Салават Фәтхетдинов: «Мәдәният министры постын Шәймиев миңа ике тапкыр тәкъдим итте»

Халык җырчысы Салават Фәтхетдиновның «БИЗНЕС Online»га биргән интернет-конференциясе 3,5 сәгать дәвам итте. Артист бик күп кызыклы сорауларга җавап биргән.

Киләсе елның гыйнварында Салават Зәкиевич 60 яшьлек түгәрәк юбилеен билгеләп үтәчәк. Күп кеше бу яшьтә зур дәрәҗәләргә ирешкән була. Татар эстрадасы йолдызы зур дәрәҗәле урын һәм күн канәфи биләү мөмкинлеге моннан 20 ел элек үк бар иде, дип саный.

«Минтимер Шәрип улы Шәймиев 2000 елда ук мәдәният министры вазифасын тәкъдим итте, мин аңа "Министр белән чагыштырганда күбрәк эшлим" дип җавап бирдем. Чөнки мин көн саен мең кешегә үз сүземне әйтә алам. Минтимер Шәймиев миңа ике тапкыр тәкъдим итте: „Өченчесенең булмавын беләсең бит...“ диде", - дип уртаклашкан БО белән Салават Фәтхетдинов.

50 еллык юбилеенда җырчы Минтимер Шәриповичка вазифадан баш тартканын кабул иткәне өчен рәхмәт белдергән.

„Әгәр 2000 елда тәкъдим кабул ителсә, хәзер сезнең алда элеккеге мәдәният министры Фәтхетдинов Салават Зәки улы булыр иде, чөнки бу эштә озак вакытка түзеп булмый“, - ди ул.

Ә менә Дәүләт Советы депутаты булырга якын да бармас идем, ди җырчы.  

"Беркайчан да тәкъдим итмәделәр, ә нигә мин үземне көчләп тагарга тиеш? Минем андый гадәтем юк. Минем үз эшем бар. Мин беркайчан да исемемне дә, фатирымны да сорамадым, мин үзем белгәнне эшлим", - дип белдергән җырчы.