Әниләрне туган көннәре белән котлау.

Әниләрне туган көне белән котлау: иң матур шигырьләр һәм теләкләр

Җир йөзендә әнидән дә газизрәк, әнидән дә кадерлерәк кеше юк. Гомерен безгә багышлаган, төн йокыларын калдырып үстергән газиз әнкәебезне туган көне яки юбилее белән котлау өчен һәрвакыт иң матур, иң җылы сүзләрне табасы килә. Биредә сез балаларыннан әниләргә аталган күз яшьләренә кадәр тирән мәгънәле чәчмә (проза) теләкләр һәм күңелләрне тетрәтерлек матур шигырьләр табарсыз.

Әниләргә ихлас котлаулар (проза һәм шигырь белән)

Сөекле әнкәй! Әнкәебез! Моннан ... ел элек шушы көнне син тугансың. Син дөньяга килеп беренче аваз салгач, сандугачлар сайрап җибәргән, карлыгачлар, бәйрәм дип белеп, күккә күтәрелгәннәр, парсыз кошлар парланган, болытлар таралган һәм күк йөзе зәп-зәңгәр төскә кергән. Кояш исә җир йөзендә иң изге, иң гүзәл затларның берсе – булачак Ана туу шатлыгыннан Җир тирәли елмаеп әйләнгән, аның елмаюыннан Җирдә гүзәл гөлләр үскән, җимешләр пешкән, саф сулы чишмәләр челтерәп ага-ага инешләргә кушылган, үз артларыннан тагын әллә никадәрле чишмә-елгаларны ияртеп, диңгезләргә, дәрьяларга кадәр барып җиткәннәр. Шулай булмыйча, дөньяга туган һәр изге кеше табигатьне яшәртә, матурландыра, тулыландыра. Ә син, әнкәем, иң изгеләрнең, иң бөекләрнең, иң сөйкемлеләрнең берсе булып үскәнсең, җиткән кыз булгач, иң баһадир, иң сабыр, иң батыр, иң кече күңелле, ихтирамлы булган бер егетне – безнең әтиебезне – үзеңә яр иткәнсең. Һәм менә шундый матур парлардан без дөньяга килгәнбез. Алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, безгә дә үзегездә булган барлык матур сыйфатларны биргәнсез. Бүгенге көндә без илдә ихтирамлы кешеләр икәнбез, тормышта үз урыныбызны табып, шушы зур табынга бергә җыелганбыз икән, бу, әлбәттә, безнең генә түгел. ә сезнең дә уңышыгыз. Сездән башка без бу дөньяга килә алмаган булыр идек. Гомумән, ул чагында без бөтенләй булмас идек. Шушы көнне дөньяга килгәнең өчен, үскәнең өчен, аннан соң безнең сөекле әтиебезне үзеңә яр иткәнең өчен, безне бар иткәнегез өчен рәхмәт сезгә! Инде без үсеп, үзебез әти, үзебез әни булгач та, үз тормышыбызны коргач та, туган өебез һаман үзенә тарта. Чөнки анда сез бар. Без бу өйгә тормышның авыр мәшәкатьләреннән беразга гына булса арыныр өчен, ял итәр өчен, вакытлыча гына булса да балачагыбызга кире әйләнеп кайтыр өчен җыелабыз. Матур итеп куанып каршы аласыз, борчылып озатасыз. Тагын китәләр, дип боекмагыз, кайларда гына йөрсәк тә, кайларда гына булсак та, безнең күңелләр һәрвакыт сезнең яныгызда. Нинди генә эшкә алынсак та, без аны үзебезне генә түгел, сезне дә ким-хур итмәслек итеп башкарып чыгарга тырышабыз. Чөнки моңа безне үзегез өйрәттегез. Кеше арасында ким-хур итмичә, яратып-сөеп үстердегез. Нинди генә кыенлыклар килсә дә, безгә сиздермәдегез, гадел булырга өйрәттегез. Безнең моның өчен, әнкәй, әткәй, сезгә бурычлы. Бу изгелекне яхшы гамәлләребез, игътибар һәм ярдәмебез белән сезгә кире кайтарырга бурычлы без.
Әнкәем, күз нурым! Бүген сиңа ... яшь тулды. Әмма син безнең өчен һаман япь-яшь. Безнең өчен син – дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Балачагыбызда без агарткан чәчләрең, битеңдәге җыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде безне. Авыр сүзләр әйткән яки үзебез дә белмичә рәнҗеткән өчен гафу ит. Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә сандугачлар кебек сайрашып яшәгез. Безнең туган йортыбызның яме бит сез. Ата-ана булмаса, әллә нинди сарайларның да яме калмый, алардан үтәли җилләр исә башлый. Ә әти-әни исән булса, карлыгач оясыдай кечкенә өй дә зиннәтле сарайдан зиннәтлерәк тоела. Ата-ана өчен бала, инде үзе әти, әни булса да, барыбер бала. Менә без үзебез - әниләр, әтиләр, хәтта яннарыбызда оныкларыбыз да йөгереп йөри – шушы самими балалык хисләрен яңадан тоемлар өчен, сезнең янга җыелабыз. Без менә шушы бәйрәм табыны артында да үзебезнең кайчандыр беренче адымны атлаганда ничек куанган булсак, шулай куану хисен, беренче тапкыр мәктәпкә барганда ничек сөенгән булсак, шундый сөенү хисен һәм тагын әллә никадәр куанычлы көннәрне хәтергә төшереп, үзебезне бала итеп хис итеп утырабыз. Балачакка вакытлы гына булса да кайту бәхетенә без дөньяда сез яшәгәндә генә ирешәбез. Безгә мондый бәхеткә әле тагын озын-озак еллар ирешү бәхете насыйп булсын иде. Мин бу мәҗлестә әнкәебезне шулай яшь, бәхетле һәм мөлаем итеп яшәткән өчен әткәемә зур рәхмәт әйтәсем килә. Әгәр дә ул аны сакламаса, кадерләмәсә, яратмаса без бу көнне күрә алыр идекме икән? Әниебезне кадерләгән, аны яраткан, саклаган, ихтирам итеп яшәгәнең өчен рәхмәт сиңа, әткәй! Бүгенге көндә хатыннарыбыз алдында дәрәҗәбез бар икән, бу – синең аркада, әткәй. “Хатын-кызны ихтирам итә белмәгән кеше үзе дә ихтирамга лаек була алмый”, - дип син безне үзең өйрәттең бит. Ә инде кыз балаларың ир җәмәгатьләре тарафыннан яратылып, кадер-хөрмәт күреп яши икән, әнкәем, бусы инде синең хезмәтең. Син безгә ир-атны хөрмәт итәргә генә түгел, үз кадеребезне белергә дә өйрәттең. “Үз кадерен белмәгән кеше бүтәннәр тарафыннан ихтирамга ирешә алмый”, - дидең. Синең безгә күрсәткән игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, әнкәй! Кадерле, газиз, сөйкемле, сөекле әнкәй! Әнкәебез! Без сине, барлык балаларың бергә җыелып, бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китерсеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар. Без сине, әнкәй, сине, әткәй, яратабыз, яратачакбыз, яратырбыз!
Рәхмәт сиңа, әнкәй, яшәгәнең өчен, Рәхмәт сиңа, безне яшәткәнең өчен. Балам, диеп, күз нурларын җәлләмичә, Кайткан саен назлап, сөеп йоклатканың өчен.
Юллама: Сәмига Сәүбанова “Бәйрәмнәр, туйлар өчен” – “Раннур” нәшрияте, Казан, 1999.
Туган көнең белән сине, әнием, күз нурым! Кадерле әниебез, бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче әни. Без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, “җан җимешем, балам”, дип, чын күңелдән борчылучы әниебез. Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуын телибез.
Сәмига Сәүбанова “Бәйрәмнәр, туйлар өчен” – “Раннур” нәшрияте, Казан, 1999.
Кадерле, сөекле әниебез! Сине 50 яшьлек алтын юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу Нинди бәхет бит ул дөньяда. Шатлыкларың булса — уртак була Кайгыларың булса — югала. Уйлама әле, картаям, дип, Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә. Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең Урыннарың булсын гел түрдә.
Үзебез Әни булгач баланың нинди газиз, кадерле булуын аңладык. Чынлап та, бала гомернең һәр мизгелен сөенеч, шатлык белән тутыручы икән. Уйласаң без һәммәбез дә балалар. Безнең дә әниебез бар. Иң якын, иң хөрмәтле кешебез- әниебез бар. Безнең әни [авыл] авылында яшәүче [исеме, әтисенең исеме (отчество)]. Ул - безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат. Ул - әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше. Ул - һәркөнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклылык, таяныч булучы үрнәк. Ул - бар туганнарны, балаларны, кияү-оныкларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы. Ул - гомер уртасына якынлашучы гап-гади хатын кыз. Кадерлебез, сине шушы бәйрәмең белән ихластан тәбриклибез. Теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын чын күңелдән сиңа юллыйбыз.
Кадерле әниебез! Бүген барыбыз өчен дә якты, илахи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте б\н иман иңдерүче әни. Без сырхаулап ятканда, күкрәгеңә кысып: «Җан җимешем, балам» - дип, чын күңелдән борчылучы әниебез. Син булмасаң – без өясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа, озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без, балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.
Эниемнен матур кузлэрендэ Купме мон хэм купме сагыш бар. Кунелем сизэ – хэттэ гомерендэ Кызганмыйча безгэ багышлар. Безнен б\н бергэ кайгыра ул, Безнен б\н бергэ шатлана. Эниебез безнен изге маяк кебек, Кунелебез хэрчак ана тартыла. Изге доган хэрчак саклый безне Салкын жилдэн, явыз дошманнан. Син булмасан без сон нишлэр идек? Исэнлек сорыйбыз сина Ходайдан. Ак бэхетлэр юлдаш булсын сина, Коннэренне шатлык бизэсен. Сэламэтлек узе бэхет бит ул, Ходай шуннан мэхрум итмэсен.
Кадерле эниебез хэм эбиебез! Сине олы бэйрэмен — __ яшь тулган конен, юбилеен б-н чын кунелдэн котлыйбыз. Сина нык сэлэматлек, кунел тынычлыгы, гаилэ шатлыгы, кайгы- хэсрэтсез коннэр, ак бэхетлэр, балаларынын хэм оныкларынын кунел жылысын тоеп, игелеклэрен куреп, бэхетле озын гомер кичерунне телибез. Килэчэген жыр кебек матур, кояш кебек якты булсын ! туачак таннарын хэрвакыт нурлы, кук йозен хэрвакыт аяз булсын! Гел шулай елмаеп, кешелэрне соендереп яшэ.
Әни, бәгърем, туган конең җитте, Нинди мизгелләрдә тугансың син. Шуңа күрә бөтен дөньянын, Җәйнең матурлыгын җыйгансын. Язгы җилләр кебек сүзен йомшак, Ак чәчәкләр кебек чәчләрен. Язгы кояш кебек балкый йөзең, Нурлар чәчә синең күзләрең. Авырлыкны күп күргәнсеңдер, әни, Йөрәгеңдә күптер яра да. Киңәшчебез, терәгебез булып Яшә, әни, безнең арада. Дөньяда яшәр өчен Акыл тәуфикъ биргәнсең. Ике балаңа, ике күз карасы кебек Үткән гомереңне багышлагансың. Үкенмә, әни, үткән гомеренә, Ташламабыз мәнге гомергә. Ике балан ике якта Фәрештәләр кебек оныкларын белән Торабыз саклап ике яктан.
Буген безнен ин кадерле кешебез,тормыш иптэшем, газиз эниебезнен туган коне. Доньядагы барлык назны уз кунеленэ сыйдырган, жан жылысы б\н йорэгебезне жылытып яшэуче кадерле кешебезне бэйрэме б\н чын кунелдэн котлыйбыз. Эни! Син безгэ гомер бирден, устерден, кеше иттен. Хэрберебезгэ белем биреп, олы тормыш юлына бастырдын. Хэер-фэтиханнан аермый бугенге кондэ дэ безне уйлап яшисен. Кайгы-хэсрэт курми, без балаларыннын бэхетенэ куанып, хэр мизгелдэн тэм табып, безнен жан жылыбызны тоеп, ныклы сэламэтлек б\н тигезлектэ яшэсэн иде. Ходай Тэгалэ сине саулыгыннан аермасын. Туган оебезнен бусагасыннан беркайчан да бэхетсезлек атламасын. Безгэ биргэн яхшы тэрбиян, топле кинэшлэрен очен мен-мен рэхмэт сина, эниебез.
Чал чәчеңдә, әни, һәм маңгаеңда Тормыш юлларыңның тасмасы. Шатлыкларның һәм кайгыларның Бармы соң ул берәр чамасы. Җаннарыңның тынычлыгын бозып Китермәсен сиңа кайгыны. Яши бир син, тыныч бул син Без барында, әни, бел шуны.
Сөекле әниебез! Сине чын күңелдән шушы бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Тормышыбызнең яме булып, шатлык-сөенечләрне бергә уртаклашып, алдагы көннәреңдә дә Ходай сине сәламәтлектән аермыйча, без-балаларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, оныкларыңа яраткан әби булып, озын озак гомер кичерергә язсын. Син-безнең иң газиз кешебез. Бу тормышта яшәвебез, һәм бар булган уңышларыбыз өчен, без синең алда бурычлыбыз. Көннәреңне гел шатлык һәм куанычлар бизәсен, кайгы җилләре ишегеңне какмасын. Бу дөньяның барлык рәхәтлекләрен тоеп, бергә-бергә яшәргә язсын.
Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып Килә Сине тәбрик итәсе. Килә Сиңа бәхет кенә теләп, Матур сүзләр генә әйтәсе. Син яшь әле, Әнкәй, чибәр әле, Чәчләреңә бәсләр кунса да. Иң кадерле кешебез Син безнең, Ничә генә яшең тулса да. Әле һаман без дип яшисең Син, Күптән инде зурлар булсак та. Аз булыр күк, Әнкәй, Синең өчен Нинди изгелекләр кылсак та. Без телибез Сиңа бәхет, Әнкәй, Һәрвакытта бул үз көчеңдә. Сине шулай исән-имин күрү Бәхет бит ул безнең өчен дә!
Сөекле әнкәй! Әнкәебез! Моннан __ ел элек син тугансың. Син дөньяга килеп беренче аваз салгач, сандугачлар сайрап җибәргән, парсыз кошлар парланган, болытлар таралган һәм күк йөзе зәп-зәңгәр төскә кергән. Кояш исә җир йөзендә иң изге, иң гүзәл затларның берсе – булачак Ана туу шатлыгыннан Җир тирәли елмаеп әйләнгән. Дөньяга туган һәр изге кеше табигатьне яшәртә, матурландыра, тулыландыра. Ә син, әнкәем, иң изгеләрнең, иң бөекләрнең, иң сөйкемлеләрнең берсе булып үскәнсең, җиткән кыз булгач, иң сабыр, иң батыр, иң кече күңелле, ихтирамлы булган бер егетне – безнең әтиебезне – үзеңә яр иткәнсең. Һәм менә шундый матур парлардан без дөньяга килгәнбез. Алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, безгә дә үзегездә булган барлык матур сыйфатларны биргәнсез. Бүгенге көндә без тормышта үз урыныбызны табып, шушы зур табынга бергә җыелганбыз икән, бу, әлбәттә, сезнең уңышыгыз. Сездән башка без бу дөньяга килә алмаган булыр идек. Гомумән, ул чагында без бөтенләй булмас идек. Дөньяга килгәнең өчен, үскәнең өчен, аннан соң безнең сөекле әтиебезне үзеңә яр иткәнең өчен, безне бар иткәнегез өчен рәхмәт сезгә!
Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әниебез! Бүген синең туган көнең — димәк, безнең өчен бу икеләтә туган көн. Син булмасаң – без дә булмас идек, син тумасаң – без дә тумас идек. Сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сузләре әйтәбез. Син – дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Озын гомер сиңа!
Син кояшка тиң кешебез, Әнкәй, Яшәсәң дә Үзең еракта, Һаман Синнән җылы алабыз без, Ә урының һәрчак йөрәктә. Кояш җиргә нурын сипкән кебек, Әнкәй, Синнән дә нур бөркелә. Без телибез Сиңа кояш гомере, Кояш кебек Син дә бер генә!
Әнием, Сиңа __ яшь тулды. Әмма син безнең өчен һаман япь-яшь. Безнең өчен син – дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Без агарткан чәчләрең, битеңдәге җыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде безне. Авыр сүзләр әйткән яки үзебез дә белмичә рәнҗеткән өчен гафу ит. Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә сандугачлар кебек сайрашып яшәгез. Безнең туган йортыбызның яме бит сез. Ата-ана өчен бала, нича яшьта булсада, барыбер бала. Без менә шушы бәйрәм табыны артында да үзебезнең кайчандыр беренче адымны атлаганда ничек куанган булсак, шулай куану хисен, беренче тапкыр мәктәпкә барганда ничек сөенгән булсак, шундый сөенү хисен һәм тагын әллә никадәр куанычлы көннәрне хәтергә төшереп, үзебезне бала итеп хис итеп утырабыз. Балачакка вакытлы гына булса да кайту бәхетенә без дөньяда сез яшәгәндә генә ирешәбез. Безгә мондый бәхеткә әле тагын озын-озак еллар ирешү бәхете насыйп булсын иде. Синең безгә күрсәткән игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, әнкәй!
Кадерле, газиз, сөйкемле, сөекле әнкәй! Әнкәебез! Без сине бергә җыелып бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китерсеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар.
Рәхмәт сиңа, әнкәй, яшәгәнең өчен, Рәхмәт сиңа, безне яшәткәнең өчен. Балам, диеп, күз нурларын җәлләмичә, Кайткан саен назлап, сөеп йоклатканың өчен. Җирдә кояш нуры балкыгандай, Син балкыйсың безнең күңелдә. Тормышыбыз синең белән матур, Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Үзебез Әни булгач баланың нинди газиз, кадерле булуын аңладык. Чынлап та, бала гомернең һәр мизгелен сөенеч, шатлык белән тутыручы икән. Уйласаң без һәммәбез дә балалар. Безнең дә әниебез бар. Иң якын, иң хөрмәтле кешебез- әниебез бар. Безнең әни _______ авылында яшәүче [ФИО]. Ул - безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат. Ул - әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше. Ул - һәркөнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклылык, таяныч булучы үрнәк. Ул - бар туганнарны, балаларны, кияү-оныкларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы. Ул - гомер уртасына якынлашучы гап-гади хатын кыз. Кадерлебез, сине шушы бәйрәмең белән ихластан тәбриклибез. Теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын чын күңелдән сиңа юллыйбыз.
Киң күңелле, олы җанлы газиз әниебез! Сине ихлас күңелдән олы бәйрәмең белән тәбрик итәбез! Син туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәт һәм игелек кылып, тормыштан ямь табып, аны башкалар белән уртаклашып, уңышларга куанып яши беләсең. Бәйрәмең белән котлап, исәнлек-саулык, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы телибез. Әтиебез белән пар канатлар булып, озак еллар тигез яшәргә, без-балаларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, хәерле гомер кичерегә язсын! Барлык яхшылыкларың өчен рәхмәт сиңа!
Күз нурыңны бирдең безнең өчен, Йөрәк җылың булды гел юлдаш. Шатлыгыбыз арта сиңа карап, Безнең өчен бәхет- син булгач. Гомерләрең озын булсын әнкәй, Бәхетләрең булсын гомерле. Белеп яшә: безнең өчен җирдә Син бик газиз һәм бик кадерле.
Гаилэбезнен якты кояшы, тормыш юлларында пар канатым булып гомер юлдашымны, доньядагы барлык назны уз кунеленэ сыйдырган газиз эниебезне гомер бэйрэме б\н котлыйбыз. Табигатьнен сынаулар вакытында, гыйнвар салкыннарында туган булсан да, кайнар йорэгеннен жан жылысы б\н безне жылытып яшисен. Кин кунелле, хезмэт соючэн, ягымлы, олы жанлы, ярдэмчел булуын б\н безгэ хэрвакыт урнэк булдын. Эти очен син булдыклы хатын-кыз, безнен очен кайгыртучан назлы эни, барлык туганнарын очен ихтирамлы кинэшче. Мэрхэмэтле жанын, эчке доньяннын матурлыгы б\н сокландырып яшисен. Эни! Син безгэ гомер бирден, устерден, хэрберебезгэ эти б\н югары белем биреп, олы тормыш юлына бастырдын. Без сина рэхмэт эйтеп баш иябез. Сау-сэламэт булып, этиебез б\н пар канатлы тигезлектэ, тынычлыкта, озын гомер кичеруегезне телибез. Килэчэктэ дэ гаилэбезнен учагын сунмэс кояшыбыз булып кал.
Син безне доньяга тудырдын, Без синен жаныннан озелгэн. Ускэндэ назланып кулыбыз Кочкандыр кадерлэп тезеннэн. Соенгэн чагында кояштай Балкыйсын доньяга нур сибеп. Борчылган чагында кунелен Сызлана кыллары озелеп. Син, эни, яшисен без, диеп, Узенне уйлаган чак бармы?! Сонламыйк убэргэ иелеп Жыерчык бизэгэн кулларны.
Язгы борелэр тулып яфрак ярган, кояш жылысы жиханны юаткан, кунелдэ дэртне уяткан мизгелдэ доньяга килгэн ин олуг бэйрэмен, туган конен б\н тэбриклибез. Син, эни, безнен очен хэрчак олы жанлы, кин кунелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, кинэшчебез, жылы кояшыбыз, Рух чишмэбез, яшэу олгебез. Син тормыш авырлыкларын жинэ килгэнсен, балаларына, туганнарына сабырлык, изгелек, шэфкатьлелек урнэге курсэтеп яшисен. 50 ел эчендэ Хордай биргэн гомерендэ купме авырлыклар кутэреп узгансын, сынмагансын, сыгылмагансын, э берсеннэн берсе чибэр, энже бортегедэй балалар устереп, хэзер шуларнын уртасында балкып утырасын. Ходай тэгалэ синен шул бэхетлэренэ остэп сэламэтлек бирсен. Тэн сихэтлеге ул – озын гомер, шатлык, бэхет хэм кунелендэге илахи нур тамчысы. Кадерле кешебез! Сина булган телэклэребезнен ин мохиме – алдагы гомер елларында тормыш юлларын иминлектэ, сау-сэламэт булып, янадан-яна куанычлар, мул тормыш, кутэренке кэеф хэм туган-тумачаларын, якыннарын б\н бэхетле коннэрдэ утэргэ язсын. Эрну-сагыш белмэ, гел шулай чибэр бул, изге доньянын барлык рэхэтлэрен куреп, бергэ-бергэ кунелле итеп яшэргэ Ходай насыйп итсен.
Син булганга курэ, эни, жаным, Бу доньяда бары нур гына. Нур сунмэсен, хич тэ сурелмэсен, Озак яшэ, исэн бул гына. Сина рэхмэт сузен, эниебез, Белдерэбез туган конендэ. Устерден син безне, кеше итеп, Олы рэхэмт барысы очен дэ. Яшэ эле, эни, 100гэ кадэр, Шат кунелле булып гомер ит. Жиргэ кояш ничек кирэк булса, Син дэ безгэ шулай кирэк бит.
Кадерле эниебез! Сине шушы матур бэйрэмен б\н тэбрик итэбез хэм ин изге телэклэребезне юллыйбыз. Кеше гомере уткэн еллары б\н генэ билгелэнми. Син этиебез очен олы терэк хэм тугры тормыш иптэше, без – балаларын очен – шат кунелле хэм кайгыртучан ана, оныкларын очен яраткан, хормэт иткэн эби. Барыбызга олэшкэн кунел назын синен гомерне дэ еллар б\н тугел, э игелекле эшлэр б\н исэплэргэ тулы момкинлек бирэ. Сина зур унышлар, шатлыклы очрашулар хэм котелмэгэн куанычлар, ныклы сэламэтлек хэм бэрэкэтле озын гомер, кутэренке рух хэм алдагы коннэрендэ чиксез бэхет телибез, йортыбыз жылылык, яктылык хэм мэхэббэт б\н тулып торсын. Килэчэктэ дэ тормыштан ямь табып, шатланып-куанып яшэ. Яшен тизлегедэй утэ торган гомернен хэр коне матур, якты, нэтижэле булсын.
Еллар утэ, диеп борчылма син, Еллар уту берни тугел ул. Сау-сэламэт булып озак яшэу Узе бэхет, узе шатлык ул. Жэйлэр булсын синен кунеллэрдэ, Кояш булсын синен коннэрдэ, Тэмле сузлэр булсын теллэрендэ, Нур уйнасын синен кузлэрдэ. Кунеленэ жыйган яхшылыклар Изгелеклэр булып кайтсыннар. Туар таннар алып килсен сина Сэламэтлек, бэхет-шатлыклар. «Эни», - диеп эйтер кешен буллу нинди шатлык бит ул, зур бэхет. Гел яшэргэ язсын иде шулай «Эни», - диеп, назлап эндэшеп. Сэламэт бул, эни, озак яшэ, Юлларына голлэр сибелсен. Хэр туар тан сина гел шатлыклар, Тыныч тормыш, бэхет китерсен.

Әниләргә багышланган шигырьләр

Илленче яз синең бусагада Илленчесе, түгел йөзенче Узсын әйдә, картайсыннар еллар Тик картайтма бары күңелеңне. Һәрчак шулай яшьлек дәрте синдә Янып торсын җәйге учактай Саулык, байлык, күп шатлыклар Чиксез булсын язгы офыктай. Без көйләгән хөрмәт бишегендә Тибрәлгәндә сайрар асылкош Син бәхетле, Син бәхетле Син бәхетле диеп, хатын кыз. Котлы булсын, әни, туган көнең, Матур булып атсын таңнарың. Рәхәт яшә, игелеге кайтсын Син үстергән һәрбер баланың. Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа, Көннәреңне шатлык бизәсен. Сәламәтлек – үзе бәхет бит ул, Ходай шуннан мәхрүм итмәсен. Гомерең матур узсын, әнкәй бәгърем, Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен; Йөзең һаман аяз, көләч булсын, Күзләреңнең нуры сүнмәсен. Без телибез сиңа зур бәхетләр, Күтәренке булсын күңелең Матур яшә, картаюны белмә, Гел шатлыктан торсын гомерең.
Синнән күчкән яктылыктан Нур сибелә тирә-юньгә. Кайгы-хәсрәт күрми генә Яшик шулай бергә-бергә. Әни бит ул - өйнең яме, Ә тормышта – олы терәк. Сәламәт бул, озак яшә, Син бит, әни, безгә кирәк. Котлы булсын, юбилеең, әни, Гомерең үтсен шатлыкта. Кайгы күрмә, чирне белмә, Һич бирешмә картлыкка. Авырлыклар бер дә кичермә син, Кыенлыклар бер дә килмәсен. Синең йөзеңдәге шатлык нуры Балкып торсын, мәңге сүнмәсен.
Кояш кебек якты нурлар – синнән, Карашлары белән җылыткан. Юктыр беркем, әнкәй, синнән башка Иркә сүзләр белән юаткан. Безнең күңел һәрчак сиңа Тели иң изге теләк. Җир йөзендә синнән башка Беркем юк кадерлерәк. Әни, чәчең ап-ак болыт, Карашларың таң нуры. Син бит, әни, безнең өчен Бәхетләрнең иң зуры.
Таң җилләре һәрбер иртә саен Безнең сәламнәрне китерсен. Күңелеңә яшәү дәрте бирсен, Күзеңдәге яшьне киптерсен! Ап-ак карлар кебек ак бәхетләр Телимен мин сиңа, әнкәем. ... яшеңне дә әле бергәләшеп Үткәрергә язсын, Ходаем! Кулларыңнан синең гөлләр тама, Тырышлыгың бар да үзеңнән. И, әнкәем, һәрчак бәхетле бул, Нур сирпелсен синең күзеңнән. Әйдә, әйдә, гомер үтсә үтсен, Ә йөрәккә кырау төшмәсен.. Килер көнгә сәламәтлек белән Куанычлар гына өстәлсен. Синең бүген зур бәйрәмең, әни, Бу бәйрәмең синең шундый якты! Синдә булган йөз яктысы, әни, Йөрәкләрдә безнең учак якты. Рәхмәт, әнкәй, тудырганың өчен, Аяз көннәр булсын җаныңда. “Бисмилла” дип, син шатланып уян Гомереңнең һәрбер таңыңда. Якты кояш һәрчак юлдаш булсын, Шатлык тоеп типсен йөрәгең. Авырлыклар сине урап үтсен, Кабул булсын һәрбер теләгең. Гомерләрең, әнкәй, озын булсын, Имин булсын дөнья-йортларың. Беркайчан да сүрелмәсен иде Учагыңда янган утларың. Олыгаям дип һич кайгырма, ... яшь матур чак кына. Барча балаң, якыннарың белән Кадерен белеп яшәр чак кына.
Уңган кыз дигәннәр сине ... якларында. Таң белән ферма юлларын Таптаган чакларыңда. Исемеңне моңга кушып, Җыр итеп җырлаганнар. Истәлек бүләкләр биреп, Сине бик зурлаганнар. Уңган исемен күреп Яшисең һаман бүген. Мактаулы хезмәткәр дигән Исемең юкка түгел. Теләкләребез изгедән, Теләкләр уңсын гына. ... тән узган гомерең Ямь белән тулсын гына!
Кайчан барсак – киң күңелле, Каршылыйсың ачык йөз белән. Авырлыклар җиңеләеп китә, Синең әйткән җылы сүз белән. Бу дөньяда, әни, “балам”, диеп, Күпме җәза, газап күргәнсең. Соңгы телемеңне, үзең капмый, Безгә өлеш итеп биргәнсең. Бу тормышның агын-караларын, Кайгы-шатлыкларын күп күрдең. Көнне-төнгә, очын-очка ялгап, Безне кадерләп син, әни, үстердең. Җирдә кояш нуры балкыгандай, Син балкыйсың безнең күңелдә. Тормышыбыз синең белән матур, Рәхмәтлебез сиңа гомергә. Онытмамын сине беркайчан да, Рәхмәтлемен барысы өчен дә! Изге, әни, синең күңелкәең, Озын гына булсын гомеркәең. Рәхмәт, әнкәй, гомер бирүеңә, Төн йокыларыңны бүлүеңә. Безгә нык канатлар куюыңа, Ышанычлы терәк булуыңа. Котлы булсын, туган көнең, ... яшең тулган көнең. Өй түрләрең көлеп торсын, Туганнарың килеп торсын. Ут уйнаткан уңган кулың Талчыгуны белмәсен. Кайгы-хәсрәт сагышлары Йортыбызга кермәсен.
Февраль бураннары салкынмыни, Кояш сыман әни туганда?! Яшәүгә дәрт сүнмәс, күкрәгеңдә Ялкын кебек йөрәк булганда. Бураннарны чыгарсың да җиңеп, Үләннәргә кырын ятарсың. Яшәргәнен күреп табигатьнең, Ничек инде күңел картайсын. Ходай сиңа сәламәтлек бирсен, Сызламасын аяк-кулларың. Чирне белмә, кайгы күрмә, Япь-яшь булып калсын күңелең. Алгы көннәрдә дә бәхетебез Булсын иде тулы, түгәрәк. Синнән җылы алып һаман шулай Гомер кичсәк иде бергәләп. Рәхмәт, әни, безгә гомер бирдең Төн йокламый карап үстердең. Йөрәк җылың кушып, барыбызга Яшәр өчен ныклык, көч бирдең. Һәрвакытта булдың өйнең яме, Авыр чакта безгә син терәк. Озак яшә, һәрчак сәламәт бул, Син бит, әни, безгә бик кирәк!
Сәламәтлек, озын гомер язсын Гел көләч һэм яшь бул хәзергечә! Күңелең синең күтәренке булсын, Сөенеп һэм сөендереп мең-мең яшә! Тормышта гел ярдәм итеп тора Зирәк киңәшләрен, җылы сүзең; Иркәлисең, яратасың, юатасың, Тынлыйсың да, анлыйсың да узең. Чал чәчләрең, маңгай сырларың Күбәйсә дә еллар үтүгә, Безнең өчен мәңге яшь син, әнкәй, Картаюны белмә гомергә. Чын йөрәктән яздым бу юлларны, Кабул итеп алчы, әнием. Исән-имин яшә, бәхетле бул, Терәк булсын сиңа әтием. Әти белән тигез яшәгез сез, Ничек матур парлап йөргәндә! Шулай бергә каршы алыгыз сез, Без сагынып кайтып кергәндә.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек Юлдаш булсын, әни, гомергә. Йортыбызны җылытучы учак, Нур сибүче кояш син безгә. Яшә әле, әни, йөзгә кадәр, Шат күңелле булып гомер ит. Җиргә кояш ничек кирәк буса, Син дә безгә шулай кирәк бит.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез, Белдерәбез туган көнеңдә. Үстердең син безне, кеше итеп, Олы рәхмәт барысы өчен дә. Озын гомер бирсен Ходай, дибез, Кояш сиңа бирсен яктылык. Барлык балаларың, оныкларың Китерсеннәр бары яхшылык. Киләчәгең матур, күркәм булсын, Очрамасын сиңа киртәләр. Ак бәхетләр генә алып килсен Киләчәктә туар иртәләр.
Әнкәем! Теләкләрнең телим изгеләрен, Бәхетләрнең телим зурысын. Шатлыкларның телим көтмәгәндә Килә торган иң-иң нурлысын. Маңгаеңа төшкән аксыл чәчләр, Сөйкемлелек бирә йөзеңә. Барысы өчен рәхмәт сиңа, әнкәй, Исәнлегең белән йөз яшә! Син булганда гына без бәхетле, Син булганда якты көнебез. Кыш аенда ишелеп кар яугандай, Ап-ак бәхет-шатлык телибез. Син бит, әни, безнең өчен кояш, Синнән нурлар алып яшибез. Озак яшә, әни, мәңге яшь бул, Иң кадерле якын кешебез. Тулы тормыш белән яшисең син, Нәтиҗәсе мәгълүм һәркемгә. Бәхет белән саулык-сәламәтлек Ходай бирсен сиңа һәр көндә. Син булганга күрә, әни, җаным, Бу дөньяда бары нур гына. Нур сүнмәсен, һич тә сүрелмәсен – Озак яшә, исән бул гына. Котлы булсын, әнкәй, туган көнең, Балкып торсын һәрчак йөзләрең. Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән Үтсен синең гомер юлларың.
Әнкәй, бәгърем! Синең йомшак куллар Назласа да, иркә итмәде. Без үскәндә кыенлыклар күрсәң, Шатлыклар да читләп үтмәде. ... балаң өчен горурлыгың, Еш чагыла әле дә күзеңдә. Озак еллар сүрелмәсен иде Тормыш матурлыгы йөзеңдә. Җирдә булган бөтен шатлыгыңны, Хисләреңнең иң-иң яктысын, Йөрәк әрнүеңне, хыялыңны, Уйларыңның иң-иң татлысын – Тик син безгә, безгә багышладың, Һәм бүген дә моны аклыйсың. Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр, Күңелләрдә булган саф хисләр, Озын гомер, шатлык, ак бәхетләр – Безнең сиңа әйтер теләкләр.
Әнкәй, синнән еракларда яшәсәм дә, Һәр көн сине күңел сагына. Рәхмәтләрем чиксез, теләкләрем изге, Уй-хисләрем сиңа табына. Бакчаларда кошлар сайрап туймый, Сине котлап туган көнеңдә. Фәрештәләр ап-ак канат булсын Күп авырлык күргән иңеңдә. Һәр гомернең кышы, көзе була, Ә синеке һаман җәй килеш. Кешелегең, кечелегең сине Яшәтәдер шулай яшь килеш. Кояш җылысына җыелгандай Сыенабыз, әни, яныңа. Тормыш ямен, матурлыгын тоеп, Яшә, әни, яшә тагын да. Кайткан саен синең яннарыңа, Колач җәеп каршы киләсең. Мең-мең рәхмәт, әни, тәрбияңә, Безнең өчен һәрчак кирәксең. Сәламәт бул, озак еллар яшә, Балкып торсын синең йөзләрең. Кайгы күрми, шатлык-куанычта Үтсен синең килер көннәрең. Котлы булсын, әни, туган көнең, Матур булып атсын таңнарың! Рәхәт яшә - игелеге төшсен Син үстергән һәрбер балаңның. Таң калабыз синең батырлыкка, Сокланабыз синең сабырлыкка. Йөзләреңә чыгармыйча хәсрәт төсен, Үстердең син безне ялгызлыкта. Озын гомер бирсен Ходай сиңа, Сызламасын аяк-кулларың. Әткәебез, балаларың, туганнарың белән Матур үтсен гомер юлларың.
Яратасың син авылның Айларын, кояшларын. Күңелеңә сердәш иттең Сандугач тавышларын. Тәрәз каршыңнан китмичә Моң түксәләр бер таңда – Сине өзелеп сагынган Балаларың дип тыңла.
Рәхмәт синең шәфкать тулы йөрәгеңә, Рәхмәт, ару-талу белмәс беләгеңә. Рәхмәт хәстәр белән баккан күзләреңә, Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә. Карашларың җылы яңгыр кебек, Елмаюың айдай сөйкемле. Шәфкатеңнең иге-чиге юк бит, Кояш чәчкән нурлар шикелле. Киң күңелең, юмартлыгың өчен, Кояш белән сине тиңлибез. Шатлык белән тулы, куанычлы Озын гомер сиңа телибез. Ходай сиңа сәламәтлек бирсен, Син булганда өебез нур чәчә. Киңәшебез, терәгебез булып Яшә әле, яшә йөзгәчә. Озак яшә, бер дә авырма син, Хәер-савап кайтысын үзеңә! Сагынышып җыелырга язсын Әти-әни йорты түренә! Күз нурыңны түктең безнең өчен, Йөрәк җылың булды гел юлдаш! Шатлыгыбыз арта сиңа карап, Безнең өчен бәхет син булгач! Иң кадерле, газиз кешебез син, Бу - буш сүзләр диеп уйлама. Әниләргә (әтиләргә) сыенып яшәгәннәр Бәхетен таба якты дөньяда!
Сөйкемле карашың кояшка тиң - Бар тормышны нурга күмэсең. Бу дөньяның барлык хикмәтләрен Бары тик син генә беләсең. Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән, Исле гөлләр белән җир ямьле. Йолдызлардай якты, гөлдән гүзәл Синең белән туган йорт ямьле. Чәчләреңә, Әни, чал керсә дә, Син бит минем йөрәк түрендә, Озак яшә, Әни, авырмыйча, Син – бу дөньяда бер генә.