Эмиль Гарипов: «Биш вакыт намазны калдырмаска тырышам» (ФОТО)

Әле кайчан гына күпләрдән: «Ак барс»та гел читтән килгәннәр уйный. Үзебезнең егетләр кайда?» – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә иде. Соңгы елларда хәлләр, әкренләп кенә булса да, уңай якка үзгәрә башлады.

Мәсәлән, узган сезонда командабызда республиканың хоккей мәктәпләрендә тәрбияләнгән җиде егет уйнады. Бу команданың дүрттән бере дигән сүз. Дөрес, аларның кайберләре сезон тәмамлангач Континенталь хоккей лигасының (КХЛ) башка командаларына күчә яисә Америкага ук китеп бара. Әнә, «Ак барс»ка узган сезонда көмеш медальләр яулашкан якташларыбыз Кирилл Петров белән Александр Бурмистров быел башка командалар данын яклаячак. Изге урын буш тормый дигәндәй, алар урынын тагын да яшьрәкләр алачак...
Бүген командадагы үзебезнең уенчылардан иң титуллысы һәм иң тәҗрибәлесе капкачы Эмиль Гариповтыр, мөгаен. «Ак барс» капкасын сакларга 17 яшьтә үк баскан Эмильгә тиздән 24 яшь тула. Шул вакыт эчендә ул яшьләр арасында өч мәртәбә ил беренчелегендә медальләр алырга, ике Универсиада чемпионы булырга, үсмерләр арасында дөнья беренчелегендә көмеш медаль яуларга өлгерде. Универсиадаларда җиңүе өчен аңа халыкара класслы спорт остасы дигән мактаулы дәрәҗә дә бирелде. Шунысы мөһим: бүген аның үз тамашачылары бар. Бар гына түгел, бик күп алар. Чөнки капкачы – ярты команда, дип юкка гына әйтмиләрдер. Команданың җиңү-җиңелмәве капкачыга нык бәйле.
– Эмиль, безнең бу әңгәмә, дөресен генә әйткәндә, узган сезон тәмамланганда, ягъни апрель аенда ук булырга тиеш иде. Тик плей-оффның финалы барганда сезне команданың базасыннан чыгармадылар да диярлек. Телефоннарыгызны да сүндереп куярга кушканнар дип әйттеләр. Димәк, армиядә казармадагы солдатлар кебек яшәгәнсез?

– Ә шулай булмаса, зур уңышка өметләнергә ярамый. Командада тәртип сакланганда гына ниндидер нәтиҗәгә ирешелә. Чыннан да, плей-офф финалында күнегүләр вакытында да, уеннар алдыннан да тренерлар безгә телефоннарны бөтенләй сүндереп куярга тәкъдим иттеләр.

– Инде финалның үзенә килсәк, «Ак барс»ның җиңелү сәбәпләре нәрсәдә? Сәбәп биредә капкачыда гына түгелдер?

– Сәбәпләрне күпләп санарга мөмкин. Иң беренчесе: СКА командасының җиңүгә омтылышы зуррак булгандыр, мөгаен. Аларның ярымфиналда өч уеннан соң 0:3 исәбе белән ЦСКАга оттырып барганда, рәттән дүрт уенда җиңүләре үзе генә дә ни тора! Безнең капкачы Андрес Нельссон бөтен плей-офф буена бер дигән уйнады. Шуңа күрә аның соңгы уенда беренче периодта ук дүрт шайба керттерүен мораль яктан аруы белән генә аңлатып була.

– Я, ярый, сәбәпләрне ачыклап, тиешле нәтиҗәләр ясауны тренерларга һәм белгечләргә калдырыйк. Эмиль, газета укучыларыбызны һәм тамашачыларны синең шәхси тормышың да кызыксындыра. Әти-әниләрең кем? Гаиләдә синнән башка тагын балалар бармы?

– Әтием Рамил белән әнием Наилә – эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр. Әтине көрәш сөюче тамашачылар яхшы беләләр – ул спорт остасы, Казанның Яңа Савин һәм Мәскәү районы, Арча сабантуйларында мәйдан тоткан, үз авырлыгында Татарстан чемпионы, халыкара фестивальне откан көрәшче. 12 яшьлек энем Җәмил бар. Ул да хоккей белән шөгыльләнә.

Әти үзе дә спортчы булгач, безнең дә спорт белән шөгыльләнүебезне теләде. Әтинең туган ягында – Арча районының Урта Бирәзә авылындагы сабантуйларда көрәшкәнем дә бар әле минем. Ике тапкыр яшьләр арасында батыр да калдым.

– Шулай да көрәшче булып китмәгәнсең...

– 13-15 яшьләрдә генә бил алыштым бит. Ә хоккейга 6 яшьтән йөри башладым. Күз алдыгызга китерегез: 6 яшьлек малайны әти сәгать иртәнге дүртләрдә йокысыннан уята да алтынчы яртыларга Спорт сараена илтеп куя. Ике сәгатьләп шөгыльләнгәннән соң кире өйгә кайтабыз һәм мин мәктәпкә укырга йөгерәм. Әти баштарак «Эмиль түзә алмас, азрак селкенеп йөрер-йөрер дә, бүтән бармас» дип уйлаган. Әмма миңа тимераяклар, хоккей киемнәре киеп, кулга кәшәкә тотып, боз өстендә шайба куу ошап китте.

– Эмиль, сер түгел: хоккей уйный башлаган 100 малайның 99ы һөҗүмче булырга хыяллана. Көндәшләре капкасына шайба керткән уенчының исем-фамилиясен дикторлар кайчакта унар тапкыр кабатлый, тамашачылар да яхшы белә. Ә син ничек капкачы булып киттең?

– Әйе, мин дә башта һөҗүмче идем. Уен саен диярлек көндәшләр капкасына шайба керттем. Тик күнегүләргә йөри башлавымның икенче елында тренер Виталий Петров мине капкага бастырып куя башлады. Тора-бара шайба «тоту» үземә дә ошап китте. Менә шуннан бирле капкачы инде мин.

– Күнегүләр вакытында карап торганым бар: капкага бер минут эчендә дистәләгән шайбалар ыргыталар. Куркытмыймы?

– Юк. Аш пешерүче пычактан курыкмый бит – аның белән ит тә кисә, бәрәңге дә әрчи, яшелчәләр дә турый, бармагы киселү турында уйламый да. Очып килгән шайбадан курыксаң син нинди капкачы инде?

– Шулай да җәрәхәтләнүләр капкачылар арасында да очрыйдыр?

– Булгалый. Бармак сынулар, тән күгәрүләр хоккейчылар өчен гадәти күренеш. 12 яшемдә күнегүләр вакытында бозга ялгыш егылып, умыртка баганасын җәрәхәтләдем. Менә анысы җитди проблема иде. Шул вакытта табиблар хоккейны оныт диделәр. Тик без әти белән аларның бу фикере белән килешергә теләмәдек. Әти өйгә махсус тренажерлар алып кайтты, минем белән үзе дә бөтен дәвалану курсын «узды». Бер ел дигәндә, мин яңадан күнегүләргә йөри башладым. Шулай итеп, минем зур спортка килүемдә һәм нинди генә авырлыклар килсә дә аны ташламавымда әтиемнең роле бик зур.

– Эмиль, син хоккей дөньясында чын-чынлап 2011 елда Төркиянең Эрзрум шәһәрендә үткән кышкы Универсиадада танылдың бугай. Анда капкасын син саклаган безнең хоккей командасы чирекфиналда чехларны 6:1 исәбенә тар-мар итте, ярымфиналда канадалыларны 4:2 исәбенә отты. Финалда сез Белоруссия командасы белән очраштыгыз. Соңыннан әйттеләр, белоруслар җиңсә, аларның Президенты Лукашенко һәр уенчыга машина бирәм дип вәгъдә иткән икән. Әмма сез 1:0 исәбе белән оттыгыз. Син бер генә шайба да керттермәдең. Авыр булгандыр?

– И, Атлас абый, авыр дигән сүз бу очракта берни дә аңлатмый. Мин канадалылар белән уенга югары температура белән чыккан идем, бозда аркадан су акты, әмма түздем. Финалда исә ике бармагымны сындырдым – мин шайба тотам дип егылгач, көндәшләрнең берсе тимераякта минем бармакларым өстеннән шуып узды. Шулай да мин тешемне кысып түздем – үземне алыштыруларын сорамадым.

– Ул чакта командадагы егетләрнең сигезе Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе студентлары иде. Тик соңрак синнән кала аларның берсе дә таныла алмады бугай. Һәрхәлдә ни «Ак барс»та, ни «Нефтехимик»та күренмәделәр. Ни өчен өметле яшьләрнең байтагы өлкәннәр арасында уйный башлауга югала?
– Спортта үзеңне күрсәтү өчен җиде капчык тоз ашарга кирәк, диләр. Ә күпләр аны ашамыйча гына чемпион булырга тели. Аннан соң нинди командада уйнавың, әлеге команданың үз алдына нинди бурычлар куюы да бик мөһим. Әйтик, безнең «Ак барс» ел саен үз алдына Гагарин кубогын оту бурычын куя һәм шуңа омтыла да.

– Аннан соң команданың уңышында төбәк җитәкчеләренең хоккейга мөнәсәбәте дә зур роль уйныйдыр?..

– Дөрес әйтәсез. Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов эштән бушаган арада үзе дә хоккей уйный. Аның ничек бирелеп уйнаганын карап торганым бар. Безнең республикадагы кадәр Спорт сарайлары башка бер генә төбәктә дә юк. «Ак барс»ның ял итү, күнегүләр үткәрү өчен төзелгән базасына чит ил уенчылары да кызыга.

– Энекәшең Җәмил дә хоккей секциясенә йөри, ул да синең кебек танылган капкачы булмакчы. Аңардан оста спортчы чыгар дип уйлыйсыңмы?
– Вакыт күрсәтер. Җидедәге җитмешкә төрләнә, диләр бит. Дөрес, аңа хәзер 12 яшь – бу яшьтә инде мин малайлар арасында Русия беренчелегендә бронза медаль откан идем. Алдан бернәрсә дә юрарга теләмим.

– Хоккейда табынган капкачыларың бармы?

– Юк. Сокланган уенчыларым бар, ә мөкиббән китеп табынганым юк. Хәтерлисезме, 2008 елда «Ак барс»та американ Роберт Эш уйнап алды. Ул мине хоккейчы һөнәренең күп кенә серләренә өйрәтте. Аннан соң Финляндиядән килгән Петри Веханеннан да байтак кына файдалы киңәшләр ишеттем.

– Мин әтиеңне бик яхшы беләм: ул син Казанда уйнаганда бер генә уеныңны да калдырмаска тырыша. Шунысы кызык: син яхшы уйнасаң, да, шайба керттерсәң дә тыныч кына утыра – хисләрен йөзенә чыгармый.

– Аның «Татнефть арена»да үзенең даими урыны бар. Уен вакытында мин кайчакта әтигә карап алам. Ул тыныч икән, димәк, миңа да шулай тыныч уйнарга кирәк. Әгәр дә чәбәләнә башласаң, капкаңа шайба керәсен көт тә тор...

– Барлык командаларда да капкачылар белән шөгыльләнүче махсус тренерлар эшли. «Ак барс»та мондый тренер – Сергей Абрамов. Ул уеннар вакытында киңәшләр бирә аламы? Чөнки матч барганда Спорт сараендагы шау-шу вакытында тренер нәрсәдер кычкырса да ишетелмәскә мөмкин бит.

– Уен вакытында кычкырмый да, ишарәләр белән дә нәрсәдер әйтми. Тәнәфес вакытында, күнегүләрдә, уеннарны анализлаганда киңәшләрен бирә, әлбәттә. Чөнки ул ил җыелма командасында уйнаган тәҗрибәле капкачы.

– Һәр уенчының, шул исәптән капкачыларның да үз ырым-шырымнары, ышанулары, сәер гадәтләре була диләр. Әйтик, кемдер уен алдыннан кәшәкәсе белән капка баганаларына сугып чыга, кемдер биеп ала. Син ни эшлисең?

– Берничә секунд сәҗдәгә китеп алам һәм Алладан җиңү сорыйм.

– Димәк, Аллага ышанасың.

– Әйе, биш вакыт намазны калдырмаска тырышам.

– Быел ураза тоттыңмы соң?

– Юк, быел ул күнегүләр вакытына туры килде. Менә киләсе елга, Алла боерса, безнең ял вакытына туры киләчәк – тотарга исәбем бар.

– Быелгы КХЛ чемпионаты гадәттәгечә сентябрьдә түгел, ә августта ук башлана. Команда үз алдына нинди бурычлар куйды?

– «Ак барс»ның максаты һәрвакыттагыча бер генә – Гагарин кубогын оту.

– Эмиль, бик тиздән, ягъни 15 августта сиңа 24 яшь тула. Меңәрләгән газета укучыларыбыз исеменнән сине туган көнең белән котлыйбыз һәм барлык хыялларыңның да тормышка ашуын телибез.

– Рәхмәт.


Эмиль әтисе һәм әнисе белән

Фикерләр
Укырга киңәш итәбез × +
Эмиль Гарипов: «Биш вакыт намазны калдырмаска тырышам» (ФОТО)
4/ 5
Oleh