"Настал момент" - Дилә Нигъмәтуллина тәрбиягә бала алырга җыена

 


Дилә Нигъмәтуллина ятимнәр йортыннан бала алу нияте белән йөри. Җырчының ятим бала тәрбиялисе килү теләге моннан 10-11 ел элек, балалар йортына концерт куярга баргач туган. Бу көннәрдә җырчы ятим бала алырга теләүче гаиләләр өчен әзерлек мәктәбендә курслар үтеп йөри. Бу хакта ул инстаграмда хәбәр итә.


«Мин үземнең бу теләгемне кайчан да булса тормышка ашырачагыма ышана идем. Башыма бер уй кереп оялаган икән, аны тиз генә чыгарырмын димә. Күп еллар бу теләгемне эчемдә саклап йөрттем. Күптән түгел хыялымны чынга ашырырга вакыт җитүен аңладым. Бу әле минем юлымның башы гына. Әлеге темага яңадан әйләнеп кайтырбыз. Миңа уңышлар теләгез», — дип язган ул.


«Искиткеч идея. Без дә ике ел элек балалар йортыннан бер малай алып кайттык. Бүген шуңа сөенеп туя алмыйбыз», Бик изге эшкә тотынгансыз. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын», — дип комментарийлар калдырганнар Диләгә инстачылар.


«Олы йөрәкле кеше генә мондый эшкә алына ала. Аллаһ Тәгалә алдында зур савап. Җәмәгатем белән 2 ел элек балалар йортында булгач, безнең дә шундый фикер туды. Тик әлегә куркыта», «Дилә, мин 16 ел бала таба алмадым. Бу уй миңа да әллә ничә кереп, әллә ничә тапкыр туктатып калды. Бик куркам шул алырга», — дип үзләренең хисләре белән уртаклашучылар да булган.


Дилә Нигъмәтуллинаның Сәфинә исемле кызы бар.



Салават Камалетдинов