“Китап − белем чишмәсе” дигән мәкаль бар. Без китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Ә кешегә белем ни өчен кирәк, аның кеше тормышындагы әһәмияте нинди соң? Бер караганда, бик гади сораулар кебек. Әмма күп вакытта шундый гади сорауга җавап бирү кайбер нәрсәләрне яхшырак аңларга ярдәм итә.
Белем безнең тормышта искиткеч зур әһәмияткә ия. Белемнән башка йортлар да төзеп булмый, кешене дә дәвалап булмый, автомобиль дә йөртеп булмый, пианинода да уйнап булмый. Билгеле бер белем булмыйча, гомумән, берни дә эшләп булмый.
Хәтта иң гади эшләр өчен дә нәрсә дә булса белергә кирәк. Мәсәлән, дөрес ашарга өйрәнү өчен генә дә, кечкенә балага кашык, чәнечке, чынаякның нәрсә икәнлеген белергә кирәк.
Ә катлаулырак нәрсәләр турында әйтеп тә торасы юк. Техниканы белми торып, машинада бер метр да барып булмый. Анатомияне белми торып, кешегә дөрес итеп операция ясап булмый.
Белемнең кеше тормышыңдагы әһәмияте турында күп мисаллар китереп булыр иде. Халык бу турыда бик белеп: “Белемсез бер эш тә чыкмый”, “Белемнән зур хәзинә юк”, “Белем − бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы”, − дигән.