Илсөя Бәдретдинова: «Ул мине хәзер алдына алып сөя»


Соңгы арада Илсөя Бәдретдинованы Инстаграм аккаунтына романтик рух керде: ниндидер ир-ат белән төшкән фотолар, һәрчак чәчәк гөлләмәләре... Илсөябез үзе дә чәчәк кебек: көннән-көн матурлана.


– Илсөя, хәрле көн! Фотосурәтләрдәге баһадирдай ир-ат кем ул?
– Олы апам Лилиянең улы Артур. Туганым. Ул бала минем кулда үсте. 5 килограмлы һәм кып-кыска буйлы булып туды. Туп кебек иде. Алдыма алып сөя идем дә, аннары: «И, туганым, бигрәк кечкенә буйлысың, кемгә генә өйләнерсең икән?!» - дип әйтә идем. Бервакыт буйга үсеп китмәсенме?! Хәзер ул мине алдына алып: «И, апам, бигрәк кечкенәсең, кем генә сине кияүгә алыр икән?» - ди.


– Ə озын розаларны бүләк итүче кем була?
– Анысын әйтмим әле, сер.



– Бүгенге көндә нәрсә белән мәшгүльсез?
– Киләсе сезон программасын әзерлибез. Төркемемә Якутиядән бер яңа кыз алдым. Уникаль кыз. Дәү әнисе белән урманда үскән ул. Җәнлекләр һәм кошлар телендә аралаша белә. Бөтенләй башка дөнья баласы. Очындырылмаган. Акча дип башы китми. Əле безне ачулана да, янәсе, байлык куабыз дип, яныбызда йөргән рухларга да игьтибар итмибез икән.
Яңа кызыбыз безнең эстрада өчен ят булган музыкаль коралларда уйнаячак һәм минем кайбер җырларны җәнлекләр тавышы белән бизиячәк. Яңа концерт программасында очрашканга кадәр!


Фикерләр
Укырга киңәш итәбез × +
Илсөя Бәдретдинова: «Ул мине хәзер алдына алып сөя»
4/ 5
Oleh