Ир-атның күзе иң беренче хатын-кызның кайсы җиренә төшә?

Күптән түгел Британия галимнәре кызыклы тикшеренү уздырган. Ир-атның күзе иң беренче хатын-кызның кайсы җиренә төшә дә гүзәл затлар иң беренче чиратта нәрсәгә игътибар итә? Нәтиҗәләр шактый кызыклы.


Ир-ат иң беренче чиратта түбәндәгеләргә игътибар итә:

1. Бил. Күпләр беренче баскычта күкрәк дигән сүзне күрергә өметләнгәндер. Юк шул. Тикшеренүдә катнашкан 16 яшьтән алып 60 яшькәчә булган барлык ир-атлар беренче чиратта хатын-кызның биле нечкәме-түгелме икәнгә игътибар итүләрен әйткән.

2. Ботлар һәм эч. Билне тикшергәч, ир-атның күзе автомат рәвештә эчкә, ботка төшә, ди белгечләр. Шул ук тикшеренүдә катнашкан көчле затларны яртысыннан артыгы гүзәл затның эче асылынып тормыймы, анда май җыелганмы-юкмы икәнлеккә игътибар иткәч, күзе аякларга төшүен әйткән.

3. Күз, йөзгә исә ир-ат иң ахырдан гына игътибар итә. Респондент ир-атларның күпчелеге бу урында «күзләр – күңел көзгесе бит» дип тә өстәргә онытмаган.


Хатын-кыз өчен иң беренче чиратта түбәндәгеләр мөһим:

1. Йөз. Әмма ир-атлардан аермалы буларак, хатын-кыз ир-атның йөзен тулысынча түгел, һәр өлешенә кадәр тикшереп кабул итә. Гүзәл затка аның күз төсе, борыны, тешләре, сакал-мыегының нинди булуына кадәр мөһим, ди белгечләр. Ир-атның чәче дә игътибардан читтә калмый.

2. Тышкы кыяфәт. Хатын-кыз өчен ир-атның матур, чиста итеп киенгән булуы да мөһим. Шуңа күрә алар икенче эш итеп ир-атның тышкы кыяфәтенә, аеруча аяк киеменә игътибар итә. Килбәтсез, пычрак аяк киеменнән йөргән ир-ат гүзәл зат күңелен яулармын дип өметләнмәсә дә була.

3. Ис. Ир-аттан баш әйләндергеч тәмле ис килеп торырга тиеш. Бу – хатын-кызлар куйган өченче таләп.

4. Үз-үзен тотышы. Алда телгә алынганнарның барысын да күреп, тикшереп чыкканнан соң гына, ир-атның үз-үзен тотышы искә төшә. Хатын-кыз шунда ук аның ни дәрәҗәдә белемле, акыллы булуын да чамалап калырга тырыша.

Ватаным Татарстан