Татарча сочинение “Инсафлы кызлар”


Инсафлы, тәрбияле кызларны һәркем ярата. Аларга карап күңел сөенә. Мондый кызлар, гадәттә, матур, тыныч сөйләшәләр. Оялган булалар. Шул ук вакытта алар һәр эшне төгәл итеп, җиренә җиткереп башкаралар. Алар турында “кулларында ут уйнаталар” дип тә әйтәләр. Инсафлы булу − татар кызлары өчен аеруча хас сыйфат. Алар теләсә кемгә сүз кушмыйлар. Кешене, тирә-юньдәгеләрне игътибар белән тыңлый беләләр. Кирәк булганда, уйлап, нигезле итеп җавап бирәләр. 

Минем бер дустым бар. Ләйсән исемле. Аны һәркем ярата. Мин дә аңа карап сокланам. Аңардан үрнәк алырга тырышам. Ләйсән − гаиләдә иң өлкәне. Аның әле энесе белән сеңлесе дә бар. Аларны тәрбияләү, карау Ләйсән өстеңдә диярлек. Әти-әниләре эштә булалар. Ләйсән туганнарына бик игътибарлы. Энесен мәктәпкә, сеңлесен балалар бакчасына йөртә. Алар һәммәсе дә чиста, пөхтә киенәләр. Бер-берсен бик яраталар. Кечкенәләре апаларына көн яңалыклары турында сөйлиләр. Ләйсән аларны игътибар белән тыңлый, кайбер кисәтүләр дә ясый. Ярамаган эшләрнең ни өчен ярамый икәнлеген үтемле итеп, сабыр гына аңлата. Кечкенәләр, әлбәттә, апаларын тыңлыйлар. Мин алар арасындагы үзара мөнәсәбәткә сокланам. Ләйсән кечкенәләргә “энем”, “сеңлем” дип, ягымлы итеп эндәшә, ә тегеләре “апам” дип өзелеп торалар. 

Ләйсән яшьтәшләре белән аралашырга да вакыт таба. Кичләрен без урамга чыгабыз. Ял көннәрендә театрларга йөрибез. Ләйсән үзенең кайда булуы турында әти-әнисенә әйтеп тора, борчылмаска куша. Дустымның күп сыйфатлары безгә дә үрнәк булып тора. Ләкин Ләйсән бу турыда белми. 

Минемчә, инсафлы кызлар минем дустым Ләйсән кебек булырга тиеш.