Интернет-бәйлелектән туйган Айгөл Бариева бөтен аккаунтларын бетереп аткан

Хәзерге заманны Интернеттан башка гына күз алдына да китереп булмый. Бигрәк тә социаль челтәрләрдән. Татар җырчылары да аралашу, иҗат һәм шәхси тормышта булган яңалыклары белән уртаклашу, реклама урнаштыру максатларында шәхси битләрен ача. Ә менә Айгөл Бариеваның барлык социаль челтәрләрдән китүе гаҗәпкә калдырды. Intertat.ru хәбәрчесе җырчының үзе белән элемтәгә керде.

- Айгөл, социаль челтәрләрдән бөтенләй битләрегезне алып аткансыз. Моның сәбәбе нидә? 
- Социаль челтәрләрдән китүемнең сәбәпләре берничә. Беренчедән, виртуаль тормышта яшәвемнән туйдым (көлә). Чын тормышта яшисем килә башлады. Бу Интернет дигәннәре  вакытымны күп ала. «Зависимость»ка әйләнде! Иртән торуга телефонга тотынабыз. Көн шуның белән башлана да, шуның белән тәмамлана дигәндәй. Тере аралашу бетте. Вакытны күпкә файдалы эшләргә сарыф итәсем килде. Театрларга йөрергә тотындым. Кешеләр белән якыннан аралашам. Шул ук туганнар белән дә тере аралашу аз иде. Һаман шул ук телефон, Интернет аша гына. Социаль челтәрләргә реклама да урнаштырабыз бит. Төрле концерт афишаларын эләбез һәм башкасын. Минем турындагы мәгълүмат болай да җитәрлек дип уйлыйм. Интернетта исемемне җыюга фотоларым, җырларым чыга. Ул яктан проблема булмас дип уйлыйм (елмая).
 
 
- Ә социаль челтәрләрдәге битләрегезне даими рәвештә алып баручы ярдәмче булдырырга ният юк идеме? Рус шоу-бизнесы җырчыларының әлеге эшләрен башкаручы аерым бер кешеләре бар бит...
 
- Андый ярдәмчеләрем бар дисәм дә була. Чөнки “Вконтакте” сайтындагы махсус миңа багышланган рәсми төркемемне ачкан кешеләр бар. Алар минем турындагы мәгълүматны җыеп, миннән дә тизрәк яңалыкларымны, фотоларымны урнаштырып баралар. Хәзер “Вконтакте”да шәхси битем ябык. Рәсми төркеме генә “эшләп килә”. Аның өчен фанатларыма рәхмәтлемен. “Instagram”нан да киттем, “Facebook”тан гына ахыргача китә алмадым, чөнки паролен оныттым (көлә). “Одноклассники” сайтында бер адәм минем исемнән бит ачып, рәхәтләнеп “мин” булып утыра. Анысына бөтенләй шаккаттым. Ә иң кызыгы: бөтен булган челтәрләрдән киткәч, ниндидер бер җиңеллек алуым. Китүемнең икенче сәбәбе - китаплар  укый башлау. Минем күптәннән кулыма китап алып укыганым булмады.
 
- Нинди китаплар укыйсыз?
 
- Нинди китапларны укып чыгарга тиешлегем өчен махсус исемлек төзедем. Хәзер мин классик язучыларның китапларын укырга керештем. Мәсәлән, мәктәптә укыган әсәрләрне яңартып алырга булдым. Ничектер бу яшьтә аларны бөтенләй башка күзлектән укыйсың икән. Бүгенге көндә У.Шекспирның «Ромео һәм Джульетта»сын укыйм. Интернеттагы битләремне япканнан соң, бөтен дусларым, танышларым: “Кая югалдың? Бөтен яңалыкларны шуннан белә идек. Хәзер сезне күреп тә булмый”, - дип шалтыраталар. “Мине күрәсегез килсә, шалтыратыгыз, чакырыгыз, очрашырбыз”, - дип әйтәм. Бәлки Интернетта минем белән кызыксынучылар, аралашучылар күп булу сәбәпле, бераз ял итеп алырга да тиеш булганмындыр. Ничек итеп аңлата да алмыйм...

                                                                                                                                         Эльза ГАЗИЗОВА
                                                                                                                                                Интертат.ру