Дәваханәгә 27 яшьлек егет һәм кызны (аның яше күрсәтелмәгән) авыр хәлдә китерүләре билгеле. Чума йоктыруның сәбәбе – яшьләр чи байбак ите ашаган. Авырган кыз 60 кеше белән турыдан-туры аралашкан, ә гомумән элемтәдә торучылар саны барлыгы 400ләп кешегә барып баса.
Белешмә. Чума — бактериаль авыру. Ул кыргый хайваннарга аларның йоннарында яшәүче бетләрдән күчә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, вакытында дәвалана башламаганда бу чир ким дигәндә тәүлек эчендә кешене үтерергә сәләтле.
Әлфия Шакирҗанова