Танышларымның дүрт яшьлек уллары сөйләгән хикмәтле сүзләр, ул күргән хикмәтле төшләр турында, чит кешедән ишетсәң, ышана торган да түгел. «Бала-чага фантазиясе», – дияр идең, дүрт яшьлек сабыйның моның кадәргә сүз байлыгы да, акылы да җитәрлек түгел.
– Мин монда бер килеп киткән идем инде, менә монда (ул бармагы белән башына төртеп күрсәтә) аттылар да, мин үлдем, аннан тегеннән (янә бармагы белән өскә төртеп күрсәтә) төштем… Өч яшендә сабый әбисен әнә шундый хикәяте белән шаккатыра.
– Минем әле тагын бер әбием бар, аның белән без төштә генә сөйләшәбез. Ул безнеңчә сөйләшә белми, менә болай сөйләшәбез, – ди ул әнисенә көннәрдән бер көнне һәм куллары белән ишарә ясап күрсәтә. Аптыраган әнисе ике яктагы әбиләреннән дә, әллә безнең нәселдә телсез кеше бар идеме, дип сораша. Тик җиде дистәнең теге ягына чыккан әбиләрнең берсе дә хәтерләми… «Йә, Ходаем, бер көн килеп, минем әле тагын бер өем, тагын бер әти-әнием бар, дип эзли башласа, нишләрсең?» – дип чын-чынлап курка әти-әнисе. Ни дисәң дә, мондый хәлләр, мондый кешеләр турында юк-юкта ишетеп-укып торабыз…
Ә бер көнне ул, бакчага барырга дип уяткач, күзләрен ачмый гына торып утыра да: «Хәзер, хәзер, фәрештәләр канатымны гына бирсен инде», – ди һәм, бераз утыргач, күзләрен ачып, берни булмагандай торып китә (сүз уңаеннан, ул фәрештәләр дип күп сөйли).
Тагын бер таныш ир-атка нәни героем: «Синең әтиең кара урманда бүреләр арасында йөри, ә минем бабаем өстә (һавага төртеп күрсәтә)», – дип әйтеп, һушын ала. Һушсыз да калырсың: сүз бит икесе дә үлгән кешеләр турында бара. Беренчесе – күп еллар элек үз-үзенә кул салган, асылынып үлгән (сабый бу хакта бөтенләй белә алмый) әти кеше һәм ике ел элек, авырып, яшьли вафат булган ир-ат турында. Соңгысы – баланың бабасы. Сабыйның бөтен хикмәтләре дә нәкъ менә аның үлеменнән соң башлана. Аны бик яраткан (бабасы да бала җанлы була шул) сабый, өч яше дә тулмаган булса да, аның үлемен бик авыр кичерә, бик сагына, көн саен дип әйтерлек төшендә күрә. Әле алай гына да түгел, әнисе яки әбисе: «Мин дә бабаңны бик сагындым бит, күргәч әйт әле, миңа да керсен», – дисә, ул бик җитди генә: «Ярар, әйтермен», – дип куя. Һәм… ни гаҗәп, шул төндә үк мәрхүмкәй аларның төшенә керә… Ә кайчакта ул: «Бабайның эше күп әле, берегезгә дә керә алмый», – ди. Шулай була да. Төшләрне ул бары бер кешегә бары бер генә тапкыр сөйли. Аннан соң инде аны ни-нәрсә белән кызыктырсаң да, ниләр генә вәгъдә итсәң дә, сөйләми. Өзек-төтек «әйе», «күрдем» кебек сүзләр белән төгәлли.
Кызык, әмма ул миңа һәрчак исемем белән генә эндәшә. Минем улым, кызыма яшьтәш балаларга һәм башка бер генә өлкән кешегә дә ялгышып кына да «абый», «апа»сын онытмаса да. Дөрес, әти-әнисе, әбиләре орышкач, минем дә «апа» икәнлек исенә төшә-төшүен. Тик кабат эндәшкәндә инде янә «Гөлсинә»гә әйләнәм. Монда да үзенә бер хикмәт бардыр кебек тоела.
Таныш-белеш арасында мондый хикмәтле балалар сирәк очраса да, баксаң, тормышта алар шактый күп икән. Үзгә сәләтле, бик хәтерлеләрен вундеркиндлар дип йөртүләре һәммәбезгә мәгълүм. «Сәер»лекләренә карап аларны «могҗиза», «йолдыз» балалар дип тә, «стандарт булмаган» балалар дип тә йөркәннәр. Интернеттагы мәгълүматларга ышансаң, мондый балалар үткән гасырның җитмешенче елларында туа башлаган. Беренче «карлыгач»ларны «кристалл балалар» дип атаганнар. Ә экстрасенс Нэнси бу төркем балаларның һәммәсен бер термин астына берләштергән: «индиго»лар. Инде 1970 елдан башлап алар турында бик күп фильмнар, китаплар дөнья күргән. Галимнәр, экстрасенслар, психолог-психиатрлар бу феноменны өйрәнгән. Ул әле дә тулысынча өйрәнелеп бетмәгән, бүген дә яңа фикерләр, мәгълүматлар өстәлә бара. «Индиго»ларның җиргә килү сәбәпләрен дә өйрәнүчеләр төрлечә аңлата. Әйтик, Нэнси үзе аларны «кешеләрнең яңа расасы» дип атый. Алар шулкадәр күп һәм моңа фәнни аңлатма юк, бөтенесе мистик характерда дип исәпли. Ә психиатр һәм психотерапевтлар мондый балаларга СДВГ (синдром дефицита внимания и гиперактивность) диагнозы куя. Чөнки бу балалар феноменаль хәтер, сәләт, интуиция, интеллектуаль белем белән генә түгел, башкалардан нык аерылып торучы характерлары белән дә үзенчәлекле. Алар ничә яшьтә булуга карамастан, индивид (шәхес), эгоист, бернинди авторитетка, беркемгә (хәтта әти-әнигә дә!) буйсынмый, ташып торган энергияле (шуңа бәйле рәвештә тик тормас), бик таләпчән һәм һәрьяктан ирекле. Алар үзләрен жәлләгәнне яратмый, бернинди «алыш-бирешкә» «сүтелми», киңәш бирергә ярата, характеры бик тиз үзгәрә, гаделсезлекне күтәрә алмый…
Үзе дә «индиго» булган Борис исемле яшүсмер җирдә яңарыш бара, яңа белем, икенче менталитет кирәк, үзгә балалар шуңа туа дип саный. Ә икенче берсе, бу балалар яшәп килгән иске тәрбия алымнарына каршы тору өчен, бары Аллаһка гына буйсыну өчен туа дисә, тагын берсе, кешелек бик бозылды, ул һәлакәткә бик якын, безне әнә шул һәлакәттән саклап калу өчен мондый балалар туа яки башка планетадан җибәрелә, ди. Кыскасы, фикерләр төрле һәм бик кызыклы.
Бер караганда, барысы да сәер һәм гаҗәп, шул ук вакытта барысы да гап-гади. Хаклык шунда: кешелек һәлакәткә бик якын. Яшәү рәвешебез, үзара мөнәсәбәтебез… «Индиго» балалар гына коткарырмы безне?
Гөлсинә Хәбибуллина