Рөстәм Миңнеханов: Телефон сүндереп ял иткәнем юк (ФОТО, ВИДЕО)




Рөстәм Миңнехановның Instagram челтәрендә соңгы вакытта аеруча еш күренә башлаган көчекнең кушаматы Солтан икән. Өстәвенә, Татарстан лидерының беркайчан да телефон сүндереп ял иткәне юк. Ял көннәрендә буш вакыты табыла икән, әлеге сәгатьләрен ул әнисе янына кайтып, хәлләрен белешеп килүгә багышлый.

Билгеле булганча, бүген Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республика матбугат чаралары җитәкчеләре белән очрашты. Журналистлар тарафыннан яңгыраган сораулар арасында Президентның шәхси тормышына кагылышлылары да байтак иде. Бу аңлашыла да, чөнки Рөстәм Миңнехановның эш графигының тыгыз булуы бик күпләрне шаккаттыра. Татарстан лидерының ял итәргә вакыты каламы, әлеге буш минутларын ул ничек уздыра, кайда ял итәргә ярата, аңа үзенең эше ошыймы – сорауларның күбесе менә шулардан гыйбарәт иде. Хәер, һәммәсе турында аерым сөйләшик...

Рөстәм Миңнеханов күпхатынлылыкка каршы

Рөстәм Миңнехановның Instagramын күзәтеп баручылар беләдер, соңгы вакытта Президент әлеге социаль челтәрдәге битенә кечкенә көчек фотосурәтләрен урнаштыра башлады. Бактың исә, ул Рөстәм Миңнехановның кечкенә улының көчеге икән, аның кушаматы – Солтан.

- Бик яхшы, мөлаем көчек. Ул безнең гаиләнең яңа әгъзасы, - дип белдерде Татарстан лидеры уенын-чынын бергә кушып.

Рөстәм Миңнехановтан купхатынлылыкка бәйле карашы турында да сорадылар.

- Бу өлкәдә мин хәләл җефетем белән тулысынча килешәм: ул күпхатынлылыкка кискен каршы, - дип башлады сүзен Президент. - Гаилә кору - балалар алдында да зур җаваплылык. Бала өчен исә синең хатының – ул аның әнисе. Әгәр дә башкача булса, бу вәзгыять һәммәбез өчен дә авыр һәм катлаулы булыр иде. Шуңа күрә күпхатынлылыкны хупламыйм.

Ошамаса, эшләмәс идем...

Шунысын да билгеләп үтү кирәк, Рөстәм Миңнеханов үз эшен бик ярата. “Әгәр ошамаса, эшләмәс идем”, - ди Президент. Ә менә телефонын сүндереп куеп, рәхәтләнеп ял иткәне юк икән.

- Иң яхшы ял – өйдә. Шулай да, телефонны сүндереп ял итеп булмый. Эшең шул булгач, сүндермисең... Я эшлисең, я ял итәсең инде.., - дип белдерде ул журналистларга.

Ул чит илләргә кылган сәфәрләренең тәэсире турында да сөйләде.

- Сәгать пояслары алышынмаса, уңайлырак булыр иде, әлбәттә. Ә болай уңайсызлык бар-барын. Кайчакларда сезнең кебек үк җәфаланам, - дип уртаклашты Рөстәм Миңнеханов.

Хәтерләсәгез, 9 май көнне Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram челтәренә әнисе һәм энесе Рәис Миңнеханов белән төшкән фотосын урнаштырган иде. Бу фото татарстанлыларда зур кызыксыну уятты.

- Әлбәттә, буш минутым чыгу белән әни янына кайтып килергә тырышам, кайчакларда бик тә кайтасы килә, - дип сөйләде Татарстан лидеры.

Казанда яшәрмен дип уйламадым...

Рөстәм Миңнехановка Бөек Ватан сугышы белән бәйле сораулар да бирелде.

- Минем әтиемнең абыйсы 1941 елда сугышта һәлак булган. Без аның каберен Мәскәү янында таптык. Әлеге ярдәмнәре өчен эзләүләрдә катнашучыларга зур рәхмәт. Анда барып кайткан юк әле. Буш вакыт чыккач, һичшиксез, барачакмын, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Президент сүзләренә караганда, район җирлегендә эшләгәндә ул беркайчан да Казанга күченермен дип уйламаган.

- Район җирлегендә эшләгәндә мин Казанда юньле кешеләр юк дип уйлый идем. Финанс министрлыгына эшкә килгәч, күрдем – алар монда да бар икән, - дип ассызыклады ул уенын-чынын бергә кушып.




                                                                                                                                    Рәмзия ЗАКИРОВА
                                                                                                                                              Интертат.ру