"Күрәзәчегә барма, башыңа кайгы алма..."


Үзем белән күптән түгел булган вакыйга хакында язардан алда университетта укыган төркемдәшем исемә төште. Диплом алгач күп тә үтми ул кияүгә чыкты. Мин балалар бакчасына психолог булып урнашсам, ул киләчәген университет белән бәйләде. Кафедрада калды, лекцияләр укый башлады. Ире командировкага киткән чакта мин аңа кунакка бара идем.

 

Бер баруда өстәлдә фотосурәтләр ята. Лариса (исемен шулай дип алыйк) озын җиңле җиргә сөйрәлеп торган гаять озын күлмәктән, кызыл кирпечтән төзелгән (игътибарлап карасам, төзелеп бетмәгән) бинага сөялеп, фотога төшкән. Карашы сәер рәвештә читкә төбәлгән. Модельләрчә төшкән кебек хәтта.  

 

Кызыксынып, сораштым.  

 

“Беләсеңме, мин бит авырлы. Инде 3 ай (3 ел диярсең! – Авт.) балага узалмагач, Илдар белән бик куркуга төштек. Инде хәзер менә күз тидерергә куркам. Шуңа мәчеткә бардым. Бер хәзрәткә. Ул мине өшкерде...”  

 

Мин ни дәшәргә белмичә утырам. Гомумән мин үзем авыл томанасы, ахирәтем исә шәһәрдән иде. Шәһәр студентларын аптыратам димә, алар университетта да суда йөзгән балыкны хәтерләтә. Шулай да шәһәр кызы Лариса өшкерү   (русча сөйләшсә дә “өшкерү”не татарчалап әйтә иде) дигән сүзне белә, мәгънәсен аңлый булып чыкты.  

 

Лариса мулла абзыйга барганнан соң үзен күпкә рәхәтрәк, җиңелрәк хис итүен сөйләде. Мин исә скептикларча караш белән ышанмыйча тыңлап утырдым.  

 

Мин картәниләрсез үскәч, гаиләдә сихер, өшкерү, бозым, күрәзәчегә бару кебек төшенчәләр булмады. Чынлап та. Төрле чаклар була иде, ләкин безнең гаиләгә “эх, фәләннең генә күзе тиде, сихерләделәр, күрәзәчегә барыйк әле, кәрт салдырыйк әле” – кебек сүзләр бөтенләй ят иде. Гәрчә алар турында билгеле булса да.  

 

Еллар үтте. Мин дә кияүгә чыктым. Гаиләбездә кайгы димәсәм дә, күңелсез хәл булды. Ни сәбәпледер, бик иртә теле ачылган кызыбыз тотлыга башлады.  

 

Мин инде заманча кеше буларак, интернетны озак өйрәнеп, кызымны неврологка алып бардым. Ул дәвалау курсы язды. Кушылган барлык даруларны эчтек, шәһәребездә заиколог дигән белгеч таптым. Шуңа йөри башладык. Әмма алга китеш әллә ни сизелмәде. Сүз запасы зур булса да, тотлыгудан оялып, кызыбыз сөйләшми иде диярлек. Нишләргә дә белмичә, ирем белән икебез депрессиягә бирелдек.  

 

Көннәрдән-беркөнне кайнанам телефон аша мине “бер кәрт салучыга” барырга үгетли башлады. “Әнкәй, ул бит медицина яклап килеп туган проблема, аны табиб дәваларга тиеш”, – дип карыйм. Юк инде, өзми-куймый. “500 сум акчаң жәл булса, үзем бирермен”, – дигәнрәк сүзләр ишетергә туры килде. Аннары, зур бер корпорациядә компьютерлар буенча булып эшләгән ирем дә аның сүзен җөпләмәсенме...  

 

Әйтергә кирәк, ирем туып-үскән якларда “әбигә бару”, “кәрт салдыру” кебек күренешләр киң таралган. “Фәлән хатын ире чыгып киткәч, фәлән авылдагы бик көчле бер апага барган, ул барысын да сөйләгән, өеңә кайткач, гөл төбен кара, аның төбендә энә булыр, бозым шуннан килә, имеш; яисә кышын буранда кер бавыннан төшкән кием аша бозым салганнар, шуннан берәүләрнең кызлары чиргә сабышкан, бозымны алдырыр өчен тегеләй итәргә...” Мондый мисалларның иге-чиге юк. Мин аларны һәрвакыт елмаеп тыңлый идем.  

 

Кайнанамның аң-белем дәрәҗәсе түбән булса да, андый ырым-шырымнарга, хорафатларга хирыс булмасам да, җитмәсә, ирем фикерен өстен куеп, кәрт салучыга барырга ризалаштым. “Ул бик дөрес әйтә, ди, әнә күрше Хәния барган аңа. Әллә кайчан булган хәлләрне дә сөйләп биргән ул аңа”, – ңи кайнам. “Соң шуннан нәрсә булган, Хәния нинди бәлагә тарыган? Нигә барган ул аңа?” – дим. “Әй-й-й, ул ярата инде шундыйларга йөрергә...” – дип җаваплый кайнанам. Гомумән, бу сөйләшүләр гел тупикка килеп терәлә иде. Чөнки фикерләребез һәрчак аерыла иде.  

 

Коронавирус белән бәйле дип, авыл читендә генә туктарга кушты без барасы хатын. Авыл башына килеп туктадык. Янә шалтыраттык, ул йортын ничек табарга икәнен өйрәтте дә, турыга гаражга керерсез диде. Гаражга якынайгач, автоматик ишеге ачылды, без гаражга кердек, капка янә ябылды. Мин хәтта куркып куйдым. Каршыбызга кыска буйлы, шактый юан гәүдәле, сылашкан футболка белән чалбар кигән 45 яшьләрдәге хатын чыкты. Русча исәнләште (мөселман исемле булса да). Мин гомумән беркайчан да “кәрт салучы”, “өшкерүче”, “күрәзәче”ләрне күргәнем, аларга барганым юк иде. Һәм күңелемдә нигәдер күлмәк кигән, җыйнаграк, ничектер серлерәк булып тоелган ханымны күрермен төсле иде. Тик... минем алда ыштан кигән гади бер авыл хатыны тора.   

 

Я ярый. Гөлнара исемле ханым безне җәйге кухня кебек бер бинага алып керде. Өстәл тирәли утырыштык. Кызыбыз да безнең белән. Хатын бармак саен кигән балдакларын салды, оста шулер сыман кәртләрне “тасовать” итә башлады. Беравык туктап, кызыбыз белән сөйләшергә теләде. Исемен сорашты. Тагы нидер дәште. Кызыбыз ләм-мим. “Не разговаривает что ли?” – ди. Ирем белән кулбаш сикерттек. Хатын кәрт сала башлады. “У вас же двое детей, да?”– ди бу. Мин юк димен инде. “Ну не знаю, вот же я двоих вижу тут”, – ди...  

 

 “И давно молчит у вас дочка, сколько ей лет?” – ди. Мин кызымның тотлыга башлаган вакытын һәм яшен әйттем. “Блин, и ведь не скажешь что молчит... все понимает, да? Ну я тут прививку вижу, всему виной – прививка!” – ди Гөлнара, кулларын бутый-бутый.   

 

“Блин” сүзен ишеткәч, иремә күз салдым. Җиңелчә чыраен сытып алды ул, сиздермичәрәк кенә. Мин инде ролемне ахыргача лаеклы уйнарга кирәк дигән максат куйдым. Гөлнараны тыныч кына тыңлый бирдем.  

 

Кызымның тамак төпләрен, муеннарын тотып-тотып карады, теле астындагы “уздечкасын”а да күз салды.  

 

“Нет, нет, вряд ли будет говорить, поздно, слишком поздно уже”, – дип күңелле тон белән сүзен дәвам итте Гөлнара.  

Шулчак кызым минем сумкама үрелде. Тотлыга-тотлыга: “Мама, хочу пить”, – диде.  

“Так она у вас разговаривает что ли?” – ди аптырап “күрәзәчебез”.  

“Да, просто очень сильно заикается”, – димен.  

Гөлнара көтеп торыгыз, хәзер чыгам дип өенә кереп китте.   

10 минуттан соң чыкты, махсус (русча әйткәндә “заговоренный”) тоз бирде. Аны ничек кулланырга икәнлеген аңлатты, 0,5 л шешәгә тутырылган су бирде. Аны сәгатьләп-көнләп эчерергә кушты.   “Если все это поможет, приходите через 2 недели. Если не поможет, я тут бессильна”, – диде Гөлнара.  

 

Дәшми-тынмый машинага утырып кайтып киттек. Әлбәттә, башта өметләнеп барган ирем дә карашын үзгәртте, шулай да, кушылган барлык манипуляцияләрне (биремнәрне) башкардык. Әлбәттә, Гөлнарага тагы бару уебызда юк иде.  

 

Сүз уңаеннан, прививкаларга каршы кампаниягә ияреп, мин кызыма роддомдагы “бцж”дан башка бер прививка да ясатмаган идем. Әлбәттә, ирем белән шушы бердәнбер кызыбыз гына бар. Ягъни, кәрт салучы хатынның бер генә сүзе дә рас килмәде...  

 

Декреттан соң эштән үз теләгем белән киткән булсам да, яхшы танышымның тәкъдимен кире кага алмадым һәм балалар реабилитация үзәгенә психолог булып урнаштым. Андагы авыру балаларга карап, кызым өчен бераз тынычландым. Бар да ул кадәр куркыныч түгел кебек тоелды... Көчле логопед та таптык. Акрын гына булса да, тотлыгуы кими төште кебек.  

Сүз ахырында...  

Шушы көннәрдә күптән аралашкан юк дип ахирәтем Ларисага шалтыратып алдым. Ул психология буенча кандидат диссертациясен яклады быел. Хәл-әхвәл сораштым. Лариса чак-чак еламый гына: коронавирус йоктырган булган икән. Инде терелсә дә, җәен отпускка да, “удаленка”га да җибәрмәгән җитәкчелеген сүкте. “Какая-то черная полоса прямо пошла, не знаю что делать. Сглазили меня. Завидуют мне на работе две бабы”, – ди ахирәтем. “Чему завидуют-то? Ипотеке в 35 тысяч? Или машине в кредит, которая стоит больше миллиона?” – димен ачуым килгәнне сиздермәскә тырышып. “Не знаю, но завидуют. Вот выздоровею, обязательно өшкертергә схожу...” – диде Лариса һәм сүзен тагы дәвам итте...


Земфира КАҺАРМАНОВА 

Өмет 


Фикерләр
Укырга киңәш итәбез × +
"Күрәзәчегә барма, башыңа кайгы алма..."
4/ 5
Oleh