Резеда Шәрәфиева: “Ул бик озак миңа карамады”

Җырчы Резедә Шәрәфиеваның кызына быел 9 яшь тулды. Зөләйха 3 сыйныфта белем ала. Әти-әнисенең йөзенә кызыллык китерми, тырышып укый, “2ле”ләр алмый, укытучылары ярата үзен. Дәресне үзе әзерли, әнисе бик сирәк булыша.

Җырчы гастрольдә вакытта баланы мәктәпкә әтисе илтә, алып кайта. Резедәнең сеңлесе белән энесе дә Казанда яши. Сеңлесе кияүдә, энесе дә өйләнгән, балалары бар. Балалар бергәләп үсә.

Кышын авылдан Резедәнең әнисен алып киләләр. Ул чорда Зөләйха әбисе карамагына күчә.

– Резедә, тормышка бер генә тапкыр чыктыңмы?

– Бер генә булмады, икенчесе булды инде бу.

– Икенче?!...


– Ярар, андый әйберне сорап торма инде!

– Моңарчы сораганым юк иде ич, беренче тапкыр соравым.

– Ярар, сөйлим. Берзаман Зөләйха белән авылга кайттык, мунча керәбез. Аңа дүрт яшьләр булгандыр. “Әни, мин синең сереңне беләм. Синең бит башка абый булган”, – ди бу. “Каян белдең?” – дигәнгә: “Әбидә туй карточкалары калган. Ә ул абый кая китте?” – ди. “Үпкәләде дә өенә кайтып китте”, – дидем.

– Беренче ирдән балаң булдымы?

– Юк. Керәшен егете иде.

– Хәзер кайда ул?

– Чаллыда матур гына эшләп йөри. Кабат өйләнмәде.

– Ник аңа чыктың?

– Ул вакытта миңа 25 яшьләр иде, чыгарга кирәк дип кенә чыктым.

– Ничә ел яшәдегез?

– Җиде.

– Ник балагыз булмады?

– Кем белгән инде аны...

– Нишләп аерылдыгыз?

– Бала булмау да үз эшен эшләгәндер, җиде ел эчендә булырга тиеш иде бит...

– Хатын-кыз һәрвакыт диярлек ирне сүгә.

– Аны да, үземне дә сүкмим, бергә булырга язмагандыр, бер дә үкенмим. Без аның белән очрашып торабыз. Чаллыга кайтканда кергәләп-чыккалыйм.

– Кит аннан!

– Нигә кеше белән дошманлашырга? Мин бер кеше белән дә дошман түгел. Кемгәдер үпкәләп, үч саклап йөрергә яратмыйм. Аның Чаллыда ательесы бар, соңгы елларда шунда байтак күлмәкләр тектердем.

– Аерылгач, үзең генә ничә ел яшәдең?

– Биш еллап булгандыр.

Резедә Казан белән Чаллы арасында дүрт ел йөри, Милли мәдәни үзәктә эшли. Чаллыда фатиры бар, Казанда юк. Милли мәдәни үзәк директоры Ринат Зиннурович: “Фатир бирәм, Казанга кил!” – дигәч: “Юк, мин Чаллыны яратам”, – ди. Бер дә башы эшләми инде. Соңыннан барыбер Казанга күченеп килә үзе.

– Резедә, икенче ирең Фәнис белән ничек таныштың?

– Таныштырдылар.

– Ошадымы?

– Ошады дип, егылып китмәдем алай. Әмма ул бик яхшы кеше.

– Яхшы икәнен ничек белдең?

– Яши-яши. Беренче тапкыр очрашканда миңа карамый, каядыр читкә карый бу. Ул бик озак миңа карамады. “Мин оялдым”, – ди. Тора-бара ярата башладым үзен. Күз тимәсен! Күп сөйләргә дә куркам. Сөбханалла! Ун ел матур гына яшибез, Аллага шөкер!

– Зөләйха тагын бер бәби сорамыймы соң?

– “Нишләп мин берүзем?” – ди. “Кызым, мин карт инде”, – дим, шуның белән тынычлана. Һәрнәрсәнең үз вакыты.

– Икенче иреңнең беренче гаиләсе юк идеме?

– Әллә нинди сораулар бирәсең син, тузга язмаганны сорыйсың...

Җырчының туган ягы – Минзәлә төбәге Наратлы Кичү авылы. Биредә сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесына укырга керә Резедә. Башлангыч сыйныф укытучысы булып чыга. Әмма укытырга насыйп булмый. Бер ел интернатта тәрбияче булып эшли. Анда рәсемнәр ясаучы Роза исемле кыз белән таныша. Резедә дә рәсем ясарга ярата. Роза Казанга рәссам-бизәүчелеккә укырга китәм дигәч, булачак җырчы да аңа иярә. Казанда 16нчы номерлы һөнәр училищесында ике ел рәсем серләренә төшенә.

– Резедә, укырга яратасыңмы?

– Юк. Әмма бик тырышып укыдым. Математика, геометрияне бер дә яратмый идем.

– Ничәү үстегез?

– Дүртәү: ике малай, ике кыз. Мин иң олысы. Сеңлем – Дилбәр, энекәшләрем – Илһам, Илдар. Олы энекәш – Чаллыда, кечкенәсе – Казанда. Әни авылда үзе генә яши, декабрьдә 70 тула үзенә. Авылны яратам. Рәхәт. Нигезебезне ныгытып торабыз. Авылда йөздән артык хуҗалык. Төзекләндерәләр, тавык фермасы да ачабыз диләр. Әти механизатор иде. 68 яшендә үлде. Әни – хисапчы, пенсиягә чыкканчы клубта эшләп алды. Хәзер кош-кортлар: тавык, үрдәк, казлар гына асрыйбыз. Әти булганда мал күп иде: сыер, сарык, бозау... Бөтен эшне дә эшли беләм, печән дә чабам, сыер да савам.

– Резедә, гәүдәң зифа...

– Әни дә бик матур гына, билләре нечкә.

– Күп хатын-кызны май баса, ә синең билең өзелеп тора!

– Бил булмаска! Иртән ун минут кыршау әйләндерәм. Фитнес-шар алдым, аның белән күнегүләр ясыйм. Умыртка сөякләренә бик файдалы ул. Иң яратмаганым – корсак пәйда булу. Ул гомердә дә булмады. Сәхнәгә тазарып чыгасым килми. Элеккеге күлмәкләремә әле дә сыям.

– Сәхнәгә шортик та киеп чыктың, кендегеңне дә күрсәттең инде...

– Күрсәттем, яшьлек җүләрлеге булгандыр. Хәзер озын күлмәкләр киябез.

– Намаз укыйсың икән, Резедә абыстаймы инде син хәзер?

– Әкрен генә үземне әзерлим. Иртәнге намазны укырга тырышам. Кайчагында тәһәҗҗүдне (төнге намаз) укыйм. Әби өйрәткән сүрәләр әле дә истә, балаларга да дога өйрәтәм.

– Син нинди әни?

– Коры, әмма усал түгел. Елмаеп кына йөрсәң, башка менәләр.

– Балаңны почмакка бастырмыйсыңмы?

– Аның нәрсә икәнен дә белмибез. Кыз кешене ничек почмакка бастырасың инде? Кызым курчак сорый, шарт куйдым: “Иртән торгач бит юылган, чәч таралган, урын-җир җыелган булырга тиеш”, – дидем. Идән юарга өйрәтәм, токмач бастырам. Хезмәткә өйрәтеп үстерәм: тавыкны да чистарта, казларны да караша. Кыз кеше бөтен эшне эшли белергә, чиста-пөхтә, уңган булырга тиеш.

– Әти-әни үлгәч, күп очракта төп нигез өчен тавыш-гауга чыга...

– Бик начар әйбер ул, күрергә язмасын. Нигез булырга тиеш, кем кайтып торса да. Сатасы түгел. Йортыбыз су буенда, бик матур урында. Мин олы апалары буларак тәртип саклап, аңлатып торам. Туганнар бербөтен булырга тиеш. Туганнар белән һәр көнне сөйләшеп торам. Әнигә көнгә әллә ничә тапкыр шалтыратам. Шулай сөйләшеп торгач, бергә яшәгән кебек.

“Митсубиси” машинасына утырып китәр алдыннан җырчыдан бер дога укуын үтендем. Салонда моңлы “Ихлас” сүрәсе яңгырады:
“Бисмилләһир-рахмәәнир-рахииим. Куль һү-үәллааһү әхәде. Әллаахүсәмаде. Ләм йәлиде үәләм йүүләде. Үәләм йәкүлләһүү күфүән әхәде”.



                                                                                                                                              ГАБДЕРӘХИМ
                                                                                                                                                     Акчарлак