Хәния Фәрхинең кечкенә кызы - Алсу Биктаһирова: «Юк, мине акылдан шашкан димәгез!»


- Күптән түгел сәер хәлгә тарыдым. Кич. Йоклар алдыннан, гадәттәгечә, шкафтан мендәрләрне алдым, урын җәйдем.

Йоклап китә алмыйм. Мендәрне әйләндереп, уңайлырак итеп ятырга булдым. Һәм шулчак мендәрдән әнинең исе килде. Дөресерәге, аның хушбуеның исе.


DKNY духие, әни аны «яшел алма» дип йөртә иде. Элек ул безгә кунакка килеп киткәч шул ис кала иде. Ə бит соңгы тапкыр килгәненә күпме вакыт үтте, аннары, мендәр тышлары да бер генә кат юылмады. Юк, мине акылдан шашкан димәгез! Уйга чумдым: бәлки ул минем янга әле дә куна киләдер?!..


Синсез - ярты ел... Беләм, иртәгә төшемә керәчәксең, чөнки алты ай буе айның нәкъ шушы көнендә яныма килеп юатасың. «Яшәргә кирәк, балам»...

Зоя СОЛОШИНА
Шәһри Казан