Баласының гомере кыл өстендә калганны аңламаган

Эштән кайтып барам. Өй каршыбызда Гөлия басып тора. Янында, бала арбасында, кечкенә кызы йоклый. Үзе бик бирелеп телефоннан сөйләшә. Мин баш кагып кына сәлам бирдем дә, якындагы кибеткә кереп киттем. Кирәкле әйберләремне сатып алып чыксам, Гөлия һаман телефоннан сөйләшә. 

Шулвакыт, көчле җилдәнме, бала арбасы хәрәкәткә килде һәм әкрен генә йорт янындагы машиналар йөри торган юлга тәгәрәде. Бәхеткә, нәкъ шул вакытта йорт янына зур, чит ил машинасы килеп туктады да бала арбасы шуңа бәрелеп, терәлеп калды.

Гөлия моның берсен дә күрми, һаман бирелеп телефоннан сөйләшә. Миңа куркыныч булып китте. Кулларымны болгап: “Гөлия!” – дип кычкырдым. Ара ерак. Гөлия берни ишетми. Машинадан урта яшьләрдәге ир төште. Мин дә килеп җитеп, Гөлия шунда гына сөйләшүдән туктады. Ир яшь хатынны битәрләргә кереште, зыян килмәгәнме дип машинасын тикшерде. Ә мин баланы карый башладым, ул уянмаган да булып чыкты.

Ир белән Гөлиянең тарткалашуын ишетмәс өчен подъезд ишеген ачып, лифт төймәсенә бастым. Минем арттан Гөлия дә керде. Һәм шаккатырып: “Мин аның машинасын телефоныма төшереп, тиешле урынга җибәрдем, чарасын күрсеннәр”, – диде. Имеш, ул анда машина белән туктарга тиеш булмаган икән. Миңа бик уңайсыз булып китте. Дәшмәдем. Баласының гомере кыл өстендә калганны аңламаган икән бу яшь әни...


Алмазия ГАТИНА, Казан
Татарстан яшьләре