Ураза гаетен каршылыйбыз: фитыр сәдакасын мәчетләргә бирергә ярыймы һәм бу бәйрәмдә таба исе чыгару мәҗбүриме?


25 июньдә барча мөэмин-мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итәчәк. Рамазан ае безгә ризыкның, суның кадерен белергә, гайбәтләрдән, начар гамәлләрдән, нәфестән тыелырга, мөмкин кадәр күбрәк игелек кылырга өйрәтте, сабырлык, миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләде.

Изге рамазан аенда үзебезнең рухыбызны пакьләп, Раббыбызга якынайдык. Аның каршындагы изге бурычыбызны үтәп, рухи канәгатьлеккә ирешә алдык. Ураза гаете – иң мөбарәк бәйрәмнәребезнең берсе. Ул көнгә мөселманнар ничек әзерләнергә һәм аны ничек каршы алырга тиеш? «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев безгә шулар хакында сөйләде.

– Ураза гаетенә кадәр фитыр сәдакасын биреп өлгерергә кирәк. Аны гает намазыннан да кичектерергә ярамый. Әгәр дә берәр мохтаҗ яки авыру кешегә бирергә теләп, гаеткә кадәр аны күрергә мөмкинлегегез булмаса, акчаны аерым җыеп куеп, ниятегезне әйтегез. Сәдаканы исә ураза гаетеннән соң, җай чыгу белән, бирәсез. Быел фитыр сәдакасы күләме – 100-600 сум. Кеше үзенең мөмкинлегеннән чыгып, күпме бирәсен үзе хәл итә, әмма күбрәк булган саен әйбәтрәк.

– Фитыр сәдакасын мәчетләргә бирергә ярыймы?

– Мәчеткә биргән очракта, аны тиешле кешесенә бирү имамнар өстенә кала. Бу төр сәдака мәчет ихтыяҗларына тотылмый.

– Ураза гаете алдыннан мәчеттә хөрмә тараталар, ул нәрсәне аңлата?
– Гает алдыннан хөрмә яки башка берәр тәмле әйбер ашап баралар. Бу гаеткә авыз ачып бару була. Ә корбан гаетендә киресенчә киңәш ителә. Корбан бәйрәме алдыннан ашамау хәерлерәк. Аннан кайткач, корбан чалырга һәм бәйрәм ашы әзерләргә, бавыр итеннән авыз итәргә кирәк.

– Пәйгамбәребез гаеткә барганда бер юлдан барган, икенче юлдан кайткан? Моның берәр хикмәте бармы?

– Пәйгамбәребез моны мөселман туганын юлда мөмкин кадәр күбрәк күрү өчен эшләгән. Адымнары да артып, шул рәвешле савабын да арттырган. Мөселман кардәше белән күрешкәндә, «тәкәббәл Аллаһы минна вә минкум», ягъни «Аллаһы бездән һәм сездән Аның өчен кылган гамәлләрне кабул итәр» дип исәнләшү күркәм санала.

– Хәзрәт, ураза гаетендә таба исе чыгару дигән сүз каян килеп чыккан?

– Ураза гаете ул – ислам динендәге иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Бәйрәм булгач, таба ашлары да пешерелә. Мөселман илләрендә аны бездәге Яңа ел кебек билгеләп үтәләр. Барлык туганнары җыелып, мәҗлес оештыралар, бүләкләр бирешәләр. Әлеге бәйрәмне көтеп алалар һәм күңелле итеп уздыралар.

Ураза гаете алдыннан

мунча керү, юыну
бәйрәмгә яңа яки юылган чиста яхшы киемнәрне кию, хушбуйлану
бик ерак булмаса, мәчеткә җәяү бару киңәш ителә

Гает көнне


имам укыячак бәйрәм хөтбәсен көтү һәм тыңлау
җәмәгать намазын уку
туганнарның хәлен белү
тәмле ризыклар пешерү
кунаклар чакыру
мәҗлес уздыру
балаларга күчтәнәч, бүләкләр бирү киңәш ителә


Ураза гаете көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укылачак. Казанда төп бәйрәм чарасы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Галиев мәчетендә була. Камил хәзрәт бәйрәм вәгазен 03.30да укый башлый, 04.00дә – бәйрәм намазы, ә 04.05тә – хөтбә. ТНВ каналында Галиев мәчетеннән турыдан-туры трансляция оештырылачак. Бәйрәм иртәсендә җәмәгать транспорты иртәнге сәгать икедән йөри башлаячак.

Республика мәчетләрендә бәйрәм намазлары кояш чыкканнан соң 30 минут үткәч укылачак.