Коточкыч! Зиратка барган җиреннән үлгән!

Татарстанда Huyndai Elantra шоферы юлда барган җиреннән руль белән идарә итә алмыйча юл һәлакәте ясый.
Идарә югалткан машина Дәрвишләр бистәсе зират территориясенә бәреп керә һәм анда, берничә зират ташын җимереп, 58 яшьлек бер хатын-кызны таптата.
Ханым алган тән җәрәхәтләреннән вакыйга булган урында үлә. Ә шофер машинасыннан чыга да, үз-үзенә кул салу белән куркытып, зират эчендә кача. Аны тоткарлыйлар. Хәзер бу факт буенча тикшерү бара, дип хәбәр итә almet-rt.ru.