14 февраль - Изге вәли көне(котлау, смс, шигырьләр)


Анда таракан, Монда таракан.
Чебен тотып ант итәм, Сине генә яратам!
***

Мәхәббәткә рөхсәт сорамыйлар,
Мәхәббәткә рәхмәт әйтмиләр.
Ул бүләк тә һәм бурыч та түгел,
Мәхәббәтне гаеп итмиләр.  
***
Чын сөюен тапканнарны-
Күптән беләм, алар бик сирәк.
Мин югалттым ул сөюне,
Туктый күрмә,түз инде йөрәк?
***
 14 нче февральнең
Нәрсәсе бар соң аның?
Юк бардан уйлап чыгарган
Бер бәйрәм инде ул җаным!
***
Изге вәли көне белән
Котла мине матурым!
Котламасаң, үпкәләрмен,
Минем сөйгән җан ярым! 
***
Язырсың миңа "яратам" дип
14 нче февраль көнендә
Роза чәчәкләре бн бергә
Керерсең син йөрәк түренә.  
***
14 нче февральга сез
Нәрсә көтәсез,дуслар?
Бәлки берәр пар табылыр
Шуның турында уйлар. 
***
Гашыйклар көне килә дип
Кызлар көтә зарыгып
Ә егетләр тизрәк читкә
Киткәннәр ,бездән качып. 
***
Мәхәббәткә ара ерак түгел,
Бер-береңне әгәр аңласаң.
Кочып-кочып, назлап сөяр идем,
Бу сүзләрне әгәр аңласаң... 
***
Бармакларым ун булса да,
Йөрәгем ике түгел.
Йөрәгемә синнэн башка
Беркем дә кирәк түгел!  
***