Үлгән дип уйлаган бала тере икән...


Волгоград шәһәрендә суд приставлары бүлегендә бер гаҗәеп вакыйга булган, суд приставлары үзләре бу турыда дулкынланмый сөйли дә алмый. Ә хәл болай була.
Бала тудыру йортларының берсендә әни кешегә баланың бик зәгыйфь тууын, бер атна гына яши алачагы турында хәбәр итәләр. Кайгыдан башын югалткан ана, озак уйлаганнан соң, баласыннан баш тарту кәгазе язып дәваханәдән чыгып китә. Әмма биш көн үткәч ул яңадан дәваханәгә барып баланы бирүләрен сорый, әмма аның инде якты дөнья белән хушлашуын хәбәр итәләр.+
 
Җиде ел үтә, йөрәк яралары азрак уңала. Әмма Яңа ел алдыннан суд приставларына балалар йортыннан алимент юллаулары турында документ килеп ирешә. Суд приставлары ятимнәр йортында тәрбияләнүче баласына алимент түләмәгән ананың банк исәпләренә арест салалар. Берни аңламаган хатын икенче көнне үк хәлне ачыкларга керешә. Аңа документларны күрсәтәләр һәм... хатын аңын югалтып егыла.
 
Ир белән хатын шунда ук балалар йортын һәм инде җиде ел исән түгел дип санаган балаларын эзләп табабалр. Суд аша ата-ана хокукын тергезеп, алар баланы үз өйләренә алып кайта һәм яңа 2018 елны бала әти-әнисе белән каршы ала.