Рөстәм Миңнехановның әнисе юбилеен билгеләп үткән (ФОТО)

Рөстәм Миңнехановның әнисе Вәсига Мөбарәк кызына шушы көннәрдә 85 яшь тулган. Бу хакта Президент Instagramда язган һәм анда бәхетле әнинең өч улы – Рөстәм, Рифкать һәм Рәис Миңнехановлар белән төшкән фотосы да куелган.
Гомере буе балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялда балалары, оныклары, оныкчыклары уңышларына куанып яшәүче  Вәсига ханыма без дә озын гомер, сәламәтлек, ак бәхетләр телибез!

Вәсига ханымның пар канатлы, егетләр үстергән чагы