Балаларны мәктәпкә әзерләү ничә сумга төшә? Йолдызлар тәҗрибәсе.



Август – балаларны мәктәпкә әзерләү вакыты. Форма, эш дәфтәрләре, аяк киеме, канцтоварлар, рюкзак алу... мәктәпкә әзерләнү мәшәкатьләре ата-аналарның баш бәласенә әйләнә. Мәктәпкә әзерләнү җиңел үтсен өчен нишләргә? 


Форма: арзаны - 1800,  кыйбаты - 8000 

Шактый мәктәпләрдә форманың билгеләнгән бер төсе бар. Күп очракта ул – соры, зәңгәр, коңгырт төсләр. Базарда форманы 1800 сумнан алып була. Дөрес, аның тукымасы йөз процент полиэстер, димәк, тән суламый торган булачак. Шул ук базарда “киҗе мамык-йон-вискоза”дан торган кызлар һәм малайлар формасы кимендә 3500 сум торачак. Зур һәм фирма кибетләрендә форма бәясе сигез мең чамасы, кыйбатраклары да бар. Форманы берничә елга җиткерер өчен сыйфатлырагын алырга кирәк. Форма тукымасы составында йон проценты югарырак булган саен яхшырак. Андый формада бала тирләми, тукымасы бөтерчекләнми, тукымасын киҗе мамык һәм вискозадан булуы да әйбәт. Форма озак ертылмасын өчен 5-10 процент полиэстер өстәлгән булырга мөмкин.

Кайбер ата-аналар ательеда чалбарны бөгеп махсус тасма тектерә. Андый тасмалар киләсе елда озынайтырга кирәк булганда бөгелгән җире ашалмасын өчен куела. Дөрес, андый ысулны тукымасы сыйфатлы булган очракта гына кулланып була.

Форма мәшәкате “йолдызлар”ны, танылган шәхесләрне дә читләп үтмәгән. Дөрес, Раил Садриев кашалтыраткан идек – соңга калганбыз икән. Малае институтны укып бетергән булып чыкты. Ә менә  өч баласы бар. Алар мәктәпкә җәй барышында әзерләнә.

- Алия – сигезгә, Әхмәт – алтыга, Әмин – беренче сыйныфка бара. Әкрен-әкрен җыя торабыз. Формасын ничә сум торганын әнисеннән сорарга кирәк. Гадәттә, җәй башында формалар очсызрак. Өч бала булгач, арзанын карап йөрибез. Олыраклары үзләренә сайлый, ә кечкенәсенә арзанрагын алырга тырышабыз, чөнки ул аны барыбер бер ел эчендә киеп бетерәчәк. Олысыннан калган киемне кечесе кия алыр иде, ләкин мәктәп формасының төсе үзгәрде. Элек соры төс соралган булса, быел зәңгәр төс форма алырга кирәк. Яхшы халәттә булса, без киемне башка кешеләргә бирергә тырышабыз.



Фото: instagram.com/rayazfasikhov/

Раяз Фасыйхов – “добытчик” кына, калганы – балаларның әнисе карамагында. Җырчының икенче баласы Рамазан да мәктәпкә керә, ләкин ул формасын каян аласы, дәфтәре алынганмы-юкмы икәнен белми.

“Андый сораулар белән әниләре шөгыльләнә. Апасы укыган мәктәпкә беренче сыйныфка җыенганын беләм. Беренче җыелыш булганын беләм, калганын – юк”, - диде. 



Фото: instagram.com/guzelurazova/

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовларның олы кызлары Иллария сигезенче сыйныфка бара, кечесе Камиләне быел бакчада калдырырга булганнар. Аларда форма эзләп йөрү кайгысы юк икән – мәктәптән бер генә җирдә тектерергә кушалар. Моңарчы формалары өч-дүрт мең чамасы торган.

- Шунысы гына җайсыз – шәһәрнең әллә нинди ягында урнашкан бер генә урында тектерергә кушалар. Анысын аңлап бетермәсәм дә “шунда гына тектерегез” дип адресын биргәч, барабыз инде – кая барасың, аерылып булмый бит, - диде Гүзәл.

Форманың тукымасына килгәндә, Гүзәл трикотажлысын алмаска киңәш итә.

-  Өченче сыйныфка хәтле форманың тукымасы трикотаж иде. Юган саен утыра-уңа торган. Тап төшсә, юып бетереп булмый, ә бер алгач, өч ел буе кияргә кирәк, - дип фикерләре белән бүлеште җырчы. 


Фото: instagram.com/alsufazlyeva

Алсу Фазлыеваның улы  өченче сыйныфка бара. Узган елны форманың 3-4 меңлеген алган булганнар.

- Форманы ике ел рәттән алдык. Быел да шулай эшлибез. Базарлардан карыйбыз. Форма сайлаганда төсенә, уңайлылыгана игътибар итәбез. Составын карыйбыз. Алмашка ике чалбар алабыз, - диде җырчы.


Күлмәк: арзаны - 500, кыйбаты - 1500

Малайлар күлмәге кызларныкына караганда очсызрак. Белгечләр йөз процент киҗе мамыктан торган күлмәк алырга киңәш итә. Базарларда андый күлмәкләр бер мең чамасы, кибетләрдә 300-400 сумга кыйбатрак. Полиэстер тукымадан тегелгән күлмәкләр очсызрак – 500 сум. Киҗе мамыклы күлмәкләр тиз бегәрләнә/йомарлана, ә полиэстерныкы күпме йөрсәң дә үтүкләнгән килеш кала, ләкин андые тәнгә ябыша, статик электрлана һәм аллергия китереп чыгарырга мөмкин.

Мөмкинлеге булган кеше биш уку көненә биш күлмәк ала. Бер гаиләдә ике-өч укучы бала булган ата-аналар һәрберсенә алмаш-тилмәшкә ике-өч күлмәк белән чикләнә.

Тиз буялмасын өчен күлмәкне бер көн пиджак астыннан, икенче көнендә озын җиңле кардиган белән кияргә була. Күлмәк ике-өч көн чиста килеш кала.

Киҗе мамык тукымасыннан тегелгән күлмәкләрне дә очсыз алып була. Аларны уку елы ахырында яисә декабрьдә зур кибетләрдән алырга кирәк. Бу очракта күлмәкләр 600-700 сумга төшәчәк.

Эзләп йөрергә вакыт булмаса, кибетләрнең смс-рассылкаларына яисә соц. челтәрләрдәге битләренә язылыгыз. Алар телефонга кайчан-нинди ташламалар булуын үзләре хәбәр итеп тора.

Алсу Фазлыева улына төрле төстәге күлмәкләр алырга тырыша.

- Сайланып йөргән юк, кибеткә караганда, базар барыбер очсызрак. Киемнең кыйбатрагын алырга тырышмыйбыз. Бер еллык итеп кенә алабыз. Күлмәк икәү, чалбар икәү – алмаш-тилмәшкә киеп йөри. Күлмәкләрнең ак, шәмәхә, зәңгәр төслеләрен алабыз. Киемен алыштырып торганда күңеллерәк, - диде җырчы. 



Фото: instagram.com/bulat_bairamov

Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаеваларның кызлары Таңсылу җиденче сыйныфка бара, уртанчысы Зифа - өчкә. Мәктәпкә әзерләнү эшенә “тыгылмыйм” дисә дә, Булат эш барышын чамалый. Ул кызлар өчен берничә күлмәк-блузка алып куярга киңәш итә.

- Тукымасы чыдам булырга тиеш, бөтерчәкленми торган, - диде ул.



Фото: instagram.com/lucia_musina1976/

Рөстәм Закиров хатыны Люция формаларны ун көн кала әзерли башлыйбыз, диде. Аларның мәктәптә укучы кызлары Миләүшә җиденче сыйныфка бара.

- Зуррак булсын дип алабыз да, барыбер бер елга булып чыга ул. Икенче елга ярамый. Элек киемне берничә елга туры китереп алганнар, безнеке алай берничек туры килми. Ташламаларны без дә яратабыз, ләкин аларны эзләп йөрергә вакыт юк. Үзебезнең янда булган кибетләрдән алабыз, - диде ул.

- Тәҗрибәдән чыгып, бик очсызны алырга ярамый дигән фикергә килдек. Андый кием ике айга да чыдамый. Сыйфатлы кием бөтерчекләнми дә, югач уңмый да. Ничә сум торганлыгын әйтә алмыйм. Бәясен кибеттән чыккач та онытам. Составы табигый тукымадан булырга тиеш – тән сулый торган. Блузкаларны өч-дүртне алып үтекләп куям. Акча җәлләп булмый – балага көне буе йөрергә туры килә, - диде Люция ханым. 


Аяк киеме – 1000/ 3500

Борчуга салган, башны иң авырттырган мәсьәләләрнең берсе – ул аяк киемен сайлау. Бала бина эчендә көне буе аяк киемендә йөри. Мәктәпләрдә күп очракта эссе, димәк, аяклар да тирли. Белгечләр мәктәп өчен аяк киеме табигый тиредән булырга тиешелеген искәртә. Дермантин яисә экотиредән ясалган аяк киемнәрендә балаларның аяклары суламый һәм андый аяк киеме бер-ике айдан таралачак. Икенчедән, аяк киеменең табан асты яссы булырга тиеш түгел, ягъни аяк киеменең супинаторы һәм бер-ике сантиметр үкчәсе булуы шарт. Өченчедән, аяк киеменең өске өлеше тишекле булса, яхшырак. Август аеның икенче яртысы – мәктәп аяк киеменең иң кыйбатлы чагы. Китерелгән сыйфатларга туры килгән аяк киеме кимендә өч-дүрт мең торачак. Мәктәп аяк киеменең иң очсыз вакыты – июнь-июль айлары һәм сентябрь. Яңа товар кайтыр алдыннан искесеннән “котылыр” өчен кибетләрдә 70 процентка хәтле скидка белән аяк киемен алып була. Уңайсыз ягы шунда ки, иртәрәк алсаң, аягы үсеп китәргә мөмкин, ә сентябрьгә калдырсаң, размерлары калмавы ихтимал. Бераз мәшәкатьле, ләкин экономиясе сизелерлек ысул.

Базарда экотиредән тегелгән аяк киемен бер меңгә алып була.



Фото: instagram.com/lilia_mul

Җырчы Лилия Муллагалиеваның улы Данил сигезгә, кызы Эльвина өчкә бара. Егет кешенең аяк киемнәре тиз туза, ди җырчы. Ул балаларына махсус ортопедик табанлы аяк киемен сайлый.

- Кая-нәрсә күрәбез – шуны алып куябыз. Тотабыз да барабыз да алабыз. Икенче аяк киеме бик тиз бетә. Кызның мәктәптәге аяк киеме сандали кебек, малайныкы тишеклерәк – аяк сулый торган. Икесенә дә махсус ортопедик стелькалысын алабыз. Икесе дә спортсмен алар– дөрес йөрү кирәк. Тигез табанлыны “ярамаган тагы” дип алып булмый.

Алсу Фазлыева да малаена мәктәптә йөрергә аяк киеменең тишеклерәген алырга тырыша. Рөстәм хәзрәт балаларына аяк киемен алмаган әле.

- Аяк киемен сентябрьга якынрак алырга тырышабыз – менә башыбыз шуның белән авыртачак инде, - диде ул.


Канцтоварлар: 2000, эш дәфтәрләре: 2000

Дәфтәрләрнең караңгырак битлесен зур гипермаркетлардан июль урталарыннан 1 сум 50 тиеннән алып була. Ак кәгазьле дәфтәрләр кибеттә 3 сум 50 тиеннән башлап торачак. Калын дәфтәрләрнең бәясе уртача 17-25 сум. Гомумән, барлык дәфтәр-каләм кирәк-яраклары якынча ике меңгә төшәчәк.

Башлангыч сыйныфларга эш дәфтәрләре кирәк. Аларны уку елы ахырында алып кую хәерлерәк. Мәсәлән, икенче-өченче сыйныфларның эш дәфтәрләре май аенда 1700-1800 сум булса, августта якынча 2000-2200 сум торачак.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин дәфтәрләрне скидкалар вакытында зур гипермаркетлардан алырга киңәш итә.

- Хәзер зур кибетләрдә ташламалар бар. Өч баланы мәктәпкә җыйгач, берьюлы алмыйбыз. Әкрен-әкрен җәй дәвамында кирәген җыеп барабыз, - диде.

Булат Бәйрәмов хатыны Ләйсән канцтоварларны инде алып куйганын сөйләде.

- Әзерләнә башладык инде. Ләйсән дәфтәрләрне бер көнне генә җыеп кайтты. Ә эш дәфтәрләрен, әти-әниләр белән җыелып уку елы ахырында алып куйдык, - диде ул.

Гүзәл Уразова мәктәп кирәк-яракларын алдан җыймый.

- Вакыты килеп җиткәч, җыярга тотынабыз, алдан җыймыбыз. Ташламалар булган вакытын эзләп йөрмибез. Дәфтәрләрне запас белән алырга тырышам. Үземә нәрсә ошый, шуны алам. Үзем укыган чакта район үзәгендә яшәгәч, шәһәргә бара идек. Карандашны бетергеч чыккан вакытларын хәтерлим. Мәктәп чакларын искә төшерәм дә, бездән яхшырак булсын дип, күбрәк итеп алырга тырышам. Әлегә әзерләнә башламадык, - дип әйтте.

Җырчы Алсу Фазлыева уку елына әзерләнә башлаган инде.

- Әсбапларны ел ахырында ук әзерләгән идек. Бер кеше билгеләдек тә, ул барып алды барыбыз өчен. Мәктәпкә әзерләнү турында бөтен ата-аналар кебек җәйнең уртасына кергәч, уйлана башлыйбыз. Соңгы көннәргә калдырырга яратмыйм. Әйбере дә калмый, кешесе дә күп була. Август башында запас белән алабыз. Ел дәвамында бар кирәклесен алып бетерәбез. 


Рюкзак: 1000/5000

Рюкзакларны күп очракта башлангыч сыйныфта кулланалар. Әти-әниләр ортопедик, массаж ясап торган рюкзак сайлый. Сумкалар сатучысы Сания апа, гадәттә, андый ортопедик рюкзаклар буш килеш тә авыр була, китап-дәфтәр салып куйсаң, күтәрә алмаслыкка әйләнә, ди. Ул җиңел, рюкзагында уткайтаргыч элементлар булган, аркасы йомшак та түгел, ләкин каты да булмаган рюкзак сайларга киңәш итә. Аның нәкъ менә ортопедик булуы шарт түгел. Аның эче китап һәм дәфтәрләр өчен аерым өлешләргә бүленсә, яхшы. Рюкзак тышында мәктәп карталары өчен кесәләр булуы уңай. Кайбер рюкзаклар аяк киеме капчыгы белән бергә сатыла. Анысында да уткайтаргыч элементлар булса, әйбәт. Сыйфатлы рюкзакларны уку елы ахырында 50-70 процентлы ташлама белән 700-800 сумга алырга мөмкин. Август аенда аларның бәясе кимендә бер меңнән алып биш меңгә кадәр җитәргә мөмкин.

Булат Бәйрәмов мәктәпкә әзерлекне озакка сузарга кирәк түгел, ди.

- Рюкзакларны уку елы ахырында алдык. Мәтәпкә әзерлек буенча мин түгел. Әлегә кызлар лагерьда. Август ахырына калдырырга кирәкми. Август башында әзерләп куярга кирәк, - дип әйтте кызлар әтисе.

Алсу Фазлыева малаена рюкзакның уңайлысын алырга тырыша.

- Ни кадәр китап ташыйлар. Балаларның ни өчен кәкре-бөкре булуы аңлашыла. Аркага массаж ясап торган рюкзак алабыз. Сумкаларда уткайтаргыч элементлыларын сайларга тырышам, гомумән, өске киемне сайлаганда да ачык төсле, уткайтаргыч элементлар булганын алабыз, - диде.


Спортформа: 1000+100+40+600=1740

Мәктәпләрдә физкультура дәресе кимендә өч тапкыр керә. Димәк, балалар китап-дәфтәрдән кала, үзләре белән кроссовка-кеда һәм спорт чалбар белән футболка йөртергә тиеш. Күп очракта мәктәптә кроссовкаларның ак табанлысын сайларга кушалар, чөнки андый табанлы аяк киеме идәндә эз калдырмый. Балага җиңелрәк булсын өчен физкультура дәресләренә шорты белән футболка алырга мөмкин. Кроссовка, футболка, шортыларны шулай ук зур кибетләрдән июль аенда алырга очсызрак. Җиңел кроссовкалар – 1000 сум, футболка – 100 сум, шорты, спорт чалбар – 400-600 сум.


Нәтиҗә: 12000/2000

Кызларның резинка-бантик, колготкаларын, малайларның галстук-путаларын санамасак та, мәктәпкә әзерләүнең арзанлы варианты12 меңгә төшәчәк. Кыйбатрак варианты 20 меңгә якын. Арзанрак булсын дисәң, мәктәпкә алданрак әзерләнә башларга кирәк. Әмма балаларның үсүен исәпкә алырга кирәк, алайса алдан арзанракка алам дип кечерәеп калырга мөмкин булган кием алып, тагын да күбрәк югалтуыгыз бар.


Динә ШӘМСЕТДИНОВА

ТИ