Элвин Грейның пистолеттан атуы интернетта гауга чыгарды (ВИДЕО)

Популяр татар-башкорт эстрадасы җырчысы Элвин Грей халыкны "аяктан екты": интернетта травматик пистолеттан ату видеосын элеп куйган.
Видеода җырчы дуслары янәшәсендә «Бүген егетләрнең бәйрәме!» дип кычкырып, һавага утлы коралдан ата.


Бу күренеш интернетта чын гауга чыгарды. Җырчының социаль челтәрендә видеоны караган дистәләгән мең кеше үзара талашып беткән. Аңлашылганча, кемдер җырчыны яклап, кемдер киресенчә сүгеп, Радик пистолеттан аткан кебек комментарийлар "ата".

Кайберәүләр җырчы аек булмаган дигән фикерне алга сөрә. Ә сез ни диярсез?