Ана каргышы төште Сөмбелгә...

Җиденче сыйныфта безнең белән Сөмбел исемле кыз укый башлады. Ул Кемерово өлкәсеннән, әтисе лаеклы ялга чыгу сәбәпле, күченеп кайтып, безнең авылда яши башлаган иде. Сары бөдрә чәчлә­рен ике толым итеп үреп куйган сөйкемле кызны бер кү­рүдә ошаттым. Без бик якын дуслар булып киттек. Бер партада утырабыз, мәктәпкә бергә барабыз, бергә кайтабыз. Сөмбелнең үз әнисе моннан биш ел элек каты авырудан үлгән. әтисе кабат өйләнгән. 

Сөмбелнең сеңлесенә ул вакытта нибары өч яшь булган. Яңа әни үзе тагын бәби алып кайткан. Сөмбел, миңа калса, үги әнисен бик яратып бетерми иде. Сәбәпләре дә булгандыр инде. Ни генә әйтсәләр дә, хатын-кыз үз баласын күбрәк яратадыр инде ул. Кызы белән яңа хатын арасындагы мөнәсәбәтләрнең кискен икәнен әтисе белә, ләкин Сөмбелне якламыйча, хатыны сүзен җөпләп яшәргә тырыша иде. Дустымның бөтен хыялы тизрәк ата-ана йортыннан чыгып китеп, аларны сирәгрәк кү­рү. Шуңа күрә сигез клас­сны бетерүгә, ул күрше районда бухгалтерлар әзерләүче техникумга укырга керде. Безнең очрашулар да сирәгәйде, чөнки ул инде авылга каникуларга гына кайтып йөри башлады. Ул тагын да чибәрләнеп китте. Кө­дрә чәчләрен таратып җибәреп, клубка килеп кергәндә бик күп егетләрнең күзләре анда гына була иде. Аны колхоз рәисе улы Самат озата кайта башлады. Егет бик чибәр иде. һәм авылның бик күп кызлары аның белән сөйләшеп кенә торуны да бәхеткә саныйлар иде, ахрысы. әмма мин дустымның кемне яратканын беләм. Безнең бит бер-беребездән серләребез юк. Ул безнең белән бер сыйныфта укыган Илшатны бик ярата иде. Колхозчы гаиләсеннән булган бу егет нәрсәсе белән үзенә караткандыр Сөмбелне?  

Еллар үтте. Мәктәпне тәмамлап, без дә төрле якка таралдык. Бервакыт дустымның кияүгә чыкканын ишетеп, гаҗәпкә калдым. Авылда сөйләүлә­ренчә, Самат әти-әнисен алып, Сөмбелне кияүгә сорарга кил­­гән булган. Кызның ата-аналары шатланып табын хәс­тәрлә­гәннәр, мулланы ризалатканнар. Дин әһеленең яшьләрне Ислам кануннары буенча ир белән хатын дип игъ­лан итүе алдыннан гына ишек ачылып китеп, Илшат килеп кергән. Кергән, нигәдер өс­тәлдәге ризык тулы савытларны кулы белән идәнгә сыпырып төшергән, аннан түрдә утырган Сөмбелне кулыннан алган да, урамга чыгып киткән. Кыз, сихерләгән кебек, карышмаган. Илшат өйлә­ренә дә кереп тормыйча, олы юлга чыгып, машина тотып, сөйгәне белән Казанга китеп барган. Иң аянычы шул: Самат та, әнисенең илереп елавына карамастан, хурлыгыннан машинасына утырып, юл­га чыгып киткән. һәм, каршыга чыгып, юл һәлакәте ясаган. Саматны авыр хәлдә сырхауханәгә озат­тканнар. Егет аңсыз булган. Бу хәлдән соң әти-әнисе улларын дөбердәп торган егет кебек бүтән күрмәделәр. Башта ул өч көн район сырхауханәсендә ятса, аннан дүрт ай шәһәр больницасында булды. Ләкин аны комадан чыгара алмадылар. Вакыт үтү белән аны янә районга кайтардылар. әти-әнисенә әйтеп караганнар: «өмет юк, ясалма сулыш алу аппаратыннан өзик», — дип. Лә­кин алар риза булмады. Аннан Саматны өйгә алып кайттылар. Хәлен белергә кергән кешеләр танырлык түгел диделәр. Ике ел яшә­де шу­шы хәлләрдән соң Самат. үзе бетеп, әти-әнисен картайтып, авыруга сабыштырып, гүр иясе булды. ә бит комадагы авырулар бөтенесен белеп ята дигән фикер бар, бары ашау, селкенү һәм башка их­тыяҗларны башкара алмыйлар. Бу очракта авыруның үзе өчен дә, караган кеше өчен Аллаһының сынавымы бу? Бит аларның төк­рек­ләрен дә махсус аппарат белән суыртырга кирәк.   

Ә Сөмбелләр авылга кайтып, туй мәшәкатьләре белән йөрделәр. Аннан клубта зур мәҗлес оештырдылар. Алар клубка зур кәстрүлләр, би­доннар белән табын ризыгы ташыганда, Саматның туганнары­ ни кичерде икән? Ана кеше бары бер җөм­лә ыргытты диделәр. «Мин кичергәнне кичерсә ярар иде», — дип. Сөм­белләр мул яшәдер. Иң яхшы йорт, иң зат­лы машина аларда булды. Чөнки ул берничә авылны берләштергән райпода бухгалтер иде. Лотерейга машина откан дип тә сөйләделәр аның турыда. Башта малай, аннан кыз тапты Сөмбел.   

Ана каргышы улы Самат яшенә җиткәч төште Сөмбелгә. Малае юл һә­ла­кә­тенә очрап, фаҗигале рәвештә бакыйлыкка күч­те. Илшатны бу кайгыдан соң инсульт китереп бәрде.   

Яшь вакытта без бернәрсә турында да уйламыйбыз. Гел шулай матур, бәхетле булырбыз кебек тоела. Ләкин эшлә­гән гамәлләре өчен кеше фани дөньядамы, ахирәттәме җавап бирә. Бер бәхетсез гел бәхетсез дигән гыйбарә дә бар. Балачакта әнисез калган Сөмбел гаилә тормы­шында бәхетле булды микән? Илшатны бик кырыс ир, теге никах көне өчен гел хатынын талап торган дип ишеттем. Кыйнап ташларга да күп сорамагандыр. Ризык тулы өстәлне аударган ир юньле булды микән ул?

Алмазия ГАТИНА, 
Казан Татарстан яшьләре
Фикерләр
Укырга киңәш итәбез × +
Ана каргышы төште Сөмбелгә...
4/ 5
Oleh