Көтмәгәндә кунаклар килеп керә, хуҗабикә тиз генә бәләкәй улын кибеткә җибәрә.
-Медунок-конфитен алып кер!
- Шулай дип аталамыни?!
- Әйе!
- Шулай дип сорыйммени???
- Әйе!!! Бар тизрәк!
- ????
Бала бик усалланып кайтып керә:
- Бөтен кибет тәгәрәп көлде, "Между ног" конфитен сораганга...

***

Әтисе улына:
- Улым, син үсеп җиттең инде, кем булырга уйлыйсың?
- Әти, мин Кыш бабай булырмын ахры!
- Нишләп? !
- Нишләп дип, чөнки ул Яңа елга кадәр бер атна һәм Яңа елдан соң бер атна гына эшли.

***

Юләрләр йортында юләрләр атыш - атыш уйныйлар икән. Берәү почмакта утыра, икенчесе килә дә моңа ике тапкыр чүкеч белән башына суга, шуннан врачка алып керәләр дә сорылар моңардан.
- Ну теге чүкеч белән суккач башың авырттымы?
- Юк, мин бит танк эчендә идем.

***

Американец, урыс һәм грузин очрашалар. Хатын-кызлар турында сүз чыга.
Американец:
Минем алар агачтагы яфраклар кадщр булды.
Урыс:
 Ә минем
***
 күктәге йолдызлар кадәр.
Грузин:
 Манный ярмасын беләсезме? Җиде капчык.

***

Әнисе улына төрмәгә хат яза: “Улым, сине утыртканнан бирле бер хәлем дә юк. Хуҗалыкта булышырлык кешем дә юк. Бакчалар казылмаган, бәрәңге утыртылмаган, нәрсә эшләргә дә белмим”.
Улы яза: “Әни, бакчада казынма, сине дә утыртырлар, миңа да сроу өстәрләр”.
Әнисе кабат яза: “Улым, синең хатың килүгә менталр килеп бакчаны казып киттеләр. Бернәрсә дә тапмадылар
***
 бик ачулы киттеләр”.
Улы: “ Әни, кулдан килгәнчә булыштым, бәрәңгене ничек булса да үзегез утыртыгыз инде”.

***

Европаның бишйолдызлы отелендә яшь хезмәткәр тәҗрибәле коллегасыннан сорый:
- Ә нәрсәне аңлата ул "ту-ти-ту-ту-ту"?
- Кайдан ишеттең аны?
- Урыслар әйтте.
- Ә аңлашылды. Ике чәй егерме икенче бүлмәгә.

***

Урыс теле дәресендә:
- Рустем, телефон звОнит или звонИт???
-Белмим, Марья Ивановна, у меня шалтрата!

***

Ике дус сөйләшә:
- Сезнең анда нәрсә булды соң? Әбиең (хатынының әнисе) бер айга өч тапкыр гөмбә белән агуланды.
- Барынада склероз гаепле. Ул аларны миңа дип пешерә дә, онытып, үзе ашый.

***

Бер наркоман янына әҗәл килә:
- Әйдә җыен, мин сине алып китәм.
- Әйдә берне тартыйк та, китербез.
Тарталар да әҗәл чыгып китә. Икенче көнне дә килеп җитә:
- Әйдә, бер тартыйк та мин китәм...

***

Ике бабай апка төбендә утыралар.
- Минем көчем яшь чакта нинди булган, әле дә шулай, бер дә үзгәрмәгән.
- Ничек инде алай?
- Әнә, күрәсеңме, таш тора... Яшь чакта да күтәрә алмый идем мин аны, әле дә күтәрә алмыйм.

***

-Ирегез кайда эшли?
-Аракы заводында, инде өч ел.
-Ошыйма соң үзенә?
-Белмим, әле кайтып күренгәне юк.

***

- Ирләр акыллыракмы, әллә хатын-кызлармы?
- Әлбәттә хатын-кызлар, нинди хатын-кызның аяклары матурлыгына карап, ир сайлаганын күргәнегез бар.

***

Урыслар һәм татарлар торган авылның ике ягында ике туй бара. Берсе татар туе, берсе урыс. Урыслар нинди тост әйтергә, нәрсә өчен эчәргә белмичә, бер кешеләрен татарлар янына карап кайтырга җибәрәләр. Күпмедер вакыт үткәннән соң, аягында көчкә басып торган Иван кайтып төшә.
- Ну, белдеңме, нәрсә өчен эчә татарлар?
- Я не знаю кто такой "Айдагез",но я за него больше пить не буду.

***

Автобуста яшь ана баласын имезергә маташа. Тегесе, киреләнеп, башын читкә бора.
Аша улым, аша, ашамасаң, менә бу абыйга бирәм.
Бала кабат башын бора.Аша улым, ашамасаң менә бу абыйны имезәм.
Янәшәдә басып торган ир, түземсезләнеп:
Матурым, тизрәк бер фикергә кил инде, юкса минем төшәр вакытым җитә.

***

Хатыны: "Шахтада ничек анда?" - дип сорап йөдәткәч, ире хатынын карават астына төртеп кертә дә анда бер чиләк су белән, бер чиләк ташкүмер тондыра, ә үзе караватка менеп сикерү башлый. Лычма су булган һәм ташкүмер тузанына баткан хатыны мүкәләп карават астыннан чыга һәм бу вакытта ире аның артына тибә.
Монысы нәрсә өчен тагын?
Монысы шахтадан вакытыннан алда чыкканын өчен.

***

ВУЗда экзамен бара. Профессор:
- Сезгә бер авыр сорау биримме, әллә ике җиңелнеме?
- Бер авырны.
- Алайса менә мондый сорау, җавап бир: Җир шарында мамонтлар беренче мәртәбә кайда табылган?
- Казанның Бауман урамында
- Нигә анда?
- Ә монысы инде икенче сорау?

***

- Нихәл?
- Начар шул...
- Ник алай?
- Кичә компьютерымның паролен үзгәрттем. Ә бүген исемә төшерә алмыйм.
- Язып куярга иде.
- Язар әйберем булмады шул.
- Алайса истә калдырасы клаган.
- Истә калдырырлык хәлдә түгел идем. Хәйран эчелгән...
- Күпме эчтегез соң?
- Бер биш литр сыра.
- Тәк. Хәзер хәл итәбез аны. Акчаң бармы?
- Бар.
- Хәзер үк чап кибеткә, икешәр шешә “Клинское”, “Красный восток”, “Очаково”, “Миллер” һәм “Туборг” ал.
- Ни өчен әле мин сиңа сыра алырга тиеш?
- Миңа түгел, үзеңә, аңгыра! Шуларны эчсәң, паролең исеңә төшәчәк.
Берәр сәгатьтән телефон шалтырый. Исерек тавыш:
- Әлү! Искә төште теге, каһәр! Ну маладис син...
- Парольме? Нинди булган соң?
- “Бүгеннән эчүне ташлыйм” дип куйган булганмын!!!

***

Татар белән яһүд бер купеда баралар. Төш җиткәч, һәрберсе үз ашамлыгын ашый башлый. Яһүд татарга әйтә:
-Син ат ите ашыйсыңдыр инде.
-Әйе, ә син тавык ите ашыйсыңмы?
-Әйе, атка акча җитмәде.

***

Ир киенә-ясана да хатынына әйтә:
- Мин клубка барып кайтам әле.
- Бар, сине беркем дә мөгезеңнән тотып тормый.

***

Ике малай мәктәптән кайтып бара икән. Берсе бай, ә икенчесе хәерче малае ди. Болар бер кибет яныннан узганда бай малае:
- Менэ әти мине шушы кибеттән сатып алган инде.
- Без электән хәерче булганбыз, акча булмаган инде, шуңа мине әти үзе ясаган.

***

- Әти мин күрше кызы Гөлчирәгә өйләним әле? - ди бер егет.
Атасы каршы чыга.
- Ярамый, улым, аңарда минем кан.
Бер атнадан теге егет әтисе янына кабат килә:
- Әти күрше авыл кызы Айсылуга өйләним әле?
Атасы  кабат каршы чыга. Беркөнне әнисе улыннан сорый икән:
- Улым, нишләп кәефең юк?
- Соң ничә кызга өйләнмәкче идем, барысында да әти каны икән!
- Әй , улым, теләсә кайсына өйлән! Синдэ бит атаң каны түгел!

***

Алларыннан баручы ике хатын-кызга карап ир кеше дустына:
- Сулда баручысы минем хатын, ә уңдагысы минем сөяркә, бик яхшы сөяркә дип тә әйтер идем...
- Юк ла, уңдагысы минем хатын, ә сулдагысы минем яраткан сөяркәм...
Туктап бер-берсенә бераз аптырап карап торганнан соң икесе берьюлы:
- Теләсәләр булдыра алалар икән бит,ә!
Ир белән хатын талаша-талаша машинада бара икән. Ниндидер урыс авылы кырыеннан узып баралар болар, ә юл кырында ике дуңгыз тора.
Хатыны:
-  Бу синең туганнарыңдыр инде?
-  Әйе шул! Теща белән бабай инде болар!

***

Американец, урыс һәм татар кеше аягы атламаган утрауда калалар. Нәрсәдер ашарга кирәк бит инде, балык тотарга булалар. Җәтмәне салу гына була, алтын балык тартып чыгаралар. Балык һәрвакыттагыча:
-          Ашамагыз мине, һәрберегезнең бер теләген үтим, - ди.
Американец:
-Миңа күп итеп акча кирәк һәм өйдә буласы килә
Балык койрыгы белән болгый, американец өйдә, кесә тулы акча...
-          Миңа дөньядагы иң чибәр хатынны һәм өйгә кайтар, - ди урыс
Балык тагын койрыгын болгый да бусының да теләкләре кабул була.
-Тәәәк, ә хәзер мине тыңла, - ди татар, - теге икесе хәзер үк монда булсын.

***

Машинада ир, хатын, хатынның әтисе белән әнисе - әби белән бабай баралар икән. Кинәт боларны постта туктаталар:
- Сез бу участокны кагыйдәләрне бозмыйча узган беренче кеше, котлыйм, сезгә 1000 сум премия!
Ир шатлана инде:
- Шәп булды бу, мин бу акчага үземә права алам!
- Ничек, сез правасыз йөрисез мени?
Хатын:
- Тыңламагыз аны! Исерек чакта нәрсә такылдаганын аңламый бит ул юләр!
- Сез әле исерек тә мени?
Әби:
- Әйттем мин сезгә урланган машинада ерак китеп булмый дип!

***

Көндәлектән:
- "Одноклассники"да теркәлдем. Безнекеләрнең бөтенесен таптым! Алсуны таптым. Кызык, ул мине хәтерлиме икән? Алсуның дуслар исемлеген карап чыктым. Хәтерләмидер… Бу атнада тагын 15 сөяркәне дусларга керттем. Шәп булды бу! Хатын күрде! Бу хатыннарның бөтенесе минем белән артиллериядә хезмәт итте дип алдаларга туры килде. Мине ниндидер 350 кеше дустына өстәде. Кемнәр икән инде болар? Мине шеф та тапты. Эшли башламасам, куам диде. Эшләргә вакыт юк. Элеккеге сөяркәләрнең фотоларына 5 балл куям. Алсу белән очраштым. Вакыт бигрәк рәхимсез! Яшәргә дә вакыт юк!. Миңа 5-ле куйган кешеләрне карап утырам... Эштән киттем, хатыннан киттем, кырынудан туктадым, юынган юк. Әбигә бардым, кодировать итте. Аккаунтны бетердем. Хатынга кайттым. Эшкә йөри башладым... "В контакте" сайтына чакырдылар. Кызык, нинди сайт икән?

***

Исерек Вәли икенче кат балконнан егылып төшә.
Аның янына тәртип сакчысы килеп баса:
-Нәрсә булды?
-Белмим,-ди исерек Вәли, киемен кага-кага. - Мин үзем дә бирегә яңа гына килеп төштем.

***

Урамда хатыны иренә:
- Бу безнең бала тугел бит!!!
- Тавышланма, бу коляска яхшырак...

***

Егет белән кыз айлы кичтә капка төбендә торалар. Икесе дә айга карап уйга калганнар. Шунда кыз егеттән сорый икән:
- Бәгырем, син нәрсә турында уйлап торасың әле?
- Менә бит, җан кисәккәем, син нәрсә уйласаң, мин дә шуны уйлыйм.
- Әй, юньсез, әнә нәрсә уйлап торасың икән әле...

***

Бервакыт табибка ике колагы да пешкән бер кеше килгән.
-Нишләдең?
-Менә чалбар үтүкләп ятканда, телефон шалтырады.
-Шуннан?
-Мин телефон дип ялгыш үтүкне колакка куйганмын!
-Ә икенче колагыңны ничек пешердең?
-Ну ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк бит инде! Үтүкне тагын телефон дип икенче колакка куйганмын...

***

- Китәм хaтын, китәм булгaч китәм, мeнә Кaзaндa доcуг дигән җиргә
мужиклaр җыялaр икән, бер хaтын бeлән йоклaсaң 100 сум бирәләр икән.
- Алaйсa бик күп эшләрсeң индe син - aeнa 200 сум...

***

Бер ир чәчәк кибетенә керә:
- Зинһар өчен, миңа минем хатыным өчен иң матур чәчәк бәйләме ясап бирегез әле.
- Сезнең хатыныгыз белән , мөгаен, ничәдер еллык юбилеегыздыр.
- Юк, бер ай.
- Эх,  ә шундый яхшы бүләк ясыйсыз!
- Әйе, бер ай... мин өйгә кайтмаганга...

***

Берәү сукыр хәерчегә акча биргән һәм тегесенен, акчаны алып кесәсенә салганын күреп:
Сез нәрсә монда сукыр булып кыланып утырасыз?!
Гафу итегез, мин чын сукырны алыштырып кына торам. Ул кинога киткән иде, мине үзе урынына утырырга сорады. Ә үзем мин телсез…

***

Ир белән хатын ашап утыралар. Хатыны авызын чапылдатып ашый. Ире туеп хатынынын маңгаена кашык белән тондыра.
- Я Хода, нәрсә өчен???
- Бүтән чапылдатып ашамас өчен!
Кич җитә йокларга яталар. Төнлә ир мендәр астыннан кашыгын чыгара да йоклап яткан хатынының маңгаена каты итеп тагын тондыра.
- Я Хода, монысы тагын нәрсә өчен???
- Исемә төшкән саен ачуым чыга!

***

Суд бара. Судья сорый:
- Ул сезгә нинди максат белән сукты?
- Ул максат белән сукмады, иптәш Судья, көрэк белән сукты.

***

Запарожец янына танк килә дә сорый икән,
- Запарай, запарай нигә синең йөрәгең артта?
- Син танк туйдырдың  инде, мин бит сорамыйм нигә синең әгъзаң маңгаеңда дип.

***

Ике татар окопта утыра. Шулчак немец килеп чыга:
- Ниг шлисен, ниг шлисен!!!( тэржемэсе атмагыз).
Татар карап торган да:
- Нишлим, нишлим, атам!!!"

***

Президент хатыны йокларга яткач иренә:
- Менә егерме ел элек уйламагансың да дыр әле, берәр вакыт президент хатыны белән бер түшәктә ятырмын дип!

***

Бер җонлас таза гына гәүдәле хахол базарда помидор сатып утыра. Моның янына бер дистрофик килә дә:
- Карале абый, җыныдны рассадага сатмыйсыңмы?
- Эй дарагой, покупай только для тебя по 10 рублей.
Дистрофик унга түли дә теге хахол күтеннүн 10 җон чыгара. Дистрофик ачулана да әйтә:
- Нигэ аннан?
- Ээй дарагой, а с ветрины не продаётся.

***

Бeр бабай бaзaргa килә һәм виноград сaтып aлыргa тeләп чирaткa килeп бaсa дa сaтучыгa әйтә:
- мин сугышта катнаштым, мине чиратсыз гына җибәр әле, - ди.
Сaтучы игътибар бирмичә сатуын дәвам итә. Бaбaй тагын шул ук сүзләрнe кaбaтлый,ә  сaтучы һaмaн сaтa дa сaтa. Бaбaй тaгын кaбaтлый. Шундa сaтучы әйтeп куя:
-          Бaбaй, син сугышта катнашканда мин сиңа кымачауладыммы?

***

Берәү самолетка сарык алып кермәкче була икән. Стюардесса:
- Самолетка сарык белән ярамый.
- Бу сарык түгел, күчтәнәч, ә сарык Казанда экзамен бирә.

***

Ике наркоман бер попны 9нчы этаждан тотып аталар. Поп җан бирә.
- Әйттем мин сиңа бетмон түгел дип, ә син бетмон, бетмон дисең.

***

Бер кеше үлер алдыннан дустына әйтә икән:
- Син, мин үлгә,ч минем каберем өстенә төкерерсең инде?
-Курыкма, төкермәм.
-Ә нишләп?
-Чират торасым килми!

***

Автобуста:
- Билетың бармы?
- Ә синеке.
- Синең билет?
- Минем билет?
- Син авыру мәллә?
- Ә син табиб мәллә?
- Әйдә, синең билет?
- Әйдә. Минем билет
- Нәрсә башка сүзләр белмисең мәллә?
- Беләм, катыргы.
- Энем, мин контролёр!
- Апай, мин сантехник...
- Сезнең барысы да өйдәме соң???
- Кунакка киләсез мәллә?..
- Әйдә, синең билет!
- Әйдә. Минем билет
- Син нәрсә - куян?
- Син нәрсә - бүре?
- Билетын бармы дим!!!
- Нәрсәгә соң ул сиңа?
- Карарга...
- Сатып ал да кара...
- Синең билет!
- Минем билет. Ә менә монысы - минем тукталыш

***

Бөтен җир дә пычранмасын дип, урманда бәдрәф салалар. Беркөнне юлбарыс караса-тәрәзәсе ватылган бәдрәфнең. Шуннан бөтен урманны җыя да бу, әйтә:
-Кайсыгыз ватты? Барыбер табачакбыз.
Куян чыгып баса да, сөйләп бирә:
-Мин бәдрәфкә чиратта басып тора идем, ә анда бүре утырган, ишекне ачып кулын тыгып мине тартып алды да, арт шәрифен сөртте дә минем белән, тәрәзәдән атып бәрде.
Ясап куя куян икенче тәрәзә. Берзаман юлбарыс карый - тагын ватык тәрәзә. Тагын җыя бу бөтен җәнлек-җанварны. Тагын куян чыгып баса:
-Мин бу юлы инде бәдрәфтә зур йомышымны йомышлап утыра идем, эшем бетте дә, ишектән бүре кебек кулны тыгып, тартып алган идем берсен, ул керпе булып чыкты, тәрәзәдән ничек чыгып очканны сизми дә калдым.

***

Төн... Урыс зираты... Берәү кабер өстендәге тәрене төрле якка боргалый. -Карале, нәрсә болгыйсын аңы? Йокларга ирек бирмисен бит!
-Башны катырма әле, монда ТНВ каналы күрсәтми.

***

Элекке заманалар, урак өсте, гаиләдә булган бар халык кырга җыена. Өйдә бабай һәм яшь килен кала. Киленгә койма буярга һәм ашарга пешерергә кушып китеп баралар. Килен койма буярга җыена, тик кисточка таба гына алмый, өйгә кергән дә йоклап яткан бабайның сакалын кисеп алган, койманы сакал белэн буяган. Көн кичкә авышканда, халык кырдан кайта, ә бабай агачта башында утыра икән.
-Нишләп агачка менеп утырдың?
-Килен өйдә пыр туздырып күкәй эзли.

***

Мәктәпкә яшь укытучы укытырга килә. Дәрестә укучылардан сорый:
- Сезгә минем тәнемнең кайсы җире ошаганын әйтсәгез мин сезнең киләчәктә кем буласыгызны әйтәм.
Вэли:
- Ап-пак тешлэрегез
Яшь укытучы:
- Син мөгаен стоматолог булырсын.
Алсу:
- Чәчегез бигрәк матурэ
Яшь укытучы:
- Чәчтарашханәче. Алмаз, сиңа кайсы җирем ошый?
- Кайсы җирегез охшаганны әйтмим, но мөгаен генеколог булырмын мин.

***

Хатыны башына противогаз кия дә ире янына кереп:
-Сөеклем, миндә нәрсә үзгәргән?
- Нәрсә, кашыңны йолкыттыңмы әллэ?
- Юк....
- Чәчеңне буяттыңмы?..
Ире хатынына:
- Мин дөньяда бер генә акыллы хатынны беләм.
-  Кем инде ул?
-  Син инде, дивана!

***

Берәү өйләнгән дә, әнисе аңардан сорый икән:
- Улым, син өйләндең хәзер, мине азрак яратырсың, күбрәк хатыңны яратырсын инде.
- Юк әни, мин сине бал белән май сымак яратырмын, ә хатынны тоз сымак!
- Нишләп улым?
- Балсыз майсыз бер ай торып була , ә тозсыз бер көн дә торып булмый!

***

Суалчан малае әнисеннән сорый икән:
-Әни, әти кайда ул?
-Дуслары белән балык тотарга чыгып киткән иде, улым.

***

Хатыны кибеткә чыкканда, иренә баласын коендырырга әйтеп калдыра. Кайтып керсә, ире баланы колагыннан тотып ваннага салып маташа.Хатыны:
-Нишләвең бу? Баланың колагын өзәсең бит!
-Колак нәрсә, монда минем кул пешә әле...

***

Американ, француз һәм татар зоопарктта йөриләр. Жираф янына килеп җиткәч, американ әйтә:
- Минем хатынымның муены шундый озын...
Арыслан янына җиткәч, француз:
- Минем хатынымның чәчләре шундый куе, матур...
Маймыл янына киләләр, шунда татар:
- Хатын, синме бу?

***

Бер профессор үзенең коллегаларына сөйли:
-Төш күрәм, имеш мин студентларга лекция укыйм. Уянып китсәм, чынлап та лекция укыйм икән!

***

Ике маймыл агачта утыра. Берсе өске ботакта, икенчесе
***
 аскы. Астагысы:
- Эх, җылы гына, рәхәт кенә яңгыр китте…
- Ничек яудыра алам, шулай яудырам инде, - ди өстәгесе.

***

Туйдан соң йокларга урын булмагач, бөтен кунакларга, кияү белән киленгә дә идәнгә урын җәяләр. Төнлә ире хатынына вазыйфасын үтәвен сорый.
- Йокламыйлар, ишетәләр... ди ире
- Син миннән кычкырып сора су.
Хатыны сорый, беркем дәшми
- Күрдеңме, хатын, дәшүче юк, йоклыйлар...
Болар яратышалар. Иртән торгач, әбиләре тегендә-монда йөри.
- Әби, йоклый алмадынмы әллә? - ди кияү.
- Юк шул, йоклый алмыдым, төнлә тешем сызлады, даруым кирәк иде.
- Ник соң сорамадың?
- Төнлә берсе су сорады, аны да кычкырттылар, курыктым.

***

- Кадерлем, берәр җиргә барыйк әле.
- Әйдә, кайда?
- Пицца ашарга?
- Юк...
- Шаурма?
- Мин кичә ашадым.
- Суши?
- Анда дөге...
- Макдоналдс?
- Анда зыянлы азык.
- Кая барасың килә соң?
- Белмим инде, син кая теләсәң, шунда.

***

Бер урысны тарат зиратына күмәләр. Урыс дусларыбелән очрашкач, сорый икән:
- Ничексоң татарлар янында?
- Тәмам туйдырдылар инде аракы артыннан җибәреп, син киенгән бит диләр.

***

Бер бабай иртән капка төбендә утыра. Урамнан бер кыз үтеп бара.
-Кая барасың, кызым ,иртән иртүк?
-Кычытканга бара идем әле.
-Кычыткангадыр-кычыткангадыр, кычытмаса, өйдә утырыр идең шул.

***

Балаларына 2 яшь тула, ә ул һаман да сөйләшми. Күрәзәчегә барырга булалар. Күрәзәче:
- Өч яше тулу белән өч сүз әйтәчәк, аннары әйбәт сөйләшә башлаячак. Ләкин ул атаган өч җан иясе дөньядан китәчәк.
Беренче сүзе песи була, икенче көнгә песиләре үлә.
Икенче сүзе эт була, этләре үлә. Өченче сүзне әти ди бала. Атасы юынып, әйбәтләп киенеп, караватка менеп ята, теге дөньяга китәргә әзерләнеп. Хатыны эштән ашыгып кайта да:
- Син,нигә ятасың монда, күрше Гәптери үлгән бит.

***

Урман эченнән барам. Төн, яңгыр, җил. Бөтенләй туңып
беттем. Карыйм - машина. Тәрәзәсеннән карыйм
***
 беркем дә юк. Ишек бикле түгел, кереп утырдым. Кинәт машина кузгалып китте. Мин шаккатып утырам: рульда кеше юк, машина бара. Ниндидер йонлач кул рульне боргалады да тагын юкка чыкты. Минем котым ботыма төште. Шөкер, авыл күренде, менә инде беренче йортлар. Шунда машина туктады да машина ишеген ачып бер ир карады:
- Син нишлисең монда?
- Менә, машинада барам...
- Мин шул яңгырда машинаны өтеп барам, ә ул машинада бара!!

***

Бер гаиләдә бала туган, ләкин сөйләшми икән. Врачларга, күрәзәчеләргә йөртәләр, бала барыбер сөйләшми икән. Шулай беркөнне чөй эчөргө утыргач бала телгө килеп:
- Шикәр салыгыз, - ди.
Әти-әнисе аптырашта калалар, сөенэләр һәм әтисе сорый:
- Улым, нигә моңарчы сөйләшмәдең соң син?
- Соң әти, моңарчы шикәрне сала идегез бит.


***



Сугыш бара...
Бер як окопта безнекеләр, икенче якта - немецлэр. Бер немец бераз русча белә икән, кычкыра:
-Иван!
-Я!(торып баса)- аталар моны..
-Сергей!
-Я!(баса)- моны да аталар...
- Дима!
-Я!-аталар... һәм шул рәвешле окоптагыларны атып бетерәләр, бер татар гына кала:
-Эх, Мөдәрис дип әйтмәсә генә ярар иде...

***

Татфорумчылар Рәсәй тарихы буенча экзамен бирәләр. Ахмадулла шатланып чыгып бара. Дусты сорый:
- Ничәле куйдылар?
- Икеле!
- Нигә шатланасың?
- Миңа икеле генә куйдылар, калганнарын экзаменнан төрмәгә алып китәләр.

***

Бер бүлмәле фатир. Төн. Ир белән хатын яратышып яталар. Хатыны:
-Әгәр улыбыз йокламаган булса?
-Нишләп йокламасын, йоклый.
-Ә менә йокламаса?
-Улым, су алып кил әле зинһар.
Беркем жавап бирми.
-Күрәсеңме, йоклый.
Алар бер-берсен назлап яратышуларын дәвам итәләр һәм шулчак:
-Мин монда су күтәреп озак басып торачакмынмы?

***

Бер кечкенэ кыз ванна бүлмәсенә керә, ә душта аның әтисе юына икән:
-Әтием, нәрсә ул синең?
-Ә ул...ни...керпе ул!
-Менә сиңа мә, керпеләрнең шундый күкәйләре бардыр дип уйламаган идем.

***

Тарих дәресе.
Укытучы Вәлине чакыра
-Вәли, Берлинны кем алды?
-Апа мин алмадым!!!
- Бар кайт, иртәгә атаң белән кил.
Икенче көнгэ Вәли атасы белән килә.
-15ел укытып мондый хәл күрмәдем.
- Нәрсә булды ?
- Малаегыздан Берлинны кем алды дип сораган идем, мин алмадым ди .
- Улым, алсаң бир.
Укытучы Вәли һәм аның әтисен директорга алып керергә була.
- Вәлидэн сораган идем Берлинны кем алган дип, мин алмадым дип әйтә, әтисен чакыртып сораган идем, ул, " алган булсаң бир”ди.
Директор:
-Мин беләм бу гаиләне алар алмаганнардыр...

***

Бер марҗа әбинең өенә карак керә, шул вакытта әби уяна. Карак почмактагы икона артына кача.....әби икона янына барып чукына башлый....
- Аллах син мине сафландыручы, гөнаһлардан читартучы...... чистарт мине.....
Икона артыннан карак:
-Чистартырмын әбекэй, чистартырмын.....
- Оныгым Иванны да чистартырсын......
- Вакыт җитсә чистартырмын.....

***

- Улым, өйлән инде, яшең бара бит...
- Әни кемгә өйләнергә соң?
- Чибәр кызлар күп…әнә, Гулфирә, шундый матур, акыллы.
- Ююююк, әни, мин аны яратмыйм.
- Улым, әнә Гөлбикә, шундый, ягымлы, акыллы,
- Юююк, Гөлбикә ошамый!
-  Кем ошый соң сиңа, улым?
- Миңа, әни, Серёжа ошый…
- Улым! Син нэрсэ?! Сережа бит урыс!

***

Җәннәт ишеге төбендә ике ир сөйләшә.
-Син ничек үлдең?
-Туңып. Ә син?
-Көлеп.
-?????
- Сөяркәмә барган идем. Көтмәгәндә ире кайтып төште. Сөяркәм тиз генә иренә чүп чиләге бирде. Янәсе, чишенгәнче чыгарып түк. Мин шул вакытта чыгып ычкындым. Өйгә кайткач миңа хатын чүп чиләге суза. Чиләген атып бәрдем дә кереп эзли башладым.Аннан карыйм, бер кем дә юк.Моннан карыйм , бер кем дә юк. Утырдымда көлдем-көлдем дә үлдем.
-Суыткычтан караган булсаң хәзер икебездә исән булыр идек.

***

Җәннәт төбендә 5000 сумлык акча тора, аны монда кермиләр.
-   Ник сез мине кертмисез? Минем яшь туганнарым  иллеләкләр, йөзлекләр, бишйөзлекләр бар да шунда бит.
-   Белмим, без сине мәчеттә күрмәдек.

***

- Без хатын белән күгәрченнәр кебек яшибез, әле беребез очып чыга тәрәзәдән, әлеикенчебез...

***

- Акчаң, бармы?
- Очкын моннан!!
-... ә минем бар...
- Ой! гафу ит, туган!!!

***

Үгез сөзеп имгәнгән савучы Мөхипҗамалны район больницасына китерәләр. Бердә татарча белмәгән врач карый тегене. "Откуда"? була аның беренче сүзе.
-Ат кумады, үгез куды мине. Разве ат шулай делает,- дип аңлаткан Мөхипҗамал.

***

Ике чукча Америка урамы буйлап баралар! Карасалар мәктәп яна ди. Берсе икенчесенә:
- Әйдә, балаларны коткарабыз да, безне гәҗиткә язачаклар
-Ничек коткарабыз соң аларны?
-Син өченче катка мен дә, миңа балаларны тәрәзәдән тотып ат, мин аларны тотып калам.
Берсе өченче катка менә дә, бер баланы аска ата. Астагысы тотып кала.
Икенчесен ата, икенчесен дә тотып кала. Өченче юлы бер негр малаен тотып аска ата да, астагысы моны тотмый!
-Ник тотмадың инде? - дип өстәгесе кычкара. Астагысы:
-Ник аның янып беткәннәрен атма инде.

***

Универсамнын икенче катыннан, әби кәлүш сатып алды. Кәлүшләрне кулга тотып кайтуы унайсыз икәнен сизеп, сатучыдан кәлүшләр салырга тартмасын сорады. Сатучы аңа җавап итеп:
- Әбекәй кәлүшнең сала торган савыты булмый, ул туфля тугел, туфлиләрнеке генә була, кәлушләр капчыкта кайта,- дип әбине озатып калды.
Әби кәлүшләрен тоткан килеш автовокзалга юл алды. Юлда аптеканы күреп, берәр бушаган ташландык булса да савытлары юк микән дип, аптекага кереп, кәлүшләрен салып алып кайтырга берәр буш тартма табып бирүен үтенде. Аптекарь кыз ике дә уйламый, әбинең каршысына, ялтырап торган,  1000 призерватив дип язылган язулы, матур тартманы китереп тә куйды. Әбекәй аны-моны уйламый, карт кешенең күз дә күрми бит инде, кәлүшләрен тартмага салып, рәхмәт әйтеп, автовокзалга юл тотты. Билет алып, автобуска кереп басты да, җитешә алганлыгына шатланып, тирә-ягына карангалап, елмаеп куйды. Каршыда утырган абзыйның, әбинең култык астындагы коробкага күзе төшеп шаккатты. Күзе маңгаена менгән абзый, бер әбигә, бер коробкага карый. Әби белән шулай карашып торганнан соң, абзый әбидән:
- Әби бу сезгә күпмегә җитә, -дип сорый.
Әби аңа:
- Бабаң бик чырыш булды, тик тора белми,кия дә җиппәрә, кия дә җиппәрә, чыдай алмагач, авыл башыннан да урап килә, биле авыртыбрак торганда кия алмаса үзем дә кигезешәм инде, алдан алганына бер атна булгандыр, житмәде , монысы күпмегә түзәр,- дип әйтте ди.

***

Бер класста ачык дәрес алдыннан укытучы укучыларны өйрәтә икән:
- Туалетка чыгасыгыз килсә, апа мин туалетка чыгыйм әле дип әйтмәгез, ә мин чәчәкләр өзеп керим дип эйтегез, ди.
Ачык дэрес вакытында Вәли:
-Апа, мин чәчәкләр өзеп керим әле.
-Хәзер теманы аңлатып бетерим дә, биш минуттан чыгарсың.
биш минут үтә...
-Вәли, син чәчәкләр өзеп керәсе идең бугай?
-Әй апа, чәчәкләрне өздем инде! Иснәп кенә утырасы калды!!!

***

Печән чапканда ике дус сөйләшә. Берсе икенчесеннән сорый:
-Син кемгэ чабасың? - ди.
-Картайган көнемдэ кешегә чабып йөрмэм инде, үземә чабам, - ди тегесе.
-Ә мин сыерга чабам, - ди дусты, серле генэ елмаеп.

***

Җүләрләр йортына тикшерү килэ: кем 3 томлы әсәр яза шуны чыгарачаклар, дип игълан итәләр. Бер җүләр 1 том яза, икенчесе 2 том. Өченче җүләр алып килә 3 том.
Карый моны комиссия, беренче битнең беренче  юлында “Чапай атка атланды” дип язылган, ә иң азаккы битнең иң соңгы юлында “Чапай аттан төште” диелгән... Ә калган 3 томда "тек-тек-тек" дип...