“Кияү, ачуланмасаң, тагын килдем” (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Әтиебез әниебезнең туган авылы Төркәшкә (Кукмара районы) кунакка бара торган була. Шунда ике толым итеп үреп сал­ган кара чәчле, сызылып киткән кыйгач кашлы чибәр әниемә күзе төшә дә инде. Әбием, ягъни булачак кайнанасы, туганнарына кунакка килгәч, аңа ерактан гына әниемне күрсәтәләр. “Оексыз түгелме соң бу бала?” — дип сорый әби. “Юк-юк, аягында капрон оек аның”, — дип җавап бирә тегеләре. “Нинди капрон оек булсын, аягыма кияргә нибары бер пар иске галошым гына бар иде. Әтиең кияүгә мотоциклга утыртып алып китте, капка төпләренә кайтып туктагач карасам, бер галошымның бавы өзелеп төшеп калган, бик читенсендем”, — дип сөйли иде әни.   

Әниемнәр бик ярлы яшәгәннәр шул. әтисе Ху­җиәхмәт әниемә дүрт яшьләр тирәсендә эш эзләп читкә китә. Шул китү­дән кайта алмый — сугыш башлана. “Сугыш башланыр алдыннан бер посылкасын алырга өл­гер­дек, — дип искә төшерә иде әни. — Кечкенә булсам да шул посылканы ачкан мизгелләр хәтеремә бик нык уелып калды. Чөнки посылка эченнән мин өмет иткән матур күлмәк урынына каешланып-майланып беткән тракторчы чалбары, ярты кызыл кирпеч һәм агач череге генә чыкты. Посылканың эчен ачып алыштырган кеше­ләр, сабый хакы дип, әтием җибәргән әйберләрнең берсен генә булса да калдырсалар соң! Алай да, әнием посылкадан чыккан чалбарны юып, миңа пәлтә тегеп киертте. Итәкләре кыскарып беткәнче йөрдем ул пәлтә белән. Яшьлегемдә кеше бакчаларын казырга да күп йөрдем. Хуҗаларның кай­сы акча, кайсы ризык биреп бәхилләтә иде. Бер­вакыт шулай берәү­ләрдә көне буе бәрәңге казыдым. Кулга ике бә­рәңге тоттырып чыгардылар. Ятим бала дип санламаганнардыр инде”.   


Кияүгә чыккач та җи­ңел булмый әнигә. “Берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала. Кайнанам чирле, әле иремнең авыру апасы да бар. Эшкә батыр булдым, әтиеңнең туганнары мине бик яраттылар. Бервакыт аш кашыгын сындырдым. Алюминийдан эшләнгән кашыклар бик тиз сына иде. Билгеле инде, әнкәй бераз әрләп алды. Шулвакыт кунакка кайткан олы кызы: “Әни, орышма киленеңне. Кашык сынмаса, яңасын кибеттән кем алыр иде”, — диде. Бакчалары зур, кызыл балчыклы, берүзем эшләп бетерәм шуны. Әтиең шофер, эштән бушамый. Бер­вакыт бәрәңге төбе өям, әнкәй бакчага чыкты да: “Бездә бә­рәңге төбен китмән белән өяләр, кызым, көрәк бе­лән түгел”, — диде. “И-и, әнкәй, безнең якта бөтен кеше дә көрәк белән өя. Бәрәңге төбе йомшый, биек тә өелә”, — дидем. әнкәй, аны-моны уйламыйча, малае эштән кайткач: “Килен көрәк белән бә­рәңгене бозып бетермәсә ярый инде”, — дип зарланган. Әтиең бакчага чыгып, кулдан көрәкне тартып алды да: “Бар, эшли белмәсәң кереп кит”, — диде. Көне буе эссе кояш астында баш күтәрми эшләгәнгәме, бик хәтерем калды. Яшьлегем беләндер инде, әйберләремне төенчеккә төядем дә әни­ләргә кайтып киттем. Дүрт баламны аннан соң кайтып алырга иде исә­бем. Авылга турыдан ике урман аша 10 чакрым кайтырга кирәк. Мин беренче урманга җиткәндә дөм караңгы иде инде. Карыйм, юлда бүре утыра. Алга барыргамы, кире кайтыргамы дип, туктап калдым. Бүре дә кузгалмый утыра. Ни булса шул язгандыр дип, белгән догаларымны укып, бүре каршына атладым. Минем бәхетемә, бүре дигәнем арбадан төшеп калган печән чүмәләсе булып чыкты. Төн уртасында өйгә кайтып җиттем. Ул вакытта әбием дә исән иде әле. Мине орышмадылар, тиз генә йокларга урын җәеп бирделәр. Иртән әбием янына утыртты да: “Балакаем, син кайт инде. Дүрт балаң бар. Кодагый да авыру, рәнҗеп китә күрмәсен. Яшь вакытта үпкәләрсез генә булмый инде ул. Тормыш — арба, шалтырап бара. Сабыр булырга тырыш, балам. Кияү кызу булса да, эчми-тартмый бит”, — диде. Мине, күчтәнәчләр биреп, иртә таңда әни белән әби озатып калдылар. Кайтып керсәм, әнкәй сидекле чүпрәкләрегезне сыгып кисәү башына киертеп, киптерергә мич буена тезгән дә, хәле китеп яткан, ә сез, балалар, елап шешенеп беткәнсез. “И-и, балакаем, кайттыңмы, Аллаһы Тәгаләдән кызым кайтса иде дип сорап ялвардым, рәхмәт төшкере, ишетте”, — дип, каенанам мине кочаклап ук алды. Шуннан соң әнкәй озак тормады инде, бәхиллеген биреп гүр иясе булды. Авыру кызы бераз гына алданрак вафат булган иде”.   


Әниебез бик кыю, тәвәккәл булды. Бишенче баласын тапкач, әни өч айлык бала белән өйдә утыра икән. Колхоз рәисе: “Эшкә чыкмый, колхоз печәне белән мал туйдырып ята, кереп тикшерергә кирәк”, — дип сүз ишеттерә. әниемнең моңа бик хәтере кала. Баланы юрганга төрә дә, кәнсәләргә китә. Килеп кергәч тә баланы рәиснең эш өстәленә куя: “Сез баланы карагыз, мин колхоз эшенә киттем”, — дип фермага эшкә менеп китә. Кычкырып елаган баланы кәнсәләрдә эшләүче кызлар кулдан-кулга йөртеп тә тынычландыра алмагач, председатель сеңлемне өйгә алып кайтып куярга куша. Әниемнең чын­лап та эшкә киткәненә ышанмый, күрәсең. Кәнсәләрдә эшләүче кыз капка биген ачып кереп, баланы караватка салып калдыра. “Эштән кайтсам, бала карават кырыена ук килеп җитеп йоклаган, ничек егылып төшмәгән”, — дип сөйләде әни. Шулай итеп, колхоз рәисе сарайларны тикшерергә керми, әнигә эшкә чык дип бүтән бәйләнми. Без мәктәп тәмамлап авылдан чыгып киткән елның көзендә әбиебез үлде. Ә алты айдан 21 яшьлек абыебызны җир куенына салырга туры килде. Шунда әнинең: “Бала үлеме ана үлеменнән авыррак икән”, — дип елаганы хәтеремә уелып калган.   


Әнием бик зирәк, ачык күңелле, кешелекле иде. Инде замана авыруы белән авырый башлагач табибларга күренү өчен әниебезгә дүрт ел буе Казан юлын таптарга туры килде. Ярый әле игезәк сыңарым, күрше авылда гына торучы сеңлем, абыем һәр атнаны диярлек кайтып әниләргә булы­шып килергә җай табалар иде. Көннән-көн хәлсезләнгән әниебезне әти Кукмарадан электричкага утыртып җибәрә, без Казанда такси белән каршы алабыз. Берсендә таксига кереп утыргач әнием башын җилкәмә салды да: “И-и, кызым, бер хәлем дә юк, ничек килеп җиткәнемне үзем генә бе­ләм”, — диде. Машинадан төшкәндә бер чиләк йомырканы күреп өнсез калдым. “Ничек күтәреп килдең аны?” — дим. “Сез монда өчәү бит, бүлә баш­лагач күп тими ул, кияүдән дә яхшы түгел буш кул белән килүе”, — диде әни. Әнием өйгә килеп кергәч тә һәрвакыт: “Кияү, ачуланмасаң, мин тагын килдем инде”, — дияр иде. “Нигә һәр килүеңдә шулай дип әйтәсең?” — дип сорагач, әнием: “Син кызым булсаң да, йорт башы — кияү, йортыгызда кунак булу өчен аның рөхсәте кирәк. Малаең кит дип әйтсә түр башына үт, киявең кит дип әйтсә ишек бавын тот дигән борынгылар”, — дип җавап бирде. Нинди зирәк сүзләр! Ирем дә әниемне бик якын күреп, зур хөрмәт күрсәтте. Әни килгәч бөтен балалар да безгә җыела бит. Иремнең ялгыш кына да туганнарыма караңгы чырай күрсәткәне булмады. Әни килер алдыннан үзебезгә дә алмаган бер пакет тәм-томны җыеп кайтканына бик күңелем була иде.  


Инде әниебез вафат булганга да күп еллар үтте. Ярый әле кайтып йө­рергә туган йортыбыз бар. Намаз иясе булып бу дөньядан китеп барган әниебезне дә, аннан калып биш кенә ел яшәгән әтиебезне дә догадан калдырмыйбыз. Туган нигезеңә кайтып, әти-әниләреңне искә алып Коръән ашлары үткәрә алу үзе бер бәхет икән ул.


Гүзәлия СӘЙФУЛЛИНА. Казан.