8 март белән татарча котлаулар




8 март бэйрэме белэн



Елмайса йөзеннән аңлыйм
Әнкәемнең теләген.
Дөнья киңлегенә тиңлим
Әнкәемнең йөрәген.
Әнкәй, сиңа бүләк итәм
Бөтен дөнья гөлләрен.
Юллар кебек озын булсын,
Әнкәем, гомерләрең.
Ай нурыннан да нурлырак
Әнкәемнең йөзләре.
Моңлы көйдәй күңелемдә
Әнкәемнең сүзләре.
8 март бәйрәме белән!

***


Сезне язның тәүге бәйрәме – 8 Март Халыкара хатын кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хатын-кыз–ул тулы бер донья, аның куңеленә мэхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң кочле Ана хисләре дә, гаилэ учагы жылысы да сыйган.
Буген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул балалар да үстерә, йорт-җирне дә карый — аны якты һәм җылы итэ, өстэвенә, карьера ясый һәм шушы мең төрле мәшэкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакэтлелеген дә саклый белә. Боларны бары тик хатын-кыз гына булдыра ала.
Сезнен тормышыгыз яхшылык һэм яктылык, мэхэббәт, якынарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белэн тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!
Котлы булсын бәйрәмегез!!!

***

Барчагызны да ин куркэм тантаналарнын берсе – Халыкара хатын-кызлар коне белэн чын куңелдэн тэбрик итәм!
Язгы кояш нурлары һәм сезнен ягымлы елмаюыгыз белэн яктыртылган бу конне хәрчак түземсезлэнеп котеп алабыз. Чонки ул Сезне, гузэл затларыбызны, олуглау, аерата игьтибар курсәтү коне.
Гасырлар буенча хатын-кызның гузэл һэм серле образы менэрләгән ижади чагылыш тапкан. Лэкин барыбер нидер эйтелми, нидер сурэтләнми кала кебек тоела. Бу мәнге шулай булыр, чөнки сезнен гүзәллекнен һәм камиллекнен чиге юк.
Тормышыгыз шатлык белән тулып торсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрэм сәламэтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсә иде!

***

Ир кеше гомерендә өч эшне эшләргә тиеш дигән әйтем йөри халыкта. Агач утыртырга, өй салырга һәм малай үстерергә. Мин бу сүзләргә һич кенә дә каршы килмим, бары тик үземнең  төзәтмәмне генә кертәсем килә. Булган ир-ат булдыра ул, сүз дә юк! Тик утырткан агачка су сибәргә, тәрбия кылырга кирәк, ә бу эшне иң оста башкаручы -  хатын-кыз. Өй салуга килсәк, өй салу - зур сабырлык, көч-хезмәт таләп итә. Әмма әлеге йортны һәрчак пөхтә тоту, уңайлы итү, җан җылысын өрү - хатын кыз гына башкара ала торган гамәл.Малай табу, үстерү, тәбияләү турында исә әйтеп тә торасы юк.

Бу сүзләрем белән нәрсә әйтәсем килә: ир-ат ир-ат инде ул, ә хатын-кыз шул ир-атны ир иткән, йортлы иткән, гаиләле иткән фәрештә... Шуңа күрә аларны Халыкара бәйрәмнәре белән ихластан тәбриклик. Аларга сәламәтлек, гүзәллек һәм мәңгегә шулай ир-атның таянычы булып калуларын телик.

***

Кояш нурларына, тамчылар чыңына төренеп март ае да килеп җитте. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Бу матур бәйрәм көнендә безнең ихлас котлауларыбызны кабул итегез.Язгы гөрләвекләр сезнең тормышыгызга җылылык, саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет алып килсен!

***

Кадерле хатын-кызлар - әниләр,әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне чынкүңелдән 8 Март бәйрәме беләнкотлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләртелибез, якыннарыгызның игелегенкүреп яшәргә насыйп итсен сезгә Ходай.Салкын, озын кышлардан соң килгәнбу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәлбәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгәтормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхетнурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез.Бәйрәм белән!

***

Хатын-кыз ул нәфис чәчәк,
Иркәне, назны сөя;
Кадер белмәгән кулларда
Хатын-кыз шиңә, көя.
Хатын-кыз ул кояш кебек,
Сиңа җылысын сибә;
Олы хөрмәт күрсәтмәсәң,
Ул сула, аннан кибә.
Хатын-кыз ул ал таң кебек,
Көн башлана аңардан;
Хатын-кызны саклау кирәк –
Аннан тормыш яңара.

***


Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае — март та килеп җитте.
Барыбызга да билгеле әлеге айның иң матур иң олы бәйрәме — СИГЕЗЕНЧЕ МАРТ — ХАЛЫКАРА ХАТЫН КЫЗЛАР КӨНЕ.
Хөрмәтле гүзәл затлар! Табигатнең суыктан җылылык чорына омтылган мизгеленә туры килгән бәйрәмегез һәрвакыт җылы матур истәлекләр генә калдырсын.
Әлеге гүзәл бәйрәм көнендә безнең «Кузеңне Ач - Дөнья Бу!» сезнең якыннарыгызны, дусларыгызны, хезмәттәшләрегезне матур шигырләр, котлау сүзләре, теләкләр белән сөендерер дип ышанып калабыз.

***

Мин язларга сине тиңлим, әнкәй,
Якты язлар кебек карашың.
Күңелеңдә бары изгелекләр,
Якты юллар гына ярасың.
Һәрвакытта алда барасың.
Мин җәйләргә сине тиңлим, әнкәй,
Шундый җылы синең кочагың.
Яшәгез сез, әтием белән икәү
Сүндермичә яшәү учагын.
Мин җәйләрдә сиңа очамын.
Мин көзләргә сине тиңлим, әнкәй,
Сары сагыш сары көзләрдә.
Үткәргәнсең күпме югалтулар,
Алар чагыла синең йөзләрдә.
Үпкәләмә, әнкәй, көзләргә.
Ак кышларга сине тиңлим, әнкәй,
Ак бәс кунган инде чәчләргә.
Ак чәчләрдәй ак күңелләр белән
Язсын әнкәй диеп дәшәргә,
Ак кышларда бергә яшәргә!


***



Әнкәйләргә алла ярдәм бирсен!

Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә безнең
Йолдызлардан
Я кояштан һәйкәл салырлык…

Давылларга каршы китәбез без, 

Утлар-сулар күпме кичелә! 
Туган өйгә юлны онытабыз — 
Ә әнкәйләр барсын кичерә.

Якын дуслар ташлап китә безне, 

Хыялларын күпләр югалта. 
Әнкәйләргә кайтып егылабыз — 
Ә әнкәйләр безне юата.

Алар гына безне онытмыйлар, 

Алар гына чынлап ярата. 
Синең белән бергә сөенә дә, 
Кайгыларың булса — тарата.

Җан җылысын тоя күңелебез, 

Әнкәй көчен тоя кулыбыз… 
Безгә бер дә үпкәләмәсеннәр, 
Әнкәйләргә сәҗдә кылыгыз!
Р.Миннуллин

Рәхмәт, әнкәй, сиңа

Шомырт чәчәк атса,

Илгә кошлар кайтса,
Җаным тула минем назларга.
Рәхмәт, әнкәй, сиңа,
Якты тормыш миңа
Бүләк иткән өчен язларда.
Йөрәк җылың белән,

Бишек җырың, белән
Күңел кылларымны чирткәнсең.
Рәхмәт, әнкәй, сиңа,
Сабый чакларымнан
Бу дөньяга гашыйк иткәнсең.
Язгы кояш төсле,

Сулмас яшәү көчен
Биргәнсең син миңа гомергә.
Рәхмәт, әнкәй, сиңа,
Кояш булып миңа
Мәңге-мәңге яшә бу җирдә.

Бәйрәм белән сөеклеләребез!

Сез барында ямь бар җирдә,
Сез булганда тәм дә бар.
Сез булганга дәрт бар җанда,
Көч-куәт тә тәндә бар.
Сез булганга иҗат та бар,
Сез булганга бар сәләт.
Бу сүзләрне әйтергә
Нәкъ сез булдыгыз сәбәп.
Әни дә сез апа да сез,
Һәм сөйкемле сеңел сез.
Сез булганга дөнья нурлы
Чытык йөзле түгелсез.
Сездә кешелек язмышы
Сездә олуг өметләр
Шундый теләкләрдә кала
Җирдә һәммә егетләр!

Халыкара хатын-кызлар көне белән

Мөхтәрәм  ………………!

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнең бөтен гүзәллеге хатын-кызларда. Рөхсәт итегез сезне, кешелекнең бизәге булган гүзәл затны, шушы искиткеч матур яз бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәргә…
Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендәге елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен!
Котлы булсын бәйрәмегез!

Котлы булсын язгы бәйрәм

Кар астында әле кыр юллары,
Ләкин вакыт язга әйләнде.
Бәйрәм белән сине — ……. (апа, сеңлем)
Котлы булсын дөнья бәйрәме!
Ямь өстәсен бәйрәмеңә тагын,
Бар яктылык нурга әйләнеп.
Тырыш, назлы, гузәл туганкаем,
Котлы булсын язгы бәйрәмең.
Бәйрәм жиле кага тәрәзәгә,
Яшьлек кайта, җаннар нурлана.
Умырзая шыта бу мизгелдә,
Кар астында чишмә уяна.
Ак бәхетләр теләп, кызыл талда
Елкылдыйлар көмеш бөреләр.
Котлы булсын матур язгы бәйрәм
Шатлык белән тулсын күңелләр!

8 март бэйрэме белэн

Елмайса йөзеннән аңлыйм
Әнкәемнең теләген.
Дөнья киңлегенә тиңлим
Әнкәемнең йөрәген.
Әнкәй, сиңа бүләк итәм
Бөтен дөнья гөлләрен.
Юллар кебек озын булсын,
Әнкәем, гомерләрең.
Ай нурыннан да нурлырак
Әнкәемнең йөзләре.
Моңлы көйдәй күңелемдә
Әнкәемнең сүзләре.
8 март бәйрәме белән!

8 март котлавы

3 кызыгыз сезгә “әни”,- диеп,

Яратып һәм назлап эндәшә.
Ирегезнең тугры хатыны сез,
Сез пар килгән, сез гел янәшә.
Кайнанагыз, кайнатагыз өчен,
Уңган килен — сез бу гаиләдә.
Әти-әниегез “балам” ,- диеп,
“Кызым”,- диеп сөя әле дә.

Абыегыз өчен сез — сеңлекәш,
Энегезнең туган апасы.
Сез — мөгаллим, бүген сезнең өчен,
Матур сүзләр килә табасы.

Бәйрәм бүген, сезнең бәйрәмегез,
Әй, хөрмәтле, затлы хатын-кыз!
Якты тормыш юлы тели сезгә,
Күк йөзендә янган һәр йолдыз!!!

Эни ял итсен

Тузаннарны сөртеп чыктым

Коедан су китердем
Әни эштән кайтуына
Бөтен эшне бетердем.
Булмәләрне жыештырдым,
бар җир ялт итсен әле,
Үзенең бәйрәмендә бер,
Әни ял итсен әле…

Кабул итегез котлаулар

Әйтәсебез килә бүген
Кадерле әниләргә — 
Бу бәйрәм дөньяга килгән
Кояш нуры сибәргә!
Бу бәйрәмдәге җылылык
Гасырларга җитәрлек.
Сезнең назлы кулларыгыз
Әкиятне чын итәрлек.
Читкә китми, әниләрне
Һаман саклап йөрербез.
Әни кушса, әти белән 
Тауларны күчерербез!
Матурлар безнең әниләр
Данлы эшләре белән.
Әтиләр белмәгән эшне
Әниләр эшли белә.
Наз гөлләре үсеп чыга
Сез үткән буш җирләдән.
Кабул итегез котлаулар
Безнең кебек ирләрдән!

Тормыш яме — Энкэй

Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны?
Кем күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлеп,
Кайгыларга түзем, сабырлы?
Кем елмая җәйге таң аткандай,
Балкып китә шундук тирә-як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык,
Көләчлектә аңа тиңнәр юк?
Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме — Әнкәй, хатын-кыз!