Туганнарны, дусларны, якын кешеләрне туган көн белән котлау.


Кадерле ... ! Сине ихлас күңелдән туган көнең котлыйм. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телим. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.

***

... ! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез!

***

... ! Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Бөтен гомереңне, көчеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!

***

Син кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең, туган көнең белән тәбриклибез!
Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән  бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. ... ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, ә берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың.
Ходай Тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган догаларың кабул ителеп, гомер дәфтәрең буенча, җәннәтләрдә булырга язсын.

***

...  ! Син ел башындагы зәмһәрир салкын вакытта тугансың. Табигатьнең, тереклекнең сынауларга дучар вакытына туры килгән туган көнең белән ихлас котлыйм!
Гыйнвар  кышкы тәрәзәләрдәге бизәкләрдәй, күңелең матур, даладай киң булсын. Саулык. Иминлек, ак бәхетләр, саф бәхетләр сиңа!
Юллама: Сәмига Сәүбанова “Бәйрәмнәр, туйлар өчен” – “Раннур” нәшрияте, Казан, 1999.

***

Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип  дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганлыгы, гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме – менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың. Хатын – кыз бу чорда алдын – артын уйлап акыл белән эш итә, җиде кат үлчәп бер кат кисә. Сезнең менә шундый матур чорыгыз! Һәрвакыт шулай киң күңелле, ярдәмчел, көләч йөзле булып калыгыз.

***

Җәйнең матур көннәрендә
Син дөньяга килгәнсең.
Әтиеңә, әниеңә
Сөенеч китергәнсең.
Йөзең айдай, сүзең балдай,
Ягымлыдыр карашың.
Ирең ничек яратмасын
Син Сандугач баласын.
Бик күпләрне көнләштереп
Яшисез бергә-бергә.
Мәхәббәт ялкыннарыгыз
Сүрелмәсен гомергә.
Балаларың дәүмәтләрен
Язсын әле күрергә.
Йомшак ефәк чәчкәйләрең
Җилфердәсен җилләрдә.
Көзләрең дә язлар булып,
Кышларың да җәйдәй булсын,
Йортыңда нур балкысын,
Бәхет, шатлык тулып торсын,
Кояш гел елмаеп торсын
Олыгайган көннәрдә.
Ходай сиңа насыйп иткән
Җир йөзенә туарга.
Пар атларда апкайтканнар
Сабантуйлы айларда.
Бәхеткәең ташып торсын,
Йөрсәң дә син кайларда.

***

Күңеле алтын кешенең
Бәйрәме дә күңелле.
Көн дә үткәрәсе килеп
Тора туган көнеңне.
Туган көндә үзеңне дә
Мактыйсы килеп тора.
Мактап тормыйм,
Шәплегеңне
Барсы да белеп тора.
Бәхет кенә алып килсен,
Туасы иртәләрең.
Татып яшә дуслар иңен,
Гүзәлләр иркәләвен.
Кайгылары урап үтсен,
Авырлыклар җиңелсен.
Юкка-барга баш иярлек
Егет түгел инде син.
Шатлыкларың артып торсын,
Калкып торсын кесәң дә.
Бу заманда ул да кирәк,
Нәрсә генә дисәң дә.
Шул теләкләрне Ходайга
Житкереп куйыйк инде.
Бокалларга салынганын
Киптереп куйыйк инде.

***

Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.
Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.

***

Без сине ихлас күңелебездән бу бәхетле көнең –  ... яшь тулган көнең белән тәбрик итәбез. Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганыбыз – без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз.
Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, матур гомер ит, балаларыңның-оныкларыңның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат, күңелле булып озак яшә.
Сине яратып, хөрмәт итеп, ...

***

Сине чын күңелемнән туган көнең белән тәбриклим. Туачак таңнарың, киләчәк көннәрең кояш кебек якты, нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Мәхәббәтең чишмә суыдай саф, бәхетең шомырт чәчәгедәй ак булсын. Һаман да шулай ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Кояш нурының җылысын, таң җилләренең иң назлысын, укуыңда, эшеңдә зурдан-зур уңышлар телим.

***

Якын дустым, синең туган көнгә.
Буләк итәм шигыръ юллары.
Гел шатлыкта гына узсаң иде
Сикәлтәле тормыш юлларың.


Бу тормышның дустым үз законы,
Таләпләре аның бик кырыс.
Табаласың икән бәхетеңне,
Югалтмаска аны син тырыш.


Тынычлыгың булсын күңелеңдә,
Эшләрең дә барсын, гөрләсен.
Гомер буе синең йөрәгеңдә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.


Кояшлы көн телим сиңа ,дустым.
Болытларны куып таратып.
Яшик әле алда гомер барда,
Якын дуслар булып яратып.

***

Елның иң матур чагында
Якты майда тугансың
Әткәң-әнкәң бәхетенә,
Чәчкә булып кунгансың

Бу шатлыктан фәрештәләр
Берсен-берсе кочканнар
Аланнарга болыннарга
Күбәләкләр очканнар

Язлар килсә җәйләр булган,
Көзләр килсә кыш булган.
Синең дөньяга килүең
Бик кирәкле эш булган.

Килми калсаң табигатьнең
Зур булачак хатасы
Хатыныңа кем ир булыр
Балаңның кем атасы
(Иреңә кем хатын булыр
Балаңның кем анасы)

Олуг бәйрәмең хөрмәтләп
Әйтик сүз уңаеннан
Рәхмәт сине алып килгән
Туган елың маена!
(Ибраһим Биектаулы)

* * *

Күктән кояш аллы-гөлле
Нурларын сибеп көлә.
Сезнең туган көн икәнен,
Әйтерсең, ул да белә!

Зәп -зәңгәр бүген күкләр дә,
Гүя махсус киенгән.
Сезнең туган көн бүген дип,
Бар табигать сөенгән.


Ямьгә төреп табигатьне,
Җиргә бүген яз килгән.
Сезнең туган көн буласын
Яз да, әйтерсең, белгән!

Үзегез дә гүя безгә
Ни кирәген белгәнсез —
Туып кына калмагансыз,
Язны алып килгәнсез.

Яз — табигать терелгән чак,
Тереклек уянган чак.
Алда әле яңа җәй дип
Уйлаган, уйланган чак.

Алдагы яңа җәйләргә
Исән-имин керегез.
Шатлык белән бәхет белән
Озак гомер сөрегез,

Кадерен белеп яшәүнең,
Матур гомер итегез,
60, 70, 80, 90,
100гә кадәр җитегез!

* * *

Язгы бөреләр тулып яфрак ярган, кояш җылысы җиһанны юаткан, күңелдә дәрт уяткан мизгелдә дөньяга килгәнсең.

Күңелләр моң-наз белән тулган бер мәл бит ул — яз. Йөрәктәге сүнмәс ялкын җырларга күчкән мизгел. Язгы таң җилләре, иртәнге сандугач җыры, яшь бөреләр булып мәхәббәт килгән чор. Язмыш сиңа бары тик игелекле, изгелекле язлар гына бүләк итсен, бәхетең мул, саф, саими булсын, гел елмаеп яшә!

Шомырт чәчәкләренең төнне яктырткан, җанны җылыткан чагы, күңелеңә көч-куәт,  яшьлегеңә дәрт өстәсен.
Сөю һәм сөелү хисләре читләтеп узмасын,  бәхетең тузмасын.Гомер юлларың гөлләргә, чәчәкләргә күмелсен.
Олы тормыш юлыңда шатлыклар читләтеп узмасын.

* * *

Матур тормыш, сәламәтлек теләп
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык белән, озын гомер белән
Яшәвеңне генә телибез.

Матур яз аенда тугангамы,
Күңелеңдә һәрчак изгелек.
Кылган яхшылыгың кире кайтып,
Күрсәң иде үзең игелек.

* * *

Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа
Кояшларга тиңе гомернең.

Кояш көлсен, язлар сиңа
Кочак-кочак чәчәк китерсен
Язлар белән бергә бәхет килсен,
Шатлыкларга шатлык өстәлсен.

* * *

Май кояшы нурын сипкән кебек,
Ташып-тулып килсен бәхетең.
Сәламәтлек, уңыш юлдаш булсын,
Чынга ашсын хыял, өметең.

Котлы булсын, … туган көнең,
Кояш кебек балкый йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен синең гомер көзләрең.

* * *

Ямьле җәйгә тагын бер ямь өстәп,
Син килгәнсең якты дөньяга.
Җәйләр сиңа матурлык та биргән,
Ягымлы син ахры шуңа да.


Тормыш юлың сикәлтәсез булсын,
Ә саулыгың булсын корычтан.
Гомер буе гел шатланып яшә,
Ләззәт алып шушы тормыштан.

* * *

Көзләр җиткән, гөлләр шиңгән,
Агачлар яфрак коя.
Суык кышны каршыларга
Җыена бөтен дөнья.

Тик күңелдә бүген бәйрәм,
Юк сәбәп боегырга!
Киресенчә, туды сәбәп
Бергәләп җыелырга.

Бергәләп күнел ачарга,
Җырлап, биеп алырга.
Онытып көзге хисләрне,
Күнел ачып калырга.

Бүген Синең туган көнең!
Син дөньяга килгән көн.
Моңсу көздә бәйрәм ясап,
Ничек туа белгәнсең?!

Көзен яуган ләйсән яңгыр,
Көзен аткан чәчәк Син!
Ямь өстәп тормышыбызга,
Дөньяга нур чәчәсең.

Котлы булсын туган көнең,
Күтәренке-күңелең.
Күтәренке күңел белән
Үтсен калган гомерең.

* * *

Йолдыздай җемелди ак карлар,
Күмелә бар дөнья аклыкка.
Ак кышта килгәнсез дөньяга
Әйләнеп өр-яңа шатлыкка.

Ак карлар, ак биләү, ак шатлык…
Әйтерсең ак чәчәк бәйләме.
Күңелдә яңа җыр уята
Ел саен туган көн бәйрәме.

Яшәгез һәрвакыт елмаеп,
Борчулар кермәсен күңелгә.
Бәхетегез кояш нуры сипсен,
Сүрелми гомергә-гомергә.

Элфия Ситдыйкова

* * *

… ! Син ел башындагы зәмһәрир салкын вакытта тугансың. Табигатьнең, тереклекнең сынауларга дучар вакытына туры килгән туган көнең белән ихлас котлыйм!

Гыйнвар салкыннарында туган булсаң да, дусларыңа җылылык бирә торган кайнар йөрәгеңә тагын да көч-куәт өстәлсен. Кышкы тәрәзәләрдәге бизәкләрдәй, күңелең матур, даладай киң булсын.


Саулык, иминлек, ак бәхетләр, саф бәхетләр сиңа!

* * *
Тусаң да син гыйнварда,
Кышкы суык бер көндә,
Ләкин синнән кешеләргә
Һәрчак җылы бөркелә.

Изгелек ул җирдә ятмый,
Булмый аны онытып.
Гомер буе яшә шулай
Кешеләрне җылытып.

* * *

Ерак калмады язга да,
Кояш яктырак карый.
Кышның шундый бер көнендә
Җиргә тусаң да ярый.

Җылы язлар килгән чакта
Йөрәккә сөю дәшә,
Син дә шулай гомер буе
Сөеп, сөелеп яшә!

Кояш кешеләр йөзенә
Елмаю булып куна.
Син дә яшә бу дөньяда
Бәхетле булып кына.

* * *

Кадерле … !

Сине кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең, туган көнең белән тәбриклибез.

Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. … ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, ә берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың.

Ходай тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган догаларың кабул ителеп, гомер дәфтәрең буенча, җәннәтләрдә булырга язсын.

* * *

Салкын карлы кышта тусаң да син,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.
Һәрвакытта йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә.

Теләкләрнең кайсын теләсәк тә
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең —
Без калабыз шушы теләктә

* * *