Татарча сочинение “Йорт хайваны тоту − җаваплы эш | Йорт хайваны тоту – жаваплы эш”

 


Күпчелек бала өендә нинди дә булса йорт хайваны тоту турында хыяллана. Кемнәрдер эт яки песи, кайберәүләр тутый кош, кенәри, хәтта кара карга тоталар. Ташбака, күсе, диңгез дуңгызы асраган балалар да бар. Йорт хайваны тәрбияләү, әлбәттә инде, бик яхшы һәм мактауга лаеклы эш. 
Әмма һәрбер йорт хайванының тере җан иясе икәнлеген онытмаска кирәк. Ул ашарга да, йокларга да, уйнарга да тиеш. Ул авыруларны да, шатлыкларны да сизә. Шуңа күрә аны яратырга, иркәләргә, аның өчен үзеңне һәрчак җаваплы тоярга кирәк. 

Мин дә тере җан иясенең хуҗасы: минем Акбай исемле этем бар. Акбай − Көнчыгыш Европа овчаркасы. Ул бик тә матур. Барлык овчаркалар кебек үк, Акбай да бик акыллы эт һәм өйрәтүләрне тиз үзләштерә. 

Акбайның үз характеры бар. Ул мине мәктәптән каршыларга ярата, минем битләремне ялый. Урамда без аның белән уйныйбыз: узыша-узыша чабышабыз, мин таяк ыргытам, ул аны кире алып килә, шаярып сугышабыз да. 

Акбай күп әмерләрне белә һәм бик теләп башкара. Дөрес, “Ярамый!” дигән әмерне бик үк өнәп бетерми. Тик бу әмерне үтәү бик мөһим. Аны белмәсә, мәсәлән, урамдагы бөтен нәрсәне кабып карый башлар иде. “Алып кил!” дигән команданы бик тә ярата. 

Акбайны безнең гаилә генә түгел, күршеләр һәм дуслар да бик ярата. Бөтен кеше яратса да, аның өчен иң җаваплы кеше − мин һәм аның бәхете тулысыңча миңа бәйләнгән. Әгәр дә мин Акбаемны ашатырга онытсам, бу инде чүп чиләген түгеп керергә оныту гына түгел, ә яраткан хайваным ачлыктан тилмерәчәк дигән сүз. Әгәр дә ул авырып китеп, мин аны вакытында дәвалый алмасам, ул үлеп тә китәргә мөмкин бит. Димәк, йорт хайваны тоту бик җаваплы һәм җитди эш икән. Әгәр дә без агуларны онытмасак, урамнарда һәм чүплекләрдә хуҗалары ташлап киткән яки куып чыгарган этләр һәм мәчеләр дә булмас иде.