Хәмдүнә Тимергалиева: «Элвин Грей күп кешенең ашына таракан булып төште»


Бүген филармония скверында агач утырту чарасында Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева популяр җырчылар Элвин Грей һәм Гүзәл Уразова арасындагы низагка бәйле үз фикерен әйтте.

- Адәм көлкесе бит бу! Миңа карата да андый очраклар бик күп булды, ләкин берсен дә халыкка күрсәтмәдем, белгертмәдем, - диде ул ачынып. - Ул безнең кухня. Артистларның бөтен халык каршында тавышланышып ятулары адәм көлкесе. Мин моны бөтенләй дә хупламыйм. Элвин Грей күп кешенең ашына таракан булып төште, чөнки ул 15әр мең тамашачы җыя. Аның шулкадәрле тамашачы җыеп, концерт үткәрүе тар күңелле җырчыларның күңеленә тиде. Элвин Грей эстрадага яңалык алып килде. Бөтен яшьләр аның янына җыела. Ул беркемгә дә кагылмый. Үз хезмәте белән тырыша. Аны бит җырчылар башта үзләре “чага”, соңыннан аны гаепләп калдыралар. Җырласын. Ул безнең Татарстаныбызның Майкл Джексоны. Аны тавышсыз, диләр. Дөньякүләм танылу алган Майкл Джексонның тавышы бар идемени? Монда кешенең үз-үзен ничек тәкъдим итүеннән тора бит. Моңы булмаган җырылар да халыкның яраткан җырчысы булырга мөмкин, чөнки ул бөтен күңелен биреп эшли. Мин аны бик яратам. Яшьләр клуб артында сыра эчеп, тәмәке тартып ятмыйлар, ә аның концертына агыла. Моңа сөенергә генә кирәк.


Мин Гүзәлне дә гаепләмим. Ләкин ничә ел эстрадада эшләп, үз йөзен булдырган җырчыга халык алдына чыгып, алай «чәкәләшергә» ярамый. Безнең кухняны халык белергә тиеш түгел. Без бит халыкка культура хезмәтен күрсәтәбез. Тамашачы бездән матурлык көтә, ә болар бөтенесен чыгарып салалар. Шуннан соң халык: «Иии, болар бездән дә «хуже» икән», - дип, концертка бөтенләй килмәскә мөмкиннәр... Бу бер дә кызык түгел.


Безнең арада булмаганмыни мондый хәлләр? Мине эндәшми кала идем. Дөресрәге, эндәшә алмый идем, чөнки эндәшсәм, зурга җибәрергә мөмкиннәр иде. Сәхнәдә бераз кыйгаеп китсәм дә, исерек дип әйтергә мөмкиннәр иде. Шундый вакытлар кичердем...

Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан