Туй, никах көне белән котлау.

Никах һәм туй котлаулары

Никах һәм туй — гаилә тормышының иң мөһим һәм истәлекле көннәренең берсе. Бу көндә яшьләргә изге теләкләр, матур сүзләр һәм йөрәктән чыккан котлаулар әйтелә. Биредә сез никах һәм туй белән котлау өчен матур татарча теләкләр, чәчмә сүзләр һәм шигъри котлаулар таба аласыз. Якыннарыгызга иң изге теләкләрегезне җиткерегез, яшь гаиләгә озын, бәхетле һәм имин тормыш теләгез!

Саф теләкләр — никах һәм туй котлаулары

Кадерле [кияү], кадерле [кәләш]!

Сез бүген Аллаһы Тәгалә каршында кылына торган иң гүзәл гамәл башкардыгыз. Никах укыттыгыз.

Никах - ул кеше гомерендә бер генә була торган мәҗлес. Никах - ул туй түгел. Кеше тормышында туйлар берничә: бәби туе, законлы никахлашу, тормыш туе һәм соңгы туй. Ә мәҗлес, никах мәҗлесе ул кеше гомерендә бер генә була. Әйе, бер гэртә һәм кабатланмас изге мизгеллләр.

Сез әлеге мизгелдән башлап гаилә булып саналасыз, [кәләш] - [кияүнең хатыны], [кияү] - [кәләшнең ире] дигән яңа, гомерлек статус аласыз. Бүгенге көнегез бүтән бер кайчан да кабатланмас, кадерле көнегез.

Ышанмагыз әгәр сезгә бу көнне тормышыгыздагы иң матур, иң истәлекле көнегез дип тәбрик итсәләр. Бу алай түгел. Менә күрерсез, ир белән хатын булып тәүге тапкыр икәүдән-икәү генә калып, бер берегезгә карап елмаюыгыз мәңге истә калыр, тиздән, Аллаһы боерса, нәниләрегез дөньяга туыр - бу да иң матур көн кебек булып тоелыр, нәниегез беренче кат елмаер, тәүге адымнарын ясар, "әннә", "әттә" дияр, мәхәббәтләрен табарлар һ. б., һ. Б.

Һәм инде менә [кияү белән кәләшнең әти-әниләренең дә] иң бәхетле көннәре кебектер бүгенге көн. Шулай булгач сезне иң матур, иң бәхетле көннәрегезнең башы белән чын күңелдән котлыйм һәм бары тик бәхетле булуыгызны гына телим.

Бүген сезнең кеше гомерендә бер генә булырга тиешле никах бәйрәмегез.

Дөньяның искитмәле сәер һәм серле күренешләре бар. Ходай башта утны яраткан, ди, ә нинди дәһшәтле утны да су сүндерә. Ә менә ут-суларны кичкән ир-егетнең йөрәген хатын-кыз елмаюы гына эретә аладыр.

Ике каен янәшә үссә, яфраклары гел шаулаша. Ике чибәр бергә килсә, сандугачлар кебек сайраша.

Сезгә гомер буе сандугачтай сайрашып, күгәрчендәй гөрләшеп, бер-берегезне куандырып, бер-берегезгә көн дә бәхет, елмаю бүләк итеп, гомер кичерергә язсын.

Әйләнә кояш, һай, әйләнә. Тукталмасын сезнең кояш та. Никахыгыз имин булсын, җанда булган хис-тойгылар сүрелмәсен. Хәерле юл сезгә!

Кадерле яшьләр! Гомерегезнең тәүге уртак туе котлы булсын!

Мин үзем хатын-кыз затыннан булгач, ничектер кәләшләрне якынрак күрәм һәм шуңа күрә әйтәсе сүзләрем иң беренче чиратта, кәләш, сиңа янгырар....

Минемчә, кеше гомере гел аклыклардан гын тора - ак биләү, ак күлмәк ак яулык һәм гомер ахырында да ак биләү. Кыз, сине дә әниең тугач ак биләүгә салган. Күңеле ак, тәне саф булсын дип изге теләкләр теләп үстергән. Бар назын, борчуын, сөюен кызганмыйча, шушы көндә сине ак күлмәктән, йөзеңдә ягымлы елмаюың белән утыруын өчен тырышкан. Син бүген ак күлмәктән өстәл түрендә икәнсен, димәк, әти-әниен инде үзләренен бурычларын үтәп, бүгенге көннән сине егет кулына тапшыралар. Әйе, син хәзер иң беренче чиратта егетнең хәләл җефете - тормыш иптәше булып торасын. Һәм инде әлбәттә, кадерле әни, дәү-әниләр булуың да нәкъ менә шул яныңда утырган, үзең сайлаган ярдан тора.

Егет, чыннан да, кыз бүгеннән ата-анасы, туганнары, якыннарың ризалыгы белән синең законлы хатыны булды. Кара, ул бүген кар чәчәгедәй ап -актан. Син дә менә шушы аклыкны гомер буена үз яныңда гына саклап, ак әбиләр яулыгы, ак бабайлар аклыгына кадәр алып барып житкерә алсаң иде. Иң мөһиме - сезнең күнел аклыгы, сафлыгы булса, янәшәдәгеләр сезгә сокланып, сөеп, хөрмәт итеп яшәрләр. Ә кеше очен картлыгында кадер-хөрмәтле әти-әни, әби-бабай булудан да зур бәхет юктыр. Сез үзегезнең гомер юлыгызны житәкләшеп, шул бәхетле картлыкка таба озын итеп, озак итеп, истәлекле итеп, парлап атлагыз. чапмагыз, йөгермәгез, туктамагыз - атлагыз! Тормышның ямен табып яшәгез, бәхетле булыгыз!

Никах һәм туйга шигъри котлаулар

Котлы булсын никах туегыз,
Уртак булсын сезнең уегыз.
Бәхет чишмәләре мул аксын,
Фәрештәләр сезне сакласын!

Вәгъдәләрне аклап килегез,
Бер-берегезне хөрмәт итегез.
Арагызга кертми ятларны,
Алтын туйга кадәр җитегез!

Өйне ямьләндереп, яңгыратып,
Тәгәрәшеп үссен нәниләр!
Оныкларын сөеп, “җимешләрем” диеп,
Шатлансыннар әти-әниләр.
Әби-бабайлардан калган
Иң изге күркәм йола –
Никахтан соң егет һәм кыз
Ир белән хатын була.

Күктә укылмаса никах,
Кушылмас һичбер йөрәк.
Никах кануннарын үтәп,
Гомер итәргә кирәк.

Язмышлардан юктыр узмыш,
Никах булсын гомерле.
Ходай бүләк итеп бирә
Һәр кешегә гомерне.

Сезнең никах көнегездә
Җирне каплады үлән.
Никахыгыз котлы булсын,
Яшәгез шатлык белән.

Хәзрәт никах укыганда
Рәхмәтен салсын Аллаһ.
Лә-илләһе иллял-лаһ
Мөхәммәдер-рәсүлүл-лаһ!
Пар килгәнсез, сезгә карап сокланабыз,
Һәммәбез дә сезнең өчен шатланабыз.
Яшәгез сез бер-берегезне яратып,
Бу җиһанга сөю нуры таратып!

Бүгеннән башлап - гаилә,
Пар канат, пар сандугач!
Бишек җырлары сайрарсыз
Балаларыгыз тугач...