“Әтине гафу итә алмыйм”


– Әтиемне кичерә алмыйм, ул күптән гүр иясе инде, югыйсә, – дип эч серен чиште Гөлсем (исемен үзгәрттем). – Күңелгә җыелган рәнҗү-үпкә җанны-тәнне агулый, чиргә сабыштыра икән. Мин шуңа өзлексез авырыйм, ахрысы. Гөлсем белән сырхауханәдә очраштым. Бүтәннәрне ишетергә теләмичә, үзенекен генә сөйләве, туктаусыз зарлануы өчен өнәмәсәм дә, кызганудан, тыңламый чарам калмады.
Әтисе галәмәт каты бәгырьле булган аның. Кул күтәрмәсә дә, өйдә юктан гына җәнҗаллар кубарып, авыр сүзләр белән якыннарын рәнҗетеп яшәгән. Хәрби кеше булуы йогынтысымы: гаиләдә һәркемнең үзенә, үзенең әмерләренә буйсынуын таләп иткән.
– Мондый тормыш әниемнең үзәгенә үткәндер: һәрвакыт башы сызлап интекте, – ди Гөлсем. – Кан басымы бик югары күтәрелеп, түзәр чамасы калмагач, ашыгыч ярдәм чакырта идек. Мондый хәлләр төннәрен аеруча еш булды. Күпкатлы йортлар арасында буталып йөрмәсен дип, ашыгыч ярдәм машинасын урамда көтеп ала идем. Салкын, караңгы төндә көзге яфрак кебек калтыранып басып торган кыз баланы күз алдына китерегез әле! Эчкән, сүгенгән егетләр күренә калса, тиз генә подъездга кереп качып торам да, табиблар күренмиме дип, янә урамга чыгарга мәҗбүр булам...
Шулчак сөйләүдән туктап, Гөлсем күз яшьләрен сөртеп алды. Әнисе нибары кырык биш яшендә дөнья куйган аның. Егерме яшьлек кыз газиз кешесенең үлемен бик авыр кичергән. Тормышының яме беткәндәй, кояшы сүнгәндәй тоелган. Кайгысыннан чиргә сабышып, сырхауханәгә эләккән. Ай ярым дәваланганнан соң гына бераз тынычлангандай булган.
– Әнисез калуымда әтине генә гаепләдем, – дип сөйләвен дәвам итте танышым. – Ә ул мине күралмады. Нинди генә әшәке сүзләр белән рәнҗетмәде! Ярый әле, энемә карата артык мәрхәмәтсез булмады. Әти әни үлгән елда ук өйгә бүтән хатын алып кайтты. Тәкәббер, үзен генә яратучы ул хатынны беренче күрүдә үк ошатмадым. Кияүдә булган инде, буй җиткән улы бар, анысы үз фатирларында торып калган. Менә шул үги анам безнең мал-мөлкәтне әкренләп үз “оя”сына ташый башлады. Сөйгән егетем белән гаилә корырга җыенгач, әниемнең алтын балдак-йөзекләрен дә бирергә теләмәде хәтта. Гаиләдә рольләр алмашынды: әти инде үз сүзен әйтә алмады. Калган гомерен хатынына буйсынып үткәрергә туры килде аңа. Мин әтине һич кенә дә кызганмадым, шушындый тормышка лаек иде ул. Үлгәч, әни белән янәшә җирләдек үзен. Артыннан елап калсам да, күңелем эремәде. Элек әнием каберенә ай саен бара идем, әтием дә шунда яткач, барасым килми. Гафу итсәң, үзеңә җиңелрәк булыр, дип әйтүчеләр бар. Булдыра алмыйм...
Гөлсемгә ни дияргә дә белмәдем. Хәер, минем киңәшкә колак салыр идеме икән ул?

Гөлҗофар Миннеханова, Кукмара.