Татарча сочинение "Минем яраткан укытучым"

 


Мин укытучы һөнәрен игенче һөнәре белән чагыштырыр идем.  Игенче кечкенә генә орлыкларны туфракка чәчә, армый-талмый җирне ашлый, эшкәртә. Шулай зур авырлык белән иген үстерә. Укытучы да нәни баланың күңеленә яхшылык орлыгы чәчә,белем бирә,тәрбияли. Менә шуңа күрә дә мин  Гүзәл Сәмигулла кызын, татар теле һәм әдәбият укытучын бик яратам.

  Ул безнең сыйныфта татар теле һәм әдәбияты  дәресләрен укыта.  Үзенең көләч йөзе, ягымлы күз карашы һәм тыныч тавышы белән барыбызны да үзенә каратты,күңелләребезгә ачкыч тапты.  Менэ шулай зур сабырлык белән безне белем диңгезенә алып кереп китте.

  Гүзәл Сәмигулла кызы дәресләрне мавыктыргыч,кызык итеп алып бара белә. Авыр темаларны да җиңел һәм аңлаешлы итеп ачып бирә. Ул безнең арабызда берәр нинди аңлашылмаучанлык килеп чыгуын, авырып китүебезне яки кәефсез чагыбызны бик тиз сизеп ала. Һәрвакыт игътибар белән тыңлый, юата, ярдәм итә.

Ул безнең тырышканны күреп, мактый, кирәкле урында ачулана да  белә.  Кызганычка каршы без  кайчакларда үзебезнең билгеләребез белән аның күңелен дэ төшерәбез, әмма аларны шундук төзәтергә дә тырышабыз. Ә инде “4”, “5”леләр алган көнебез безнең өчен зур шатлык. Иң кызыгы шунда  - “Тырышып укысагыз, “5”леләр алсагыз, ул сезнең миңа бүләгегез”, ди. Әлбәттә, һәр укытучыга укучылары үз фәненнән яхшы билгеләр алганда бик тә күнелле. Мин дә яраткан укытычымны, үземнең яхшы укуым белән , сөендерергә тырышам.

   Мин Гүзәл Сәмигулла кызы алып барган әдәбият дәресләрен бик яратам. Ул шундый матур итеп безгә шигырьләр,хикәяләр укыган да, үзенне шул шигырьләрдәге бакчаларда кебек итеп хис итәсең. Язучыларның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнгәндә төрле презентацияләр кулланып безнең игътибарны үзенә җәлеп итә. Ничек кенә барысына да өйгерәдер?

Менә шушы сыйфатлары өчен мин укытучымны бик яратам һәм аңа ныклы сәламәтлек, авыр эшендә зур уңышлар телим.

Хуснуллин Денис