Корбан бәйрәме белән!


Гает вәгазе
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Әлхәмдулилләһи раббил галәмин.
Вассәләту вәссәләму галә расулиһи Мухаммәдин вә галә әлиһи вә сахбиһи әҗмәгыйн.
Бәйрәмнәребезнең иң олысына – Корбан Гаетенә ирештергән Раббыбызга бөтен мактауларыбыз, хәмде-сәналарыбыз булса иде.
Шул Гаетләрнең үткәрү юлларын өйрәткән Сөекле Пәйгамбәребезгә салават һәм сәламнәребез булса иде.

Мөхтәрәм мөселман кардәшләрем!
Сезгә Раббыбыз Сүбхәнәһү вә Тәгаләнең сәламе, рәхмәте вә бәрәкәтләре булсын. Әссәләму галәйкум вә рахмәтуллаһи вә бәракәтуһ!
Шөкер Ходайга – быелгы Корбан гаетенә дә саулык вә сәламәтлектә ирештек. Бу икенче гает белән, Аллаһ боерса, елыбызны тәмамлаячакбыз. Хәлләребездән килгәннәр корбаннар чалыр. Малмөлкәте булган мөселман кардәшебез өлкәбез үзәге Самарадан хаҗга китеп саусәләмәт мөбарәк җирләргә җитеп шушы вакытларда хаҗларын кылалар. Күңелләребез белән без дә аларның янында. Алар да инша Аллаһ, догалар гына кылынган Гарәфә көннәрендә, догалар кабул булган изге җирләрдә безне дә онытмыйлардыр.
Бу елны саусәләмәт бетергәнебез өчен шөкерана кылабыз. Аллаһы Тәгалә җир өстен гел имтихан итә.
Бүгенге гает көнендә хәлле кардәшләребез корбаннар чалачак, Иншааллаһ. Бу Аллаһы Раббыбызның «Раббың өчен намаз укы һәм корбан чал» – дигән әмередер. Сөекле Пәйгамбәребез Хәзрәти Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләм дә хәдисендә: «Хәленнән килгәннәрегез корбан чалсын» – дигән. Шушы корбаннарыбыз безнең Аллаһка нихәтле ихласлы икәнлегебезне дә чагылдыра, чөнки малларыбызның хәләленмаңгай тиресе, беләк көче белән тапканнарын гына корбанлыкларыбыз өчен кулланабыз.
Шушы корбаннарыбыз белән Аллаһның гафумәгъфирәтенә ирешүне өмет итәбез, чөнки Хәзрәти Рәсүлүллаһның хәдисендә «Чалынган корбанның беренче тамчы каны җиргә таму белән корбан иясенең гөнаһлары гафу ителә» – дигән шатлыклы хәбәре барлыгын беләбез.
Корбанарыбыз ул – Аллаһка якынаю өчен чалынган мал да, хисапсыз нигъмәтләре белән нигъмәтләндергән Раббыбызга шөкеранабыз да, Аллаһ ризалыгына ирешүдә  чираттагы  бер  адым да, юмартлыгыбызның күрсәткече дә, җәннәткә керүебезгә, гөнаһларыбызның гафу ителүенә, чиксез рәхмәт белән шатландырылуга, киләчәк малларыбызның бәрәкәтле булуына сәбәп тә, Инша Аллаһ. Шуның өстенә, корбаннарыбыз туган-тумачаларыбыз, дус – ишләребез, күрше -күләмнәребез белән булган элемтәләребезнең ныгуына бер сәбәп тә. Корбанның фәкыйрь – фокарага, мескен һәм гарипләргә бирелгән өлеше – җәмгыяттәге байярлы, сауавыру, барлыклы-мискин арасындагы аерманың азаюына, күңелләребездә юмартлык, шәфкать кебек олы хисләрнең артуына да сәбәптер…
Бу изге айда өйләребездә мәҗлесләр үткәреп Корьәне-Кәримнәр укыйбыз һәм укытабыз, тәкбирләр әйтәбез, гает көннәрендә зиратларга барып мәрхүмнәребезнең рухларына догалар кылабыз, мәчетләребезне тутырып гает намазлары кылабыз, динебезне җанландырган, күңелләребезне сафландырган булабыз. Бүгенге гает көннәре, бу айның һәм башка айларның җомгалары-бергә җыелышып догалар кылган, гает намазы беткәчтән соң куллар бирешеп «Гаетләр мөбарәк булсын, Аллаһы Тәгалә кабат саулыкта-сәләмәтлектә каршыларга насыйп итсен» – дип җылы теләкләр әйтешкән, хәердогалар кылышкан бик кыйммәтле вакытлар.
Без дә бу мөкатдәс вакытларда Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә бер-беребез өчен эчкерсез догалар кылышыйк.
Аллаһ Раббыбыз чалган корбаннарыбызны кабул итсен, тәннәребезгә сыйхәт, мал-мөлкәтебезгә бәрәкәт, гаиләләребезгә хозур, йорт-җирләребезгә тынычлык, кабул булырдай гамәлгыйбадәтләр, Ватаныбызга – алга китү, җәмгыятебезгә тәртип, тынычлык, илебезнең милләтләре арасына, Мөселман Дөньясына, бөтен җир йөзенә – татулык, эшләребездә төзеклек, яшьләребезгә тәүфыйк, укучы балаларыбызга файдалы гыйлем һәм һәртөрле уңышлар насыйп итсен. Бәйрәмнәребез мөбарәк булсын. Аллаһы Җәллә җәлләлүһү кабат күрүләрне насыйп итсен.
Вәссәләмү галәйкүм вә рахматуллаһи вә бәракәтүһ