Лилия Муллагалиева: Мин аны теләп тураганмы әллә?


Лилия Муллагалиева Актаныш районы Зөбәер авылында туып-үскән. Әтисе Әбугали аны үз урынына баш бухгалтер итеп калдырырга хыялланган. Әмма язмыштан узмыш юк: булачак җырчы финанс институтына керәм дип йөргәндә “Сандугач керде күңелгә” конкурсында катнаша. Конкурсның шарты буенча беренче урынны алган кеше Мәдәният институтына имтихансыз укырга керә.
Тәкъдир кыз баланы институтка кертә... Бүгенге көндә Лилия шәхси эшмәкәр: ИП Муллагалиеваны җитәкли. Үзе бухгалтер, баланс, салымнарны да үзе эшли. Программа, хатлар аның аркылы үтә. Бик күп артистлар аның аша эшли. Шулай итеп, тормыш бухгалтер булырга да өйрәтә аны, дип яза Акчарлак.


– Безнең гаиләдә әти һәрвакыт беренче урында торды. Ул: “Эш, эш, эш, тормыш – көрәш!” – дип кабатлый иде. Эшләп үскән бала гына тормышта нык тора, авырлыкларга бирешми. Малларны күп үстердек. 14-15 олы терлектән соң 50 баш сарыгыбыз бар иде. Җырлый-җырлый 40ар чиләк чөгендер турый идем. Өчәр сәгать буе. Мин аны теләп тураганмы әллә?! Телисеңме, теләмисеңме – ияләнәсең, аннары ул бер шөгыльгә әйләнә. Аннары аны көн саен көтеп ала башлыйсың. Балаларыбызны да эш белән үстерәсе килә.

                                                                                                                   Матбугат.ру