Диңгездә хезмәт итмәгәч нинди матрос инде син?

 Ел саен, июль аеның соңгы якшәмбе көнендә безнең илдә хәрби-диңгез флоты көне билгеләп утелә. Мин дә бу бәйрәм белән тыгыз бәйләнгән, чөнки 2015-2016 елларда хәрби хезмәтне матрос буларак үтәдем.
Диңгездә хезмәт итмәгәч нинди матрос инде син диючеләр куп булды, хәзер дә бу сүзләрне еш ишетәм. Күпчелек бу сүзне әйтүчеләр гомүмән армия сафларында булмаганнар, ә булганнарына килгәндә, алар мин күргәнне күрмәгән бит. 

Беренче айны көн саен отбойдан соң, “Мансур, кем бу яшьтә армияга бара инде? Дурак!” – дип үземне сүгә идем. Ник дигәндә, мин югары белем алганнан соң киттем, башкалар бн чагыштырганда иң олыларның берсе идем һәм 18-19 яшьлек егетләрнең мәгънәсезлекләре аркасында артык эш эшлисе, яки бронежилет киеп 3-5 км йөгерәсе килми иде. Армия бит инде ул, анда аек акыл белән эшләнгән эш сирәк, бигрәктә казармада. Бер кеше өчен бөтен кеше җавап тота. 

Купчелек мәгънәсез үткәрелгән көннәремне читкэ куеп торып, хәрби-диңгез флоты белән ничек бәйләнгәнемне сөйләп китәсем килә. 5 ай хезмәт иткәннән соң мине, югары белемле инженер буларак, казармадан 3 км ераклыкта, урман эчендә урнашкан 2нче номерлы РПДУга (отдел радиопередающих устройств) җибәрделәр. Отдел бик иске, 1952нче елда төзелгән, урман эчендэ тимер читлек белән уратылып алынган 2 катлы зур бина. Монда тәүлегенә 24 сәгать эш кайный, пункта бер офицердан башка, куп еллар дәвамында шунда эшләүче гади гражданнар хезмәт куя. Алар сменалап эшкэ йөриләр, 4 смена, һәр сменада 2-3 кеше(начальник смены, диспетчер, инженер) һәм шулар белән ике матрос тәүлек дәвамында хезмәт куялар. Башта ай дәвамында өйрәнчек буларак отделга килә-китә йөрдем, көнгә 3 тапкыр ашарга кайта идем (иртән, обедта һәм кичен). Отдел белән казарма арасында гына йөреп көненә 18 км җәяү үтелә иде. Башта күп тоелса да, ай дәвамында йөри торгач ияләшәсең. Отделда төрле радиопередатчиклар торалар, алар ярдәмендә кораб һәм су асты көймәләре белән элемтә тоташтырабыз. Миннән ярты ел алдан килгэн ике матрос хезмәтләрен тәмамлап кайтып киткәч, отделдан бөтенләй казармага кайтмый башладым. Кеше саны җитмәу сэбэпле матрослардан үзем генә хезмәт куйдым, ашарга да кайтмый идем. Көненә 3 тапкыр күрше отдел егетләре казармадан ашарга ташыйлар иде, шунда эшләүче абый-апайларда тәмле әйберләр белән сыйлап тордылар. Берәр әйбер кирәк булса, шалтырата идем дә, икенче көнне “Ашан”нан сатып алып килеп бирәләр иде, акчасын түли идем. Шул абый-апайлар белән бик яхшы мөнәсәбәттә булу хезмәтне җиңел үтәргә ярдәм итте. Хезмәт иткән чакта әти-әнидән бер тиен акча сорамадым, айга 2000 сум акчага кирәк ярак ала идем. Телефонда гел үзем белән иде, начальник бу хакта белә иде, 368 көн эченә энигэ шалтыратмаган бер көнемдә калмады. Смс булсада язып җибәрә идем, “Минем белән барда яхшы, борчылып тормагыз” дип. Мансур, хезмәт итү мени инде бу, телефон үзен белән, ашарга бар, гел рәхәттә булгасын икән диярсез. Юк, алай җинел генә булмады. Үз күзең белән күрмәсәң ышанып бетеп тә булмый. Йокы сәгате дигән әйбер юк, режим белән йокламыйм һәм ашамыйм. Теләсә кайсы вакытта “Заказ” дип кычкыралар, син тошеп билгеле бер передатчикны, алар эйткэн частотага, кирәкле азимут һәм антенага көйләп элемтәгә бирэсен. Монын өчен 3 минут бирелә, һәрбер тәүлек саен бөтен кешегә билге куела, нәкъ мәктәптәге кебек. Бишле, дуртле, очле хэм икеле. Ул сезгә компьютер алдында мышка белән нидер баскалау тугел, 1980 нче елгы зур шкаф сыман передатчиклар, эчендә 380 вт. Шуларны ручка белән боргалый-боргалый, нәкъ совет киноларындагы сыман көйлисең. Төнлә һәр 3 минут саен заказ булырга мөмкин. Димәк мин 3 минут саен төшеп, диспетчердан частотаны алып, передатчикны шул частотага көйләргә тиеш. Тәүлегенә 30 минут йоклаган чаклар була иде. Җитмәсә ул передатчиклар ватылалар, кән дип тормыйсың, төн дип, ремонт эшенә тотынасын. Тоне буе бер передатчикны ремонтлап, азапланган чаклар да еш булды. Әле передатчиклар гына булса бер хәл, аларның антенналары урман буенча 3-5км озынлыкта,төрле якка юнәлтелгәннәр. Яз дип тормыйсын, кыш дип, янгыр яки кар дип, агач сынып антеннага төшә икән, киенәсеңдә, балта, пычкы асып чыгып китәсең. Ярты урманны чабып бетердек бугай ярты ел эчендә. 

Спутник элемтә эшлэмэү аркасында, начальник корабтагы кешеләргә минем сотовый номерын бирә иде. Мин алар белән аралашып, җир белән корабны, яки киресенчә, алар арасында элемтә тоташтыра идем. Адмирал Горшков, адмирал Макаров, Адмирал Эссен дигэн кораблар белән һәрдаим элемтәдә идем. Хәзер ул кораблар судагы сынауларны үтеп, безнең ил сагында хезмәт куялар. Хезмәт итеп өйгә кайткач, 3-4 тапкыр шалтыраттылар кораблардан, элемтә тоташтырырга дип. 

Ә иң авыр вакытлар, мөгаен 2016нчы елның март аенда, Сирияны Каспия флотилиясыннан Калибр ракеталары белән бомбить икәндә булгандыр, передатчиклар эштән чыкмасын дип теләп кенә тора идем. Берәр нәрсә дөрес эшләмәсәң, бетте баш, отдел начальнигының пагоныннан йолдызлары коела. Бөтен булган көндәлек хәлләрне, мәшәкатъләрне искә алсан, китап язырлык инде. Әле казармадагы вакыйгалар купме бит. Әлегә җитәр, болайда байтак язылды. 

Хәрби-диңгез флоты сафларында хезмәт итеп кайткан һәм хезмәт итүчеләрне шушы күркәм бәйрәм көне белән кайнар котлыйм! Хәрби диңгез флотына дан! Бәйрәм белән! Ура!