Алсу – Азат Фазлыевлар эстраданың төп проблемасын атады


Дуэт белән шаккатырып булмаса да, кабатланмас икәнеңне раслап була. Алсу – Азат Фазлыевларның чыгышларын тыңлагач, әнә шундый фикер туа.
Бу парны башкалар белән берничек тә бутап булмый икән. Хыялый, ритмлы, позитив җырлары белән дә, матур, ягымлы пар булулары белән дә. Концертларын караганнан соң мин дә бу парның гаиләләрне дуслаштыра алу сәләтенә ышандым. Үзләре белән очрашып, эстрада турында фикерләрен белештек.

– Элек эстрадада дуэт белән җыр башкаручылар сирәк булса, хәзер бу гадәти күренешкә әйләнде. Ел саен диярлек яңа гаилә дуэтлары туа. Алар арасында аерылып тору өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? Сез­нең үзенчәлегегез нидә?

Азат: 
– Эстрадада, парлы дуэтлар арасында да, бизнеста, гомумән, һәр җирдә көндәшлек артса, сыйфат яхшыра. Без үзебезне формада тотар өчен барысын да эшлибез. Үзгәрәк җырлар эзлибез, элек баш­карылганнарын яңача эшкәр­тә­без. Аранжировканы сый­фатлы итеп эшләтергә тырышабыз, сәхнә ки­ем­нәрен тектер­гәндә дә иҗади якын киләбез. Без һәрвакыт эзлә­нү­дә. Бүген яңа җыр яздырабыз икән, иртәгә тагын да яхшырак, үзен­чәлеклерәк чыгыш әзерләргә ки­рәк, дигән максат белән яшибез. Чөнки сәхнә үз-үзеңнән канәгать булуны, масаюны кичерми. Чөнки бу – сүнү, үсештән тукталу дигән сүз. 
Алсу:
– Безне, бер-берегезгә охшавыгыз белән дә башкалардан аерылып торасыз, диләр. Күптән түгел Оренбург өлкәсеннән кайттык. Анда безне бертуганнар дип кабул итүчеләр булды. Андый очраклар бик күп. Соңгы елларда гына ир белән хатын икәнне белә башладылар.



 – Репертуарны сайлаганда, бу  безгә туры килми, дигән темалар бармы?

Азат: 
– Элек андый талымлы түгел идек без. Нинди җырны бирәләр, шуны җырладык. Шулай да, мәгънәсенә игътибар итә идек. Хәзер исә җырны җиз иләк аша үткәрәбез. Безгә мәгънә, көй белән сүзләрнең бер-берсенә туры килүе мөһим. Юкса бит кайгылы сүзләрне ритмлы көйгә салучылар да очраштыргалый. Аннан депрессив җырларны алмаска тырышабыз. Концертта тамашачыны проблемаларын оныттырып ял иттерәсебез килә. 
Алсу:
– Тормышта негатив бик күп. Безнең максат: тамашачының уй-фикерен яхшы якка үзгәртү, кәефен күтәрү. Шуңа күрә хыялларга алып китә торган җырлар сайларга тырышабыз. Залда утыручы тамашачының бәлкем бүген хәле бик әйбәт тә түгелдер. Аның эшендә яки гаиләсендә проблемасы булуы мөмкин. Безнең җырлар аны ял иттерсен, мин бит тормышымны менә бу җырдагы кебек матур итеп кора алам, дигән уйга этәрсен иде. Җыр – бик көчле корал. Ул дуслаштыра да, моңлан­дыра да, кайгыга да салырга мөм­кин. Нинди максат куясың бит. Кешедә өмет уяту максаты иң игелеклеседер, ми­немчә.



– Кызганыч, әмма бүген кушылучыларга караганда аерылышучылар күбрәк. Сезнеңчә, гаиләнең иминлеге нәрсәдән гыйбарәт?

Алсу: 
– Аңлашып яшәргә кирәк, минемчә. Уй-фикерләр туры килү, һәрбер ниятеңне бер-берең бе­лән уртаклашу кирәк. Аннан шөгыльләр уртак булса да, яшәргә җайлырак дип уйлыйм.
Азат:
– Әгәр ир белән хатын икесе ике өлкә кешеләре икән, аларга төп эшләреннән тыш, уртак бер шөгыль табарга кирәк. Дөрес, бала да гаиләнең тотрыклылыгына тәэсир итә. Ләкин икең ике төрле уйда яшәсә, гаилә иминлеген бала гына коткара алмый.

– Сез – “Ватаным Татарстан” газетасының хәйрия концертларында иң актив катнашучы да.

Алсу:
– Хәйрия концертлары элек тә бар иде, ләкин бу эш күренми иде. Без бу юнәлешкә ныклап Лилия Әскәрова мөрәҗәгатеннән соң керешеп киттек. Аның сеңлесендә яман шеш авыруы ачыкланган, зур суммада акча җыярга кирәк иде. Таныш җырчылардан сез һәм Тинчурин артисты Зөлфия Вәлиева гына ди. Без хәйрия концертын әзер­ләүгә алындык. Беренче концерт­ны үткәргәннән соң, мондый чараларга тагын килер идек, диде тамашачы. Безнең халык шулкадәр яр­дәмчел, кече күңелле бит ул. Менә шулай итеп “Ватаным Татарстан” белән хәй­рия чараларында хез­мәт­тәш­лек итә башладык. Матбугат чарасы да игелекле эшкә кушылып киткәч, артистларны туплау да җиңеләйде һәм эш масштабы тагын да зурайды. Хәзер хәйрия концертлары күп. Аны төрле кешеләр, оешмалар оештыра. Ләкин “ВТ” белән оештырган чаралар профес­сиональ булуы һәм югары дәрә­җәдә үтүе белән аерылып тора.
Азат: 
– Мөмкинлегебез бар икән, хәйрия чараларыннан беркайчан да баш тартканыбыз юк. Ләкин менә бу эшкә ихласлыгыбыз белән кушылуны аңламыйчамы икән, әллә көнләшепме, хәйрия белән акча эшлиләр, дигән имеш-мимеш таратучылар да булды. Чәчәк кебек яшь чагында яман авыру белән чирләп киткән ке­шегә (алар арасында иҗат­таш­ларыбыз да булды), балаларга ярдәм итәргә алынасың икән инде, ул акчага ничек кагылып була?! Мондый сүз сөйләүче ничек гөнаһтан курыкмый диген! Алсу кызлар белән аренда өчен түләми торган урыннарны таба, аннан билетны кассага куймыйча, кулдан саталар. Бусы саткан өчен процентларны тотып калмасыннар өчен эшләнә. Яр­дәмгә җы­елган акчаның тиенен дә әрәм итмәскә тырышалар. Мин исә шул билетларны шәһәр буйлап алырга теләгән кешеләргә таратып йөрим. Безнең әле бәлкем чыгымнарыбыз күбрәктер дә. Ләкин игелек ул эзсез югалмый.



– Репертуар булдырганда күбрәк кайсы авторлар белән эшлисез?

Алсу:
– Халык бик яратып кабул иткән “Күгәрченем-Гөлкәем”, “Гөр­­ләп кирәк яшәргә”, “Очам синең яныңа” җырларының композиторы Владимир Федоров. Аның җыр­ларын башкарып эстрадага килеп кердек дисәк тә, ялгыш булмас. Владимир белән Анна Попова бик матур җырлар иҗат итә. Без менә бу тандемның шактый иҗат җимешләрен башкарабыз. Альфред Якшимбетов, Илназ Бах, Гүзәлия, Айдар Тимер­баевларның көйләренә иҗат иткән җырларны яратабыз. Ша­гый­рәләрдән Гүзәлия Шакирова, Гөлүсә Шаһбан, Салисә Гәрә­е­ва шигырьләре безнең кале­бебезгә туры килеп тора.

– Тәнкыйтьне кабул итү авырмы?

Азат:
– Минем иң беренче тән­кыйтьчем – Алсу. Яшермим, элег­рәк тәнкыйтьне кабул итү авыр иде. Ә Алсу ул шундый кеше – әйткән сүзендә тора һәм кимчелекне әйләндереп-уратып йөр­ми­чә, турыдан әйтә. Кайвакыт ошатып та бетермисең, ләкин аның тәнкыйте урынлы икәнне аңлыйсың. Хәзер мин Алсудан үзем, килмәгән җирләре бармы, дип сорыйм. Чөнки ул миңа яхшы булсын дип тырыша. Ә инде интернеттагы фикерләргә бик кайгырмыйбыз. Кеше турында, бар да гөл генә, дип сөйләмиләр инде ул. Файдалы фикер булса, кабул итәбез. Гайбәткә корылса, елмаеп үткәрергә тырышабыз. Башта борчыла идек, билгеле. Хәзер бөтен кешегә дә ярап булмаганын аң­ладык. 
Алсу:
– Халык гайбәтне сөйләргә дә, тыңларга да ярата. Ләкин ул гай­бәт бүген бар, иртәгә – юк. Аның өчен үзеңнең көчеңне, сәламәт­легеңне какшатырга кирәк­ми. Дөреслек ул барыбер күренә.

– Сез сәхнәдә ничә ел эшлисез инде?

Алсу:
– Азатның сәхнәдә эшләвенә 10 еллап була. Ул – Ваһапов исемендәге, “Татар җыры”, “Татар моңы” фестивальләре лауреаты. Безнең  дуэт исә әле дүртенче елын гына яши. Яшь булса да, җиңүләребез дә бар. Узган ел “Алтын барс” алдык. Өч мәртәбә “Болгар” радиосының милли пре­миясенә лаек булдык. ТМТВ каналы премиясен дә 3 ел рәттән алып киләбез. Азатның төп эше җырлау булса, минем үземне төрле өл­кәләрдә сынап карыйсым килә. Мин заманында “Саф хисләр” төркемен оештырдым. Ул таркалды, чөнки кызлар кияүгә чыгып, Казаннан читтә яши башладылар. Барысы да бик бәхетле, шөкер. Фотограф булып, тормышны объективтан күзәтү дә бик ошый миңа. Көй дә язып карыйм, якыннарымны дөрес туклану серләренә дә өйрәтәм, башка һөнәрләрем дә бар. Чөнки бертөрлелекне яратмыйм. Эз­ләнергә, үземдә яңа мөмкин­лекләр ачарга яратам.

– Сезнеңчә, эстрада – акча эшләү урынымы?

Алсу:
– Хәзерге вакытта бу – бик популяр сорау. Халык нишләптер җырчыны бушка эшләп, һава белән тукланучы һәм шуңа сөе­нүче хисле кеше дип кабул итә. Сәхнә – иҗат урыны. Әгәр синең иҗатың тормышыңны алып барырлык табыш та китерә икән, бу – бик зур бәхет. Җырчы бит сәх­нәдәге чыгышы өчен акча түгә. Образы өчен, җырланган җыры өчен. Димәк, аның шушы чыгымнары өчен кереме дә булырга тиеш. Бу – миңа калса, бик табигый хәл.
Азат:
– Без барыбыз да укытучыларны балачактан изге һөнәр ияләре дип кабул итәбез. Үскәч тә аларга булган хөрмәтебез кимеми. Лә­кин бит укытучы да бушка белем бирми. Ул үз хезмәте өчен хезмәт хакы ала. Җырчы белән дә шул ук хәл. Аның бәлкем чыгымнары табышка караганда күбрәктәдер әле. Бу сорау, миңа калса, мәгъ­нәсе бик үк булмаган җырлар аркасында барлыкка килде. Әйе, бүген андый күренеш тә бар. Ләкин бит бу җырлар озын гомерле түгел.

– Эстраданың төп проблемасы нинди?

Алсу:
– Һәрбер өлкәнең үз проблемалары бар. Эстрада да проблемасыз була алмый. Юк икән, димәк, ул өлкә үле. Җырның эчтәлеге ягыннан проблемалар бар. Аннан соң җырның мәгъ­нәсен җиткерә белү дә зур тырышлык сорый. Бу  җырлый-җырлый, тәҗрибә туп­лый-туплый килә. 
Азат:
– Әмма тәнкыйтькә кереш­кәнче, кимчелекләр эзләгәнче җырчының юнәлешен аңларга тырышырга кирәк. Бездә классик юнәлештә эшләүче җырчы гына чын җырчы кебек кабул ителә. Ә яңалык кертергә тырыша икән, аны, әлбәттә инде, тәнкыйть итәргә, өстеннән трактор белән узарга кирәк. 
Алсу:
– Бу җәһәттән Радик Юлъякшинны мисалга китереп була. Май аенда концертын караган идем. Күп кеше бу җырчыны кабул итә алмый, ә мин ул егеткә сокланып кайттым. Ул безнең бик матур классик җырларыбызны яңа форматта башкара һәм әлеге күренеш яшь­ләргә бик ошый. Ул сүзне дә бозмый, көйне дә үзгәртми, әмма заманча яңгырата белә. Аның концертында кеше, татарча беләме-юкмы,  барыбер аңа кушылып җырлый. Һәм шул җырлар аркылы татарча аңлый башлый. Мондый форматлар күб­рәк булсын һәм аларны эстра­даның проблемасы дип кабул итмәсәк иде.


Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
Фикерләр
Укырга киңәш итәбез × +
Алсу – Азат Фазлыевлар эстраданың төп проблемасын атады
4/ 5
Oleh