Татарча сочинение “Дуслык теле”


Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырмый торган “әти”, “әни”, “әби”, “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. 
Безнең телебез − татар теле. Шуңа күрә без үз телебездә сөйләшәбез, белем алабыз. Шәһәрдә яшәгәч, кайбер балалар үз телләрендә сөйләшә белмиләр. Чөнки әти-әниләре алар белән үз туган телләрендә аралашмый. 

Мин дә, сеңлем дә − шәһәр кызлары. Безнең туган телебез − татар теле. Әти-әниебез безнең белән һәрчак татарча гына сөйләшәләр. Шуңа күрә без татар телен бик яратабыз һәм әйбәт беләбез. Ә безнең якын күршебез һәм дустыбыз Света − рус кызы. Ул рус гаиләсендә туган. Без кечкенәдән үк бергә уйнап үстек. Бер үк бакчага йөрдек. Көн саен бер-беребезнең өенә дә кереп уйный идек. Шул аралашу нәтиҗәсендә, без рус телен өйрәндек, ә Света татар телен яхшы белә башлады. Аның әти-әнисе бездән Света белән татарча сөйләшүебезне үтенә иделәр. Әнә шулай уйный-уйный, без, мәктәпкә кергәнче үк, ике телне дә яхшы гына үзләштердек. Светага татар теле ошый. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә ул гел югары билгеләр генә ала. Аңламаганнарын бездән сорый. Төрле сыйныфларда укысак та, без аңа бик теләп булышабыз. Светаның “бабуля”сы да, оныгына татар теле өйрәткәнебез өчен, безгә рәхмәт укый, тәмле пироглар белән сыйлый. 

Бер-беребезнең телләрен белгәч, безнең дуслык та ныграк. Әти-әниләребез дә үзара дуслаштылар, кунакка йөрешәләр. Алар да бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр. Нәкъ Тукай әйткәнчә: 

Рус белән тормыш кичердек сайрашып, 

Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.

 (“Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре”)