Әтиләрне туган көннәре белән котлаулар

Әтиләрне туган көне белән котлау: иң матур шигырьләр һәм теләкләр

Гаиләнең ышанычлы терәге, балаларының төп киңәшчесе — ул безнең газиз әтиебез! Биредә сез әтиләрне туган көннәре яки олуг юбилейлары белән котлау өчен иң җылы, ихлас һәм тирән мәгънәле татарча сүзләр табарсыз. Үзегезгә охшаганын сайлап алып, газиз кешегезне сөендерегез!
Сөекле әтиебез, бабабыз! Без сине кияү-кызларың, оныкларың бергә җыелып бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, сәламәтлек телибез. Көннәрең шатлык белән үтеп, һаман шулай безгә терәк булып, әни белән бергә сандугачлар кебек сайрашып яшәгез. Безнең туган йортыбызның яме бит сез. Сезнең ярату тулы карашыгызны күрер өчен җыелабыз. Матур итеп куанып каршы аласыз, борчылып озатасыз. Әти, дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткәнең өчен, һәрчак ярдәмгә килүең өчен, кеше арасында ким-хур итмичә, яратып-сөеп үстергәнең өчен чын күңелебездән мең рәхмәт әйтәбез.
Котлы булсын әти, туган көнең Кояш сиңа көлеп карасын Салмак кына искән таң җилләре Чәчләреңне сыйпап тарасын Озын гомер бирсен ходай дибез Кояш сиңа бирсен яктылык Барлык балаларың, оныкларың Китерсеннәр бары яхшылык. Тулы тормыш белән яшисең син Нәтиҗәң мәгълүм һәркемгә Бәхет белән саулык-сәламәтлек Ходай бирсен сиңа һәр көндә.
Кадерле әтиебез, ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта картаерга насыйп булсын үзегезгә.
Җир йөзендә синдәй кешеләр аз, Шуңа сине бар да ярата. Әйтсәң, бары матур сүзләр генә Әйтеп була сиңа карата. Котлы булсын, әти, туган көнең, Гөлчәчәктәй үтсен һәр көнең. Корычныкы булсын тазалыгың, Кояшныкы булсын гомерең. Гомер буе кешелекле булдың, Балаларыңны сөйдең өзелеп, Эшчән булдың, тырыш, хезмәт сөйдең, Һәм безгә дә шуны теләдең. Чәчләреңне, әти, чал басса да, Күңелең көр, һаман яшь әле. Җаның тыныч, тәнең таза булсын, Кайгы-хәсрәт күрми яшә әле. Сәламәт бул, гел елмаеп яшә, Бәхет кунсын күңелең түренә. Барыбызга канат, терәк булып, Талмый атла гомер үренә.
Кадерле әтиебез! Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Сине ... яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең. Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Әти, син балалабызга да ягымлы дәү әти. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа! Әти! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!
Сиңа һич тә җиңел булмагандыр Үтүләре тормыш юлларын. Озын гомер, саулык, тыныч картлык Тели сиңа кыз һәм улларың.
Яхшы атаның хакы йөз яхшы остазның хакыннан да олырак. Үземне яратырга, кешеләргә ихтирам белән карарга һәм тормышта үз урынымны табарга өйрәткәне һәм өйрәтеп кенә түгел, үзе дә нәкъ шулай яшәгәне өчен мин әткәемә зур рәхмәтле. Мин әтинең озын гомерле булуын, сәламәт һәм бәхетле, безнең янәшәдә яшәвен, эшләгән изгелекләре меңе белән кире кайтуын телим.
Газиз Әткәй! Көткән сабыеңны Учларыңда күккә чөйдең Син. Шул мизгелдән Ирлек хисе белән Бар дөньяны янып сөйдең Син! “Балакаем канатлана!” – диеп, Бөркет кебек очып йөрдең Син. Сабыйларга кирәк кадәр Җылы, Кирәк кадәр Акыл бирдең Син! Тормыш бураннарын, давылларын Ераклардан күрә килдең Син. Гомер буе безгә һәм Әнкәйгә Зур бәйрәмнәр бирә белдең Син! Ныклы тазалык, озын гомер сиңа Бирсен Ходай, газиз Әткәебез!
Әти булган өйнең нигезе нык, табыны да һәрчак түгәрәк диләр. Без ныклы нигезле, түгәрәк табыны булган өйдә үстек. Әти! Без сине һәрвакыт көр күңелле сәламәт һәм бәхетле булуыңны телибез. Безнең шатлыкларга куанып әни белән тигез гомер кичерегез.
Ир егетнең асыл сыйфатларын Җыйгансың син барын үзеңә Алып батыр төсле кыю атлап Менәсең син Гомер үренә Көчле Рух, сүнмәс яшәү дәрте Бирелгәндер сиңа тумыштан Әлмәндәр карт төсле ахыргача Туймый яшә, әти, тормыштан Имән кебек ныклы Рух синдә Давыл көче яши җаныңда Шатлык борчулары бу дөньяның Йөрәгеңдә кайный, канында. Сокланмаган кеше сирәк сиңа Син күпләргә яшәү өлгесе Яшә кадерлебез йөз яшенә кадәр Булып безгә вөҗдан көзгесе.
Газиз кешебез, кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләрбезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч тормышта гомер ит!
Изгелекнең саф өлгесе булып, Син торасың әти тормышта. Әти дип дәшәр кеше булгач, Рәхмәтле без шушы язмышка. Синнән бүген яшь сорамыйбыз, Тик укыйбыз маңгай сырларын. Синең куллар, синең эшләр әйтә Ничә еллар инде узганын. Нинди генә эштә эшләсәң дә, Намуслы узды хезмәт юлларың. Безнең өчен якты маяк - синең Тормышыңда узган елларың. Син булганга әти, без бәхетле, Син булганга якты көнебез. Безнең белән син дә бәхетле бул, Иң кадерле, якын кешебез.
Кадерле әтиебез! Сине олуг юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә сәламәтлек, тынычлык, борчу-мәшәкатьсез, куанычлы гомер телибез. Безнең игелекләрне күреп, оныклар сөеп, әниебез белән тигезлектә озак яшәвегезне телибез.
Кайгы-хәсрәт юл тапмасын Безнең тату бердәм ояга. Бергә матур итеп, куанып яшик, Бәхет-шатлык татып дөньяда!
Кадерлебез! Сиңа язгы кояш нурыдай аяз көннәр, җан тынычлыгында сау-сәламәт булып, балаларыгызның куанычларына төренеп, тигезлектә озак яшәргә язсын. Мактаулы эшеңдә сабырлык, уңышлар теләп калабыз.
Туганнарны туган итә белдең, Хөрмәт иттең кече-олысын. Сәламәтлек белән тоеп яшә Гаилә учагының җылысын.
Кадерле әтиебез, сине олы юбилеең белән ихластан котлыйбыз. Олы җанлы, сабыр холыклы, киң күңелле, безгә һәрвакыт төпле киңәшләрең биреп яшәүче, балалар дип торучы кадерле әтиебезгә бәхетле көннәр, күңел тынычлыгы, авыруларга бирешми яшәвен телибез. Һәрвакыт тугры, мәрхәмәтле булып, туганнарың өчен кайгыртып, яратып яши белүең белән үрнәк син. Әниебез белән бергә, балаларның, оныкларның кадер-хөрмәтен күреп, муллыкта, кайгы-хәсрәтсез, исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын.
Кадерлебез, матур юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син киң күңелле, ярдәмчел, горурланырлык бабай, әти һәм ир. Һәрвакыт шулай изге күңелле булып кал, күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, әни белән озын-озак бәхетле гомер кичерүеңне телибез.
Яратабыз әтинең без Корычтай нык кулларын. Безне үстереп кеше итү – Синең барлык уйларың. Син бит, әти, тормышның яме, Безгә һәрвакыт терәк. Сәламәт бул, озак яшә, Син бит безгә һәрчак кирәк. Әти белән тормыш ямьле, Әни белән түгәрәк. Нык итеп бергә тотышып Яшик әле бергәләп.
Синең барлыгыңны тоеп яшәү Бу дөньяда, әти, бик рәхәт. Без бәхетле җирдә син булганга, Барысы өчен сиңа зур рәхмәт
Ир-егетнең асыл сыйфатларын Җыйгансың син бары үзеңә. Алып батыр төсле кыю атлап Менәсең син гомер үренә. Көчле рух, сүнмәс яшәү дәрте Бирелгәндер сиңа тумыштан. Әлмәндәр карт төсле ахыргача Туймый яшә, әти, тормыштан.
Кадерле әтиебез, ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә!
Газиз кешебез, кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләрбезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч тормышта гомер ит!
Күпме генә бәхет теләсәк тә, Бик аз булыр кебек тоела. Нинди генә изгелекләр эшләмәдең Кешеләргә гомер буена! Шуңа Сине бар да яраталар, Дус-ишләрең йөри кергәләп. Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән Яшик әле, әткәй, бергәләп!
Юллама: Сәмига Сәүбанова “Бәйрәмнәр, туйлар өчен” – “Раннур” нәшрияте, Казан, 1999.
Без бит сине яратабыз Бар өй эчебез белән. Горурланып куябыз Газиз кешебез белән. Ярый, әткәй, син бар әле— Таяныч син, терәк син. Җиңел чакта без дә батыр, Авыр чакта кирәк син. Үзеңә дә авыр чаклар Буладыр — түзәсеңдер. «Бала күңеле — далаларда», — диләр бит, беләсеңдер… Без ялгышсак, кичерәсең — Күңелең киң, беләбез. Кичер, әткәй, сиңа күбрәк Ярдәм сорап киләбез. Каушабрак калсак кайчак, Киртәләр тирәсендә, Җитә бер җылы сүзең дә, Җитә бер киңәшең дә. Сүзең түгел, шелтәле бер Карашың җитә, кайчак, Гомер юлыннан барганда Салулый-нитә калсак. Рәхмәт, әткәй. Бу дөньяда Булганың өчен рәхмәт. Безне саклап-яклап торган Кулларың өчен рәхмәт. Ходай сиңа озын гомер, Гомерлек шатлык бирсен. Кайгы-хәсрәтсез тормыш, Бәхетле картлык бирсен. Көн дә бәйрәм булмаса да, Көннәрең бәйрәм булсын. Теләгебездән дә уң син, Үзебездән дә уң син.
Котлы булсын, әти, туган көнең, Гөлчәчәктәй үтсен һәр көнең. Корычныкы булсын тазалыгың, Кояшныкы булсын гомерең. Төрле чакны күргәнсеңдер, Йөрәгеңдә күптер яра да. Киңәшчебез булып, әти бәгърем, (Олы шатлык, нык исәнлек белән), Озак яшә безнең арада. Гомерне бит еллар билгеләми, Яшәү дәрте булсын күңелдә. Без теләгән шатлык, бәхет, әти, Юлдаш булсын сиңа картлыкта. Сәламәтлек ташламасын сине, Һәрбер көнең үтсен шатлыкта. Яшәү яме, дөнья иминлеге Юлдаш булсын сиңа картлыкта. Котлы булсын, әти, туган көнең, Бәхетләрең килсен күренеп. Куанычлар гына юлдаш булсын, Яшә шатлыкларга төренеп. ... яшь ул әллә ни күп түгел, Тырыш әйдә, йөзгә җитәргә. Язсын йөзгә җитеп шатлык белән Бергә-бергә гомер итәргә.
Рәхмәт, әткәй, барысы өчен дә, Без бәхетле синең яныңда. Син зур терәк безгә авыр чакта, Тормыш ямьле тик син барында. Котлап сине туган көнең белән, Ниләр теләсәк тә аз сыман. Гомерең озын булсын, шатлык белән Гөрләп яшә матур җәй сыман. Сиңа һич тә җиңел булмагандыр Үтүләре тормыш юлларын. Озын гомер, саулык, тыныч картлык Тели сиңа кыз һәм улларың. Гади, сабыр, олы җанлы да син, Кылганнарың бары изгелек. Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең, Бәхетләрең булсын гомерлек. Тырыш синең оста кулларың, Матур эзле үткән юлларың. Барча туганнарга, якыннарга Һәрчак изге булды уйларың. Син булганда без бәхетле, Синең белән якты көнебез. Безнең белән син дә бәхетле бул, Сиңа озын-озак гомер телибез. Торасың да чал чәчеңне сыйпап, Картаелган инде, иясең. Килә безнең шулчак чәчләреңнең Һәрберсенә башны иясе.
Әтиебез, йөзгә җиткәндә дә Дәртле булсын йөрәк тибешең. Матурлардан матуррак булсын Гомереңнең калган өлеше! Әтиебез - безнен кадерлебез, Без бәхетле җирдә син барга, Фәрештәләр кунсын иңнәреңә. Туган көнең белән котларга. Яшә әле бер дә бирешмичә, Баш имичә кырыс җилләргә. Яшә җирдә язгы гөлләр булып, Терәк булып безнең иңнәргә. Күрдеңме, әти. Сиздеңме ... кә җиткәнеңне. Күрми дә кал, сизми дә кал Йөзгә дә җиткәнеңне. Котлы булсын, әти, туган көнең, Озак яшә, бул син бәхетле. Яныбызда син булганда гына Табып була олы бәхетне. Төрле чакны күргәнсеңдер, әти, Йөрәгеңдә күптер яра да. Киңәшчебез, терәгебез булып Озак яшә безнен арада.
Без бәхетле, әткәй, син булганга, Балам диеп өзелеп торганга. Рәхмәт әйтеп, баш иябез сиңа, Бүген юбилеең тулганда. Эш-гамәлең синең маяк кебек Киңәш-сүзең булды таманга. Мәрхәмәтле үзең, сокландыра Кулларыңнан гөлләр тамганда. Гаилә нигезе нык син булганга гына, Рәхмәт синең төпле сүзеңә. Безгә булган изгелегең, игътибарың Савап булып кайтсын үзеңә! Шатлык-куанычлар, сәламәтлек, Сине ташламасын, әти, гомергә, Йортыбызны җылытучы учак, Нур сибүче кояш син безгә! Яшә әле, Әти, бирешмичә, Баш имичә кырыс җилләргә. Яшә җирдә якты гөлләр булып, Терәк булып килер көннәрдә. Рәхмәтеннән Ходай ташламасын, Кунагы бул якты дөньяның. Озак яшә утын сүндермичә Балаларың үскән ояның. Туган көннәр ел да кабатлана, Ләкин кабатланмый үткәне. Бәхет, шатлык һәм тазалык белән Килеп торсын иде көткәне. Җирдә кояш нуры балкыгандай, Син балкыйсың безнең күңелдә. Тормышыбыз синең белән матур, Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә. Утлар, сулар кичтең, батмадың, Авыр юллар буйлап атладың. Бирешмәдең җилгә-буранга, Чын мәгънәсендә Кеше булганга!
Җир йөзенең бөтен матурлыгын Килә сиңа бүләк итәсе. Дөньядагы матур сүзләрнең дә Иң җылысын килә әйтәсе. Чәчләреңне, әти, чал басса да, Күңелең көр, һаман яшь әле. Җаның тыныч, тәнең таза булсын, Кайгы-хәсрәт күрми яшә әле.
Менә тагын бер кыш үтеп бара, Якынайтып гомер көзләрен. Тыныч көзләр килсен, әти, Котлы булсын туган көннәрең. Безнең өчен күпме тырыштың син, Уйландың син гомер эчендә. Онытмабыз, әти, һичбер вакыт, Рәхмәт сиңа барысы өчен дә. Аяз булсын туар таңнарың, Шатлык нуры чәчсен күзләрең. Күкрәмәсен аяз күңелең. Боекмасын һич тә йөзләрең! Сәламәтлек ташламасын сине, Һәрбер көнең үтсен шатлыкта. Яшәү яме, дөнья иминлеге Юлдаш булсын сиңа картлыкта. Кояш сиңа назлап нурын сипсен, Таң җилләре назлап сөйсеннәр. Бәхет, шатлык сиңа юлдаш булсын, Кайгы-хәсрәт ерак йөрсеннәр. Авырлыклар туса тормышта, Киңәш сорап сиңа киләбез. Дөрес юлга бастырырдай сүзләр Әйтәсеңне алдан беләбез. Маңдаеңда сырлар – үткән еллар, Борчуларың эзе – ак чәчең. Барлык балаң, әти, рәхмәт әйтә, Котлы булсын ... яшең. Сәламәт бул, гел елмаеп яшә, Бәхет кунсын күңелең түренә. Барыбызга канат, терәк булып, Талмый атла гомер үренә. Котлы булсын, әти, туган көнең, Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең. Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән Үтсен синең язың, көзләрең. Бәхеткә, шатлыкка күмелеп, Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп, Кадергә, хөрмәткә төренеп, Яшә син мәңгелек нур булып. Котлы булсын туган көнең, Юлларыңа гөлләр сибелсен. Ак, саф хисләр синең күңелеңә Бәхет үзе булып түгелсен!
Акрын гына чәчләреңә чаллар төшә, Ак юл булып гомер шулай алга дәшә. Картаям дип ялгыш кына уйлый күрмә, Әле тагын бер иллене берүк яшә. Минем өчен һәрвакыт үрнәк, Минем өчен һәрвакыт кирәк. Гомер юлларымда тик син генә Таянырдай ныклы тал-тирәк Кешелекле бит син, изге җанлы, Ярдәмчел син дуска, туганга. Синнән газиз кеше бармы икән, Без бәхетле тик син булганга. Котлы булсын, әти, туган көнең, Без барыбыз шушы теләктә, Бүгенгедәй шат елмайган йөзең Шатлык өсти безнең йөрәккә.