Ничек яратмыйсың инде шундый тугры дусларны! Тик кешеләр кайвакыт үзләренең тугры дусларын ташлыйлар. Хуҗасыз калган этләр урамда ачлы-туклы яшәргә мәҗбүр булалар. Урамда шундый этләр күргәч, күңелемә авыр була. Шундый этләр өчен приютлар күбрәк ачылса, әйбәт булыр иде.
Кайчакта мин үзебез турында уйлыйм да, кеше
ләргә этләрнең сыйфатлары җитми дип куям. Кешелеклелек, ярдәмчел булу, бер-беребезгә карата җылы хисләр җитми. Күп кенә кешеләр үзара тупас сөйләшә, ярдәмнең ни икәнен белми, әдәплелекнең бер генә сыйфаты да юк аларда. Ә этләрне шәфкатьле, тугры булырга беркем дә өйрәтми. Алар үзләре теләп безнең өйне саклыйлар, сәбәпсез беркайчан да кешегә усал итеп өрмиләр. Яхшы күңелле кеше белән усал кешене аера беләләр бугай әле, чөнки кайбер кешенең аягына сыдырылып йөриләр, ә кайберәүләрнең янына да килмиләр. Кемнең кем икәнен шуннан да чамалап була инде! Кешеләр арасында шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек күбрәк булсын иде!
