Катнаш никахлар турында сүз чыккач, Ессентуки каласында ял иткән вакыт искә төшә. Туганнар, танышлар арасындагы катнаш никах белән тормыш итүчеләрне уйлап куям. Аның белән лифтта таныштык. Чибәр йөзле, зыйфа буйлы, тыйнак кына итеп бизәнгән, затлы киенгән әлеге туташны бер күрүдән ошаттым.
Орел шәһәрендә гипермаркет хуҗасы, украин милләтеннән икән. Көндез бергә шәһәрдә йөрсәк, кичке дискотекада бергә биибез, төннәрен фонарь яктысында, эскәмиядә серләшеп утырабыз, шулай итеп араларыбыз көннән көн якынайды. Бер көнне: -Әйдә бернәрсә күрсәтәм, ул сиңа ошаячак,- ди, серле елмаеп. -Хэ, нәрсә икән ул, мин күрмәгән әйбер? - дип көлемсерәп, артыннан иярдем. Таныш түгел ишек янына килеп, хуҗаларча ачкычны борып, ишекне ачты да, -Уз әйдә хуҗа, бу безнең фатир, - дип елмайды. Эчкә узгач, зәвык белән бизәлгән зур бүлмәгә, андагы зиннәтле интерьерны күреп исләрем китте. Шулай итеп “гаилә булып”, бергә яши башладык. Дәваланырга да бергә йөрибез, Ессентуки, Кисловодск, Пятигорск, Минеральные воды шәһәрләренәдә дә икәү сәяхәт кылабыз. Үзе һәр продукциянең оста белгече булгач, ашханәдәге ризыкны яратмыйча, кибеттән җентекләп тикшереп, сыйфатлы азык- төлек сатып алып ала да, үзебезнең “фатирда” тукланабыз.
Телефоннан әнисе белән сөйләшкәндә: -Әни, мин кияүгә чыгам, өйгә кайтмыйм, Казанга китәм, -ди, уенын-чынын бергә кушып. 30 яшьне тутырып килгән кызы үзенә пар табып, тормышлы булачагына шатланып булса кирәк: - Ярый кызым, бәхетле булыгыз, - ди “кайнанам”. Көлешәбез дә, кабат киләчәк тормыш турында сүзне яңартабыз, планнар корабыз. –Надя, син христиан динендә бит, безгә авыр булачак бергә яшәргә, - дигән сүземә каршы: -Пәрәнҗә ябырмын, мөселман булырмын (Казанда кызлар шулай киенеп йөриләр дип уйлап). – Тормыш итәргә, кәеф-сафа корып яхшы яшәргә җитәрлек минем акчам. Бергә генә булыйк,- ди бу. Галәмәт кызыклар буласы бар икән әле, дип елмаеп: - Ә балалар кайсы диндә була инде безнең? – дип көтелмәгән сорау бирәм. – Ә нәрсәгә аларга дин? Бәлки улыңны мөселман, кызыбызны христиан итәрбез?..
Менә сиңа мә!!! Әле генә пәрәнҗә ябам дигән иде. Әле өйләнмәгән, катнаш никахлы гаиләләр проблемасы башланды да.
Курорттагы күңелле тормыш бик тиз үтеп китте. Кайтыр көнне бик авырлык белән, җәй көне Мәскәүдә күрешергә сөйләшеп аерылыштык. Җәй үзенең күңелле мәшәкатләре белән, әлеге сөйләшүне оныттырды.
Кирәк дип тапсам, онытмыйча, аның белән күрешергә Мәскәүгә барган да булыр идем, тик киләчәкне уйладым шул...