Татарстанда авто хуҗаларын быел нинди яңалыклар көтә?

Быел машина йөртүчеләрне күп кенә яңалыклар көтә. Шоферларга нәрсәгә әзер булырга кирәк?

ИСКЕ АВТОБУСЛАР БАЛАЛАРНЫ ЙӨРТӘ АЛМЫЙ

Балаларны хәзер барлык таләпләргә җавап бирә торган, тахограф, ГЛОНАСС спутник навигациясе булган автобусларда гына йөртү рөхсәт ителә.

Узган ел ахырында балаларны җиңел машинага утыртып йөртү кагыйдәләренең үзгәрүе турында да сүз чыккан иде. Болар:

- 7 яшькәчә баланы машинаның арткы утыргычында, яше һәм буена туры килә торган махсус кәнәфигә генә утыртырга ярый.

- 12 яшькәчә балаларны махсус автокреслода алгы утыргычка утыртырга рөхсәт ителә.

- 1 гыйнвардан автокреслодан кала башка җиһазларны куллану тыела. Алар ул-бу була калса, баланы тиешенчә саклый алмый дип табылган.

- Моннан тыш, 7 яшькә кадәрге баланы машина салонында берүзен калдырып киткән өчен дә 500 сум күләмендә штраф яный.

ТР ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге кагыйдәләр кабат каралмаган. Шулай итеп, бу канун гамәлгә кермәгән.

«Эра-ГЛОНАСС»

1 гыйнвардан Россиядә барлык автомобильләр әлеге система белән җиһазландырылырга тиеш. Ул – юл һәлакәте турында автомат рәвештә хәбәр итүче функция.

ОСАГО ПОЛИСЫН – ЭЛЕКТРОН ФОРМАТТА

1 гыйнвардан полисны электрон рәвештә алырга мөмкин булачак. ЮХИДИ хезмәткәрләренә аның күчермәсен күрсәтү дә җитә.

1 июльдән исә ПТСны да электрон рәвештә генә бирү турында сүзләр йөри. Бу шоферларны кәгазь боткасыннан коткару өчен эшләнә.


ОСАГОның БӘЯСЕ ДӘ АРТА ДИЛӘР...

1 гыйнвардан ОСАГО полисының бәясе яңа коэффициент буенча исәпләнә. Анда шоферның юл йөрү кагыйдәсен бозу очраклары исәпкә алыначак. Юл кагыйдәсен санга сукмыйча, аны даими бозучыларга полис алу өчләтә кыйммәткә төшәргә мөмкин. Әйтик:

елына 5-9 кагыйдә бозу – 1,86 коэффициент;
10-14 кагыйдә бозу – 2,06;
10-15 тәртипсезлек очрагы – 2,26;
20-24 тапкыр юл кагыйдәсен санга сукмау 2,45 коэффициент белән бәяләнә.

БУРЫЧЛЫ «ПРАВА»ДАН КОЛАК КАГА

   
15 гыйнвардан, әҗәте 10 мең сумнан артып киткән шоферлар вакытлыча машина йөртү таныклыгыннан колак кагарга мөмкин. Яңа закон нигезендә, суд приставлары алты категория бурычлыларны «права»сыз калдыра ала. Болар:

- алимент түләмәүчеләр,
- сәламәтлеккә китергән зыянны капламаучылар,
- бурычлылар,
- җинаять кылып зыян салучылар,
- юл кагыйдәсен санга сукмаучылар,
- суд карары чыккач та, баласы белән аралашудан баш тартучылар.
  
Болардан тыш, техник күзәтү үтмәгән, машина тәрәзәсен каралткан өчен дә җәза катгыйланыр дип көтелә.

Юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы аерым канун һәм төзәтмәләр әлегә гамәлгә кертелмәгән.

Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру